ТАТАР ТЕЛЕНӘ САБОТАЖ

ТАТАР ТЕЛЕНӘ САБОТАЖ

яки Халыкара туган тел көне алдыннан уйланулар

Бу дөньяда һәр милләтнең кабатланмас туган теле, аңа бәйле милли-мәдәни мирасы бар. Һәр кеше ниндидер бер милләтнең аерылмас өлеше булып тора. Халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, үзенчәлекләре беренче чиратта туган телләрендә чагыла.

1999нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКОның Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21нче февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000нче елның 21нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-фатирында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.

ТЕЛЛӘР ҺӘМ САННАР

Бүгенге көндә Җир йөзендә 6000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы – кытай теле, бу телдә 1,2 млрд кеше сөйләшә, инглиз телендә – 478 млн, хинди телендә – 437 млн, испанда – 392 млн, рус телендә – 284 млн, гарәптә – 225 млн, португалда – 184 млн, француз телендә 125 млн кеше сөйләшә. Белгечләр якындагы йөзьеллыкта барлык телләрнең 95 проценты яшәүдән туктар дип фараз итә. Русиядә якынча 150 тел бар, аларның 136сы юкка чыгу куркынычы астында, 20се үле тел буларак исәпләнә. Тел юкка чыкса, ул телдә сөйләшкән халык та юкка чыга, шуның белән милләтнең йөзләрчә ел үсеп-формалашып килгән мәдәнияты юкка чыга.

ТАТАР ТЕЛЕ

Хәзерге вакытта татар телендә 7 миллион кеше сөйләшә дип исәпләнә. Бу рәсми саннар түбәнәйтелгән һәм чын дөреслеккә туры килми дип саныйм, чөнки саннар да сәясәтнең бер өлеше булып тора, ә югарыда беркемгә дә татарларның күп санлы булуы кирәкми. Миңа калса, татарлар, ким дигәндә, 10-15 миллион кеше бар. Татарлар да, татар теле дә якынча 300 миллион кешесе булган төрки дөньяның аерылмас өлеше. Татар телен яхшы дәрәҗәдә белү башка төрки телләрдә сөйләшкән халыклар белән җиңел аралашырга мөмкинлек бирә. ЮНЕСКО тарафыннан татар теле үзенең универсальлеге һәм популярлыгы белән 14 дөнья теле арасында таныла.

1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясендә татар теле дәүләт теле буларак билгеләнгән. Татарстанда туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү юнәлешендә «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» ТР Законы эшләп килә. 2014-2020нче елларга ТР дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы эшләнеп, ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителде.

САБОТАЖ

Кызганычка, әлеге кануннар бүген бары тик формаль рәвештә генә «эшли». Чынлыкта, хәтта Татарстанда да татар телен куллану даирәсе бик чикле. Ничек кенә моңсу булмасын, татар теленең һәм татар милләтенең киләчәге сорау астында. Татар телен саклау мәсьәләсендә югары трибуналардан күп сүзләр әйтелеп, йөзләгән резолюцияләр һәм мөрәҗәгатьләр кабул ителсә дә, күпчелеге белән реаль эшләргә күчү юк. Милләтебезнең проблемаларын күп санарга була, әмма мин әлеге язмада телебезнең бүгенге хәленә китергән кайбер сәбәпләренә тукталып китәсем килә. Беренчедән, федераль үзәк сәясәте, төгәлрәк, аның тарафыннан үткәрелә торган үзәкләштерү һәм төбәкләрдә яшәүче халыкларның хокукларын кысу сәясәте. Бу, беренче чиратта, республикалардан (шул исәптән Татарстаннан) матди ресурсларны алуда чагыла. Аңа өстәп, милли мәгарифне Мәскәү үз кулына алды, кемгә, ничек, нәрсә һәм нинди күләмдә укытылырга тиешлеген Мәскәү билгели. Кыскасы, ассимиляция сәясәте дәвам итә. Әмма бөтен нәрсәдә Мәскәүне гаепләү бик үк дөрес түгел, чөнки билгеле булганча «Тарихны җиңүчеләр яза», ә без әлегә җиңелүчеләр булып яшибез. Җиңелүчеләрнең хокукларын тәэмин итү йә итмәү – җиңүченең хозурында. Тели икән – ташлый сөяк, теләми икән – баса да бетерә.

Бер яктан, безгә басымны Мәскәү ясый, икенче яктан татар теленең кулланылышына республикабызның төрле биеклектәге чиновниклары зыян китерә. Аларның кайбер хаталарын санап китү дөрес булыр. Беренчедән, Татарстан Республикасы Конституциясенең тел сорауларына кагылышлы маддәләре белән чиновникларның исәпләшмәве күзәтелә. Татар теле дәүләт теле буларак йә бик аз (формаль дәрәҗәдә) кулланыла, йә гомумән кулланылмый. Дәүләт оешмаларында эшләүче күп кенә хезмәткәрләр татар теленең гомумән дәүләт теле икәнен йә белми, йә танымый, чөнки аларга татар телендә мөрәҗәгать иткән вакытта татарча белмәүләре билгеле була. Татарстанда барлык дәүләт һәм муниципаль оешмаларында хезмәткәрләрнең ике дәүләт телен бертигез дәрәҗәдә куллану тәэмин ителмәде. Республикабызның югары хакимияттәге чиновникларның да күп өлеше татарча бер сүз белми. Татарстан Республикасының Дәүләт Шурасы бөтен утырышларын бары тик урыс телендә генә алып бара. Аларны татар телендә алып бару якты бер хыялга әйләнеп бара. Безнең Татарстанда эшләүче мәхкәмәләрне искә алыйк. Бинага керә торган җирдә татарча язу булса – инде бәхет, чөнки мәхкәмә биналарының үзендә татар теленә урын юк. Алай гына да түгел, район мәхкәмәләрендә дә, хәтта республикабызның Югары мәхкәмәсендә дә суд утырышын татарча алып бару шулай ук якты хыялга әйләнеп бара. Хәтта татарча яхшы белгән, татар милләтеннән булган хөкемдарлар (судьялар), Татарстан Конституциясе белән исәпләшмичә, мәхкәмә утырышларын татарча алып бару үтенечләрен кире кагалар. Кыскасы, Татарстан Республикасында гамәлдә булган Татарстан Конституциясенең тел өлкәсендәге маддәләрен күпчелек дәүләт һәм муниципаль оешмалары санга сукмый һәм үтәми. Димәк, Татарстанның дәүләт-муниципаль оешмалары, төрле дәрәҗәдәге чиновниклар, депутатлар, түрәләр, мәхкәмәләр республикабызның төп кануны үтәлешен саботажлыйлар. Шул ук принцип нигезендә, Татарстанның «Телләр турында» кануны да эшләтелми.

Икенчедән, бәйсез татар милли мәгариф системасы булдырылмады. 2007нче елда Татарстан һәм Русия арасында Русия Федерациясе дәүләт хакимияте оешмалары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте оешмалары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә имзаланды. Ул Шартнамәгә Татарстанның мөстәкыйль милли мәгариф системасы булдыру хокукын кертәсе иде. Әмма безнең түрәләребез милли мәгариф өлкәсен хәл итүне федераль үзәк хозурына тапшырды. Моның өчен аларга зур «рәхмәт». Әгәр дә республикабызның мөстәкыйль милли мәгариф системасын булдыруга хокукы булса, безнең, бүген булмаса, иртәгә милли университетыбыз да булган булыр иде, татар мәктәпләрен ябуга да чик куя алыр идек. Әмма бәйсез милли мәгариф системасы, татар милли университетын булдыру идеясе белән бергә, шулай ук якты хыял булып кына яши…

Республикабызның төрле югарылыктагы чиновникларның хаталарын күп санарга була. Әмма төп мәсьәлә шунда, республикабызның төп кануны – Конституциянең тулаем алганда үтәлеше тәэмин ителми. Моңа конкрет урыннарда утыручы чиновниклар, депутатлар гаепле. Дөресен генә әйткәндә, республикабызның төп канунының тел сорауларына кагылышлы маддәләре белән санлашмауларын, Татарстанда татар теленең кулланышын тәэмин итмәүләрен милли мәнфәгатьләргә хыянәт итү буларак бәяләргә була. Карга күзен карга чукымаганга, ә төгәлрәге, Татарстан Республикасының Конституциясен һәм кануннарын үтәлешен тәэмин итмәү өчен (саботажлау дип укырга) беркем алдында да бернинди җавап тоту каралмаган. Милли үзаңнары түбән булганлыктан, йә сәяси ихтыярлары юклыктан, бәлкем башка сәбәпләрдән, безнең чиновникларыбыз, республикабызның төп кануннарының үтәлешен тәэмин итмичә, милләтебезнең киләчәген сорау астына куя. Болай булгач, республикабызның кануннары белән исәпләшмәүче чиновникларның нәрсәгә кирәге бар соң?

НӘРСӘ ЭШЛИ АЛАБЫЗ?

Демократия ул – халык хакимияте. Депутатларга, кайбер чиновникларга җылы дәүләт кәнәфиләрендә утырырга мөмкинлекне гади халык бирә. Алар гына бу хакта оныта бугай, югарыга менеп утыргач, халык турында тиз оныталар, шул исәптән милләтебез мәнфәгатьләре хакында да. Әмма ничек кенә булмасын, аларга халык эш бирүче булып тора. Димәк, чиновникларның, депутатларның эшчәнлеге җәмгыять контроле астында булырга тиеш. Шулай булгач, ул контрольне даими рәвештә үткәрергә һәм алардан үз вазифаларын тиешле дәрәҗәдә вә күләмдә үтәлешен таләп итәргә кирәк.

Без һәрберебез республикабызның төп кануны үтәлешен тәэмин итү өчен кулыбыздан килгән эшләрне башкара алабыз. Берничәсен санап китәм:

1) Дәүләт һәм муниципаль оешмаларына баргач, беренче итеп татар телендә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Татарча белмәсәләр, белүләрен таләп итәргә.

2) Бөтен мөрәҗәгатьләрне татар телендә язарга һәм аларга җавапны татар телендә булуын таләп итәргә.

3) Барлык мәхкәмәләрдә утырышларны татар телендә алып баруны сорап үтенечләр язарга.

4) Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Шурасы, хөкүмәтенә һ.б. дәүләт оешмаларына Татарстан Конституциясен үтәлешен тәэмин итүне таләп итеп мөрәҗәгатьләр, хатлар язарга.

Иң мөһиме, курыкмаска һәм төп канунның безнең якта булганын аңларга. Татарстан Республикасы Конституциясенең 8нче маддәсендә:

1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.

2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла дип язылган. Димәк, ул маддәләрнең үтәлешен таләп итәргә без хокуклы. Таләп итик, йә вазифаларын төгәл итеп үтәсеннәр, эшләсеннәр, йә китсеннәр. Милләтебезнең киләчәге – безнең кулыбызда!

Туган телне саклау, аның сафлыгы өчен көрәшү – һәркемнең изге бурычы.

Наил НӘБИУЛЛИН.

Комментарии