Татарның үз тарихы бармы?

Татарның үз тарихы бармы?

Мин күптәннән милләтебезнең язмышы турында уйланам: китапларым һәм бик күп язмаларым (« цивилизациясе бармы?», «Беренче маймыл кем: татармы яисә башкортмы?(№19, 19 май, 2010 ел») басылды.

Үткән гасырның 90нчы елларына кадәр татар тарихын урыслар һәм яһүдләр язды. Нинди зур ялгышлыклар һәм татарга нинди генә пычрак атулар булмады: кеше ашаучылар, ерткычлар, басып алучылар һ.б. исемлегендә йөрдек. Татарның бөтенләй тарихы булмаган янәсе, ярый әле безне «старший брат» коткарып калган, кыргыйдан кешегә әверелдергән. Шул мәсьәлә буенча үз фикерләремне газета укучыларга җиткерү урынлы булыр.

Без кемнәр, төп асылыбыз нәрсәдә? Моны бит татар халкының күбесе белми, чөнки аны оныттырырга тырышканнар һәм максатларына ирешкәннәр дисәк, бик дөрес булыр. Татар тарихын бозып язганнар, монголлар белән бутаганнар, болгарга әверелдергәннәр, төрек белән туганлаштырып кан-кардәшкә әйләндергәннәр, урыс белән хохолга кушып (татар кызларының бу халыкларга кияүгә чыгулары) «маңкорт»лар барлыкка китергәннәр. Бөтен дөньяга сибелгән татарлар, кайда гына юк соң алар. Төрле исем алып яшәргә туры килде татарга, саный китсәк, болгар-татар, нугай-татар, керәшен-татар, типтәр һәм мишәр. Дәвам иттерсәң, кырым татары, себер татары, касыйм татары, пермь татары, әстерхан татары, сергач татары һ.б.

Безнең эра башыннан ук милләт иткән Ватаны булган Иделдә, Чулманда, Агыйделдә, ямьле Ык буйларында яшәгән безнең кавем. Болгар чорында үзенең цивилизациясенә нигез салган: шәһәрләр төзегән, чуен, корыч койган, сәүдә иткән, Кол Галиләре булган, гомергә мунча күрмәгән урыс һәм монгол баскынчыларына каршы торган. Барысын да булдырган татар. Әлбәттә, Болгар территориаль яктан бик зур булган, анда яшәгән барлык халыкның болгар исемен йөртүенә ышанасым килми. Әллә кайдан, Азов һәм Кара диңгез буйларыннан, болгар кавемнәре килеп чыга да безнең якларда яшәгән халыкка Болгар дәүләте төзеп бирә, имеш. Бу инде Киев Русенә варягларның нигез салулары белән аваздаш охшашлык, Совет чорында барлыкка китерелгән «совет халкы» милләте кебек, «болгар милләте» булган, имеш. Шуңа ияреп бүген «Русия халкы» милләте ясамакчы булалар.

Вакытлар үтү белән болгар татарга әверелгән, имеш, Явыз Иван без татарга «татар» кушаматы таккан. Болгар халкы турында галимнәр сүз алып барганда, бары тик Идел, Чулман буйларында яшәгән халыклар хакында гына язалар. Ә Болгар җиренең иксез-чиксез көньяк-көнчыгышында яшәгән кешеләргә болгар сүзе бөтенләй ят исем. Безнең якларда (хәзерге Башкортстан җирендә аерылып калган татарлар) «без үзебез нугай кешесе» дигән сөйләм сакланып калган. Билгеле, бу яклар тарихчы галимнәр, археологлар, этнографлар тарафыннан бөтенләй өйрәнелмәгән, нәтиҗәдә татар цивилизациясенә карата һәм аның тарихына булган карашлар төрлечә. Мондый карашлар татарны бердәмлеккә алып бармый, киресенчә, тарката. Чыннан да, Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарындагы авылларга Нугай Урдасы ягыннан күчеп килгән кавемнәр нигез салганын ачыкларга туры килә. Безнең Урсай авылына нигез салучыларның 19 буын кешесе билгеле – шәҗәрәсе бар. Ул мәктәпнең «Тарихи төбәк музее»нда саклана.

Урта мәктәпләр өчен чыгарылган дәреслекләренә дә тукталыйк. Анда Татарстан тарихы язылган, ә татар тарихы язылмаган. Без дөресен яшермәскә тиеш. Татарның да булган үз цивилизациясе.

Татарның цивилизацияле тарихы ул – чабатаның нәрсә икәнен белмичә читек кигән, корылык елларында күршесе Иван белән Маша ачлыктан үлмәсен дип, икмәк белән ярдәм иткән халык тарихы (1024нче елда болгарлар урысларга бик күп күләмдә икмәк саталар, 1229нчы елда, урыслар ачлыктан интегә башлагач, Болгар кнәзе Мәскәү кнәзенә 30 баржа икмәк бүләк итеп, аларны үлемнән коткарып кала).

Татар тарихы ул – Алтын Урда халыклары тарихы. Ханнары Чыңгыз нәселеннән булса да, шул чор икътисадын, мәдәниятен татар халкы барлыкка китергән, Мәскәү дәүләте төзергә өлге булган.

Татар тарихы ул – Ватанын сөйгән, халкын бердәмлеккә чакырган Идегәй тарихы, Сөембикәдән мәшһүр хатын-кызлар тарихы, кан эчендә йөзгән, кеше хокукларыннан мәхрүм ителгән татар тарихы да, Явыз Иванның Казан каласын канга батырып, арба көпчәгеннән биегрәк булган үсмерләрнең башын кисеп, суеп ташлавы да. Бер үк вакытта Шаһгали кебек сатлык, адәм актыгы булган кешеләр тарихы да.

Татар тарихы ул – татарларның Ватан сугышы чорында (1552-1557нче еллар) бәйсезлек, азатлык көрәшендә Идел елгасын тутырып аккан дар агачлары, Казаннан Мәскәүгә кадәр казыкка утыртып куелган татар башлары.

Татар тарихы ул – якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче миллионлаган кан-кардәшләр тарихы да.

Әйе, татар гасырлар эчендә югалып калган. Европа аңында Чыңгыз ханга буйсынган «Тартария»нең иге-чиге булмаган кыргый киңлекләрендә, татар-монгол яуларына бәйле ниндидер томанлы күренешләрдә генә чагылыш тапкан бит татар тарихы. Шуңа күрә мескен урыстан калган «Незваный гость хуже татарина» яисә «Татар барда хәтәр бар» дигән ярлык ябыштырганнар үзенә. Тар фикер йөртүче тарих белгечләре, этнографлар, узгынчы журналистлар гына республика турында, анда да әле күбесенчә Казан һәм Мәскәү арасындагы сәяси мөнәсәбәтләр кискенләшкән чагында гына язып килгәннәр һәм дәвам иттерәләр.

Казан суверенлык алгач (татарның башка шәһәрләрен, җирләрен белмиләр), Европа политологлары, бердәм кызыксынып, башкалабызны картадан эзли башлады. Алар фикеренчә, ул кайдадыр Урта Азиядә, әллә соң Монголия янәшәсендә булырга тиеш иде! Шулай ук милли мөнәсәбәтләр буенча кайбер белгечләр Татарстанда котылгысыз рәвештә милләтара сугышлар юлына илтүче сәяси каршылыклар турында күрәзәлек итәргә кереште. Казан – исламның төньяктагы Мәккәсе ләбаса! Ул православие динен тотучылар белән чолгап алынган, димәк, каршылыклар котылгысыз! Татарстанда «цивилизацияләр бәрелешүе» ап-ачык күренеп тора дип уйлыйлар. Ләкин аларның уй-фикерләре тормышка ашмады. «Татарстан моделе» бүтән каршылыклы регионнар өчен дә үрнәк өлгегә әверелде. Эчке сәясәттә булсын, Русия белән мөнәсәбәтендә булсын, Татарстанның, һичшиксез, уңышлары бар. Ул үзенең тыныч шартларда үсәргә тырышуы белән тарихка керде.

Ләкин тарих таягының да ике башы бар. Уңышлар белән бергә 90нчы еллар башында яулап алган мөмкинлекләрне, ирекне югалттык. Милли хәрәкәт, милли үзаң дигән төшенчәләр әкренләп юкка чыгып бара. Милли партияләр һәм аларның эшчәнлеге тынып калды: Фәүзия Бәйрәмовалар кайдадыр почмакка посарга мәҗбүр булдылар, Фәндәс Сафиуллиннар «центристлар» кочагына керделәр, дин әһелләребез «бисмилла» әйтә-әйтә хакимият бүлешеп урындыклар бәреште. Русиянең уналтынчы колониясе икәнен төгәл күрсәтү йөзеннән, автомашина номерларына «RUS-16» дип язалар. Казан, урыс шәһәре буларак, элеккеге чиркәүләрне тергезеп, сөенә-сөенә чаң кага. Русиядә үткәреләсе барлык төр семинарлар, конференцияләр, симпозиумнар, тагын шундыйларга охшаган җыеннар уздырып акча туздыралар. Русиядән һәм чит илләрдән порнография, наркотиклар кертеп, яшьләрне юлдан яздыралар. «Старший брат» нәрсә эшләсә, шуннан калышырга теләми «младший брат». Бездә булган негатив күренешләргә «старший брат» шат. Андый «шатлыклы» хәбәрләрне Мәскәүнең «ОРТ» каналы һәм «Вести» тапшырулары зур сенсация итеп сөйли. Ә безнең Татарстан телевидениесендә көн дә шул бер үк «балык башын» кимерәләр.

Дөньяда мондый уникаль күренеш, ягъни үзе яшәгән дәүләтнең телен белмәү бары тик Татарстан җирендә генәдер, бәлки. Җыелышларда, семинарларда, очрашуларда татарча сөйли башласаң, милләтчелектә гаепләп лаф оралар. Балтик буе дәүләтләрендәге кебек, Татарстанда да урыс телендә сөйләшүче халыкларга (шул исәптән үз телен оныткан татарга да) татар телен өйрәнүне һәм сөйләшүне аның ихтыяҗы итеп сеңдерергә кирәк һәм шундый мохит тудыру шарт. Газета-журналларда, телевидениедә, җыелышларда һәм сессияләрдә татар телен дәүләт теле итәргә кирәк дигән коры сөйләүнең мәгънәсе юк.

Милләтне инкыйраздан коткару һәм татар цивилизациясен үстерү турында сүз алып барганда хатын-кызларга белем һәм тәрбия бирүгә аеруча дикъкать итү кирәк. Милләтнең рухын, телен саклаучы, киләчәктә ата булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбияләүдә үзләре тәрбияле, белемле, укымышлы хатын-кызның роле зур булырга тиеш. Хатын-кызларыбызга аң-белем һәм тәрбия җитмәүнең күңелсез нәтиҗәләреннән берсе – тормышыбызда фахишәлек арта баруы, шуның белән бәйле рәвештә төрле җенси авырулар таралуы. Моның төп сәбәбен дә әйтеп була: беренчедән, гаиләдә кыз балага ата кеше тәрбиясе җитмәве (элек татар кызы әтисенең күзенә күренергә оялган, хөрмәт иткән, ә хәзер әнисе белән бергә исерек әтисен, егып салып, атланып кыйный), икенчедән, мәктәпләрдә ир-ат укытучыларның 10-15 процент кына булуы. Мәктәпләрдә кызларны аерым тәрбиягә алу һәм аларга киләчәктә милләтебезнең аналары булулары турында даими төшендереп тору кирәк. Балалар саны күп булган урыннарда (параллель сыйныфлар булганда) кызларны аерым укытырга һәм хатын-кызның үзенчәлекләре, психологиясе, характер, гаилә тормышы – гомумән, хатын-кызга кагылышлы булган дәресләр кертергә кирәк.

Татар халкын инкыйраздан ничек коткару хакында уйлаганда исә, беренче чиратта мәгариф системасын милли үзенчәлекләрне искә алып (Мәскәүнекенә карап түгел) яңартырга кирәк. Бу турыда күптән сөйләнә.

Татар цивилизациясен дәвам иттерик дисәк, яңа татар гореф-гадәтләрен, традицияләрен, бәйрәмнәрен иҗат итик. Хәзер кайчан һәм кая карама, аларны дәвам итәбез дип, «Аулак өй», «Кич утыру», «Каз өмәсе»нә кайтарып калдырабыз.

Телевидениедән күрсәтелә торган бәйгеләр һәм башка күңел ачу кичәләре шул урысның (анысы да чит илдән өлге итеп алынган) «шоу»ларыннан бер дә аерылмый. Бөтенесе дә формаль – эчпошыргыч. Татар халкының гүзәл көйләре, әхлаксыз кешеләр кулына төшеп, көннән-көн миллилеген югалта, көннән-көн халык арасында әһәмияте бетә. Урыслар электән үк, татарларның бетүенә алар үзләре гаепле, дип исәпләгәннәр. Алар болай диләр: «Бердән, үзләре бик үткен, тере халык булса да, алардагы җилбәзәклекме, әллә өстән уйлаумы, акыртып-акыртып аларның дәүләтчелеген баса башлаган һәм болар унтугызынчы гасырның икенче яртысында фәкыйрьләнеп, шуның аркасында бөтенләй беткәннәр».

Икенчедән, урыслар фикеренчә, татарларның яшәү рәвеше заманга ярашлы булмаган. Бик һавалы булулары аркасында татарлар, үзләрен зур күреп, башкалар сүзенә колак салмаганнар, бер-берсеннән көнләшү һ.б. факторлар татарларның үз һәлакәтләренә үзләре сәбәп булуын күрсәтәләр.

«Әгәр тәракъкый итик дисәк, һәммәбез милләтнең иң кирәкле эшләренә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итик. Барыбыз аңлаганнарыбыз бергә-бер юл белән хәрәкәт итик. Тырышыйк, авырлыкларны күтәрик, бер нәрсәбезне дә кызганмыйк», – ди Г.Исхакый.

Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезгә бер үтенеч, татар халкы өчен, элекке чордан ук, татар байлары акчаларын кызганмаганнар – халыкны мәгърифәтле итәргә тырышкан, китаплар бастырган, мәктәпләр, мәдрәсәләр ачтырганнар. Аларның мондый игелекле эшләрен дәвам итүчеләр бармак белән генә санарлык.

Хөрмәтле хакимият башлыклары! Татар язмышы, урыннарда, сезнең кулда, сездән тора, чөнки бүген бөтенесен акча хәл итә. Акчаны милләт эшенә – мәдәнияткә, мәгарифкә кысып кына чыгармагыз, калдыктан тамган принцибы бетсен иде, әфәнделәр.

Хөрмәтле түрәләр! Милләт язмышы сезгә бәйле. Үзегезнең «гонорар»ны күбрәк «иномарка»га, дача, вилла, коттедж салуга түгел (бу сүзләр татар кешесенең сөйләм телендә булмаган, безгә ят исемнәр), ә бәлки халкыбыз мәнфәгатенә җибәрергә тырышыгыз. Бу фани дөньяда адәм баласына бер йорт җитсә, теге дөньяда бер аршины хәттин ашкан.

Мин үзем «Азнакай-Тымытык төбәге тарихы»н яздым, бу хезмәт ун ел дәвамында иҗат ителде. Моннан 9-10 ел элек тәмамланган булса да, аны бастырырга Азнакай хакимияте акча таба алмады. Яңа район башлыгы киләчәктә район тарихын бастырырга вәгъдә бирде…

Роберт ЗАРИПОВ.

Азнакай районы, Урсай авылы.

РЕДАКЦИЯДӘН: Роберт абый инде мәрхүм. Тик аның язмалары әле редакциябез папкасында байтак. Укыдым да әлеге язмасын, ул аның васыяте кебек яңгырады…

Авыр туфрагың җиңел булсын, роберт абый.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

 

Комментарии