НӘФРӘТ ЗИРАТЫ АЧАМ!

НӘФРӘТ ЗИРАТЫ АЧАМ!

(Хәтер көнендә туган уйлар)

Үткәннәрне хәтерләмәскә өндәүче мәкаль-әйтемнәр бар. Мин аларга бик тә сәерсенеп карыйм, чөнки үткәннәрсез бүгенең һәм киләчәгең дә тарих була алмый. Хәтере кыска халыкның тарихи гомере дә кыска. Әйтик, «Кто прошлое поминает, тому глаз вон!» дигән әкәмәт мәкальме соң ул? Әллә кемнеңдер шигаре генәме?

Әлбәттә, бу яулап алучылар шигаре һәм Русия инде 460 ел дәвамында бар мөмкин вә мөмкин булмаган чараларны кулланып, Явыз Иванның безнең халыкка карата кылынган дөньяда тиңе булмаган вәхшилекләрен оныттырырга тырыша.

«Онытыр да идек», әгәр ул вәхшилекләре өчен Русия бүген бөтендөнья җәмәгатьчелеге алдында татар, дип аталып йөртелә торган халыктан тезләнеп гафу үтенсә һәм бервакытта да геноцид белән шөгыльләнмәскә, башка халыкларның язмышына вәхшиләрчә тыкшынмаска вәгъдә бирсә. Юк бит!..

Русия империясенең 460 ел дәвамында да «Бүлгәлә һәм хакимлек ит!»дигән шигаре үзгәрмәде. Фәкать башка милләтләрне бетерү, кол итү юнәлешендә алып барган сәясәтенең алымнары һәм кулланган кораллары гына үзгәреп тора. Инде бу көнгәчә башка милләтләрне үтереп күмәр өчен казыган чокырына үзе төшеп барганын да аңламас хәлгә килде ул. Русия дигән империя инде ярты биләмәсеннән колак какканын күрмәслек дәрәҗәдә сукыр, күрәсең. Хәер, калганы белән дә идарә итә алмый һәм алмаячак ул, чөнки рухи потенциалы бик сай. Бүген дә рухи хезмәт бик түбән бәяләнә биредә. Урыс булмаган бер генә халыкның да Русия империясе составында – милләтләр төрмәсендә газап чигәсе килми. Бу күптән билгеле хакыйкать. Алай гына да түгел, якын яки ерак чит илләргә чыксаң, андагы халыктагы Русиягә, хәтта урысларга карата булган нәфрәтенә таң каласың. Юкса, аларны безнең ата-бабаларыбызны кырган кебек кырмаганнар да, чукындырмаганнар да. Безнең Татарстан кебек донор-республика да түгел үзләре, аларның телләрен бетерү турында закон да чыгармаган Русия. Әмма алар милләт, аның теле, табигый тамырлар дигән төшенчәләр белән бер генә минут та «шаярырга»ярамаганын белә. Алар «теле барның гына – иле бар»икәнен бик яхшы белә. Ул милләтләрнең хөкүмәт, дәүләт җитәкчеләре дә шул халык, шул милләт белән бергә яшәргә, милләтләрне сакларга, үстерергә дигән максатка хезмәт итәләр. Алар Иман, Вөҗдан, Тамыр-Тарих дигән төшенчәләрне нәкъ халкы аңлаганча аңлый, күрәсең.

Ник? Әллә башкача булырга тиешме? Тарих шуны күрсәтә, тамырыннан өзелгән милләт вәкиле рухи байлык чыганагы була алмый да. Берничә мөселман кавемен үз эченә сыйдырган һәм бүген инде татар дип аталып йөртелүче милләтнең тамырлары бик тирән булганга гына, инде 460 ел дәвамында таяныр вә туеныр дәүләте булмаган хәлдә дә туган телен, рухын, табигатьтән иңгән гореф-гадәтләрен саклап, үзе булып калырга һәм тарихи гаделлекне торгызыр өчен көрәшергә дә көч таба һәм шушы тоткан юлыннан, максатыннан чигенмәячәк тә. Русия империясе бу халыкка карата ничәмә-ничә бетерү кампанияләре үткәрде, үткәрә, бутады, кушты, таптады, чукындырды, шомартты, шомландырды. Чыбыркы да прәннек тә ашатты, чукынганга салым салмады. Бушлай җир өләште, катнаш никахларга, атасыз бала табучыларга өстенлекләр бирде. Ул адәми мантыйкка сыймас вәхшилекләрне санап кына бетерерлек түгел. Инде ачыктан-ачык телебезне бетерергә үк фәрман да бирде. Тик империя фәрман-законнарына буйсынмый торган табигый кануннар бар. Русия берничек тә табигать кануннарыннан да өстенрәк һәм көчлерәк кануннар уйлап чыгара алмый. Телне безгә табигать биргән һәм ул гына алыр, ахырзаман килсә. Дөнья тарихында күп милләтләр, телләр беткән, татар бетсә дә, дөнья бетмәячәк дип, халыкка өстән масаеп кына карап торучыларларны тарих иләге бик тиз коеп калдырачак.

Тарихта халык нәфрәте дигән төшенчә бар. Ул тарихи хәтер белән бергә яши. Ә тарихи хәтер гаделлеккә, хакыйкатькә өндәп торса, халык нәфрәтенең тамырлары да җиде тарафка тарала. Аны җирдән дә, күктән дә кисү мөмкин түгел. Кеше дигән затның бер генә буындагы мөмкинлекләре бик чикле. Шуңа күрә калган биш тарафка кеше эшен, хәтерен, хисен, фантомын һәм хыялын калдыра. Бу тарафларга инде явызларга ишекләр ябык. Менә ни өчен берзаман килеп, хакыйкать барыбер өскә калкып чыга.

«Көчленеке – замана»дигән әйтем дә халыкныкы түгел. Халык башына басып, халкын хәерче калдырып, халкы язмышын чит кулларга тапшырып, ялган тәхетләрдә тәре тотып утыручылар берничек тә көчле була алмый.

Басып алган кавем гомер буе басмада басып тора, җил көчәю белән аны дулкын юып төшерә. Кешенең көче кеше белән кеше телендә сөйләшә алуында күренә, ә корал телендә сөйләшү – сугышуда түгел. Татар көрәше кылычлы түгел. Кылычка каршы кул белән, тилегә каршы тел белән көрәшү үзе үк мантыйкка сыймый. Һәркемгә гомер бер генә бирелә, һәркемнең дә бу җирдә үзе булып ирекле яшәргә хакы бар! Менә шуны да, башкаларда да, үзләрендәге кебек, нервылар, авырту һәм газап барын да аңламас хәлгә килеп, инде коралга тотынганнар икән, димәк, алар җаннарыннан аерылганнар инде. Ә җанлы белән җансыз берничек тә, бернинди дә килешү төзи алмый. «Төзелсә»дә, ул ялган була. Менә ни өчен Русия Татар иле белән солых төземәгән һәм төзергә дә җыенмый. Төземи, чөнки ул «яшәтәм»дигән булып, үтерә генә бара.

Бүген татар милләтенә карата Русия яңа бетерү кампаниясен эшкә җикте. Һәм… бу кампаниянең үзенчәлеге шунда, Русия татарны үз кулы белән бетертмәкче була. Әйе, чөнки моннан 460 ел элек үткәргән тәҗрибә моңа мөмкинлек бирә. Арттан туп төзәп, болгарын да, мишәрен дә, башкаларын да (мина кырына алдан җибәрелгән гаскәр яки штраф батальоннары кебек) Казанга да алдан керткәннәр икән. Бүген килеп, имеш, Казанны алуда болгарлар да мишәрләр дә катнашкан, гомумән, гражданнар сугышы гына булган да ике дәүләт кушылганнар гына икән, дигән фикерләрне тәкърарләүчеләр дә бар. Халык шагыйре исемен йөртүче шагыйрь Ренат Харис та «Дружба народов»журналы хезмәткәрләренең шундый фикеренә тулысынча кушылды.

90нчы елларда халык дулкыны алдында әле уйга калган, әле уйлана белгән депутатлар, язучылар, сәнгать әһелләре, табиблар, фикһечеләр, сәүдәгәрләр дә милләт белән мәйданда иделәр. Ә хәзер… Хәзер туган туфрагын яклап шәһит булганнар рухына дога кылырга җыелырга да куркып калалар, дисәм… Кемнән? Репрессия машинасы тагын эшкә чыктымы икән? Ул машина да Русиядә ремонтка гына туктап ала, ахры.

Бу Хәтер көнендә туктаусыз яңгыр койды. Әллә табигать булып табигать тә елый, әллә кемнәрнең рухлары чыланмас, сынмас икән, дип сыный иде инде?! Яуды да яуды… Берөзлексез тиргәлү, туктаусыз таләп сүзләре генә ишетеп, тагын кайлардан гына ярдәм алырга да белми аптырап калган татар Иҗтимагый Үзәге, барыбер, нык үзәкле булып чыкты. Кайберәүләрнең инде 80-90 яшьлекләре мич башыннан да төшәлмәгәндә, безнең 90 яшен тутырган Зөфәр ага Сәлиев бу көнне кулына милли байрагыбызны күтәрде. Иҗтимагый Үзәкнең аксакаллар шурасы алдына: «Без – исән!»– дип, «Азатлык»яшьләр оешмасы вәкилләре сафы басты. Карты-яше ак Хәтер булып төйнәлгән «Мөслимә»оешмасы хатын-кызларының күзләре 460 ел элек ирләрен, улларын, туганнарын Явыз Иван балтасы астында җуйган Тарих Анасы күзләре булып, киләчәккә төбәлгән иде. Инде аларның да күз яшьләре каткан. Алар өчен дә табигать үзе елады шикелле.

Хәтер мөнбәреннән кемнәр сүз әйтер икән, дигәндәй, бер читтә, тыйнак кына, Татарстан Язучылар берлегенең яңа рәисе Рафис Корбан басып торды.

Мөнбәргә, әлбәттә, бер-бер артлы төрле төбәкләрдән килгән кунаклар, аннары язучылар Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Фәнил Гыйләҗев күтәрелде. Минем дә койма яңгыр астында да җаннары балкып торган бу гавамга әйтер сүзем бар иде.

Гавам. Ә монда Хәтер гавамы, Хәтер дәвамы булып кайлардан гына килмәгәннәр: Уфа, Ырынбур, Магнитогорск, Ижау, Чаллы, Түбән Кама… тагын әллә кайлардан ялгыз сәфәрчеләр…

Күрдем, хәзрәтнең дога авазларын ишетүгә, күпләрнең күзләреннән, яңгыр тамчылары белән бергә, күз яшьләре дә тәгәрәде. Магнитогорск Татар Иҗтимагый Үзәге вәкиленең җан авазы белән мәйданга түгелгән әрнүле иңрәве бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр. Соңгы чикләргә килеп җитмәсә, җиһаннарга җитәрлек итеп әрнеп кычкырамыни кеше! Без Казаннан торып, татар яшәгән барлык төбәкләрне дә күреп бетерә алмыйбыз, әлбәттә. Димәк, татар төбәкләрендә кыршаулар тагын да ныграк кысыла бара.

Кысыла… Ирек мәйданына металл тоя торган капка аша гына уздырды полицайлар. Алай гына да түгел, кулдагы нәни сумкаларны ачып тикшерделәр, бар җирне капшадылар, бишмәтне дә чиштерделәр.

Казан кирмәненә таба барабыз. Урам чатында сөйләшеп калалар:

– Кто такие?

– А это ненормальные. Каҗдый год так орут…

– Пора им уже окончательно пасти заткнуть…

Икенче чатта:

– Апа, бу нинди форсаттан?

– Син татармы?

– Әйе.

– Явыз Иванның Казанны алуына – 460ел…

Өченче чатта:

– Их, чыгармадылар бит… Чыксагыз, уку йорты белән хушлашып чыгыгыз, – диделәр…

Яңгыр коя да коя… Дертләп киттем. Тирә-ягымны тыңлый-тыңлый, янәшәмдә бала арбасы тартып барган ханымны күрмәгәнмен, ләбаса. Ә алдарак 8-9 яшьләрдәге улы да атлый икән. Ханым – чатырсыз. Аны үз чатырым астына алмакчы булам. Ә ул:

– Яңгыр… проблема түгел, ник йөзләр генә, ник меңнәр, йөз меңнәр түгел бүген Казан урамнарында? – дип өзгәләнә ханым. Бу ханымның тирән милли хисенә соклануым чиксез. Аның улының күзләрендәге очкыннар да йөз меңнәрне кабызырлык. Татар җирендә татар азатлыгын яклап урамга чыгу белән ничек горурлана бу әзәрбайҗан баласы! Милләтне шушы малайның анасы Арзу ханым шикелле Аналар тәрбияләсә, милли горурлыгын саклар иде яшь буын!

Кирмән биләмәсенә дә «мальтизиан капкыны»аша үтәсе. Һәйкәл… юк, чөнки программа буенча, башлап Явыз Иванның Казанны алу хөрмәтенә төзеткән чиркәвен, Казанны алу өчен төзеткән Зөя ныгытмасын, йөзләгән татар мәчетләре нигезенә кунаклаган чиркәүләрен торгызасы бар. Шулай вакытны отарга, милләтне кол итеп тотарга, аннары… бәлки, шулай һәйкәлне дә куймый оныттырып та булыр, дигән кара өмет яши колонизатор җанында.

Сузалар…

Милләт җанын

Таптап

узалар…

Тик,

Кояш нуры

күккә төшә, –

Таң була.

Кол хәтере

Канга күчә, –

Аң була.

Кол башында

Ком түгел.

Хәтерле зат

Кол түгел.

Үткәннәрне онытырга әйдәгән мәкаль-әйтемнәрне хәтеребездән сызып ук ташлыйк!

13 октябрь. Кайбер галимнәр Хәтер көнен нәкъ көнендә үткәрергә иде, диләр. Тик бу көнне, бәлки, узган елларда да шимбә яки якшәмбе көнендә үткәрергә кирәктер. Укучыларның, студентларның да, эш урыннарыннан китә алмаганнарның да бу көнне мәйданга киләсе, туган туфрагын яклап шәһит булганнар рухына дога кыласы, таш яуса да, җуелмый торган тарихи хәтер дигән бөек тылсымга кәгъбә ташына кагылгандай кагыласы киләдер.

Безнең милләтнең тарихи хәтер тамыры тирән киткән, туган туфрагына күз яше дә, каны да, аңы да булып сеңгән. Шушы халыкныңмы үз телендә сөйләшергә, иҗат итәргә, үз дәүләтендә яшәргә хакы юк?

Тарихны танк белән язып булмый. Аны корал көче түгел, рух көче язган, яза, язачак! Халык рухын таптаучылар тарих иләгеннән бик тиз коелып калачак.

Минем киләчәктә милләт нәфрәтенә хөкем ителгәннәргә аерым каберлек булдырасым килә. Тарихта да белән янәшә атлый. Шул милләт каһәре төшкән сатлыкҗаннар каберенә килеп, һәр заманнарда яшәүчеләр дә аларга нәфрәтләрен белдерер иде. Әле «Халык нәфрәте каберлеге»дигән китап та дөнья күрсен иде дә, шул китапка ияләренең исемлекләре бирелсен иде. Тарих, киләчәк аларның кемнәр икәнен белергә тиеш! Хакыйкатьне торгызу эше бер генә яклы була алмый.

Җаннардагы ялкынны җаннары булганнар гына күрә ала шул. Бәлки, ул каберлек «Нәфрәт каберлеге»дип аталыр? Бәлки… Тик инде үзләренең кемнәр икәнен онытып, халыкларны буучыларга нәфрәт ташкыны шул кадәрле кайнап чыкты ки, авырлыктан җаннар саннарын ук ташлардай хәлгә килделәр инде, ә каберлекләр – тарих музейлары алар. Мәхәббәтне дә, нәфрәтне дә гасырлар буе да саклыйлар.

Нәҗибә САФИНА.

Комментарии