Утырып калган татар

Утырып калган татар

Тукайның муллалар турында: «Йөриләр бу кешеләр сөйрәлеп һәрдаим бәлешләргә; Теләнми нишләсеннәр: кабилият беткән эшләргә», – дигән сүзләре бар. Бу фикер, заманында, үз вазифаларын үтәмәүче дин әһелләрен тәнкыйтьләп әйтелгән һәм актуаль булган. Ни кызганыч, ул бүгенге халәтебезгә дә туры килеп тора. Әмма бу сүзләр янына: «Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» – дигәнен дә өстәү кирәктер. Тукай сүзләренең һәр кешегә диярлек кагылуын әйтергә телим. Мәсәлән, халкы элек-электән чәй эчәргә, кич утырырга яраткан. Бу, мөгаен, психологиясенә сеңеп калган нәрсәдер, хәзер дә кешесе гел «утыру ягын карый» бит.

Шул ук Тукайның: «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» – дигән соравына да җавап мондый булыр иде бүген: «Татар утырып калган». Торып басар иде, башына сугып, яңадан утыртырлар дип курка, сузылып ятар иде, хәзер үк ишектән аяклары белән алдан чыгарачаклар…

Бу турыда сүз башлавым юкка түгел. Милләтебезнең «утырып калуына» борчылып язам. Бу халәт исә һәрнәрсәдә чагыла. Татарның бердәнбер телеканалы – «Яңа гасыр»ны гына алыйк. Татарның ничек утырырга яратканын шундук күрәбез. Урыс, чит ил каналларында, бигрәк тә бәхәсле тапшыруларда, ике як үзара фикер алышкан тапшыруларда алып баручы басып тора. Ә безнекеләр – утырып калган… «Җомга көн кич белән» концертында да хәзер алып баручыларны утыртып куйдылар. Монысы, «Россия» каналындагы «Субботний вечер»га охшарга тырышып эшләү булгандыр инде. Шулай да…

«Утыру, чәйләү» психологиясе яшьләрдә дә ныклап тамыр җәйгән. Әгәр берәр очрашуга, җыелышка «чәй эчү дә була, утырып ял итәрбез, күңел ачарбыз», дип чакырсаң, яшьләр күбрәк килә. Шулай димәсәң, катнашучыларны бармак белән генә санарлык.

Берәр җыелыш, конференция, очрашу булдымы, ул инде бездә күбрәк урыс телендә үтә. «Сораулар-тәкъдимнәр бармы?» – дигәндә, шул ук татар кешесе утырып калу ягын карый. Урыс телен белмәвеннән ояла, дип кенә әйтмәгез! Әйтәсе килгән кеше вата-җимерә булса да әйтә ул. Хәер, урыс телен бездә татарлар урыслардан да яхшырак белә бугай инде. Ә бәлки, оялу-кыенсыну «утырып калырга» мәҗбүр итәдер? Ә бәлки, әйтер сүзе булмау, битарафлык, утыру халәтенә ияләшү? Баш күтәрмәсәң, әйткән сүзең өчен җавап тотасы да юк бит…

«Милләтебез утырып калган» дигәндә, ниндидер сезгә катнашы булмаган масса, рухи кыйммәтләр күз алдына килә торгандыр. Тик мин «милләтебез» дигәндә, һәр татар кешесен, сезне, безне, татар телендә чыккан һәр әйберне, татар теленә мөнәсәбәте булган һәр оешманы күз уңында тотып әйтәм.

Матбугатыбыз да ничә еллар инде «утырып тору» белән шөгыльләнә. Чит илләрдә генә түгел, инде бездә дә күп урыс басмалары интернет-версияләрен, планшет, айпадлар өчен үз версияләрен булдырды, дизайнын яңартты, эшләү рәвешен, тематикаларын заманчага яраклаштырды. Ә татар басмалары 15 ел элек нинди булса, һаман да шул. Матбугат чаралары халыкның фикерен формалаштыра, дип беләбез. Шундый матбугат чаралары булганда, татар халкы утыру түгел, яту ягын карый күрмәсен!

Татар эстрадасын алыйк. Үз фикерем түгел, дизайн-стилистика белән шөгыльләнүче, чит илдә яшәүче бер татар кызы сүзләрен китерәм: «Татар эстрадасының киенү рәвеше шундый кызык. Алар 15-20 ел элек ничек киенгән булса, хәзер дә шулай. Кайсы елгы чыгыш икәнен аңлап та булмый. Һаман шул яшел күлмәкләр, барысында ялтыравыклар, стразалар…»

Әдәбият? Тел белеме? Музыка сәнгате? Милли белем? Балалар тәрбиясе? Татар китаплары? «Утырып калмаган» ниләр бар соң? Кино сәнгате? Төгәл фәннәрнең үсеше? Этика, культура?

«Спорт алга киткән! Универсиада якынлаша! «Рубин» җиңүгә иреште», – дисезме? Тик халык өчен спорт төшенчәсе үзгәрдеме икән соң? Көннәрен эш урынында, кичләрен телевизор-компьютер каршында уздырган кешеләр, торып басып, спорт белән шөгыльләнә башладымы икән? Авыл җирләре, шәһәрләрдә балалар өчен футбол-хоккей коробкалары әле генә барлыкка килә башлады. Димәк, спортның алга китеше дә әлегә татар егет-кызларының тырышлыгы белән түгел, ә миллионлаган сумга чит ил спортчыларын сатып алу аркасында үсә.

Һәркемгә үз хәле рәхәт кебек. Утырган кеше үзен җылыда, рәхәттә дип саный. Йөгерәсе, арыйсы юк. Бар көченә алга чабучы кешеләр «мәгънәсез эш белән шөгыльләнә». Утырып калган кеше әнә шулай уйлый. Ул үзен барысыннан да акыллы, дип саный!

Менә ул – безнең милләтнең йөзе. Йөзендә тарих салган тирән җыерчыклар, күзләре алга караса да, фикерләре тарихны барлый. Шул ук вакытта йөрәге алга ашкына, хисләре сагышлы җыр булып, дөньяга тарала. Ул акыллы сүзләр сөйли, тәкъдимнәр кертә, аналитика белән шөгыльләнә, артка карый – алга карый. Ул, борын очындагы күзлеген көйләп куя да, кул сузарлык ераклыкта булган китап, газета-журналларны ачып укый. Тик кызганыч, аның кибетләргә барып яңа заманча технологияләр алырга да мөмкинлеге юк. Интернетка керәм дисә, компьютер-ноутбугы искергән, җитмәсә, озак эшли, вируслар кергән. Шулай да, үзенчә тырышкан була… Утырган килеш күпме эш башкарыла да бит, югыйсә. Әмма алга китеш юк! Урындыкка утырган килеш алга атлап буламы соң?

«Эш беткәч уйнарга ярый» икәнен дә, чәйнең-сыйның арыганчы эшләгәннән соң тәмлерәк булуын да беләбез үзебез. Тик менә торырга авыр. Ничә еллар бер хәлдә булгач – утырып та калынган инде. Аяклар да оеган, йөреп китеп булырмы, юкмы? Мөгаен, яхшы дәвалау үзәгенә барырга кирәк булыр. Тик андыйлар бездә юк. Димәк, чит илләрдән сайлыйсы? Юл өчен, дәвалану өчен гаҗәп күп акчасы да кирәк бит әле аның. Нефть керемнәренең бер өлешен булса да сорап караргамы? Хәер, бирмәсләр. Утырып калган кешенең кемгә кирәге бар?

Әйтик, акча табылды, дәваландык та ди. Тик милләтебез үзе басарга өйрәнгәч тә, егылмыйча тора алыр микән соң? Аның үз аягында нык басып торырга теләге бармы?

Утыз Имәни «Чәй эчүне тәнкыйтьләү» трактатында чәй эчүнең 27 негатив тәэсирен атый һәм югарырак кыйммәтләр турында уйларга, халкың һәм динең өчен көрәшергә, эшләргә чакыра.

Мин исә, үз халәтебез турында бераз уйланырга чакырам.

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА.

КФУ студенты.

Комментарии