Тукай рухы яши күңелләрдә

Тукай рухы яши күңелләрдә

Апрель ае милләтебезгә Тукай көннәре алып килә, иҗат, шигърият, милли моңнар... Хәер, Бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен бөтен дөнья халкы белә, тәрҗемә итә, укый, ятлый, соклана. Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә.

Безнең Азнакай районында да әлеге уңайдан шактый чаралар оештырылды. Аның иң мәртәбәлесе 26нчы апрель көнне шәһәребезнең Тарсус паркында урнаштырылган Тукай һәйкәле янында үтте. Көне дә бит сайлап алгандай, нәкъ шагыйрьнең билгеле шигырендәгечә булды: җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуды! Юк, юк, бераз гына арттырам, әлбәттә, көн бераз җиллерәк булса да, кояшлы, матур булды. Парк аланын тутырып килгән кунакларның шат елмайган йөзләрен күреп, күңелдә рәхәт хисләр дулкыны бөтерелде. Әнә бит, куак саен алтын тарагы белән чәчен тарап утыручы су анасы, куак саен озын нечкә бармакларын уйнатып кешеләрне кети-кети итәргә омтылучы шүрәле биредә. Арырак китсәң, сәфәр чыккан кәҗә белән сарыкка юлыгасың. Тагын да алдарак Акбайны, бала белән «әңгәмә коручы» күбәләкне күреп аласың. Менә кайда ул чып-чын хозурлык, менә кайда ул серле әкият дөньясы! Милли киемдәге балаларны да күргәч, һәрберсен берәм-берәм сөеп чыгасы килә. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән әлеге чара чып-чынлап олы мактауга лаек!

Үзем әдәбият казанында кайнаучы кеше буларак, бәйрәмнең быелгысы миңа тагын да нурлырак, миллирәк төсле тоелды. Районыбыз күгендә якты йолдыз булып балкучы «Гөлстан» әдәби берләшмәсенең ике әһеленә: Сәләхова Илмира Вагыйз кызына һәм Лебедев Александр Леонид улына Мәхмүт Хәсәнов премиясе бирелү белән дә үзенчәлекле, истәлекле булды әлеге бәйрәм чарасы. Безнең районыбызда якты эз калдырган әлеге олпат шәхесне олылау, хөрмәтләү максатыннан оештырылган премия берничә ел билгеле сәбәпләр аркасында тукталып торса да, быелдан ул кабат яңартылды һәм үзенең лаеклы шәхесләренә бирелде, дип әйтәсем килә. Каләмдәшебез Алинә Хисамиеваның Татарстан Язучылар берлегенә алынуы да бәйрәм алдыннан бик тә урынлы бүләк булды.

Районыбыз җитәкчеләре тарафыннан әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, сәнгатебез үсеше өчен һәрчак зур игътибар бирелә. Бу тарафтан китапханәләребез эшчәнлеген дә билгеләп үтәсем килә. Киң җәмәгатьчелек һәм яшь буын вәкилләре белән эшләүдә аларның да өлеше бик зур. Биредә һәрдаим төрле чаралар: очрашулар, экскурсияләр, күргәзмәләр оештырыла. Милли үзаңыбызны үстерүгә, телебезне саклауга юнәлеш биреп, бик күп эшләр башкарыла.

Сүз башым бит шүрәле, дигәндәй, кабат халкыбызның легендар улы, татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайга әйләнеп кайтып, шуны әйтәсем килә: аның гомере җирне юып, сафландырып, давыллы ташкын булып узган кыска вакытлы яшенле яңгыр кебек, шундый ук көчле һәм шифалы иҗат ташкынына әверелде. Тукай яшәгән заманнарда шагыйрьләргә дәүләт тарафыннан югары исемнәр бирелмәгән. Әмма ул үзе исән чагында ук татар шагыйре генә түгел, Русия шагыйре буларак танылган, үзенең туган халкына тугрылыклы хезмәт итүнең үрнәк өлгесе булып, халыкның уй-хисләрен, омтылышларын, моң-зарын барлык тирәнлеге белән чагылдырган, милләт тормышының, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең һәр ягын үзенең фәлсәфи фикерләре, зирәк акылы аша яктырткан, киләчәккә якты юл күрсәткән чын мәгънәсендә иң бөек халык шагыйре. Аннан соң дөньяга килгән татар, башкорт, үзбәк, казах, азербайҗан һәм башка төрки телле һәр шагыйрьнең остазы булып яшәвен дәвам итә Тукай. Димәк, шагыйрь рухы безнең күңелләрдә яши. Ә күңелләр милли рухын югалтмый икән, милләтебез дә яшәвен дәвам итә!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии