Үземне хөрмәт итәм

“БГ”ның (29 июль, 2009) санында Клара Сөләйманованың “Телегез русча ачылсын” дигән язмасын укыгач, бик гаҗәпләндем, хәтта сүземне каян башларга да белми торам.

БДИны ана телендә тапшыру турында “акыллы башлар” сүз куерта дигәнсез.“Эштә рус кызлары миннән көлмәсен өчен, гел эштә булдым”, – дип язгансыз. Үзеңнең булып туганың өчен шулай гарьләнеп яшәргә мөмкин микән? Туган теленә, диненә хөрмәт, ярату, үз милләтең һич тә башкалардан ким түгеллегенә ышану, горурлану кешенең кечкенәдән күңеленә, канына сеңгән булырга тиештер ул.

Клара ханым, тырыша-тырыша олы максатлар куеп, бала, оныкларыгыз телен русча ачтыруга ирешкәнсез. “Балаларым гаиләдә татарча сөйләшә”, – дигәнегезгә, никтер, ышанасы килми. Теле русча ачылган бала татарчаны итеп кабул итә аламы? Тәмледән-тәмле оныкларың белән үзеңчә, татарча чөкердәшеп сөйләшүгә ни җитә?! Күңел түрендәге иң назлы, матур сүзләрне бәгырь кисәкләреңә үзең уйлаган, фикерләгән телдә әйтә алмау – үзеңне олы бәхеттән мәхрүм итүдер.

Мин саф татар авылында туып үскән бала, телемә карата тискәре мөнәсәбәтне беренче мәртәбә 1975 елда тойдым. Мәктәп тәмамлап, эшкә килгән яшь кызларны тирәсендәге пионер лагерена эшкә җибәрделәр. Без, 8 татар кызы, бергә эшлибез, бергә яшибез. Бер рус кызы да гел тирәбездә була башлады. Мин кызларга мөрәҗәгать иткәндә, гел татарча эндәшәм, сөйлим. Бу кыз үзен түбәнсетү итеп кабул иттеме, миңа кисәтү ясый:

– Нигә син гел татарча сөйләшәсең? – ди.

– Мин бит татар кызы, – дим.

Ул миңа шул чорда модада булган яңгыравыклы “кызыл” сүзләр белән:

– Русча һәркем белергә тиеш, ул бөек Ленин сөйләшкән тел, – ди.

Яңа гына парта артыннан чыккан авыл баласы булсам да, барыбер горурлыгыма тиде:

– Мин бит Ленин белән сөйләшмим, үзебезнең кызлары белән аралашам, – дим.

Казан каласында инде 25 ел эшлим. Күпләр үзләренең маңкортлыгын яшерү өчен: “Менә транспортта, урамда татарча сөйләшсәң, кисәтү ясыйлар”, – дип акланырга маташа. Белмим, үземнең кеше белән тиз аралашып, сөйләшеп китә торган гадәтем бар. Һәркайда да рәхәтләнеп татарча сөйләшеп йөрим. Беркемнең дә кисәтү ясаганы юк, Аллага шөкер.

Кызым авылда 1 сыйныфны татарча тәмамлагач, Казанга килде. Шул чакта күп танышлар, дус хатыннар: “Балаңны татар мәктәбенә бирмә, белән беркая барып булмый”, – дип үгетләде. Аллага шөкер, татар гимназиясен уңышлы тәмамлап, телебез һәм дин гыйлеме буенча ике уку йорты тәмамлады. Миңа гел рәхмәт укый, оныкларым да татар балалар бакчасына йөри, татар классында укый.

Шәһәрдә һәрбер коллективта төрле халкы бар. Үз телеңә хыянәт итмичә, кимсенмичә, оялмыйча, алар белән аралашып, аңлашып эшләп була бит. Татарча укысаң да, руслар белән сөйләшерлек дәрәҗәдә русча өйрәнергә мөмкин.

Мин бер телне дә, бер динне дә түбәнсетмим, хурламыйм. Шулай ук туган телемә, динемә карата тупаслык, кимсетүне авыр кичерәм. Һәркем үзенең җәмгыятьтә тоткан урыны, дәрәҗәсе кем булуга карамастан, туган телебезне, динебезне иң элек үзе хөрмәт итәргә, аннары таләп итәргә тиештер.

Казанда яши башлаган елны кыш көне иртән эшкә барганда таеп киттем һәм аягым имгәнде. Аякны тидерерлек тә түгел, көч-хәл белән аксап өйгә кайтып җиттем. Әле шәһәрдә пропискам юк, больницага да бара алмыйм. Кыскасы, ул көнне эшкә бармадым. Икенче көнне һаман да аксап, эшкә килгәч, җитәкчеләргә русча (чөнки руслар) сәбәбен аңлаттым. Аңлаштык, һәм бу хәлгә нокта куелды кебек. 1-2 көннән соң гомуми җыелышта мастер Николай тагын кузгатты бу мәсьәләне: “Ни өчен эштә булмавыңны әйтеп, аңлатма яз”, – ди. Мин зур кәгазьгә бер генә рус сүзен дә махсус кыстырмыйча, озын-озак итеп саф татарчалап аңлатма яздым. Сөлге озынлыгындагы аңлатма язуын мастер кулына тоттыргач, ул аны тегеләй дә, болай да әйләндерде. “Русча аңлатканга риза булмадыгыз, шуңа татарча яздым”, – дидем. Бер сүз дә әйтмәде. Бүлмәсенә Солтан исемле электрик егетне чакырып, шактый озак тәрҗемә итеп утырдылар. Мин эчтән генә ләззәтләнеп, тантана иттем. Шуннан соң башка сүз әйтмәде.

Бу һич тә кылану-геройлану түгел. Үзләренең кайда яшәгәннәрен һәм янәшәдә башка милләттәге хезмәткәрләрнең дә барлыгын “онытып җибәргән” “бөек зат”ларга каршы үзенә күрә бер искә төшерү чарасы гына.

Телебез, динебез кимсетүләргә дучар булуында гел Мәскәүне гаепләргә ашыгабыз. Юк, иң элек үзебез, татар халкы гаепле. Газиз ана телебезнең һәртөрле типкәләп, кысрыклап, һәрдаим үләргә, бетәргә хөкем көтеп яшәвендә бары тик без генә гаепле. Телебездән иң элек үзебез йөз чөердек. Телебезне, димәк, үзебезне дә хөрмәт итә белмәгәч, сакламагач, рус, инглиз һәм башка телләр янәшәсендә аны мескен санап, кулланудан хурлангач, Мәскәү: “Зинһар, ташламагыз телегезне”, – дип торсынмы?!

Әле менә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга турыдан туры эфир аша биргән соравыма (“Казэнерго”га җылылык буенча түләү мәсьәләсе) шәһәр мэриясеннән һәм шәһәр коммуналь-хуҗалык идарәсеннән бик тәфсилләп озын итеп аңлатып язган саф татарча ике хат алдым. Күңел сөенде, ниндидер җылы, ышаныч хисләре туды.

Фәния СӨНГАТУЛЛИНА.

Казан шәһәре.

Комментарии