Явыз Иван чорында татарлар күчереп утыртылган бистә янә татарча сөйләшә

Явыз Иван чорында татарлар күчереп утыртылган бистә янә татарча сөйләшә

Казанда татарча экскурсияләр оештырыла башлады! Бу җөмләне өндәү белән язабыз, чөнки, ничек кенә сәер яңгырамасын, моңарчы Татарстан башкаласында татар телендә экскурсияләр юк иде диярлек. Аерым заказ бирүчеләр булса яисә Бөтендөнья татар конгрессы чит илләрдә сибелеп яшәүче милләттәшләрне мәркәзгә тупласа, гидлар татарча сөйли, әлбәттә. Әмма оештырылган төстәгесен табып булмый иде. Ә узган атнада башланып киткәне муниципаль казна учреждениесе тарафыннан гамәлгә куела. Җитмәсә, сәгать ярымлык бу экскурсия бушлай.

Казан шәһәре Башкарма комитетына карый торган Иске Татар бистәсе префектурасы һәм «Тарихи мохит» бюджет учреждениесе әнә шундый проект башлап җибәргәннәр. Шунысын да әйтеп китик: Иске Татар бистәсе префектурасын еш кына татар телен санга сукмауда гаеплиләр (нигезсез дә түгел!). Һәм менә, ниһаять, туган телләрне саклау елының яртысы узгач, татарча экскурсия идеясен тормышка ашырырга булганнар.

– Добрый день! Мы записывались на экскурсию, вы экскурсовод?

– Исәнмесез! Әйе. Хәзер сезне билгеләп куям.

– Здравствуйте! Здесь собирается группа?

– Исәнмесез! Әйе. Экскурсия татар телендә була, беләсездер?

Иске Татар бистәсе буйлап беренче татарча экскурсиягә менә шушылай итеп тупландылар.

Татарча эндәшкәне – экскурсовод Эльмира Җиһаншина. Экскурсиянең беренчесе июнь аенда игълан ителгән булган. Ләкин аңа бер кеше дә килмәгән. Гаҗәп тә түгел, без дә беренчесе турында ишетми калдык бит. Татарча бушлай экскурсияләрне һәр айның өченче чәршәмбесендә уздырырга ниятлиләр. Ихтыяҗ булса, билгеле. Моңарчы Эльмираның татар телендә экскурсияләр алып барганы булмаган. Чөнки сораучы юк, ди. Шушы проект өчен энциклопедияләрне карап, теге яки бу урынның татарча атамаларын өйрәнеп чыккан.

Җәмгысы 13 кеше җыелдык. Мин бер көн кала гына шалтыратып язылдым. Ул вакытта урыннар калмады дигәннәр иде. 23 кеше язылган булган. Әмма экскурсия буласы көнне шалтыраткач, килегез, урыннар бушады, диделәр.

Иске Татар бистәсе префектурасы оештыргач, экскурсия шул тирәлекне колачлады. Камал театры каршындагы шүрәле һәйкәле яныннан кузгалып киттек. Болак, Кабан күле, Камал театры, элеккеге Шәрыкъ клубы, Болгар номерлары тарихлары сөйләнде. Татарстан урамы башында элеккеге ТДГПУ, хәзер КФУның Филология һәм мәдәният-ара багланышлар институты бинасы урнашкан. Каршысында – Салих Сәйдәшев һәйкәле. Аның турында да кыскача мәгълүмат бирелде. Камал театрына яңа бина төзеләсен күпләр белми дә калган икән әле. Эх, бу урыныннан күчмәсен иде инде, дип, күмәк рәвештә уфтанышып алдык.

Ул якка барып тормасак та, экскурсовод Печән базары турында да сөйләде. Сүз уңаеннан, әгәр йөрергә теләүчеләр булып торса, киләчәктә маршрутны озынайтырга, заманында Печән базары булган Мәскәү урамына кадәр барырга ниятлиләр.

Камал театры яныннан Кабан буена борылдык. Тавыш көчәйткечтән Әлфия Авзалованың җырлаганы ишетелде: «Кил, кил, кил, кил, иркәм, кил инде». Күңеллерәк булып китте. Татарча Казанда йөргән кебек!

Революциягә кадәр Кабанның сул як яры, советлар чорында Комсомол дип, ә хәзер Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән атала торган урамнан атлап киттек. Монда Мәрҗанигә һәйкәл бар, аның янында тукталмый булмый. Кабанның икенче як ярында урнашкан Сукно бистәсе турында да әйтеп кителде. Һәм, әлбәттә инде, риваятьләр... Кабан күле үзе генә дә күпме риваять тудырган бит!

Аннан соң Мәрҗани мәчете янына чыктык. Әлбәттә инде, экскурсовод аның Әби патша рөхсәт иткән беренче таш мәчет булуын искә төшерде. Мәчетнең үткәне белән таныштыргач, экскурсовод: «Бу – үзен-үзе тәэмин итүче бердәнбер мәчет», – дип куйды. Мәчетнең хәзрәте шулай дигән булган икән. Арабызда хиҗаплы апалар да бар иде. Алар, әлбәттә инде, каршы төште. Татарстанда бөтен мәчет үзен-үзе тәэмин итә, берсенә дә дәүләттән акча бирелми. Ярар, бу мәгълүматны башка кабатламам, дип вәгъдә бирде экскурсовод.

Иске Татар бистәсе буйлап атлауны дәвам иттек. Дөресрәге, җәяүле Каюм Насыйри урамы буйлап. Чынлыкта, бистә бер урам белән генә чикләнми, зуррак бит. Ләкин телгә нәкъ менә шушы җәяүлеләр урамы Иске Татар бистәсе буларак кереп калган да инде. Сүз уңаеннан, аның җәяүлеләр урамына әйләнгәненә ун еллап кына әле. Аңарчы машиналар да, трамвай да йөреп торды. Хәзер күз явын алырлык матур капкалы йортларны да 2013нче елгы Универсиадага гына төзеп, төзекләндереп бетерделәр. Аңарчы бу урамга килеп чыккан чит ил туристлары, җимерек йортларны күреп: «Сездә күптән түгел сугыш булдымы әллә?» – дип аптырап сорый торган булган.

Апанай мәчетенә хәтле төштек. Шуның янында гына – шәһәрдә иң кыска дип саналган Күнче урамы. Дөрес, экскурсовод Эльмира архитекторлар тагын да кыскарак урамнар бар дип әйтә, ди. Мәсәлән, шушы ук бистәдә урнашкан КСК урамы. Имеш, аның атамасы да татарча «кыска» дигәннән алынган.

Монда экскурсиядә булган яисә әзме-күпме тарих, милләт белән кызыксынган кешеләр бу экскурсиядә яңгыраган мәгълүмат белән болай да таныш инде. Ләкин монысы татар телендә бит! Явыз Иван шәһәрдән татарларны куганнан соң барлыкка килгән бистәдә татар телендә экскурсия уздыруларына сөенеп йөр инде?! Чынбарлык шундый булгач, нишләтәсең.

Киләсе татарча экскурсия августта көтелә. Соңгысы булмасын, көз дә, кыш та дәвам итсен иде ул. Маршруты да зурайсын, бәлки, сайлап алу мөмкинлеге булдырылсын. Моның өчен, әлбәттә, ихтыяҗ булуы кирәк. Экскурсиянең кайчан буласын инстаграмда @naslediekzn сәхифәсендә күзәтеп барырга мөмкин. Язылу өчен телефон: 8 904-714-32-51.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии