Сүнгәндә дә якты таратты

Сүнгәндә дә якты таратты

Үлгәннән соң макталу вә сагынылу – терек булу,

Әмма терек вакытта макталу – үлү вә онытылу.

Ризаэтдин ФӘХРЕТДИН

Шигырь – фидакарьләр белән тел сагында

Күптән инде, күптән шигырь тыңлап елаганым юк иде… Ә «Туган тел» шигыре, тетрәндереп, күздән яшь китерер дип кем уйлаган?

Ул мине мәхрүм итмәгән

Моңнарыннан,

җырыннан,

Мин карында чагында ук

Аккан ул тамырымнан.

Иркәли алмас идем мин

Җирнең иң иркә гөлен, –

Белмәсәм Туган телемне,

Булмаса туган телем.

Бүген, Ана телебез мәктәп-бакчалардан куылган заманда, 43нче мәктәпнең 2 «В» сыйныфы укучылары (тарих өчен исемнәрен дә языйм) Ильяс Вәҗиев, Алия Галләмова, Әдилә Нуриева, Артемий Иванов, Айсылу Исламова тырышып-тырышып сөйләгән бу шигырьне авыл балалары укыса, алай ук үзәк тә өзелмәс иде. Чаллыдагы балалар бакчаларының татар төркемнәре дип аталганында да русча тәрбия алып үсәргә мәҗбүр бу сабыйларның сүзләрне дөрес итеп әйтергә тырышулары…

Аера белмәс идем мин

Дөньяның көнен, төнен, –

Белмәсәм туган телемне,

Булмаса Туган телем.

И, Әнкәй!

Күктәге йолдыз!

И, Әткәй!

Җирдәге таң!

Син, Сөйгән яр!

Син, Табигать!

Син, Шигърият!

Син, Ватан!

Башка телләрдә әйталмас,

Аңлата алмас сүзне

Туган телемдә әйтеп мин,

Иркәли алам сезне!

Очрашуны шәһәребезнең 14нче балалар китапханәсе мөдире Резедә Галиева да Нияз Акмалның «Сарман җыры» поэмасыннан юллар белән башлап киткән иде:

Ә без башлыйк.

Һәм җырлардан башлыйк,

Җанга якын шушы җырлардан.

Халык белән бергә чордан чорга

Уза алган һәрбер җырга дан!

Без – шагыйрьне искә алу кичәсендә. Аны китапханә хезмәткәрләре 43нче мәктәпнең татар теле укытучылары Гөлнара Каюмова һәм Ләйсән Абдуллина белән берлектә әзерләгән.

Нияз Акмалның тормыш юлы турында уку залы секторы мөдире Гөлчәчәк Гатиева әзерләгән презентация укучыларга шагыйрь турында күп мәгълүмат бирде.

Нияз Рәшит улы Акмалов 1954нче елның 14нче февралендә Сарман районы Каташ-Каран авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе, сугыш ветераны – Рәшит Әкъмәлетдин улы – математика, әнисе Хәлимә Шиһабетдин кызы татар теле һәм әдәбияты укытучылары була. Алар, 5 бала, тату гаиләдә бер оя булып үсәләр.

Изображение удалено.Шагыйрь турында истәлекләрен балаларга җиткерү өчен кичәгә Ниязның апасы Энҗе ханым һәм КФУның журналистика бүлегендәге сабакташы буларак, мин дә чакырылган идем.

– Нияз шук, тапкыр бала булып үсте, – дип искә алды күз яшьләрен бүген дә тыя алмаган Энҗе ханым. – Абыебыз Нәҗип белән алар шигырь юллары белән сөйләшә иделәр.

Берсендә Нәҗип абый әйтә:

Нияз, Нияз, ниягаз

Түбәтәе кыягаз.

Түбәтәе эреп бетә,

Килеп җитү белән яз.

Нияз шунда ук уйлап та тормыйча җавап бирде:

Нәҗип, Нәҗип, Нәҗибдин

Түбәтәе гәҗитдин.

Җылы яңгыр явып үткән,

Түбәтәе эреп беткән.

Бәлки, беренче шигыре дә булгандыр әле бу җавап. Апа белән миндә язуга сәләт юк, Нәсим әле кечкенә, шуңа күрә өйдә стенгазета чыгаручылар да алар иде. Өй эчендәге хәлләр, нинди тәртипсезлекләр бар – барысын да язып эләрләр иде.

Мин сүземне балаларга мөрәҗәгать белән башладым:

– «Ананың балага биргән иң олы бүләге – ана теле», дигән мәкаль бар. Өегезгә кайткач, әти-әниләрегезгә дә, шул олуг бүләктән сезне мәхрүм итмәгәннәре өчен, күп итеп рәхмәт ирештерегез.

Дустым дип без кемгә әйтә алабыз? Безнең сөенечебезгә үзебездән дә ким шатланмаганнарга. Балачакта – синең «5»леңә үзеңнән ким сөенмәгән кеше, яңа телефоныңа, күлмәгеңә сөенгән кеше. Журналистика кафедрасы мөдире, остазыбыз Флорид Әхмәт улы Әгъзамов әйтә иде: «Чын дуслык – студент чактагы дуслык, аннан соң портфель дуслыгы китә». Нияз – кеше сөенеченә, бәхетенә сөенә белүче кеше иде. Сирәк күренеш: соңыннан да портфель дуслыгын ерактан урап узды ул. Минем 3 дустым бар. Шуның Азат исемлесе: «Кемнең сиңа этлек эшләмәячәгенә ышанасың – шул дустың була», – дигән аңлатма бирә дуслыкка.

Ә Нияздан беркем дә этлек көтмәде – ул һәркем өчен ышанычлы кеше иде. Ә киресенчә булган чаклар булды…

Кичәне алып баручы Резедә Мөнир кызы Нияз Акмалны әүвәл нечкә күңелле лирик шагыйрь дип атап, Гөлнара Мөсавир кызы һәм аның укучыларыннан шигырьләр сөйләтте.

Нәфис сүз конкурсларында күп мәртәбә җиңеп чыккан Алия Муракаева укуында «Тынлык авазы», Уйбукева Алия, Мортазина Аделина укуында «Ул гомергә шулай», Шәймәрдәнова Эльвина белән Сәгъдәтшина Алсу укуында «Бөртекләр», Гөлнара ханым укыган «Кешеләргә карап» шигырьләре генә дә шагыйрьнең тирән фикерле шәхес булуын раслый.

Бу тынлыкны колак салып тыңла,

Ишетелер аваз: «Мең яшә!..»

Юк, эзләмә тавыш килгән якны –

Туган ягың сиңа эндәшә.

(«Тынлык авазы»)

Идел кебек олпат ирләр кирәк,

Көрәшләрдә янып чәч агарткан!

Акыллы ир бер карарга тиеш:

«Кемнәр бара, – диеп, – безнең арттан?»

(«Ул гомергә шулай…»)

Проза, публицистика, сатира жанрларында иҗат иткән журналисттан берьюлы ничек шулай эшли алуы турында кызыксынганнар, шигырь язу җиңелрәкме, прозамы, дип сораганнар.

«Моңа җавабым бер: жанр – иҗатымның бер төре, формасы гына. Үз халәтем нинди булуга карап, әйтәсе килгән фикеремне шул калыпка салам. «Шагыйрьме яки прозаикмы?» – дигән сорауга көлеп карыйм. Үземне әдип итеп тоям», – дип әйткән Нияз Акмал.

…Сабакташым Нияз Акмалның 65 еллыгы уңаеннан (53 яшьтә вафат булды) искә алу кичәсе бара. Моңсу да, күңелдә рәхәтлек, канәгатьлек тә: татар теле мәктәптән бусагага кадәр куып чыгарылган бер заманда укытучылар, китапханәчеләр балаларга шагыйрьнең үз тавышын ишеттерделәр, җырларын тыңлаттылар, апасы авызыннан алар кебек чакта Нияз Акмалның нинди булуын белделәр, шигырьләрен ятлаттылар һәм укыттылар, китапларын күрсәттеләр, укырлар, бәлки, дигән өмет тә бар.

Балалар таралышкач, Гөлнара Мөсавир кызыннан сорамый булдыра алмадым:

– Сыек зәңгәр күлмәктән һәм аның янәшәсендә костюм кигән 2 малай сөйләвемне шулкадәр бирелеп, күзләрен дә кыса төшеп тыңлады, алар миңа авыл балаларын хәтерләтте. Кемнәр алар, карашны үзләренә тартучы «тамашачылар»?

– 6 «Б» классыннан Булат Яруллин белән Ринас Фатыйхов. Үзләре сорап килделәр. Татарчалары авыррак. Соңыннан яннарына килеп, аңладыгызмы, тәрҗемә итәргә кирәк буламы, дип сорадым. «Аңладык барысын да», –диделәр.

Булат белән Ринас өчен бер борчылсам, бер сөенәм. Татар теленең КФУдан куып чыгарылмаган, анда тулы хокуклы фән булып яшәгән чагында М.Мәһдиев, В.Хаковларда укыган Гөлнара ханым кебек татар теле укытучыларының хәзерге шартларда да балаларны шагыйрь кичәсенә җәлеп итә алуы өметләндерә.

– 8 «А» классыннан рус балалары Александра Ватлина, Анастасия Самарцева, Екатерина Пузикова да үзләре сорап килделәр. «Без аңларга тырышабыз», – дип. Кайтып киткәндә: «Почти все поняли», – диделәр.

Йа, Раббым, яңа кануннар буенча бу кызлар татар телен – ана теле итеп сайлаганнар булып чыга түгелме соң?

Телебез дәүләт теле дәрәҗәсенә атлый да алмый аптыраган вакытта аның өчен көрәшүче фидакарь китапханәче кызларга, укытучыларга ихлас рәхмәтләремне ирештереп, кайту ягына юл алдым. Күңелдә Ниязның мин йә өметсезлеккә бирелмәс өчен, йә үземнән канәгать булганда кабатлый торган шигырь юллары:

Килер бер көн.

Таңнар матур атар,

Таңга керер минем халкым татар,

Йөргән юлыбызда гөл ятар!

Өемә кайткач та искә алу кичәсе тәэсиреннән аерыла алмадым.

1972нче елда Казан дәүләт университетына кердем. 47 ел элек шунда Нияз белән беренче очрашуның җылысы әле дә күңелемдә саклана.

Нияз бик кешелекле, ихлас, дөнья гаме белән яши торган талантлы шагыйрь-журналист-язучы-публицист иде. Түбәнрәк курста укучыларга ул кайсы укытучының имтиханны ничек алуын, ниләргә игътибар итүен, ничек әзерләнергә икәнен сөйләп бирә иде. Журналистика бүлегендә укыганнар яхшы хәтерли булыр: чит ил әдәбиятының Фролов укыткан курсы һәм хәзерге урыс әдәбиятның Балакин укыткан курсы бер вакытка туры килә һәм мәҗбүри әдәбиятны көнгә 1,5 калын китап укысаң гына укып өлгереп була иде. Бездән алдарак укыган татар бүлеге студентларының кайберләре Балакинга 17шәр тапкыр имтихан биргән, дип сөйлиләр иде. Нияз да, әүвәл кызык итеп, студентларның, имеш, бу укытучының өенә «Свиноводство» журналы яздыруын, табут китертүен сөйләде дә, җитди итеп:

– Флорид Әхмәтович (кафедра мөдире – Н.В.) кышкы сессиядән соң сездән, урыс әдәбиятын ник бирә алмадыгыз, дип сорар. Фролов белән Балакин курсларын аерырга кирәк, мәҗбүри әдәбиятны укып өлгереп булмый, диегез. Сез дә әйтсәгез, деканатны җиңә алыр ул, – диде.

Бездән соң киләчәк студентларны кайгыртуы иде Ниязның.

* * *

Нияз ни турында гына, кемнәр өчен генә язса да, гаҗәеп мавыктыргыч итеп, күп яңа мәгълүмат белән, белеп яза иде. Республика ДАИнең пропаганда бүлегендә эшләгәндә матбугатта юл йөрү кагыйдәләрен аңлату буенча конкурсны төп оештыру эшләре, килгән эшләрне укып бәяләү Татарстан Журналистлар берлегенең җаваплы сәркәтибе белән минем өстә иде. Ул чакта Нияз «Яшь ленинчы» гәҗитендә эшли һәм әлеге сәхифәне алып бара иде. Балалар гәҗите гел призлы урынны яулады. Бервакыт ул, материал тупларга дип, минем белән Питрәчкә командировкага барды. Ул чакта районда эшне җитәкчеләр кабинетыннан башлый идек бит. Нияз:

– Нихәлләрдә яшәп ятасыз? – дип, ике куллап күрешә дә, кабинет хуҗасын тагын да аптыратып:

– Бөтен республикага балалар өчен бердәнбер «Яшь ленинчы» гәҗите хәбәрчесе Нияз Акмалов, – дип, бөтен йөзе-күзе белән елмаеп карап тора иде (1980нче еллар бу!).

Кабинет хуҗасы, урысчалатып, аңламавын аңлата.

– Безнең гәҗит татар балалары өчен татарча чыга бит, без шуңа татарча язабыз, – ди Нияз һәм минем лейтенант погоннарына үрелеп караган булып:

– Ярар инде, если товарищ подполковник скажет, будем говорить по-русски, мы знаем, – дип куя.

Ул бер-ике урында шулай сүз башлады да, миңа әйтеп куйды:

– Авылдан килеп, йомышын урысча аңлата алмаган татар апасының хәлен аңласыннар бераз, – диде.

…Шагыйрь Нияз Акмал дип сөйләсәк-язсак та, ул – сизгер журналист, тирән фикерле публицист, проза остасы да иде. Соңрак «Казан феномены» дигән исем алачак коточкыч күренеш – балаларның хәтта күрше урамда йөрү хокуклары криминал дөнья тарафыннан чикләнгән, яшүсмерләрнең рэкетка тартып кертелеп, шәһәрдә тулы бер буынның юкка чыгу куркынычы янаганда көч структуралары, партсовет, җәмәгатьчелек авыз ачып дәшәргә курыкканда, Нияз үзе эшләгән «Яшь ленинчы» гәҗитендә «Үз урамым» дигән повестен чыгарды – барыбыз да ишетерлек итеп чаң какты. Ләкин … гәҗиттә повестьның дәвамын тыйдылар. Эш узгач кына – 1988нче елда ул китап булып басылып чыкты.

Нияз Акмалның иҗаты өйрәнелергә лаек һәм киләчәктә диплом эшләре, кандидатлык диссертацияләренә җитәрлек фикер-фәлсәфә бар анда. Һәм Ниязны белгән, ул үз талантын бүлешкән иҗатташ дуслары, каләмдәшләре, якташлары исән чакта аның исемен мәңгеләштерү безнең уртак гамәлебез булырга тиеш.

Сарман районы Каташ-Каран авылында ул туып-үскән нигезнең йортына истәлек тактасы бу юбилей елында куелып, Сарманның яңа бер урамына шагыйрь Нияз Акмал исеме бирелсә, аның бай иҗатына милләтенең бәһасе булыр иде.

«Кайда соң ул Сарманның Зәңгәр тавы?» – дигән сорауга Ниязның җавабы:

Шул якларга алып кайтыр сезне

Йөрәгемә минем сарган моң.

Җырым минем кайсы биеклектә –

Зәңгәр тавы шунда Сарманның…

Ул Сарманны яратты, данлады. Шунда үзенең 50 яшьлек юбилей кичәсен зурлап үткәрергә хыялланды. Мине дә чакырырга вәгъдә бирде.

– Син кайтырга тиеш, дустым! – диде Нияз. Хыялда гына калды бугай ул кичә. Быел исемен мәңгеләштерү мизгелләрен килеп күрү насыйп булсын.

Үзе дә Сарман егете, хикәя остасы, журналист Рафис Гыйззәтуллин (сүзебез рухына дога булсын) «Ашыгып киткәннәргә мәрсия» дигән язмасында Нияз турында болай язган иде: «Сарман җыры» поэмасы белән ул Сарманга да, үзенә дә менә дигән һәйкәл торгызды».

Сарманда Нияз Акмал урамы башында әлегә һәйкәл булмаса, исемен генә булса да күрергә язсын.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии