- 19.01.2025
- Автор: Наилә ВИЛДАНОВА
- Выпуск: 2025, №1 (гыйнвар)
- Рубрика: Без булдырабыз!
Фикердәшләр җыелып шәһәркүләм, шәхси яисә иҗтимагый мәсьәләне уртага салып сөйләшеп утырганда көтмәгәндә берәрсе: «Кара әле, безнең Галимҗан бар бит, аңарга чыгып карыйк әле», – дип куя. Болай дип әйтүче бала тудыру йортыннан алып, зираткача булган тормыш аралыгында килеп туган хәлләрдә ярдәм, киңәш кирәк булган теләсә нинди милләт, профессия кешесе булырга мөмкин.
Күпләр өчен «безнең Галимҗан», «наш Галимзян Салихович» булган шәхес – 2нче гыйнварда үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Мамадыш районы Түбән Ушмы авылы тумасы Галимҗан Салих улы Зарипов ул. «Безнең Гәҗит» укучылары өчен дә ят кеше түгел. 2020нче елда, ковидның иң хәтәр җәендә, йогышлы авырулар хастаханәсе янында авырулар үлә башлап, күп медицина хезмәткәрләрен югалта башлагач, ул чакта Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе һәм табиб буларак, президент Р.Миңнеханов исеменә SOS!!! дип атарлык Ачык хат юллаган иде. Чаллыга ул чактагы Сәламәтлек саклау министры мәрхүм Марат Наил улы Садыйков һәм Республика прокуроры Нәфыйков Илдус Сәет улы килеп, тикшерү үткәрүенең медицина хезмәткәрләре һәм авырулар өчен әһәмияте турында журналист Айгөл Закирова Галимҗан әфәнде белән зур әңгәмә әзерләгән иде. Бу кыюлыгы белән ул Раббыбыз рәхмәтенә ирешеп, бер көндә хастаханәгә салынган 21 авыру арасында, 90% үпкә зарарлануы белән берүзе исән калган кеше иде. Күпләр аның өчен догада булды. Дөрес, тиз арада БТК сайтында «безнең Галимҗанны» милләткә түләүсез хезмәт итү вазыйфасыннан азат итәргә дигән карар чыкты... Кама аръягы халкының рәхмәте белән чагыштырганда бик вак мәсьәлә инде бу.
1972нче елның июнендә Казан дәүләт мединститутын тәмамлаган егет яңа гына педагог дипломы алган Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылы кызы Фәүзия Хәбир кызына өйләнеп, юллама буенча Башкортстанның Баймак районы Түбә участок больницасында стоматолог һәм баш табиб вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә. 6 ел дигәндә Баймак район поликлиникасында баш табиб урынбасары итеп үстерәләр. Әмма туган як үзенә тарта – Зариповлар 1980нче елда Чаллыга кайтып, икесе дә үз белгечлеге буенча хезмәтен дәвам итә.
Ил тормышындагы үзгәрешләр дулкыны 1989нчы елда Галимҗан Салих улын үзе яшәгән округтан шәһәр Советында депутат, ул чорда иң җаваплы – милли мәсьәләләр буенча комиссиядә җигелеп эшләргә насыйп итә. 1992нче елның февралендә аны Чаллы хакимиятенең яңа оештырылган Милли мәсьәләләр һәм дин эшләре буенча бүлегенә эшкә чакыралар... һәм ул шул көннән «безнең Галимҗан» булып танылу юлына баса.
Бөтен иле диңгез уртасында аптырап чайкалган корабны хәтерләткән ул елларда, КамАЗ янганнан соң эшсез калган эшчеләр белән Чаллыда социаль, милли, дини проблемалар бергә буталып, бәрелешләр булмый калган икән, монда Галимҗан Салих улының ихласлыгы, гади кешеләргә хөрмәт белән каравының, төпле акыл белән эш итүенең өлеше зур дип әйтә алам.
Галимҗан Салих улының чираттагы матур юбилее алдыннан ул көннәрне искә алып сөйләшеп утырабыз.
– Галимҗан әфәнде, хакимияткә килеп кергәч тә беренче тәэсирләр?
– Сәясәттә артык катнашканым юк иде. Милли мәсьәләләр һәм дин эшләре буенча яңа бүлеккә эшкә чакырганда үз эшемнән канәгать стоматхирург һәм шәһәр Советы депутаты, милли мәсьәләләр буенча комиссиядә эшли идем. Чакыру алгач, беренчедән, аптыраш, икенчедән, ничек булыр икән дип, Аллага тапшырып эшли башлаган идем. Сәясәт белән стоматология арасында аерманың нинди зур булуын беренче айда ук – 21нче февральдә Югары Советның 8нче сессиясендә «1992нче елның 21нче мартында Татарстанның дәүләт статусы буенча референдум үткәрергә» дигән көтелмәгән карар кабул итүеннән аңладым. Көтелмәгән хәлләр табиб эшендә дә була, ләкин бу кадәр үк күләмдә түгел. Чөнки татар җәмәгатьчелеге дә, Югары Совет та, башкарма хакимият тә референдум үткәрү фикереннән ваз кичкәннәр иде кебек. Демократ исемен йөрткән берничә кешедән кала Татарстанда яшәүче урысларны да бу мәсьәләнең борчыганы сизелмәде.
Карар чыгу белән Мәскәүдән күче-күче белән, «референдум соравына «юк» җавабы бирегез» дип өндәгән листовкалар кайта башлады. «Әйе» дип җавап бирсәгез Молдавия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Таулы Карабахтагы кебек кораллы бәрелешләр, милләтара кан коюлар башланып, мал-мөлкәтләрегезне югалтып качакка әйләнәсез, дип куркыта Татарстан хатын-кызларын авторсыз листовка. Чаллыда Вячеслав Давыдов җитәкчелегендәге «Русское движение»ның көчле чагы. Анда урыслар гына түгел, татардан башка барлык милләт вәкилләре керә. Мәскәүдән махсус оештырылган куркытуларга аларның килеп кабу куркынычы зур иде. «Каршылыкны ничек йомшартырга?» – дип, җыелышып баш ваткан ул чаклар... Һәм төрле милләт вәкилләренә тәкъдим белән чыктык: милли җәмгыятьләр төзергә, үз телләрендә сөйләшергә, якшәмбе мәктәпләре ачарга. Иң беренче азәрбайҗан, башкорт, әрмән, грузин, чуваш, мари җәмгыятьләре төзедек.
Бер ай дигәндә, 17 җәмгыятьнең лидерлары Татарстан суверенлыгы өчен уңай тавыш бирергә чакырып радио-телевидениедән чыктылар. КамАЗ заводлары буйлап киттек: «Бу сәяси генә түгел, икътисади сорау, бер ведомостька кул куясыз, татарларга гына түгел барыгыз өчен дә бертигез әһәмиятле булачак», – дип сөйләдек. Чаллы үзен күрсәтә алды – 62% кеше референдумда бәйсезлек өчен тавыш бирде. Казанда – 48%, Зәйдә – 33% иде.
– Ул елларда Сезгә күп вакыйгаларда катнашырга, берсеннән-берсе кызыклырак шәхесләр белән очрашырга насыйп булды. Тарих өчен шуларның иң хәтердә калганнарын искә төшерик әле?
– Иң истә калганы 1990нчы елның 30нчы август иртәсе. «Татарстан» радиосыннан Илһам Шакировның «Уян, татар» җырын яңгыраталар, тәннәр чымырдый. 40 автобус белән Казанга чыгып киттек, Ирек мәйданында кундык. Халык диңгезе дигәндә мин шул чакны искә төшерәм: без бербөтен идек.
Татарстан делегациясе исеменнән Бакуда Халык фронтының II съездында чыгыш ясадым. «Динебез дә бер, илебез дә бер, халкыбыз да бер, бурычларыбыз да, булган дошманнарыбыз да бер», – дип Президент Илчебәйгә Татарстан флагын тапшырганда бөтен зал торып алкышлады.
1995нче елда ике мәртәбә Чәчәнстанга Чаллыдан гуманитар ярдәм колоннасы җитәкчесе булып барырга туры килде. Ингушетиядә палаткалы шәһәрчектә Чечнядан чыккан качаклар белән очрашу, чын сугышның кыйпылчыгы гына булып та, сугышның үзен күзалларга мөмкинлек бирде. Анда иң зур тәэсир калдырган кеше Руслан Аушев булды. Колоннаны үзе каршы алды. Кешелеклелеге, ситуацияне аңлый белүе, гадилеге белән безне шаккатырган иде ул. Сорау бирдек: «Сез кайчан генерал киемен киясез?» «Үземнең Ингушетиям өчен федераллардан әйбер сорарга барганда гына киям. Үз халкым белән, гади костюм киеп, тигез дәрәҗәдә сөйләшәм», дигәне истә калган. Казанда Кол Шәриф мәчетен ачу тантанасында да очраштык, ул безне таныды.
1995нче елның апрелендә Чәчәнстандагы сугышны туктатуны таләп итеп оештырылган митингта дөньякүләм билгеле шәхес Мәхмүт Эсамбаевның чыгышы онытылмаслык булды.
«Русское движение» җитәкчесе Давыдов та безнең белән янәшә басып торды. Сугыш белән хәл итеп булмасын бөтен халык аңлый иде инде.
Һичсүзсез, татарым дип гомер юлын үткән Али Акыш белән очрашу. 1992нче елда әүвәл Казанда I Бөтендөнья татар конгрессында, аннан соң Чаллыда күрештек. Икенче килүендә шәһәр хакимиятендә очрашуда А.Акыш исемендәге лицей ачу турындагы документлар белән танышып: «Мин бай кеше түгел инде», – дип, лицей фондына 150 доллар акча да калдырып киткән иде.
Төркиягә делегация белән барып, Туран Язган белән очрашуда татар-төрек кызлар лицее мәсьәләсен күтәрдек. Чаллыга үзен кунакка чакырдык, хаким Р. Алтынбаев белән очрашуда лицей ачу турында фәрманга кул куелды. Төрек байларыннан җыелган фонд акчасына 1995-1996нчы уку елында Чаллыда кызлар лицее ачылды.
Без ул елларда башкарган эштән үзебезгә рәхәтлек алып эшләдек.
– Сез президентлар, галимнәр, шагыйрьләр белән аралашу даирәсен кинәт үзгәртеп, наркоманнар, фахишәләр, ВИЧлы авырулар дөньясына барып кердегез...
– Эшлисен эшләдем, үз хезмәтемә кайтыйм, 5 елдан медицина стажым өзелә алайса, дип, ул чактагы шәһәр башлыгына кердем. Ул миңа, әкияттәге кебек, уңга китсәң, сулга китсәң, турыга китсәң дип, сайлау мөмкинлеге бирде. «Наркодиспансер, СПИД-үзәк, шәһәр профсоюзлар комитеты – өчтән берен сайлап ал,» – диде. Мин баш табиб булып СПИД-үзәккә киттем.
– Хәтерлим, анда да эшчәнлегегезне шәһәр күләмендә профилактик чаралардан башлап җибәрдегез. Документаль фильм төшерергә алынып, мине хатын-кызларның иҗтимагый оешмасы вәкиле буларак катнашырга чакырдыгыз. Фахишәләрне акларга тырышып: «Ирекле баштан түгел, минем акча алып кайтуымны КамАЗда эштән кыскартылган әнием белән укучы энем көтеп утыра,» – дип сөйли берсе дидегез. Аннан соң күп еллар үтте, фикерегез үзгәрдеме?
– Ул аклау түгел, аңларга тырышу иде. Язучы Фәүзия ханым Бәйрәмова да: «Нишләп син алар белән эшләп вакытыңны, көчеңне сарыф итәсең?» – дигән иде. «Наркоманнарны да, ВИЧлеләрне дә без аңларга тырышырга тиеш. Алар да бит адәм балалары, ата-аналары бар, ниндидер юллар китергән бит аларны шушы хәлләргә. Безнең бурыч шушы эшләреннән туктатырга тырышу», – дим. Әйдәгез, мин Сезне алар белән очраштырам, дидем.
Бер атнадан минем кабинетта егет-кызлар белән чәй өстәле артында очрашып-сөйләшеп утырганнан соң язучының «Ахырзаман афәте» дигән китабы чыкты.
– Галимҗан әфәнде, татар теле, мәктәбе дип йөреп, өендә балалары белән русча гына аралашучы милләтчеләребез дә күп иде безнең. Ә кызыгыз Гөлнараның, СПИД-үзәк психологы буларак, 29нчы татар гимназиясенә ата-аналар җыелышына килеп татарча чыгыш ясаганын хәтерлим. Алар үскәндә Чаллыда татар мәктәпләре дә юк иде бит әле.
– Һәр кеше гаиләдә ана телендә сөйләшергә тиеш дим мин. Өй бусагасын атлап керәбез икән, чуваш – чувашча, мари – марича, татар татарча сөйләшсәк кенә милләтне саклап калып була. БДИ русча гына дип, татар мәктәпләре бетә дип, үлеп булмый бит инде. Булдыра алган кадәр балаларны татар мәктәбендә укытырга тырышырга кирәк. Бу шартларда телебезне өйдә саклап калуга бөтен көчне куйыйк. Иң җанны әрнеткәне – без көрәшеп ачтырган милли бакча-мәктәпләрнең бетүгә таба баруы.
– Сүз уңаеннан гаиләгез турында да әйтеп китик әле.
– Аллага шөкер, өч кызым да күркәм гаилә корды. Алты малай һәм бер кыз оныгыбыз бар. Төркиядә укыган төпчегебез Гөлүсә Хәлим исемле төрек егетенә кияүгә чыкты. Төркия телевидениесе үткәргән «Чит ил килене» конкурсында катнашып 1нче урынны алдылар. Оныклар татарча әйбәт белә, кияүләр белән дә татарча аралашабыз.
– Галимҗан әфәнде, шәһәркүләм чаралармы, кызыклы яисә бик үк кызыклы булмаган очрашулармы Фәүзия ханым гел Сезнең белән бергә иде. Көнозын балалар бакчасы мөдире вазыйфаларын башкара, өйдә 3 бала... Җыелыш – митинг – конференцияләргә ул үзе теләп йөри идеме, әллә Сезнең сүзне тыңлапмы?
– Никахка кайткач, әнием әйтте: «Һәрвакыт җитәкләшеп йөрегез, бергә булыгыз, бер-берегезне ятка бирмәссез», – диде. Хәзер дә шулай, йоклап ятканда килеп дәшсәм дә, шалт итеп күзен ача да, кая барабыз дип, сикереп торып әзерләнеп бетәргә 5 минут вакыт җитә.
* * *
...Галимҗан әфәнденең кызыклы әңгәмәләр вакытында туган авылы Түбән Ушмы турында әйтеп куя торган сүзе истә.
Аеруча горурланып: «Безнең авылдан өч зур кеше чыккан: Шаһинур Мостафин, Зиннур Мансуров, Ринат Мөхәммәдиев», – дияргә ярата ул.
Чаллы халкы раслар, ышанып әйтәм, Түбән Ушмылар күкрәк киереп: «Безнең авылдан дүрт зур кеше чыккан», – дип сөйли ала. Гомере буена кылган гамәлләре, тормыш рәвеше, милләтенә иткән хезмәте белән Галимҗан Салих улы Зарипов моңа бик лаек.
Наилә ВИЛДАНОВА,
Чаллы шәһәре
Комментарии