Авылымның алтын баганасы

Авылымның алтын баганасы

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында авылларда озак еллар дәвамында җирле үзидарә рәисе булып эшләүче берничә җитәкчене «Туган якны ярату һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге» дип олылап, исемнәрен атады. Иң-иңнәр арасында 35 ел дәвамында Спасс районы Иске Рәҗәп авыл җирлеген җитәкләгән Мансур Әсгать улы Ногаев та бар.

...Җирлек башлыгының эшләгән эшләре, кем әйтмешли, «тавык чүпләп бетерә алмаслык». Һәркемнең, туганнан алып, соңгы көненә кадәр кылган эш-гамәлләрендә җирлек башлыгының да күпмедер күләмдә катнашы бар. Авылдагы күп үзгәрешләрнең шаһиты булганга, шунысын да өздереп әйтә алам: җитмешенче еллардан башлап бүгенге көннәргә кадәр Иске Рәҗәп авылындагы барлык уңай үзгәрешләр нәкъ менә аның тынгысызлыгы, һәркем белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсе дә ул! Йортларга газ кертү, юллар салу, урам утлары булдыру, телефонлаштыру, яңа мәктәп төзү һәм башка бик күп эшләрнең башлап йөрүчесе дә ул булды. Билгеле, җирлек башлыгының тәүлек дәвамына сузылган эш-мәшәкатьләрендә уңай якларны гына түгел, теләгәндә җитешсезлекләрне дә табарга була. Тик, 1991нче елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр авылның барлык эш-мәшәкатьләрен үз җилкәсендә татып, туган якларына фидакарьләрчә хезмәт иткән кешенең мактау сүзләре ишетергә дә хакы бардыр. Спас районы Иске Рәҗәп авыл җирлеге башлыгы аңа чын-чынлап лаек. Аның әлеге вазыйфада эшли башлавына да озакламый утыз биш ел була икән. Хезмәт юлын 1972нче елда Иске Рәҗәп урта мәктәбенең физика-математика укытучысы булып башлаган, аннары мәктәп директоры һәм Тельман исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре булып эшләгән Мансур Әсгать улын 1991нче елның сентябрь аенда авыл Советы рәисе итеп куялар. Бу еллар эчендә күргәннәре, кичергәннәре турында яза калсаң, шактый калын китап чыгар иде. 

Мәктәптә эшләгәндә үз укучыларына «киләчәк буын коммунизмда яшәячәк» дип кабатлый торгач, әлеге сүзләргә үзе дә ышана башлаган чаклар... Кем уйлаган, көннәрдән бер көн барысы да кире әйләнеп басар дип? Кайчандыр гөрләп эшләп килгән Тельман исемендәге колхозның кыска гына вакыт эчендә таралып юкка чыгуына бүген дә ышануы кыен. Менә шундый катлаулы чорда меңләгән кеше яшәгән Иске Рәҗәп авылының киләчәк язмышы Мансур Әсгать улы кулларына тапшырыла. 

Безнең төбәк искиткеч бай тарихлы. Кайчандыр биш меңнән артык кеше яшәгән Иске Рәҗәп халкы элек-электән укымышлы булган. Патша Русиясе армиясенә белемле солдатлар әзерләр өчен, революциягә кадәр үк биредә махсус мәктәп ачып, дөньяви фәннәр укытылган. Авылыбызның җиде мәхәлләсендә дини тәрбия бирелгән. Күп традицияләр бүген дә дәвам итә.

Әтисе – озак еллар хуҗалыкның баш бухгалтеры, лаеклы ялга чыккач, мулла буларак авыл халкына хезмәт күрсәткән Әсгать аганы да искә аласы килә. Аның шәхси үрнәге гаиләдәге җиде улына, шул исәптән Мансурга да бары тик уңай яктан гына тәэсир иткәндер дип уйлыйм. Әсгать аганың иң асыл сыйфаты – кешеләрне ярату иде. Авылдашларын гына түгел, тормыш юлында очраган һәр кешене үз итә иде ул. Алар арасында танылган шагыйрьләр Мөдәрис Әгъләмов, Рашат Низамиев, җырчылар Мирсәет Сөнгатуллин, Искәндәр Биктаһиров, композитор Сафиян Ибраһимов һәм башка бик күпләрне искә алырга була. Һәркайсы Болгар якларында булганда Әсгать ага янына керми калмый иде. Сафиан ага Ибраһимов көенә язылган һәм бүгенге көндә Иске Рәҗәп авылының гимнына әйләнгән «Болгар-Рәҗәп» җыры да әлеге дуслык нәтиҗәсендә барлыкка килде. Җырның беренче тапкыр бөек талант иясе Габдулла ага Рәхимкулов тарафыннан башкарылуы да тикмәгә түгел. 

– Без бала чагыннан шулай тәрбияләнгән: әти-әни сүзеннән чыкмаска тырышабыз. Бу гадәт әле дә дәвам итә. Хәзер инде әти урынына Рөстәм абый калды. Нәселгә кагылышлы мәсьәләләрдә генә түгел, тормыштагы күп проблемаларны ничек хәл итү турында Рөстәм абый белән сөйләшәбез. Киңәшле эш таркалмас дип, тикмәгә әйтелми бит ул, – ди Мансур үзе. Гаиләдә әти-әни, олылар үрнәге... Туганнар арасындагы үзара хөрмәт, нәсел ныклыгының нигезе нәкъ менә шуңа барып тоташадыр шәт. Җиде бертуган Ногаевларның кайсы кайда гына яшәп, нинди өлкәдә хезмәт куйса да, бер-берсенең язмышына битараф түгелләр. Юбилей уңаеннан уздырылган мәҗлестә мин тагын бер кат шуңа инандым. Бертуганнар арасында иң олысы Рөстәм – энеләренең һәркайсы өчен генә түгел, туган авылы Иске Рәҗәп һәм үзе озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Питрәч районы Шәле авылындагы күп санлы укучылары өчен дә үрнәк кеше. Мансур Әсгать улының бертуган энесе – Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев исә республика күләмендә танылган шәхес. Гомумән алганда, җиде туганның һәркайсы турында аерым алып язарлык. Кайда гына яшәп, кем булып эшләсәләр дә, нәселнең йөзенә кызыллык китергәннәре юк. 

Беренче карашка, бар да җайлы, бар да көйле тоелса да, Мансур Әсгать улының тормышында да күңелне көйдерә торган хәлләр аз булмады. Өч кызы белән ирен ялгызын калдырып, кинәт кенә хатыны вафат булгач, аның кичерешләрен сөйләп-аңлатып бирүе мөмкин түгел. Әмма ул бик авыр көннәрендә дә сынатмады. Тора-бара үзе сыман өч бала белән ялгызы калган изге күңелле хатын-кыз белән тормышларын бәйләделәр. Әмма, язмыш аны кабат сындырып сынады. Яман чир кабат тормышын челпәрәмә китерде... 

Кеше үз гомерендә нинди генә авырлыкларга дучар ителсә дә, яшәү дәвам итә. Төшенкелеккә бирелеп, башны ташка бәрүдән беркемгә бернинди файда юк. Авылдан читтә яшәсәм дә, Мансурның яңадан башлы-күзле булуы турында ишеткәч, чын күңелдән шатландым. Югыйсә, дус бар, дошман бар, дигәндәй, мондый хәлне үзләренчә аңлатырга тырышучылар да булды. Мансур исә берсенә дә карамады. Балаларының һәркайсын тигез күреп, кулыннан килгәнчә ярдәм итеп яшәвен дәвам итте. 

Мансур Әсгать улының җитмеш яшьлек юбилеенда да балалары бу турыда күз яшьләре белән искә алды. Әтиләренә рәхмәт әйтеп яшәүләре күренеп тора иде. Гомер бит ул ничек яшәсәң дә уза. Үткәннәрне сагынып, елап утырсаң да, үз кайгыларыңны онытып, башкаларны шатландырып яшәсәң дә тормыш тукталып калмый. Ә мин исә мәҗлес дәвамында шул кадәрле үзәк өзгеч сынаулардан соң, яңадан матур гына итеп яшәп китәргә үзендә көч тапкан Мансур дустыма карап, сокланып утырдым. Янәшәсендә кояштай балкып хатыны Илсөяр, бер кырыйда инде буй җитеп килүче уллары булуына ничек сөенмисең? Мансур Әсгать улының бу еллар эчендә район, республика һәм ил күләмендә лаек булган бүләкләрен санап китү генә дә шактый күләмле урын алыр иде. Аларның һәркайсы намуслы хезмәт, үз эшен, туган ягын, авылдашларын яратып яшәвенең бер дәлиле булып тора. 

Камил СӘГЪДӘТШИН

Комментарии