Мәртәбәле мөгаллимнәр

Мәртәбәле мөгаллимнәр

Алдынгы җәмгыятьнең нигезе алдынгы мәгърифәт. Ә сыйфатлы белем исә үз эшен намус белән башкаручы педагоглар тарафыннан бирелә. Бүген әнә шундый абруйлы укытучылар – Харисовлар нәселе белән таныштырырга ниятлим.

Бу зур дәрәҗәле педагоглар төркеменең башында Фираз, Фарис, Фанит, Фәрит исемле бертуган мәһабәт, затлы ир-егетләр тора. 

Башкортстан республикасының Янаул районындагы Истәк авылында туып-үскәннәр, шул район үзәгендәге урта мәктәпне тәмамлап, армиядә хезмәт иткәннәр, шуннан соң барысы да Казан дәүләт педагогика институтында укыган һәм диссертация яклап, педагогика фәннәре кандидаты, докторы, профессор дигән гыйльми дәрәҗә һәм исемнәр алганнар. Дүрт бертуган тормышындагы мондый бертөрлелек, уңганлык аларны Гиннесс китабына кертергә кандидатлар итеп исәпләрлек ләбаса.

Мин Харисовлар гаиләсе белән дистә еллар аралашып һәм кайберләре белән хезмәттәшлек тә итеп яшәдем, шуңа да аларның уңышларының, үрнәк хезмәтләренең, гомер итүләренең шаһиты.

Гади хезмәт ияләре гаиләсендә туып үсә алар. Әтиләре – тимер юл эшчесе, әниләре – тәрбияче. Гадел, инсафлы, хезмәтчән кешеләр буларак, алар балаларына да югары әхлак сыйфатлары иңдереп, акыллы тәрбия биргәннәр. Кечкенәдән эш сөяргә өйрәткәннәр. Әдәп, тәртипнең ни икәнен аңлатканнар, олылау, кече күңеллекнең ни икәнен беләләр бу гаиләдә. 

Олы абыйлары Фираз Фахраз улы Харисов Казан шәһәрендәге Ленин районы башкарма комитетында бүлек мөдире, профессор, Казан педагогика университетының беренче проректоры, Казан федераль университетының татар теле кафедрасы мөдире вазыйфаларын зур җаваплылык тоеп, тырышып, намус белән башкара. Мин, Казан педагогика университетының элекке ректоры һәм татар теле кафедрасы мөдире буларак, аның лаеклы педагог-галим һәм җитәкче булып эшләгәнлеген хөрмәт белән һәм зур рәхмәтемне белдереп искә алам. Безнең укытучылар әзерли торган олы уку йорты – Казан педагогика университетының бөтен Россиягә мәгълүм булырлык уңышларга ирешүендә аның да өлеше зур.

Татарстан республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясе мәгарифенең мәртәбәле хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор Фираз Фахразович Харисовның педагогика фәненә, икетеллелек өлкәсенә, татар телен укыту методикасына караган 500ләп гыйльми хезмәте бар. 

Бертуганнарның икенчесе Фарис Фахразович Харисов та абыйсыннан калышмый. Казан педагогика университетын тәмамлаганнан соң, Фарис Харисов, күп еллар 5нче гимназия директоры булып эшләп, аны башкаладагы иң алдынгы уку йортлары сафына бастыра, белем һәм тәрбия бирүне оештыруда яңа методлар куллана һәм укучыларның белемен тагын да сыйфатлырак итүгә ирешә. Аннары ул берничә ел дәвамында Казандагы Авиатөзелеш районының мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшли. Сәләтле егетне күреп алып, республикабызның мәгариф министры итеп куялар. Бу җаваплы вазыйфада да ул үзен эшне яхшы оештыручы мәгърифәтче итеп таныта. Аның бөтен республика күләмендә белем бирүгә уңышлы җитәкчелек итү тәҗрибәсе Мәскәүдәге Мәгариф үсеше институты директоры булып һәм – «Здоровьесберегающее образование» журналының баш редакторы вазыйфаларын нәтиҗәле башкаруы өчен файдалы була.

Ф.Ф.Харисов җитәкчелегендәге «Мәгариф үсешенең федераль институты» эшендә кулланылган нәтиҗәле яңалыкларны тасвирлап тормыйча, институт директорының инициативасы белән төзелгән һәм гамәлгә ашырылган аеруча әһәмиятле «Укучыларга белем бирү һәм сәламәтлек саклау» дигән комплекслы программа турында әйтү зарур. Гомуми белем уку йортларында «Сәламәтлек саклау», «Спорт – сәламәтлек сәгате», «Әхлак дәресләре» дигән яңа предметлар нигезендә сәламәтлек саклау культурасына ирешү шартларын билгеләү зур әһәмияткә ия була.

Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы, Россия Федерациясе мәгарифенең мәртәбәле хезмәткәре Фарис Фахразович, зур оештыру, административ вазыйфалар башкару белән бергә, гыйльми-педагогик эшләр белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Россия мәгариф академиясенең член-корреспонденты буларак, 42 монография, фәнни-педагоглык кулланмалар язып бастыра. Аның барлыгы 300дән артык хезмәте бар.

Ә менә энеләре Фанит белән Фәритнең эшчәнлекләре Фираз һәм Фарис абыйларыныкыннан бераз аерыла. Абыйларының тормышында, практик гамәлләренә караганда, гыйльми эшләре өстенрәк булса, энеләренең практик педагоглык эшләре алдарак тора.

Фанит та, Фәрит тә күп еллар мәктәп директорлары булып эшли. Фанит Харисов, моннан утыз елдан артыграк элек, мәктәп белеме бирүгә җайланмаган, Казан вертолет заводы училищесының иске бинасын алып, аны иң яхшы милли уку йортларының берсенә әверелдерә. 500ләп укучы белем ала, 40 укытучы белем бирә торган бу 15нче гимназиядә өй шартларына охшашлы җылы мохит хөкем сөрә. Монда һәр укучы педагогларның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп тора. Бу мәктәптә укучыларның тиешле белем алуы һәм һәрьяклы үсеше өчен бөтен шартлар булдырылган. Информатика, музыка, спорт һәм башка юнәлешләр буенча түгәрәкләр эшли. Малайлар столярлык, слесарьлык һөнәрләрен үзләштерә, кул белән башкарыла торган бүтән төрле физик эшләргә өйрәнәләр. Укучыларның спорт өлкәсендә дә уңышлары бар. Күптән түгел бу мәктәп, 500 мең сумлык грант отып, аның акчасына Хәсән Туфан исемендәге милли лаборатория төзеделәр.

Эшмәкәр Гарәфетдин Хисаметдинов инде 11 ел буена туган телләрен яхшы белгән һәм гимназиянең җәмәгать эшләрендә актив катнашкан укучыларны үзенең шәхси гранты белән бүләкләп бара.

Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең гомум белем мактаулы хезмәткәре, Иң яхшы директор дигән грант иясе Фанит, абыйларыннан үрнәк алып, диссертация яклый һәм педагогика фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ирешә. Фанитның фидакарь хезмәтләре аның мәртәбәле исемнәрендә һәм дәүләт бүләкләрендә чагылыш таба. Аның девизы: «Туган телендә белем алган кеше ихтирамга лаек һәм һәрвакыт уңышларга ирешүгә исәп тота ала».

Бертуган Харисовларның кечесе – Фәрит Фахразовичның да тормыш юлы данлы, ләкин, бик аяныч, фаҗигале. Кызганыч, ул кыска гомерле булды. Аны хезмәттәшләре, укучылары һаман юксына.

«Инсафлы, миһербанлы, игелекле, гадел, шат күңелле, яшьлеге, куәте ташып торган Фәрит Фахразович хезмәттәшләренең, туганнарының, укучыларының зур абруен һәм ихтирамын казанып яшәде. Ул моңа бөтен көчен салып, игелекле гамәлләр кылып лаек булды. Иҗтимагый эшләре, мәктәп директорының бетмәс-төкәнмәс вазыйфалары, география җәмгыяте җитәкчесенең бурычлары – һәм башка эшләрен уңышлы башкарып килде. Шул ук вакытта бөтен күңелен салып эшләде.

Фәрит Фахразович янауллылар хәтерендә профессиональлек һәм бирелеп эшләү, кешелеклелек һәм эчкерсезлек үрнәге булып сакланыр. Укучыларны һәм укытучыларны чын күңелдән кайгыртып яшәде һәм аларның шәхесләр буларак өлгерүенә шартлар булдырды.

Харисов табигатьтән бирелгән сәләте буенча укытучы һәм җитәкче, иҗади эшләре, кешеләрне эш белән мавыктыру һәм кызыксындыру осталыгына ия иде. 

 Исегездәдер: аның игелекле инициавтивасы белән шәһәребездә күпме агачлар утыртылды!

 Үсеп җиткән агачлар да, тиздән мәктәп белән саубуллашачак укучылар да – без барыбыз да аны юксыначакбыз...»

Хезмәттәшенең Фәрит Харисов турындагы йөрәктән чыккан бу сүзләренә нидер өстәү кыен. Ул дөрестән дә чын кеше булган. 

Безнең бу язмабызда төп игътибар бертуган Харисовларның тормышларын һәм эшләрен тасвирлауга бирелде. Ләкин ир-егетләрнең гомер юлдашлары да педагогика өлкәсендә хезмәт куя.

Фираз Фахразовичның хатыны – педагогика фәннәре докторы, профессор Чулпан Мөхәррәмовна, Казан педагогика университетын бишле билгеләренә генә тәмамлап, берничә ел мәктәп укытучысы, завуч булып эшләп, алдагы язмышын Казан педагогика университеты белән бәйли.

Бу шөһрәтле уку йортының ректоры һәм кафедра мөдире буларак, Чулпан һәм Фираз Харисовлар белән күп еллар бер кафедрада эшләргә туры килде. Алар һәрвакыт намуслы хезмәттәшләр, кафедраның, факультетның һәм университетның иң тырыш, уңган педагоглары булдылар.

Харисовларның укучылар һәм студентлар өчен әзерләгән дәреслекләре мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында иң кирәкле әсбаплар исемлегендә. Дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре буенча университетлар укытучылары арасында уздырылган «Ел китабы» конкурсларында Харисовлар берничә тапкыр җиңүчеләр булды.

Алар, татар теленнән республика һәм халыкара олимпиадалар оештыруда һәм үткәрүдә күп еллар зур эшләр башкарып, педагогларның ихтирамын казанды.

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган укытучысы Чулпан Мөхәррәмовна Харисова Каюм Насыйри исемендәге премиягә һәм дәүләт бүләкләренә лаек булды.

Халыкта «Алма агачыннан ерак төшми» дип юкка гына әйтелми. Уллары Илшат Фиразович, Казан университетын уңышлы тәмамлап, Мәскәү дәүләт университеты аспирантурасында укый, кандидатлык диссертациясен яклый һәм хәзер чит ил консалтинг кампанияләренең берсендә уңышлы эшли.

Кызлары Гөлшат Фиразовна – психология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты, йөзгә якын гыйльми хезмәте, шул исәптән берничә китабы дөнья күргән. Гөлшат Россия Федерациясе һәм Татарстан хөкүмәтләренең грантларына ия.

Фарис Фахразовичның хатыны Людмила Алексеевна да Харисовлар династиясенең педагоглык традицияләренә турылыклы булды. Ул, Тәтеш педагогика училищесын кызыл диплом белән тәмамлап, Казан педагогика университетының тарих-филология факультетында укый. Аннан Саба районында җиде ел инглиз теле укыта. Аннары берничә ел Казан шәһәренең Мәскәү районындагы мәгариф бүлегендә тәрбия эшләре методисты булып эшли һәм Казан педагогика университетының аспирантурасында укый.

Людмила Алексеевна Харисованың гыйльми-иҗади юлын, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклаганнан соң мәгариф өлкәсендәге уңышлы эшләрен күздән кичерсәң, аның «Илебезнең милли мәгарифендәге яңалык процессларының проблемаларын» тикшерү эшендә актив катнашканлыгын һәм Россиянең төп халыкларының туган телләрен өйрәнү мәсьәләләре белән нәтиҗәле шөгыльләнгәнен күрәсең. 

Л.А.Харисова 2005нче елдан Мәскәүдә Россия мәгариф академиясенә караган Мәгарифтәге яңалык эшләре институтында нәтиҗәле фәнни эшләр башкара.

«Народное образование», «Вопросы воспитания» дигән төп журналларда 250дән артык фәнни мәкалә бастыра. Шул ук вакытта җәмәгать эшләре белән дә шөгыльләнә.

Людмила Алексеевна Харисованың фидакарь хезмәте Татарстан һәм Россия җитәкчеләре тарафыннан лаеклы бәяләнә.

Харисовларның кызлары Алина Фарисовна да ата-анасының традицияләрен дәвам иттерә. Ул, Мәскәү дәүләт университетында «Француз теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча укып, аннары Россия мәгариф академиясендә аспирантура тәмамлап, гыйльми-педагоглык юлына басты.

Бертуган Харисовларның өченчесенең кызы Айгөл Фанитовна шулай ук ата-аналары кебек укытучылык юлында. Ул, югары педагоглык белеме алып, мәгариф өлкәсендә эшли.

Харисовлар династиясенең игелекле максатына әверелгән белем һәм тәрбия бирү эшенең уңышлы дәвам итәчәгенә ышаныч бар. Моңа җирлекне бу күркәм педагогларның өченче буыны әзерли башлаган: Харисовларның оныклары да бу гаять әһәмиятле һөнәрне үз итәргә җыеналар.

Безнең республикада Харисовлар династиясе үрнәгендә мәгърифәтчелеккә хезмәт итүне яшәүләренең төп максаты итеп куйган шәхесләр арта барыр дигән өмет баглыйк.

 

Рүзәл ЮСУПОВ,

Казан федераль

университетының атказанган

профессоры, академик

Комментарии