Елмаеп каршы ала

Елмаеп каршы ала

Әлифба авторы Сәләй Вагыйзовка 90 яшь 1998нче елда булды. Арча педагогика көллиятендә шул уңайдан зур тантана оештырыла. Шул вакыттагы Татарстан мәгариф һәм фән министры Харисов Фариз Фахразовичның чыгышында бер җөмлә була: «Мондый кешеләргә музей ачарга кирәк».

Икенче көнне лаеклы ялга чыккан тарих укытучысы Хәйруллин Хөсәен Фатыйхович көллият директоры Сәгъдиев Илдус Габдрахмановичка керә. «Министр музей ачарга кушты бит, нишлибез?..» 

Киләчәккә карап эшли торган директор бу башлангычны хуплый.

Хөсәен Фатыйхович бер ел эчендә музей ачарлык материал җыя. Аңа бу эштә бөтен көллият коллективы булыша. Музейның концепциясе эшләнә, экспонатлар урнаштырыла. 1999нчы елның 6нчы октябрендә Әлифба музее тантаналы төстә ачыла.

Музейны оештыручыларның берсе һәм аның беренче директоры Хәйруллин Хөсәен Фатыйховичның тууына 95 ел булды. Шушы юбилей уңаеннан Әлифба музеенда аның хөрмәтенә истәлек тактасы куелды. Тантанада Хөсәен Фатыйховичның кызлары Гөлназ Хөсәеновна һәм Гүзәл Хөсәеновна, оныгы Русия Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Ильяс Хәйруллин, юбилярның укучылары – Казан төзелеш-архитектура университеты профессоры Гатиятуллин Мөхәммәт Хәбибуллович, Казанның 141нче һәм 175нче мәктәпләрендә татар теле укытып лаеклы ялга чыккан Хисамова Нурия Сәгъдулловна катнашты. Көллият директоры Гарипова Гөлнара Фидаилевна Хөсәен Фатыйхович башлап җибәргән эшнең никадәр әһәмиятле булуы турында, аның баетылуы, Татарстан гына түгел, ә бәлки Русия күләмендә танылуы, бүгенге көндәге уңышлары турында сөйләде.

Кунаклар, көллият укучылары һәм укытучылары алкышлары астында Гөлназ Хөсәеновна япманы ача, истәлек тактасы музейның беренче залында үзенең лаеклы урынын ала. Юбиляр истәлегенә бик җылы чыгышлар ясала, Диләрә Галимова җитәкчелегендәге «Егетләр» вокаль ансамбле башкаруында Разил Вәлиев сүзләренә Вил Усмановның «Әлифба» җыры яңгырый.

Хәзер музейга кергән һәр кешене мөлаем елмаеп аның чын хуҗасы Хөсәен Фатыйхович каршы ала. Ул нигез салган музей Әлифба авторлары Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитовага һәйкәл булып тора.

 Дамир ТАҖИЕВ,

 «Әлифба» музее җитәкчесе 

Комментарии