Җан асрауга кредит

Җан асрауга кредит

Бу арада «YouTube» сайтында видеолар караганда, гел бер реклама килеп кысыла: «Кредит алма, беркайчан да кредит алма»... Ниндидер социаль рекламамы икән әллә, дип уйлап та бетермисең, кадр артындагы тавыш дәвам итә: «...әгәр уйлап бетермәгән булсаң. Яхшылап уйлап бетергәч һәм кайдан аласын төгәл белгәч кенә ал», – ди һәм 7,7 процентлы кредит тәкъдим итүче банкның исемен әйтә. Сүзнең дөресе кирәк: эшли торган реклама.

«YouTube» сайтында гына түгел, адым саен кредит рекламасы хәзер. Интернетны ачмасаң, телевизор карамасаң, урамдагы реклама такталарына күз төшермәсәң дә качып котылып булмый. Телефоннан эзләп табалар. Кайвакыт көнгә өчәр мәртәбә өчәр төрле банктан шалтыраталар: «Кредит кирәкмиме? Сезнең өчен генә шундый «тәмле» тәкъдимебез бар!» Бер-бер артлы смс юллыйлар. Син ул банк белән беркайчан эшләмәгән, хәтта исемен дә ишетмәгән булсаң да, алар сине белә, шалтырата һәм «супер тәкъдим»нәрен җиткерергә ашыга. Кирәкми дигәнең аларны туктатмый, әлбәттә. Кызыктыруларын дәвам итәләр: «Шулай да, бәлки, тиз арада акча кирәктер? Бәлки, сезгә яңа микродулкынлы мич кирәк яки ялга барып кайтасыгыз киләдер?» Кыек атып туры тидерергә тырышалар: шалтыраткан ун кешенең берсе, микродулкынлы миче ватык булу һәм яңаны алырга акчасы җитмәү сәбәпле, салкын ризык белән тукланган булырга ихтимал. Ә монда шундый тәкъдим – күктән төшкән шикелле... Яхшылап әйткәнне аңламагач, «бүтән борчымагыз» дип каты итеп әйтеп, телефонны куясың, номерны блокка җибәрәсең, әмма икенче көнне шул ук банктан тагын шалтыраталар. Банк дип гомумиләштереп әйтү инде. Болай шалтыратучылар мошенниклар да булырга мөмкин һәм күп очракта шулай була да.

Кредитсыз яши алсаң бик әйбәт тә бит, ләкин бүген күпләр аның белән якыннан таныш. «Кредит» чире кагылганнар да, тормыш мәҗбүр иткәнгә бурычка алучылар да бар. Мәсәлән, техника, төзелеш кибетләрендә сүздә процентсыз кичектереп түләү (рассрочка) дип аталган нәрсә дә – кредитның бер төре. Сумманы ай саен тигезләп бүлеп кенә калмыйлар, матур гына процент та өстәп куялар һәм ничектер «процентсыз кичектереп түләү» килеп чыга.

Нәрсәгә генә кредит бирмиләр бүген! Укуга, ялга, туй уздыруга, матурлык салонына барып кайтуга, хәтта дәвалануга да. Әле бер банктан тәкъдим килгән: «100 мең сумга кадәр лимиты булган отышлы кредит картасы алырга ашыгыгыз. 120 көн процентсыз кулланып була, аптекада сатып алуларга һәм түләүле медицина хезмәтләренә еллык ставка – 9,8 процент, башка максатларга – 17,9 процент». Аптекага һәм больницага сәламәт кеше йөрми. Акчасы булганнар дару сатып алу һәм операция ясату өчен кредитка керми. Ә банк чарасызлыкта калган, авыру һәм акчасыз кешеләргә «9,8 процентлы» кредит бирүенә сөенеп, «менә, карагыз нинди юмарт без» дигәндәй, тәкъдимнәрен җибәреп ята.

ТАСС язуынча, Русиядә һәр унынчы кредитның түләү вакыты чыккан (7 миллионнан күбрәк кредит дигән сүз бу). Түләүне килешүдә күрсәтелгәннән 90 көннән күбрәккә кичектерсәң, вакыты чыккан булып санала. Шул ук вакытта Үзәк Банк китергән тагын бер сан бар: пандемиягә кадәр 5 елдан күбрәк вакытка кредит алучылар 11 процент булса, 2021нче елның икенче кварталында андыйлар 21 процентка җиткән. Мондый очракта айлык түләү кими, әмма кредитның гомуми суммасы арта. Айлык түләүне җиткереп бару өчен, кеше әллә ничә процент арттырып түләргә дә әзер.

2022нче елдан банклар һәм микрофинанс оешмалары займ алырга килгән кешене бурычын түли алмау куркынычы турында кисәтергә тиеш була – шундый закон проектын ДәүДума беренче укылышта кабул итте. Айлык түләү кеременең 50 проценттан күбрәген аласы икән, ул кеше «аңлату уздырырга» дигән исемлеккә кертеләчәк.

Шушы көннәрдә Русия Үзәк Банкы төп ставканы арттырды – хәзер ул елына 7,5 процент. Быел алтынчы тапкыр арттырулары инде, әле ел ахырына кадәр тагын булырга мөмкин, диләр (сентябрьдә генә 6,75 процент иде, хәзер берьюлы 0,75 процентка арттырдылар). Төп ставка – Үзәк Банкның коммерцияле банкларга кредит бирү проценты ул. Димәк, банклар кредит процентларын тагын да арттырачак, әзер булып торыйк. Моны инфляциянең үсүен туктату, аны 4 процентка калдыру өчен эшләнде, дип аңлаттылар. Ләкин бу чара гына рәсми чыганакларда 5-6, ә финанс белгечләре әйтүенчә 15-16 проценттан артып киткән инфляцияне тезгенли алмас шул.

 

БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ

Кредит алырга җыенгансыз икән инде, нәрсәгә игътибар итәргә, ничек тозакка төшмәскә – финанс киңәшчесе Ләйсән ХАРИСОВА аңлата:

– Беренче чиратта, үзегезгә кирәкле сумманы гына алырга киңәш итәм. Әйтик, сезгә 100 мең сум кирәк ди. Банкның күбрәк тә тәкъдим итүе ихтимал. Сез моңа сөенергә мөмкинсез, бәлки, үзеннән-үзе башка чыгымнар да уйлап табылыр. Әмма банк нинди генә сумманы уңайласа да, иң яхшысы – үзеңә кирәк хәтлесен генә алу.

Кредит алган вакытта айлык түләү суммасына игътибар итәргә кирәк. Кредит вакыты әзрәк булган саен, түләү проценты да кимрәк. Шуңа күрә минималь вакытка алырга тырышыгыз. Шул ук вакытта айлык түләү суммасы сезнең өчен комфортлы булырга тиеш. Әйтик, хезмәт хакы 50 мең сум икән, кредит каплауга 50 проценттан да күбрәге китә торган булмасын. Монысы гадәттә ипотекага кагыла. Әгәр кулланучы кредиты икән, айлык түләү хезмәт хакының 30 процентыннан артмасын.

Банклар күп вакытта иминиятләштерүне (страховка) көчләп тагалар. Ул айлык түләү суммасын шулай ук арттыра. Бу сезне түгел, банкның үзен үзе иминиятләштерүе. Әйтик, кеше кредит алганда иминиятләштергән булса, эшен югалтса яисә вафат була калса, банк кредитны каплауны үз өстенә ала дигән сүз. Иминиятләштерүне алу-алмауны һәр кеше үзе хәл итә. Шулай да әгәр дә тотрыклы яхшы эшегез бар икән, алмаска да мөмкин. Алсагыз да, өйгә кайткач, кирәк идеме соң бу, дип уйлыйсыз икән, ике атна эчендә иминияттән баш тартырга була.

Кредит алганчы, бер генә түгел, берничә банкка заявка бирергә һәм түләү шартларын чагыштырырга тәкъдим итәм. Ә инде килешүне имзалаганчы түләү графигы белән яхшылап танышырга, булган бөтен сорауларны бирергә, көчләп тагылган смс-хәбәр юллау, иминиятләштерү кебек нәрсәләрдән вакытында баш тартырга кирәк.

Кредитны кайтара башладыгыз, әмма түләү авырлашты ди. Шул ук банкка мөрәҗәгать итеп, булган килешүнең шартларын үзгәртүне, ягъни процент ставкасын киметүне яисә вакытны арттырып, айлык түләү суммасын азайтуны сорарга мөмкин (реструктуризация). Башка банктан отышлырак шартларда яңа кредит алып, искесен каплау мөмкинлеге дә бар (рефинансирование). Кредит процентлары Үзәк Банк билгели торган төп ставкага бәйле. Ул кимеп китә икән, банкларда да процентлар төшә. Элегрәк, әйтик, 12-13 процент белән алынган кередитыгыз бар икән, төп ставка кимесә, банк белән килешү шартларын үзгәртү яки рефинанслау турында сөйләшеп карарга мөмкин.

Билгеле бер айда кулыгызга күбрәк акча керде һәм кредитның күп өлешен түләргә уйладыгыз ди. Моны вакытыннан алда каплау, дибез. Акча бөтен сумманы ук капларга җитмәсә, йә айлык түләү суммасын, йә түләү вакытын киметү мөмкинлеге бар.

Кредит алганчы банк яки микрофинанс оешмасын тикшереп карарга теләсәгез, Үзәк Банк сайтында «Финанс оешмасын тикшерү» дигән бүлек бар. Анда шикле компанияләр исемлеге дә күрсәтелгән.

Минемчә, кредит белән бәйләнешең булмау яхшырак. Шулай да ансыз булмый икән инде, кредит карталарыннан файдаланырга түгел, кулланучы кредиты алырга тәкъдим итәм. Кредит картасының, бер караганда, шартлары яхшы сыман тоелса да, килешүләрен укысаң, күп процент түлибез икәне аңлашыла. «Кредит на сто дней» дигән нәрсә бар. Картадан файдаланганда йөз көн буе процент түләмисең. Әмма йөз дә беренче көнгә тотылган кадәр акчаны кайтарып бетерә алмыйсың икән, билгеләнгән процент картаны кулланган өч ай өчен дә алына. Ә гадәти кредит алсак, ай саен фәлән сумма процент өлешен түләп барабыз.

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Кредит тәкъдиме белән көн саен диярлек шалтыратып яки язып ялыктыра торган банклардан котылу юллары бар, ди экспертлар. Беренчедән, банк өчен «файдасыз» клиент ролен уйнарга була. Әйтик, үзеңне балигълык яшенә җитмәгән, психик яктан эшкә яраксыз яки хәзерге вакытта җәза үтәтү урынында дип әйтергә. Андый кешеләргә кредит бирелми, шулай булгач, банклар смс-спамнар юллый торган базадан телефон номерыгызны алып атарга, һич булмаса берникадәр вакыт борчымый торырга мөмкиннәр.

Кредит тәкъдим итүчеләрнең төп ике төркемгә бүленгәнен онытмаска кирәк. Беренчесе – мошенниклар. Алар банкныкына охшаш яки кәрәзле телефон номерыннан шалтырата. Номерларын блокка куйсагыз да, башка номерлардан шалтырата алалар, котылу мөмкин түгел диярлек. Иң мөһиме – аларга телефоннан бернинди шәхси мәгълүмат җиткермәскә, банк картасы номерларын әйтмәскә кирәк. Икенче төркем – чын банк хезмәткәрләре. Аларның максаты – яңа клиентлар җәлеп итү, теге яки бу кредит программасын рекламалау. Алар белән сөйләшүне юристлар диктофонга яздырып барырга тәкъдим итә. Шалтыратучының исемен сорарга һәм: «Сездә минем шәхси мәгълүматларымны (персональные данные) эшкәртүгә рөхсәт бармы? Мин сезнең банкка андый хокук бирмәдем», – дияргә, тиешле органнарга хәбәр итәчәкмен, дип кисәтергә. Үз дәрәҗәсе турында кайгырта торган банклар законнарны белүче клиентлар белән низагка керергә теләми, шуңа күрә мондый сөйләшүдән соң, гадәттә, шалтыратып борчулар туктала.

Әгәр шулай дигәннән соң да шалтыратулар һәм смслар тукталмый икән, сезнең шәхси мәгълүматларны куллануның законлылыгын тикшерүне сорап, прокуратурага яки полициягә мөрәҗәгать итәргә була. Диктофон язмасы да дәлил буларак беркетелә. Тикшерүне ахырга кадәр алып барып җиткерерләрме-юкмы – анысы башка мәсьәлә. Гадәттә, безнең илдә полиция мондый төр эшләр белән шөгыльләнергә яратмый. Шунысы да бар: күпчелек очракта банкларда шәхси мәгълүматны эшкәртү рөхсәте була. Кредит алабызмы, кертем ачабызмы, карта булдырабызмы – һәрвакыт килешү имзалыйбыз. Ә анда шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү турында пункт була. Без, карап та тормыйча, анда «галочка» куябыз. Шулай итеп, мәгълүматны – исем-фамилияне, телефон номерын кулланырга үзебез үк рөхсәт бирәбез булып чыга. Бу очракта шул банкка барып «мин шәхси мәгълүматларымны куллану хокукын кире алам» дип гариза язарга мөмкин.

 

ИГЪТИБАР! БӘЙГЕ!

«Ай-һай хәлләр: кредит» дигән темага шигъри дүртьюллыклар бәйгесе игълан итәбез. Хатлар 29нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, хатлар бик күп булу аркасында, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Шигырьләрегезне редакция номерына «ватсап»ка да җибәрә аласыз: 8 927-039-03-53. Шулай ук «конкурска» дип тамгаларга онытмагыз. Хатта яки смста исем-фамилиягезне, кайсы шәһәр, район, авылдан икәнегезне күрсәтүегезне сорыйбыз. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да язуыгыз сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүче дип табылганнарның телефоннарына 100әр сум акча күчерелә. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии