Көн саен кимендә бер кеше бата

Көн саен кимендә бер кеше бата

Быел Татарстанда су коену сезоны гадәттәгедән соңрак – 1нче июльдә генә ачылды. Сезоны ачылган булса да, комлыкларда яту тыелган иде – коронавирус таралу ихтималлыгы бар бит. Аңа карап кына комлыклар буш тормады һәм тормый, әлбәттә. Су керүчеләр дә җитәрлек. Коену сезоны ачылу белән активлаша торган тагын бер статистика – батучылар саны да, ни кызганыч, тик тормый, арта бара.

МЧС сайтында көн саен республикада булган вакыйгалар турында кыскача хисап биреп баралар. Һәр хисапта диярлек берәр кеше батуы турында хәбәр бар. Әле менә 22се көнне генә Кукмара районы, Туембаш авылында 1981нче елгы ир-ат баткан. Гәүдәсен икенче көнне генә ярдан 15 метр ераклыкта 2,5 тирәнлектә табып алганнар. Бу урында су коенырга ярамаган, шул турыда кисәткән язу да булган.

Шул ук 22се көнне Мамадыш районында Нократ елгасында 2007нче елгы малай баткан.

20нче июль көнне Нурлат районы, Егоркино авылында ясалма сулыкта 2009нчы елгы малайның гәүдәсе табылган. Йорт хуҗасы үз хуҗалыгында 25х10 метрлы, 2 метр тирәнлектәге чокыр казыган һәм шуны су белән тутырган булган. Малайның гәүдәсен шуннан алып чыкканнар.

19ы көнне Казанда коткаручылар Казансу елгасында («Казан» гаилә үзәге каршысында) бата башлаган ирне коткарганнар. 112 телефон номерына шалтыратып, бер ир коймага басып (елганың ул яктагы яры койма белән әйләндереп алынган, ягъни анда коену тыела. – Авт.) суга сикерде, бата башлады, дип хәбәр иткәннәр. 1979нчы елгы ирне судан исән килеш алып чыга алганнар.

Ә менә шул ук 19ы көнне Минзәлә районында «Лада Гранта» машинасы текә ярдан Ык елгасына очкан, рульдә утырган 1966нчы елгы ирне үле килеш табып алганнар. Вакыйганың ни сәбәпле килеп чыкканы ачыклана.

18е көнне Балтач районы, Түбән Сасна авылында 1985нче елгы ир батып үлгән. Коткаручыларны ирнең апасы чакырткан. Аның сөйләвенчә, бер төркем кеше сулык янында ял иткән, эчкәннәр дә. Шуннан әлеге ир кеше бер ярдан икенче ярга йөзеп чыгарга булган. 4-5 метр тирәсе йөзеп кергәч, кинәт су астына киткән. Ярдәм сорап кычкырмагач, аның батканын башта аңламаганнар да. Ә аңлаганда инде соң булган. Гәүдәсен ярдан 20 метр ераклыкта 6 метр тирәнлектә табып алганнар.

Шул ук 18е көнне Тукай районы, Кече Шилнә авылында бер ир-ат баткан. Аны күреп торган бер балыкчы ярдәмгә килгән, тик батып баручы аны да аска өстери башлагач, балыкчы аннан ераккарак йөзеп киткән. Кире борылып караганда ир баткан булган инде. Бу урында су коенырга ярамаган, тик бу хакта кисәткән язулар да куелмаган булган.

14е көнне Казанда Урта Кабан күлендә 1985нче елгы ир-атның гәүдәсе табылган. Ул да тиешсез урында коенган булган.

Шул ук 14е көнне Чаллыда Кама елгасында 17 яшьлек егет баткан. Дусты белән бергәләп суга чумганнар, бу егет кире йөзеп чыкмаган. Гәүдәсен коткаручылар икенче көнне генә табып алган.

12се көнне Питрәч районында 49 яшьлек ир кеше, ике улын ияртеп, Мишә елгасына коенырга төшкән. 15 яшьлек улы бата башлагач, аны коткарырга ашыккан, тик үзе дә йөзеп чыга алмаган. Кечкенә улы өйгә әтисенең һәм абыйсының киемнәрен генә алып кайткан.

Барлы-юклы 10 көн эчендә булган хәлләр менә болар. Көн саен кимендә бер кеше баткан. Балаларның күп булуы да күзгә ташлана. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, 2020нче ел башыннан алып, Русия сулыкларында 145 баланың гомере өзелгән. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 14 процентка күбрәк ди бу.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау мәсьәләсен аерым контрольгә алырга кушты. Элегрәк шундый фәрман белән район башлыкларына мөрәҗәгать иткән иде инде, узган атнада МЧС хезмәткәрләренә мәсьәләнең җитди икәнлеген искә төшерде. Хәер, президент куша дип кенә яхшыра торган статистика түгел шул инде монысы. Коенасы килгән кешене штрафлар белән куркытып та, тезгенләп куеп та булмый. Ә республиканың һәр районында махсус җиһазландырылган (димәк, коткаручылар да сакта тора торган) коену урыннары булдыру эшенә тотынырга һаман вакыт җитмәгәндер, күрәсең…

Кыен хәлгә калсаң, кирәк булачак телефон номерлары:

101 – янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар бердәм номеры;

102 – полиция;

103 – ашыгыч ярдәм;

112 – ашыгыч чакырулар хезмәте.

Болар – кесә телефоныннан шалтырата торган номерлар. Телефоныгыз тотмаса, хәтта сим-картагыз булмаса да, әлеге номерларга шалтыратып була.

ИГЪТИБАР!

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе кисәтә:

Статистика буенча, сулыклардагы үлемнәрнең 80 проценты кешеләрнең исерек хәлдә, шулай ук тиешенчә җиһазландырылмаган һәм тыелган урыннарда коенуы аркасында килеп чыга. ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.10нчы маддәсе нигезендә, тиешенчә җиһазландырылмаган сулыкларда коенган өчен, аерым гражданнарга – 1000-1500, вазифаи затларга – 4000-5000, юридик затларга 40000-50000 сум штраф каралган. Әгәр балалар шундый сулыкларда коенганда тотылса, ата-аналары административ җаваплылыкка тартылачак.

Салкын суда коену көзән җыеруга – мускулларның кисәк кыскаруына китерә ала. Көзән җыеру – судагы үлемнәрнең төп сәбәпләренең берсе. Моның белән генә бетми. Кояшта кызынган кеше кисәк салкын суга чумса, йөрәге туктарга яки «коры бату» күзәтелергә (температуралар кисәк алмашыну аркасында, кешенең сулыш алуы туктала) мөмкин.

Таныш булмаган сулыкка сикереп чуму да еш кына бәла-казага сәбәпче була. Су төбендә чокырлар, агач тамырлары, ташлар яки башка чит-ят әйберләр булуы ихтимал.

Суда үлемгә китерә торган иң төп сәбәп – исерек хәлдә коену. Моның өчен лаякыл исерек булу кирәк түгел, әз генә алкоголь дә башка җитә ала.

Сулыклар янында кечкенә балалардан күзне алмаска, үзләрен генә су янына җибәрмәскә кирәк. Алар бер мизгел эчендә батарга мөмкин.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Суга бату берничә стадиядән тора:

  1. Бата башлаганын аңлаган кеше, суламаска тырышып, авыз-борынын томалый;
  2. Үпкәдәге һавасы беткәч, ул тирән итеп сулыш ала һәм су йота, нәтиҗәдә, тавыш ярыгы (голосовая щель) кыскара;
  3. Кеше аңын югалта;
  4. Спазмнар бетә;
  5. Су үпкәгә тула.

Дүртенче пунктка җиткәч, клиник үлем халәте башлана. Аның билгеләре: кешенең гәүдәсе суына һәм зәңгәрләнә, авызыннан күбек килә, сулыш алмый, йокы артерияләрендә пульс сизелми, күз алмалары хәрәкәтләнми, зурайган була. Бу стадиядә кешене коткарып калу мөмкин түгел диярлек.

Клиник үлемнең ничә минут дәвам итүе кешенең ничек итеп батуына һәм суның температурасына карый. Ләкин гадәттә 4-6 минуттан да артмый. Шуннан соң кеше чынлап торып үлә.

Үпкәгә кергән су бер килограмм гәүдә авырлыгына 22 мл күләмендә туры килсә, кешенең гомерен саклап калып булмый диярлек. Шуның хәтле су керсә, кешенең үзәк нерв системасы, ашказаны-эчәклек тракты, йөрәк-кан тамыры системасы, үпкәсенә зыян килә, кан составы үзгәрә, гемоглабины оксидлаша, бөер каналлары эштән чыга. Параллель рәвештә көзән җыера, йөрәк туктый. Ә берничә минуттан баш миендә үзгәрешләр башлана.

Кеше суга батканнан соң 5-10 минуттан үлә. Батканның беренче минутында 90 процент очракта кешенең гомерен саклап калып була. Ә 5 минут узганнан соң нибары 1-3 процент очракта гына коткарып калу мөмкин.

ӘГӘР СЕЗНЕҢ КҮЗ АЛДЫНДА КЕШЕ БАТА БАШЛАСА…

* Аңа су өстендә тотынып тору өчен яраклы нәрсә дә булса ыргытырга кирәк – якында гына шундый әйбер юкмы, карагыз.

* Кешене «Мин ярдәмгә киләм, курыкма!» дип рухландырып җибәрегез, тынычландырырга тырышыгыз. Чәбәләнеп, хәлен бетермәсен. Әгәр моны эшли алган икән, коткарырга кергән кешенең җилкәсенә тотынып чыга ала. Әгәр бата башлаган кеше тынычлана алмый, чәбәләнүеннән туктамый икән, аны жәлләп торырга түгел, шактый кырыс хәрәкәтләр белән булса да ярга тартып чыгару, икегезгә дә исән-имин чыгып җитү ягын карарга кирәк.

КОТКАРУ ТЕХНИКАСЫ

* Бата башлаган кеше янына йөзеп килеп, аның астына чумарга һәм, аркасыннан тотып алып (иң кулае – чәченнән тоту), ярга чыгарырга тырышырга. Әгәр батып баручы, чәбәләнгән уңайга, сезне дә кулыгыздан, аяктан яки муеныгыздан эләктерергә өлгергән икән, су астына чумыгыз – үз-үзен саклап калу инстинкты кешене кулларын сездән ычкындырырга мәҗбүр итәчәк һәм аны ярга өстерәп алып чыгу җиңелрәк булачак.

* Әгәр кеше сез йөзеп килеп җиткәнче су астына киткән икән, барыбер өметегезне өзмәгез, аны эзләп табарга тырышыгыз. Баткан кешенең гомерен саклап калу өчен якынча 6 минут вакытыгыз бар.

* Ярга алып чыккач, беренче эш итеп, кешенең авыз һәм борын эчләрен карагыз. Сулыш юлларына ком, ләм, чүп кергән булырга мөмкин – аларны алып ташларга кирәк. Аннары кешене йөзтүбән каратып яткырырга: башы оча сөяге белән бер яссылыкта түгел, бераз астарак булырга тиеш. Баланы, мәсәлән, үз тезләреңә яткырырга була. Шуннан соң кешене костырырга тырышып карарга кирәк, моның өчен теленең аңкауга тоташкан өлешенә кисәк хәрәкәтләр белән баскаларга. Әгәр кеше космый да, йөткерми дә икән, аны аркасына яткырыгыз һәм реанимация эшенә керешегез:

– баткан кешенең сул ягына тезләнегез, башын мөмкин булган кадәр артка ташлагыз, аскы казналыгын аска таба тарттырып, авызын ачыгыз;

– тирән итеп сулыш алып, баткан кешегә ясалма сулыш алдырырга. Һаваны авыздан авызга биргәндә, кешенең борынын каплап торырга;

– әгәр кешенең йөрәге типми икән, ясалма сулышны йөрәккә туры булмаган массаж белән чиратлаштырырга кирәк. Моның өчен учыгызны кешенең күкрәк читлегенең аскы өлешенә (кабыргага түгел!) аркылы куегыз, ә икенче учыгызны – беренчесе өстенә аркылы итеп. Шул рәвешле күкрәк читлеге 3-5 см эчкә керерлек итеп басарга һәм җибәрергә. Бер тапкыр ясалма сулыш биргәннән соң, 4-5 тапкыр күкрәк читлегенә баскалап алырга;

– кешедә яшәү билгеләре күренә башласа, аны йөзтүбән әйләндерегез, үпкәсенә һәм ашказанына кергән суны чыгарырга тырышыгыз;

– әгәр ярдәм күрсәтүчеләр икәү икән, берәү ясалма сулыш алдырсын, икенчесе йөрәккә массаж ясасын. Бу хәрәкәтләрне ашыгыч ярдәм килгәнче дәвам итегез;

– зыян күргән кешене ялгызын гына калдырмагыз, үзегез күчерергә дә тырышмагыз. Кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз!

(Чыганак: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы порталы)

САННАР

* Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматы буенча, ел саен дөньяда 320 мең кеше батып үлә;

* Ир-атлар хатын-кызларга караганда ике тапкыр ешрак бата;

* Батып үлүче балалар саны туберкулез яки кызамыктан үлүче балалар саныннан күбрәк;

* Бөтен дөнья буенча карасаң, иң еш батып үлүчеләр – 1-4 яшьлекләр, алардан соң – 5-9 яшьлекләр.

* Русиядә быел балалар, узган ел белән чагыштырганда, 14 процентка күбрәк батып үлгән.

* 2020нче ел башыннан алып, Русия сулыкларында 145 баланың гомере өзелгән (июль уртасына булган мәгълүмат).

* Бу елның 1нче июненнән 14нче июленә кадәр аралыкта Татарстан сулыкларында 38 кеше батып үлгән, 10 кешене коткарганнар. Узган ел бу вакытта 21 кеше батып үлгән булган.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии