Кризис дигән күсәк…

Кризис дигән күсәк…

Май аенда ук Русиянең Икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев: «Илдә кризис бетте», – дип чыгыш ясаган иде. Мәскәү кайда да, Казан кайда, анда кризис беткән булса, бездә әле бетеп җитмәде, бераз көтик, ашыктырмыйк, дип уйладым ул вакытта. Җәйләр үтеп китте, көзләр дә җитте. Улюкаев башкалада яз көне үк хушлашкан кризис дигәннәре Себердә дә, Уралда да, бездә – Татарстанда да – бетәргә тиеш кебек иде инде. Ә беттеме соң?

Президент Владимир Путин да майда узган Русия-АСЕАН (Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе) саммитында: «Русия кризисның төбен узды», – дип белдерде. Ачыклап кына бетермәде Илбашы: «төп»не узганнан соң нәрсә икән анда? Интернеттагы форумнарда бу хакта фикер алышу һаман дәвам итә, «төп»тән соң нәрсә булуын белүче, рифмалаштырып җавап кайтаручы акыллыбашлар да күп. Социаль челтәрләрдә төрле сораштырулар да очраштыра. Менә krizis-kopilka.ru дигән сайтта, мәсәлән, «Кризис сәбәпле үзегезне нәрсәдә чикләргә мәҗбүрсез?» – дигән сорау бирелгән. 75 процент кеше – ял итүгә, 45 проценты – ашау-эчүгә, 31 проценты – транспортка, 21 проценты – мобиль элемтә һәм интернетка, 33 проценты – көнкүреш химиясе һәм косметикага, 55 проценты – көнкүреш техникасына, 44 проценты – газета-журналга, 54 проценты кием-салымга акчасын кысып тота башлаган. Сораштырылганнарның 10 проценты кредитын һәм тагын 10 проценты коммуналь хуҗалык хезмәте өчен түләүләрен вакытында түли алмый башлаган. 10 процент кеше исә: «Мин үземне бернәрсәдә дә чикләмим», – дип җавап биргән. Сораштыруда катнашкан 7 мең кешенең 713е бу 10 процент.

Инде сентябрь башында, дөньяның алга киткән 20 иле лидерлары очрашуы барышында, Халыкара валюта фонды: «Русия икътисады кризисның «төбе»н үтте», – дип хисап тотты. Алар, ичмасам, бераз ачыклык кертте: «төп» дигәне иң хәтәр чор булган, анысын үткәнбез, хәзер бераз күтәрелеш башланасы икән. Фонд, 2017нче елда Русия икътисадында 1 процент үсеш булыр, дип көтүен җиткерде. Киләсе елларда инде икътисад үсеше ел саен 1,5 процентны тәшкил итәр, дип фаразланыла.

Ә халыкны, күзгә күренми торган дәүләт казнасыннан бигрәк, үзенең акча янчыгы күбрәк борчый. Анысын көн дә ачып-ябабыз бит. Һәм күпчелек янчыклар ябылганда уфылдаган, аһылдаган, сыкранган тавышлар ишетелә. Федераль статистика хезмәте (Росстат) мәгълүматына караганда, бу елның августында русиялеләрнең реаль кереме, узган елның шул ук аеныкы белән чагыштырганда, 8,3 процентка кимегән. Моңарчы иң күп кимү 2008нче елның декабрендә күзәтелгән булган – 10,7 процент. Шул ук вакытта Росстат, августта уртача хезмәт хакы, узган елгы белән чагыштырганда, 5,8 процентка артып, 34100 сумны тәшкил иткән, дип хәбәр итә. Менә сиңа статистика галәмәте!

Кризис беттеме соң? Шушы сорауны редакциябезгә килгән бер даими укучыбызга биргән идем: «Бездә кризисның берәр кайчан беткәне бармыни?» – дип, гаҗәпләнеп җилкә сикертте ул. Бар ди бит. Министр хәтле министр «котылдык» дип сөйләп тора әнә, Президент Владимир Путин һәр чыгышы саен диярлек «кризисны исән-имин чыгуыбыз» турында әйтеп шатландыра, җирле түрәләр дә икътисадның рәткә керә баруы турында белдереп тора. Шулай булгач, беткәндер, җәмәгать, ул кризис дигәннәре. Түрәләр әйткәнне тыңламасак, без, гади халык, аның бетү-бетмәвен ничек белик ди инде?!

«БГ» сораштыруы

Изображение удалено.(Әлеге сораштыру «Вконтакте» сайтындагы сәхифәбездә урнаштырылган иде. Анда барлыгы 73 кеше катнашты. Күзәтеп барыгыз – сәхифәбездә кызыклы сораштырулар тагын булачак)

Белеп торыйк!

Яман шешнең артуында… кризис гаепле

Онкология белән чирләүчеләрнең артуы икътисади кризиска бәйле – АКШ һәм Бөекбритания галимнәре уздырган тикшеренү әнә шундый нәтиҗә күрсәткән. Әлеге фәнни эш күптән түгел генә «Ланцет» дип аталган танылган медицина журналында басылып чыкты. Анда әйтелгәнчә, 2008нче елда дөньяны басып алган кризис вакытында рак белән авыручы 500 мең кеше вафат булган. Сәбәбе – аларны дәвалауга акча җитмәүдә. «Онкологияне башлангыч стадиядә ачыклап, вакытында дәвалый башласаң, кеше гомерен саклап калырга була. Тик, кризис сәбәпле, бу максатта тотылырга тиешле акча кисәк киметелгән», – диелә галимнәр әзерләгән хисапта. Икенче берәүләр, эштән кыскартылу сәбәпле, бик нык борчылган, стресс нәтиҗәсендә аларда яман шеш башлангычы барлыкка килгән. Галимнәр билгеләп үткәнчә, икътисади кризис чорында аеруча простата, күкрәк һәм туры эчәк яман шеше белән авыручылар арта икән. Әлеге тикшеренүне үткәргәндә 75 ил игътибар үзәгенә алынган.

«Азатлык» күчтәнәче

Изображение удалено.Аллаһка шөкер, илебез кризистан чыкты. Юк, бәяләр дә, эшсезлек тә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү дә кимемәде, хезмәт хаклары, пенсияләр дә артмады анысы. Аның каравы тиенне тиенгә чутлап яшәргә күнектек. Ә ияләшкәч, кризис булмый инде ул.

Бәйгегә нәтиҗә

«Җырлап эчәргә өйрәтте безне Сы Сы Сыр…»

«Ай-һай хәлләр: сәрхушләр» бәйгесенә йомгак ясар вакыт җитте. Әлеге теманы укучыларыбыз аеруча үз итте, дүртьюллыклар бик күп килде. Аларның иң-иң дигәннәрен сайлап, сезнең хөкемгә дә тәкъдим итәбез. Ә без үз җиңүчеләребезне билгеләдек. Алар –Чаллыдан Нурия Гыйльметдинова белән Казаннан Н. Габделбәр. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

Җырлап эчәргә өйрәтте

Партия совет халкын.

Халык эчте, зина кылды,

Ашады кеше хакын.

***

Түрәләргә ышаныч юк,

Ташлады безне дәүләт.

Сәрхушләрне дәвалыйк соң

Аяк-кулларын бәйләп!

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

«Юләрләр һәм юллар», – диеп

Сүгәләр илебезне.

Сәрхушләр дә бар икән бит

«Бизәргә» җиребезне!

***

Русия гел алда булгач,

Күңелгә шундый рәхәт.

Менә тагын без – дүртенче (!)

Сәрхушләргә «зур рәхмәт»!!!

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Ай-һай хәлләр, сәрхушләр

Урам, базарлар тулган,

Илдә тәртип булмагачтын –

Бөтен сәбәбе шуннан!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Эчемлекне эчкән чагында,

Син хуҗасы аның, син олы.

Тик аңларсың тиздән, ашыкма,

Ул хакимең синең, син – колы.

Нурия ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,

Чаллы шәһәре

Сы Сы Сырда аекларга

Авырга туры килде

Аларны сары йортка

Алып китәләр иде.

***

Хәзер дә эчүчелек

Дәүләткүләм сәясәт.

Сәрхушкә әйләнгән кеше

Уйлана белми. Рәхәт.

Н. ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: кризис» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Исегезгә төшерәбез: шигырьләрне бары тик ике атна эчендә генә кабул итәбез (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз: хат вакытында җибәрелеп тә, «адашып» йөргән булса, соңлап булса да бастырабыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, дүртьюллыкларыгызны вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии