«Бер кайтырбыз әле...»

«Бер кайтырбыз әле...»

Украинада «махсус операция» башлангач, Русиядән чит илләргә күченеп китү дулкыны кубарылып алды. Артистлар, медиа вәкилләре шау-шу ясап, социаль челтәрләрдә язып саубуллашса, дәшми генә китүчеләр дә булды. Әлегә күченеп китүчеләрнең тәгаен саны билгеле түгел, эмиграцияне өйрәнү үзәкләре соңрак ниндидер статистик мәгълүматлар белән уртаклашса гына инде. Ләкин шушы барлы-юклы ике ай эчендә Русиядән 70 меңгә якын IT-белгечнең китүе әйтелде.

70 мең дигән санны март ахырында Русия электрон коммуникацияләр берлеге китерде. Апрельдә икенче дулкын булуы, тагын 70-100 мең IT-белгечнең китүе көтелә, диелгән иде аларның матбугатка биргән хисабында. Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә вакансияләр урнаштырып бара торган «Хабр Карьера» порталы 3 мең белгеч арасында үз сораштыруын уздырган. Китүчеләрнең бер өлеше – Русиядә перспективаларның билгесез булуы куркытты, ә 77 проценты – эш урынында кыенлыклар килеп чыкты, моңа санкцияләр дә сәбәпче булды, дип белдергән. Нибары 4 проценты гына кыскартуга эләккән, 7 процентының хезмәт хакын тоткарлый башлаганнар.

IT-белгечләрне – аларның хәзерге заманда никадәр кирәкле кадрлар булуын аңладылар – илдә калдыру өчен шунда ук ярдәм чаралары кабул ителде. Мәсәлән, IT-компанияләрне өч елга керемгә салымнан һәм контроль органнар тикшерүеннән азат иттеләр. Аларга ставкасы 3 проценттан артмаган отышлы кредитлар, дәүләт грантлары биреләчәк, диелде. IT-белгечләргә армиягә баруны кичектереп тору мөмкинлеге бирелде. 19нчы апрельдән «Госуслуги»да армиядән кичектереп тору буенча гаризалар кабул ителә башлады. Чит илдән килеп, Русиядә IT-компаниягә урнашырга теләүчеләргә эшкә кабул ителү һәм илдә яшәүгә рөхсәт алу кулайлаштырылды. Менә хәзер IT-белгечләргә льготалы ипотека бирә башларга җыеналар. Дөрес, аның буенча бары тик яңа йортлардан гына фатир алып булачак. Әлеге программаның операторы буларак билгеләнгән «ДОМ.РФ» компаниясе генераль директоры урынбасары Алексей Ниденс ТАССка шулай дип аңлаткан. Ташламалы ипотека майда эшли башлар дип көтелә.

Хөкүмәт, ярдәм чараларының файдасы булды, IT-белгечләр һәм, гомумән, февраль-мартта китүчеләр илгә кайта башлады, дип күрсәтергә тырыша. Мәсәлән, әле бу дүшәмбедә генә Русия вице-премьеры Дмитрий Чернышенконың шулай дип сөенче алуы турында «Интерфакс» язды. Федераль матбугат чараларының күбесе «качаклар кире кайта башлады, аларны анда берәү дә көтеп тормаган, алдаганнар, кимсеткәннәр, көн күрсәтмәгәннәр» дигән позициягә басты.

Без Казаннан чит илләргә китеп барган кешеләрне табып аралаштык. Альберт (фамилиясен язмауны сорады) – IT-белгеч. Март башыннан бирле Әрмәнстан башкаласы Ереванда яши. Хатыны әлегә Казанда калган. «Китү турында күптәннән, өч-дүрт ел элек үк уйлана башлаган идем инде. Чөнки Казанда, хәтта Русиядә дә безнең тармакта ни дисәң дә үсәргә мөмкинлекләр чиклерәк. Шулай да «менә шул көнне шул сәгатьтә китәбез» дигән тәгаен план юк иде. Украинада «махсус хәрби операция» башлангач, кичекмәстән план кирәклеген аңладым. Сәясәт белән кызыксынмыйм, шулай да «илдән чыгармый башласалар, чикне япсалар, гомуми мобилизация игълан итсәләр» дигән табигый куркулар туды. Эш буенча ике мөмкинлек бар иде – Үзбәкстан һәм Әрмәнстан, икенчесен сайладым. Китүем турында әти-әниемә һәм берничә якын туганыма гына әйттем. Самолет билетым бер якка гына алынган иде. Дусларым алдан «айтишник» икәнеңне әйтмә, ялга гына барам диген» дип кисәтеп куйдылар. Шулай әйтермен дип бардым. Ләкин аэропортта паспортны тикшерүче каршысына килеп баскач, әллә нәрсә генә булды һәм мин «эш буенча барам» дип әйтеп салдым. Нинди эш, кем булып эшлисез, сезнең чынлап та анда эшләүне раслый торган документлар бармы, дип бик озак сораштылар. Нәтиҗәдә, барыбер уздырдылар. Әйбәт кенә барып урнаштым. Ашыгып әзерләнеп, кулга бик аз акча алганмын, ә банк карталары чит илдә эшләми башлаган иде. Бәхетемә, яңа эш урынында акча белән ярдәм иттеләр. Торырга фатирны да алар арендалады, калган чыгымнарны үзем каплыйсы. Майда хатыным да яныма килергә тиеш. Казанда фатирыбыз бар, ул буш торып торачак. Биредә Казаннан гына да мин белгән өч IT-белгеч бар. Минем өчен Ереван – вакытлыча тору урыны. Монда күпмедер эшләгәч, Америкага китәсем килә», – дип сөйләде ул.

Казаннан Алисә (үзе соравы буенча, исеме үзгәртелде) белән ире февральнең 22сендә Төркиягә ял итәргә очканнар. Билет ике атнага гына алынган булса да, хәзерге вазгыятьтә тагын беразга Истанбулда калып торырга карар биргәннәр. «Мин үзем дизайнер һәм журналист, ирем төп белгечлеге буенча – программист, соңгы вакытта онлайн сәүдә өлкәсендә эшләде. Бу хәлләрнең нәрсә булып бетәсе аңлашылмый иде, куркытты да, шуңа күрә Төркиядә калып торырга булдык. Буш тормасын дип, Казандагы фатирга кеше керттек, үзебез Истанбулда фатир арендаладык, июль аена кадәр түләп куйдык. Бәлки, озайтырбыз да. Ирем мондагы дуслар аша эш тапты, компьютер программалары белән бәйле, онлайн эшли. Мин әлегә эшсез. Бөтенләйгә киттек дип әйтә алмыйбыз. Тормышыбызның 90 проценты Татарстанда, Казанда калды бит», – дип уртаклашты Алисә.

Без аралашкан ике кеше дә Русиянең ярдәм чаралары турында ишеткән. Ләкин аларга кызыгып кына кайтырга җыенмыйлар. «Мәсәлән, хәзер Үзбәкстан да мәгълүмати технологияләрне бик үстерә, IT-белгечләргә мөмкинлекләр тудыра», – ди Альберт.

 

ХАЛЫК ФИКЕРЕ

Коммерцияле булмаган «Җәмәгатьчелек фикере» Фонды (ФОМ) уздырган сораштырудан күренгәнчә, русиялеләрнең 63 проценты чит илләргә бөтенләйгә күченеп киткән якташларын гаепләми, ә 29 проценты гаепли. Гаепләүчеләрнең күпчелеге – өлкән яшьтәгеләр.

Фонд узган ел майда да шундый ук сораштыру үткәргән булган. Ул вакытта 78 процент – «илдән китүчеләрне гаепләмибез», 18 процент «гаеплибез» дип җавап биргән булган.

Быелгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, катнашканнарның 19 проценты – киткән кешеләр беркайчан да кайтмас, ә яртысыннан күбрәге кайчан да булса бер кайтыр, дип уйлый икән. «Үзегез күченеп китәр идегезме?» дигән сорауга 8 процент – «әйе», 89 процент «юк» дип җавап биргән. «Ничек уйлыйсыз, кешеләр ни сәбәпле Русиядән күченеп китә?» дигән сорауга иң күп яңгыраган җаваплар:

– «Илдә тотрыклылык, иртәгәге көнгә ышаныч юк, авырлыклар куркыта, гомуми паника хөкем сөрә» (сораштырылганнарның 15 проценты шул сәбәпне күрсәткән);

– «Милкен, акчасын саклап калырга теләп читкә китә» (15 процент);

– «Илдә икътисади хәлнең начараюы, бәяләрнең артуы, әйбер кытлыгы, тормыш дәрәҗәсе түбән тәгәрәү» (6 процент);

– «Русиядә сугыш булыр дип курку» (6 процент).

Сораштырылганнарның 4 проценты – «китүчеләр – сатлыкҗаннар, дошманнар», 2 проценты – «ахмак, караңгы кешеләр» дип җавап биргән.

 

КЕМ НӘРСӘ ДИ

«Бәлки, алар махсус җибәрелгәндер...»

16нчы март көнне Владимир Путин төбәкләргә социаль-икътисади ярдәм күрсәтүгә багышланган утырышта: «Хәзер Русиядә җәмгыятьнең үзен үзе чистартуы башланды. Бу Русияне тагын да ныгытачак, гражданнарга тышкы һөҗүмнәргә каршы торырга мөмкинлек бирәчәк», – дип белдергән иде. Соңрак матбугат сәркатибе Дмитрий Песков аның бу сүзләре «махсус операция» фонында илдән качучыларга атап әйтелде, дип ачыклык кертте. «Бик күп кешеләр үзләрен, урысча әйткәндә, сатлыкҗаннар итеп күрсәтә. Алар үзләре безнең тормыштан юкка чыга, кемдер вазифасыннан, кемдер илдән китә», – дип аңлатты Песков ТАССка.

Апрель башында «Беларусь 1» телеканалына биргән интервьюсында Дмитрий Песков үзе Русиядән китеп барган танылган кешеләрне дошман дип санамавын белдерде. Башлыча алганда, Ксения Собчак, Иван Ургант кебек кешеләрне исемләп телгә алды. «Бездә курыккан, аңлап бетермәгән кешеләр бар. Барысы да башлангач («махсус операция»не күздә тотып әйтүе – Ф.М.), алар куркып калды. Кемдер чит илгә озак вакытлы ялга дип китте. Кемдер – башка сәбәптән. Ләкин алар дәүләт дошманнары түгел», – диде ул. «Аңламаган һәм курыккан гына түгел, ә хакимиятне сүгә, хәрби геройларга «һөҗүм итә» башлаган кешеләр – башка очрак. Менә аларны Русия дошманнары дип санарга була, һәм без алар белән көрәшәчәкбез», – дип тә өстәде.

Китүчеләрне иң күп тәнкыйтьләүче, хәтта гаепләүчеләрнең берсе – Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хәмзәев. Мәсәлән, күптән түгел «РИА Новости»га: «Дәүләт хезмәтендә эшләүчеләр хәзерге шартларда, әгәр аларның сәфәрләре эш белән бәйле түгел икән, Русиядән читкә чыгарга тиеш түгел. Хәтта алдан планлаштырылган сәяхәт булса да. Халык белән бергә булсыннар, эчке проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнсеннәр», – дип белдергән иде һәм Русиядән чыгу тәртибен рәсми регламент рәвешендә кертергә тәкъдим итте. Аның бу шәрехләмәсе Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудринны Израильдә күрүләре турында мәгълүмат таралгач чыкты. Кудрин Тель-Авивка ялга гына баруын, тиздән Русиягә кайтасын әйтте, чынлап та озакламый Русиядә аның катнашында утырыш узды.

Шул ук Солтан Хәмзәев Русиядән киткән һәм Русия Кораллы көчләре турында ялган тарату маддәсе нигезендә җинаять эзәрлекләвенә бирелгән гражданнарның милекләренә арест салу фикере белән дә чыккан иде. Ул бу тәкъдимен Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга юллады. «Әлеге тәкъдим игътибар белән өйрәнеләчәк», – дип белдерде Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко.

КПРФ лидеры Геннадий Зюганов бик каты итеп әйтте: «Илдә бишенче генә түгел, алтынчы колонна да бар. Бишенчесе йә сатты, йә качып китте инде. Күптән түгел барлык министрлар һәм вице-премьерларның исемлеген карадым да аһ иттем: соңгы вакытта биш вице-премьер илдән качкан, барысы да – Америка Үзәк разведка идарәсе (ЦРУ) кушуы буенча илне күпләп һәм ваклап саткан кешеләр. Көнбатышка һәм Истанбулга түгел, Магаданга качасы иде аларга», – дип, аның сүзләрен китерде «ИА Regnum».

КПРФ депутаты Николай Коломейцев та узган атнада пленар утырышта Русиядән киткән чиновниклар турында сүз кузгатты: «Тагын ике качак турында билгеле булды: Хәрби-сәнәгать комплексының (ВПК) элеккеге вице-премьеры һәм төньяк-көнбатыш округ буенча вәкаләтле вәкилне шулай ук Майоркада (Испания утравы – Ф.М.) күргәннәр», – диде ул. Моңа ДәүДума спикеры Вячеслав Володин: «Кемнең кайда йөрүен күзәтеп барып дөрес эшлисез, ләкин, әйдәгез, бу эшне безнең хезмәтләр белән килештереп эшләгез. Бәлки, ул чиновниклар анда махсус җибәрелгәндер», – дип җавап бирде. Сәясәтчеләр аның бу шаяруын көлеп кабул итте, залда алкышлар яңгырады, дип язды «РИА Новости».

Блогер һәм журналист Вадим Манукян шушы көннәрдә Федераль хәбәрләр агентлыгына (ФАН) чит илләргә китеп барган артистларны мактаулы исемнәреннән мәхрүм итәргә кирәк дип белдергән. Кырым парламенты, «Русиягә каршы актив эшчәнлек алып бара, мактау билгесен йөртергә әхлакый хокукы калмады» дигән сәбәп белән, берничә кешене дәүләт бүләкләреннән мәхрүм иткән иде. «Кырым хакимияте бик дөрес эшли. Бу «махсус операция» рухына туры килә. Хәзерге гади булмаган заманда сатлыкҗаннарны исем һәм бүләкләрдән мәхрүм итәргә кирәк дип саныйм. Әгәр алар үз илләрен калдырып, җылы якларда «утырып торырга» карар биргән, шул ук вакытта Русия адресына бик дустанә булмаган сүзләр әйтәләр икән, аларга нинди бүләк һәм исем тагын? Алар халыкныкы түгел инде», – дип сөйләгән Манукян.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии