Мәктәпләрдә татар телен чикләүгә – 5 ел. Нәтиҗәләр уйландыра...

Мәктәпләрдә татар телен чикләүгә – 5 ел. Нәтиҗәләр уйландыра...

Мәктәпләрдә татар һәм урыс булмаган бөтен башка халыкларның телләре «икенче сорт» булып калуына – 5 ел. 2017нче елның 20нче июлендә Йошкар-Олада милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Русия Президенты Владимир Путин рус теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дигән белдерү белән чыгыш ясаган иде. Шушы вакыт эчендә шактый нәрсәләр үзгәрде.

Укыту программасы, татар теле укытучыларының эш алымнары, дәреслекләр, укучыларның карашы үзгәрү турында күп язылды, язылыр да әле. Татар телен мәктәп елларының башыннан ахырына кадәр «родной язык» буларак укып чыккан тулы бер буын барлыкка килгәч, тирәнтен анализ да ясалыр. Андый укучылар калса, билгеле. Ә бүген биш ел элек әйтелгән сүзнең кайтавазы булган берничә нәтиҗәгә тукталабыз. Милләткә күпме зыян килгәнен шулар буенча да аңларга мөмкин. 2017нче елдан республика мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укыту тукталганнан соң, аны өйрәнүчеләр 9 процентка диярлек кимегән. Быел татар теленнән БДИны нибары бер (!) укучы гына биргән. Ул гына да түгел, Татарстанда рус теленнән БДИның уртача баллары элекке еллардагыга караганда түбәнрәк булган – димәк, татар теле дәресләре күп булу сәбәпле рус телен өйрәнергә вакыт калмый, дигән сүз – сафсата, киресенчә, хәзер хәл начарайган гына.

Аның сафсата икәне башта ук билгеле иде инде. Татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылган чорда да Татарстан рус теленнән БДИ нәтиҗәләре белән горурлана алды. Барлык фәннәрне дә татар телендә укыган, ягъни татар мәктәбен тәмамлаган укучыларыбыз да яхшы күрсәткечләргә ирешеп, республиканы рейтингта алдынгы урыннарда тотты. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның: «Әтнә районын күрсәтеп, мәскәүлеләр белән сөйләшәбез. Чеп-чи татар районы», – дигән сүзе дә бар. Чөнки Әтнә районы укучыларының рус теле буенча БДИдан баллары бик әйбәт була торган иде. Ә гомумән Татарстан укучыларының күрсәткечләре гомумрусия уртача күрсәткечләреннән югарырак булды. Быел да югарырак. Рособрнадзор мәгълүматына караганда, быел Русия күләмендә рус теленнән БДИның уртача баллы – 68,3. Узган атнада Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин брифингта хисап тотканча, бездә бу күрсәткеч – 72,82 (2021дә – 74,73). Элекке еллар белән чагыштырганда, кимегән. Мәсәлән, 2017нче елда – ә бу татар телен мәҗбүри укыган буын чыгарылышы – республикада рус теленнән уртача балл 74 булган. Хәзер «рус телен өйрәнергә комачаулаган» дип татар телен дә гаепләп булмый. Хәер, бәйләнергә теләсәләр, җирлек табыла ул: «родной язык» булып, мәктәпләрдә ниндидер күләмдә яши бит әле татар теле...

2017нче елның 20нче июлендә Путин Йошкар-Олада чыгыш ясаганнан соң, вакыйгалар яшен тизлегендә барды. Бик кыскача гына искә төшерү: 28нче августта Путин баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Шуннан соң социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру гына кирәк, дигән өндәмәләр тарала башлады. Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында аңлатма чыкты: татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә. Ул вакытта министр Энгель Фәттахов иде. 2нче октябрьдә Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты. 25нче октябрьдә Татарстанда тел сәясәтен камилләштерү, рус һәм татар телләрен укытуны җайга салуга багышланган киңәшмә узды. Нәтиҗә буларак, татар телен 1-9нчы классларда мәҗбүри укытырга, ә 10-11нче классларда ихтыярига калдырырга тәкъдим ителде. Татарстан Дәүләт Советы рәисенең ул вакыттагы урынбасары Римма Ратникова: «Бу – безнең компромисс, без бүген чигенәбез, бәлки, шулай кирәктер дә», – дип белдергән иде. Ләкин Татарстан прокуратурасы бу компромисс вариантны да, канунсыз дип, кире кагуны таләп итте. 29нчы ноябрьдә Дәүләт Советы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде. Татар телен арттырып укыту белән бәйле 3856 канун бозу очрагы ачыкланган, диелде.

Татар теле ата-аналарның гаризасы нигезендә укытыла башлады. Алдан фаразланганча, мәҗбүрият бетерелеп, сайлау мөмкинлеге кертелгәч, татар телен өйрәнүчеләр саны кимеде. Шушы көннәрдә генә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ»га интервью биргән. «Укучыларның 63,34 проценты – татар, 33,33 проценты рус телен сайлаган. Бу мәсьәләдә проблема юк», – дип сөйләгән ул. Министрлык проблема юк дип күрсәтергә тырыша, әлбәттә, ләкин чагыштырып караганда, аның барлыгы күренә. Әйтик, 2020-2021нче уку елында татар телен өйрәнүчеләр 65 процент булган. Ә 2017дә, ягъни туган телне гариза язып сайлый башлаган беренче елны – 69,3. Икенче ягы да бар: кайбер мәктәпләрдә рус һәм башка милләт балаларына «родной язык» дип мәҗбүри рәвештә татар телен сайлаттыралар. Мәгариф белгече Марат Лотфуллин моның да проблема булуын әйткән иде. Мәҗбүриятнең бер тапкыр нәрсәгә китергәнен күрдек бит инде. Бу юлы да капчык тишелмәс дип кем ышандыра ала...

2017нче елда татар теленнән бердәм республика имтиханын (татар теленнән БДИ) 74 бала тапшырган, 2018дә – 24, 2019да – 15, 2020дә – 9. 2021нче елда пандемия сәбәпле аны тапшыру каралмады. Ә быел бөтен республикага нибары бер укучы гына БРИ биргән. Баштарак татар теленнән бердәм имтиханны ике укучы сайлаган булган. Ахыр чиктә берсе баш тарткан. Балтач районы, Норма урта мәктәбен тәмамлаучы Әдилә Шәйхетдинова берүзе имтихан тапшырып, һәм шаккаттырды, һәм хәлнең никадәр хөрти булуын күрсәтте.

Әдилә БРИдан 86 балл туплаган. Кызның хыялы – татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу (дөрес, хәтта әлеге юнәлеш буенча укырга кергәндә дә татар теленең кирәге юк). Авылыма кайтып балаларга белем бирәсем, татар телле укучылар өчен яңа дәреслек язасым килә, дип сөйләгән иде ул матбугатка. Татар теленнән имтихан тапшырган бердәнбер бала булуын белгәч, аны бөтен матбугат чарасы язып чыкты, Марат Әхмәтов та укытучысы белән икесен үзенә чакырып, кулларын кысты. Татар теле (хәзер инде республикада яшәүче барлык халыкларның да теле) комиссиясе рәисе янында кыюсыз гына елмаеп басып торган бер баланы күргәч, горурлыктан бигрәк, моңсулык кичерәсең.

Әдилә укыган мәктәп татар мәктәбе санала, әмма 10-11нче класста русча белем алуга күчәләр. 2017нче елдан соң рус теле класслары да барлыкка килгән. Әдилә дә рус классында белем алган. Шулай булса да, БРИ биргән, татар теле укытучысы булам дип тора әле!

«Милләттәшебезнең бу адымы киләчәктә башкаларга да үрнәк булсын иде», – диде Марат Әхмәтов Әдиләне бүләкләгәндә. Тик үрнәк өчен генә дип, өстәмә эш алып, вузга кергәндә бер файдасы да булмаган фәннән имтихан тапшыручы ничә бала табылыр икән соң? Июнь башында Башкортстан Корылтае һәм Русия Думасы депутаты Эльвира Аиткулованың «Мәгариф турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертү буенча канун өлгесе әзерләгәне, туган телдән БДИ бирсәң, нәтиҗәсен вузга кергәндә исәпкә алу тәкъдиме белән чыгулары турында язган идек («Башкортстан туган телләрне яклый. Әллә пиар ясыймы?», 8 июнь, 2022, №22). Илсур Һадиуллин узган атнада Татарстанның да әлеге тәкъдимне хуплавын белдерде. Менә бу инде мәҗбүр итеп укытуга караганда кызыклырак алым. Олимпиадаларда катнашсаң да, ГТО тапшырсаң да, волонтер булсаң да, вузга кергәндә күпмедер өстәмә балл бирелә бит. Милли республикаларның дәүләт телләре дә «кимчелек» түгел, өстенлек була алыр иде...

СҮЗ УҢАЕННАН

Узган атнада ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин БДИ буенча гомуми нәтиҗәләрне китерде.

Республикада рус теленнән уртача балл – 72,82. Иң югары балл Бөгелмә мәктәпләрендә (78,33). Иң түбән күрсәткеч – Кайбыч районында (62,53 балл). Алдынгылар рәтендә шулай ук – Актаныш, Югары Ослан, Лениногорск, Саба, Кукмара, Алабуга. Ә Апас, Тәтеш, Питрәч, Сарман районнары – «кызыл зона»да.

Рус әдәбиятыннан уртача балл – 65,02. Бу гомумрусия күрсәткеченнән 5 берәмлеккә югарырак булса да, соңгы дүрт елда республикада уртача баллның кимүе күзәтелә (69дан 65кә калган). «Моңа бәйле рәвештә, 1нче сентябрьдән рус әдәбиятыннан БДИ тапшырырга җыенган чыгарылыш укучылары һәм филологлар белән эш җанландырылачак», – диде министр. Баллар буенча Спас районы беренче урынга чыккан – 93,50 балл. Нурлат, Лаеш, Әлки, Зәй районнары да алдынгылар рәтендә. Апас бу фәннән дә иң соңгы урында (46 балл).

Профильле математика (ул техник юнәлешләр буенча укырга керүчеләргә кирәк) буенча уртача күрсәткеч арткан: 61,49дан – 64,06га.

Тарих, химия, инглиз теле һәм җәмгыять белеменнән имтихан нәтиҗәләре яхшырган. Имтиханнар арасында иң югары уртача балл инглиз теленнән – 80,39. Иң күп чыгарылыш укучысы җәмгыять белеменнән БДИны сайлаган. Аның уртача баллы 67,07 булган.

Бер фәннән 100 баллны 190 укучы җыйган, шуның 132се «Укуында аеруча зур уңышлары өчен» медале белән бүләкләнгән. Ике фәннән 200 баллга 14 укучы ирешкән (былтыр 11 булган). Барысына да медаль тапшырылган. Августта бу укучылар бер тапкыр бирелә торган акча алачак: бер фәннән 100 балл өчен – 15 мең, ике фәннән 200 балл өчен – 25 мең сум. Югары балл җыючыларның күбесе – Югары Ослан районыннан (Иннополис шәһәренең дә шул районга каравын онытмыйк).

Медальгә дәгъва кылучы 185 укучы бер фәннән 70тән кимрәк балл туплаган һәм шул сәбәпле медальдән колак каккан. «Бу мәктәптә белемне бәяләгәндә объективлык булмавы, билгеләрнең ясалма рәвештә арттырып куелганы турында сөйли», – диде министр. Ютазы, Тукай, Әлки, Буа районнарында андый укучылар 20 проценттан артып киткән.

Быел 77 чыгарылыш укучысы аттестат ала алмаган (былтыр андыйлар 40 булган). Өстәмә көннәрдә дә 4 кеше рус теленнән иң түбән чик күрсәткечен кабат узмаган, 14 кеше – профильле математика, 45 кеше база математикасы буенча бик начар нәтиҗәләр күрсәткән. Өйдә укучы 5 укучы имтиханнарга бөтенләй килеп тормаган. «Курыкканнар. Менә хәзер бер елларын югалталар инде», – дип белдерде Илсур Һадиуллин, БДИ тапшырмаганнарның вузга керә алмауларына ишарә ясап.

Шпаргалка кулланганда тотылган өч укучыны имтиханнан куып чыгарганнар. «Хәзер бу укучылар бер елларын югалтачак, бу бик кызганыч. Укучыларны да, ата-аналарны да тагын бер тапкыр кисәтәсем килә: шпаргалкаларга, башка чараларга да өметләнергә кирәкми. Бары тырышып әзерләнергә генә кала», – диде Илсур Һадиуллин.

Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүне оештыру буенча Татарстанга Рособрнадзор тарафыннан зур кисәтүләр булмаган. Рус теле һәм математикадан БДИда 5 меңгә якын күзәтүче булган.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии