Башкортстан туган телләрне яклый. Әллә пиар ясыймы?

Башкортстан туган телләрне яклый. Әллә пиар ясыймы?

Башкортстан Корылтае һәм Русия Думасына республикадан сайланган депутат Эльвира Аиткулова «Русия Федерациясендә мәгариф турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертү буенча канун өлгесе әзерләгән. Узган атнада аны Дәүләт Думасына керттеләр. Анда мәгариф системасында Русия халыкларының телләренә канунилык бирү, урта белемне дә туган телдә алу хокукын булдыру, туган телләрдә БДИ тапшырганнарга вузга кергәндә баллар өстәү кебек төзәтмәләр тәкъдим ителә.

2017нче елда рус теленнән кала башка телләрне чикләп, чүпләп, «родной язык» кысаларына куып керткәннән соң мондый дәрәҗәдә закон проекты белән чыгучы юк иде әле. Дәүләт Думасына кертелгән канун өлгесендә (тулы тексты Думаның закон чыгару эшчәнлеген тәэмин итү системасында урнаштырылган – sozd.duma.gov.ru) нинди үзгәрешләр тәкъдим ителүе аңлатма өлешендә күренә.

Хәзерге вакытта федераль закон нигезендә муниципаль белем бирү йорты үзе урнашкан муниципаль район, шәһәр округына беркетелгән. Әлеге җирлектә «прописка»да булганнар, милләтләре нинди булуга карамастан, баласын үзләре беркетелгән якындагы уку йортына бирә ала. Шул рәвешле заманында Казандагы ничә татар мәктәбенең исеме генә «татар» калып, чынлыкта урыслашканы сер түгел. «Туган телдә (рус булмаган телдә), әйтик, башкортча укыта торган һәм гражданнарның башкорт телендә белем алу хокукын гамәлгә ашыру өчен булдырылган мәктәптә ата-аналар уку теле буларак башка телләрне дә сайлый ала. Бу билгеле бер проблемалар китереп чыгара, кадрлар һәм укыту-методик әсбаплар җитмәү сәбәпле, тиешле классларны булдыра алмыйлар», – диелә күрше республика әзерләгән өлгенең аңлатма өлешендә. Уку йортын тәгаен бер муниципалитетка беркетмәскә тәкъдим ителә. Бүген теркәлү урыны буенча башкорт яки татар мәктәбенә килсәң дә, ул телләрне өйрәнү мәҗбүри түгел, туган тел буларак башка телне сайлый аласың. Ә Башкортстан Корылтае әзерләгән канун кабул ителә калса, татар йә башкорт мәктәбенә килгән бала әлеге мәктәпнең укыту телен, программасын кабул итәргә, ә инде башка телне өйрәнәсе килсә, бүтән мәктәпкә барырга тиеш була дигән сүз. Моның кабул ителәчәгенә ышану гына кыен. Күпме законны үзгәртергә туры киләчәк. Рус теле турында сүз бармаганда, андый бормалы юлга барулары икеле.

Тагын бер үзгәреш туган телдән («Туган тел» фәненнән) БДИ бирүгә карый. Аны хәзер дә биреп була, ләкин нәтиҗәсе бер вузга кергәндә дә исәпкә алынмый. Хәтта татар теле укытучысы булу өчен дә татар теленнән түгел, рус теле һәм әдәбиятыннан имтихан кирәк. Шуңа күрә 11нче класстан соң татар теленнән имтихан бирүчеләр юк дәрәҗәсендә инде. 2018нче елда бөтен Татарстан буенча шундый 24 укучы җыелган булган, 2019да – 15, 2020дә – 9. Ачык чыганакларда 2021нче елгы саннарны тапмадык, быел ничә укучының татар телен сайлавы да әлегә мәгълүм түгел. Башкорт Корылтае әзерләгән канун өлгесендә туган телдән БДИ нәтиҗәсен вузга кергәндә исәпкә алу тәкъдим ителә. Сүз уңаеннан, Башкортстанда туган тел буенча олимпиадада призлы урын яулаучыларга республика югары уку йортларына кергәндә баллар өстиләр. Бу – республиканың үз башлангычы. Федераль үзәк тә «алай итмәгез» дип аяк чалмый, республика башлыгының ректорлар белән килешүе генә кирәк. Татарстанда мондый нәрсә юк. 2021нче елга эш планы әзерләгәндә, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе татар теленнән БДИ тапшырган өчен өстәмә баллар бирергә тәкъдим иткән иде. Татар теленнән имтиханда 70 баллдан югарырак җыйган очракта, абитуриентларның шәхси казанышларына 3-5 балл өстәләчәк, бу мөмкинлекне республикадагы барлык югары уку йортларында һәм барлык уку юнәлешләрендә дә кулланып булачак, диелде. Тик ул план тормышка ашмады. Хәзер инде комиссияне дә үзгәртеп, «татар һәм республикада яшәүче башка халык вәкилләренеке» итеп куйдылар.

«Мәгариф турында»гы федераль законга әлеге һәм башка үзгәрешләрне кертү «милли республикаларда барлыкка килә башлаган социаль киеренкелекне юкка чыгару һәм мәгариф системасының тотрыклы эшләвен тәэмин итү максатыннан кирәк» диелә канун өлгесенә аңлатма язуында. Башкортстан Корылтае һәм депутат Эльвира Аиткулова әзерләгән закон проекты Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитетына юлланган. Комитет хуплаган очракта ул танышып чыгу өчен төбәкләргә юлланачак һәм Думада беренче укылышта каралачак. Теманы күзәтеп барачакбыз.

 

БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ

– 2018нче елда «Мәгариф турында»гы законга кертелгән үзгәрешләр буенча, 10-11нче классларда туган телдә уку һәм туган телләрне өйрәнү мөмкин түгел. Гади тел белән әйткәндә, Русия законнары буенча, милли мәгарифне төп белем (9нчы класс) белән генә чикләделәр. Мондый шартларда туган телдән БДИ бирү кирәксез, чөнки югары уку йортына кергәндә андый имтихан юк. Башкорт Корылтаеның «туган телдән БДИ нәтиҗәсе белән вузга кереп булсын» дигән тәкъдименә килгәндә, укытылмаган фән буенча ничек инде имтихан биреп булсын? Әйткәнемчә, яңа стандартлар буенча 10-11дә бит татар телен (туган телне) укымыйлар.

1нче сентябрьдән яңартылган стандартлар буенча татар теле йә дәүләт теле, йә «родной язык» буларак укытыла башлаячак. Бөтенләй укытылмый башларга да мөмкин. Чөнки документка киңәш рәвешендә өстәп язылган: директор үз мәктәбендә туган телне укытырга шартлар юк дип исбатласа, ул фән укытылмый, диелгән. Әлбәттә, беренче чиратта ата-аналарның теләге кирәк. Ләкин аларның теләге булганда да, мәктәп директоры: «Без аны укыта алмыйбыз, шартлар юк», – дип әйтә ала, укыту формасын ул билгели.

Бездә татар телен (туган телне) уку хокукы бар, ул Конституциядә язылган, ә мөмкинлекләр юк, алар киселгән. «Мәгариф турында»гы закон хокук турында түгел ул, хокукны ничек гамәлгә ашырулары турында. Шуңа күрә тәкъдим ителгән закон проекты ниндидер пиар алымы гына дип саныйм яисә әлеге депутатлар бу темада бернәрсә дә белми.

Марат ЛОТФУЛЛИН, «Мәгариф» ассоциациясе президенты

 

СҮЗ УҢАЕННАН

Быел Татарстанда 9нчы классны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) биргән. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин матбугат очрашуында хәбәр иткән иде. Туган телдән имтиханны барлыгы 1371 укучы сайлаган, шуларның 1263е – татар теленнән, 73е – чуаш, 21е – удмурт, 14е мари теленнән ТДИ тапшырган.

Казанда әлеге имтиханны укучыларның 1,3, ә Чаллыда 1,6 проценты гына бирергә теләк белдергән. Министр имтиханнарда татар һәм башка туган телләрне сайламаган районнарны да атады. Аерым алганда, Апас районында 160 чыгарылыш укучысының берсе дә туган телдән имтихан тапшырмаган. Шулай ук Буа, Югары Ослан, Алабуга, Кама Тамагы, Менделеевск, Чирмешән, Спас районнарында да туган телгә өстенлек бирүче табылмаган. «Әлеге сигез районда җәмгысе 1591 чыгарылыш укучысы бар. Аларның берсе дә туган телне сайламаган. Безнең тарафтан мәктәп җитәкчелегенә, мәгариф идарәләренә сораулар булачак», – диде Илсур Һадиуллин.

Узган ел Татарстанда 9нчы классны тәмамлаган 789 укучы туган телдән төп дәүләт имтиханын тапшырган. 2020нче елда бу имтиханны 1600 укучы сайлаган булган.

2017нче елга кадәр республикадагы барлык 9нчы класс укучылары, математика һәм рус теле белән беррәттән, дәүләт теле булган татар теленнән дә мәҗбүри йомгаклау имтиханы тапшырып килде. Шуңа өстәп, ике фәнне үзләре сайларга тиеш иде. 2018нче елда татар теленнән мәҗбүри аттестация Мәскәү басымы астында бетерелде. «Бишенче мәҗбүри имтихан баланың хокукларын бозу була, шуңа күрә аз гына үзгәрешләр кертелде. Белгәнегезчә, безне Рособрнадзор да, прокуратура да тикшерде», – дип сөйләгән иде ул вакытта Һадиуллин.

 

ШУШЫ ТЕМАГА

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы (федераль орган 2004-2018нче елларда шулай дип аталды, аннан соң ике тармакка бүленде: Мәгариф белән Фән һәм югары белем министрлыкларына. – Ф.М.) 2008нче ел азагында – ул вакытта министр Андрей Фурсенко иде – «чит телләрдән тыш, барлык гомумбелем фәннәреннән дәүләт (йомгаклау) аттестациясе рус телендә үтә» дигән боерык чыгарган иде. 2009нчы елның февралендә Казанда яшәүче Аида Камалова моның белән килешмичә, татар лицеенда укыган кызының хокуклары бозыла дип, федераль министрлык белән судлашып карады. Русия гражданнарының үз туган телләрендә имтихан бирү хокукы чикләнә, татар мәктәбе белән урыс мәктәбендә укучылар БДИда тигезсез хәлгә куела, дип барды ул. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы Аида Камалова ягында чыгыш ясады, «Камалова татар телендә белем алучы барлык балаларның да хокукын яклый» дип белдерде. Аида Камалова Русия Югары судында оттырды. Суд Бердәм дәүләт имтиханын фәкать рус телендә генә биреп булуны законлы дип тапты. Әлеге карарны икенче инстанциягә шикаять итү дә канәгатьләндерелмәде. «Татар теле Татарстанда гына дәүләт теле санала. Татар телендә йомгаклау аттестациясе кертсәк, без урта һөнәри һәм югары уку йортларына керү мөмкинлеген чикләр, ягъни чынлыкта гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен чикләр идек», – дип белдерде ул вакытта журналистларга федераль министрлык вәкиле Вероника Спасская (цитата «Коммерсант»тан алынды. – Ф.М.).

Судка ук барып җитмәсәләр дә, аерым кешеләр «БДИны туган телдә бирү мөмкинлеге кирәк» дип чыгыш ясап, петицияләр булдырып, имзалар җыеп карады. 2010нчы елда Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев журналистларга «көрәш дәвам итә» дип белдергән иде. 2016нчы елда Дәүләт Думасына сайланганнан соң, депутат Илдар Гыйльметдинов: «Имтиханны туган телдә бирү мөмкинлеге булдыруны сорап бик күп мөрәҗәгатьләр килде. Андый закон проектым әзер. Имтиханны туган телдә тапшыру хокукы бирә торган закон кирәк», – дип белдергән иде. Ә инде берничә айдан, 2017нче елга чыккач, халыкны онлайн кабул итү барышында БДИны туган телләрдә бирү идеясен хупламавын әйтте. «Мондый алым белән генә татар телен өйрәнүгә кызыксынуны арттырып булмый», – диде ул БДИны татар телендә бирү булырмы-юкмы дип сораган бер ханымга җавап итеп. Әле ул вакытта прокурорлар мәктәпләрдә тикшерү башлатмаган, татар теле дә кысылмаган, «родной язык»ка әйләндерелмәгән иде.

Узган ел Русия Фәннәр академиясе президиумында ил халыкларының туган телләрен саклауга багышланган утырышта академик Роберт Нигъмәтуллин федераль үзәкнең туган телләрне укытуда алып барган сәясәтен тәнкыйтьләп чыкты, БДИны ике телдә тапшыру хокукы бирергә тәкъдим итте. «Милли мәктәпне тәмамлаган баланың БДИны ике телдә бирү мөмкинлеге булырга тиеш. Сорауларның 60 проценты – рус теле һәм әдәбиятыннан, 40 проценты татар теле һәм әдәбиятыннан (ягъни баланың үз туган телендә) булырга тиеш. Ике телле БДИны ихтыяри эшләргә тәкъдим итәбез, бала үзе сайлап алсын. Рус теле проблема түгел. Хәзер үзебезнең телне белергә, аны яхшылап укытырга кирәк, бигрәк тә авылларда. Моның өчен мәҗбүри укытырга кирәк», – дип чыгыш ясаган иде ул. Академик тәкъдимнәрен әзерләп җибәргән, дип хәбәр итте «Азатлык» радиосы (Русиядә «ят агент» исемлегенә кертелде һәм эшчәнлеге чикләнде. – Ред.). Милли-төбәк компонентын бетереп ташлагач, закон буенча бездә милли мәктәпләр калмаса да, фәннәр туган телдә укытыла торган белем бирү йортлары халыкта барыбер «милли мәктәп» дип йөртелә иде. Академикның тәкъдиме кызыклы булса да, хәзерге чынбарлыкта аның гамәлгә ашмаячагы аңлашыла.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии