Русияне 9 ел эчендә айнытмакчылар

Русияне 9 ел эчендә айнытмакчылар

Русия халкын айныту буенча план барлыкка килгән. Бу җаваплы эшне 9 ел эчендә башкарып чыгарга уйлыйлар. «РИА Новости» язуынча «Русия Федерациясендә 2030нчы елга һәм аннан соңгы перспективада алкоголь куллануны киметү концепциясе» дип аталган документ киләсе елда хупланырга һәм эшли дә башларга тиеш.

Документ эшли башласын өчен, аны Сәламәтлек саклау министрлыгы, Роспотребнадзор, Мәгариф министрлыгы һәм Русия субъектларының башкарма хакимият органнары хуплавы кирәк. Әгәр хупласалар, концепциянең үтәлеше өчен дә алар җаваплы булачак.

Атамасы кычкырып тора торган концепциянең детальләре әлегә билгеле түгел. Бу елның май ахырында матбугат чаралары, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2030нчы елга илдә алкоголь куллануны киметү буенча концепция әзерли, дип хәбәр иткән иде. Хәзерге вакытта балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлекләр сату тыела, тик Сәламәтлек саклау министрлыгы бу чикләүне 21 яшькә кадәр озайтырга кирәк, дип әйтә килә. Алар әзерләгән концепция нигезенә дә шул яткан: этил спирты күләме 16,5 проценттан күбрәк булган алкогольле эчемлекләрне 21 яше тулмаганнарга сатуны тыярга тәкъдим ителгән. Финанслар һәм Икътисади үсеш министрлыклары бу законга каршы чыккан, аны нигезсез, дип атаган иде. Аңлашыла да, аларга үз ягын кайгыртырга кирәк бит. Шулай да Сәламәтлек саклау министрлыгы, 21 яшь турындагы закон проектын Русия Хөкүмәтенә керттек, дип белдерде. «РИА Новости» язган концепция шул проектның тулыландырылган вариантыдыр, күрәсең.

Русия хакимияте «илдә эчүчелек кими» дип сөйләп торса да, хәлләр алай ук сөенерлек түгелдер, мөгаен. Юкса, ниндидер концепцияләр (аны тормышка ашыру өчен бюджеттан акча бүленәчәген онытмыйк) эшләп тормаслар, үз агымына гына җибәрерләр иде. Ә саннар болай: 2019нчы елда Русиядә бер кеше башына 9,3 литр чиста спирт туры килгән, 2008нче елда бу сан 15,7 литр булган (Росстат мәгълүматы). Халыкара икътисади үсеш һәм хезмәттәшлек оешмасы икенче төрле сан әйтә: 2019нчы елда Русиядә җан башына 11,1 литр алкоголь туры килгән, ди. Монда рәсми теркәлгән алкоголь генә исәпкә алынган, билгеле.

Хәер, быел Русиянең рәсми статистика саннары да узган елгыдан югарырак булыр, ахры. Алкоголь базарын көйләү буенча федераль хезмәт, үзизоляция вакытында русиялеләр күбрәк эчә башлаган, дип игълан итте. Җитмәсә, тегенди-мондыйны гына түгел, виски, ром һәм текила эчә башлаганбыз икән. Бу елның икенче кварталында бу эчемлекләрне сату 4 тапкырга арткан. «Реальное время» электрон газетасы, Татарстандагы алкоголь базарын өйрәнеп, республикада каты исерткеч эчемлекләр сату шулай ук 4-5 процентка арткан, дип хәбәр итте. Каты исерткечләр дигәндә, составында 9 проценттан күбрәк этил спирты булган эчемлекләр күздә тотыла. Дөрес, саннарның өскә үрмәләвен илдә эчүчелек арткан дип аңларга кирәкми икән – хакимият органнары шулай ди. Мәсәлән, Русиянең Алкоголь базарын көйләү буенча федераль хезмәте алкогольле эчемлекләрне сату артуын болай дип аңлаткан: беренчедән, үзизоляция чорында кибеткә теләк булган саен чыгып йөреп булмады, шунлыктан кешеләр бөтен кирәк-яракны күпләп алып куярга тырышты. Халык берара бәдрәф кәгазе, карабодай, шикәрне кырып алып бетерде, каты исерткечләр дә шушы көндәлек кирәк-ярак исемлегендә булган икән. Икенчедән, сатып алу ул бит әле эчү дигән сүз түгел. Берзаман «алкоголь коронавирусны үтерә икән» дигән сүз чыккан иде, халык исерткеч эчемлекләрне шуның өчен күпләп алган, имеш. Ә «Реальное время» башка якның – сәрхушләр белән турыдан-туры эшләүченең сүзләрен китерә. «Нарколог и Я» клиникасы җитәкчесе, табиб-нарколог Рөстәм Вәлиуллин: «Төрле оешмалар статистиканы төрле юллар белән туплый, барысы да сатып алынган алкоголь продукциясен исәпкә ала. Ә мин ул рәсми саннарга карамыйм. Мин эшли торган стационарда хәзер урын юк – менә бу минем өчен төп күрсәткеч. Психотерапевт кабинетларын да алкоголь бәйлелегеннән дәвалана торган кешеләр өчен дип үзгәртә башладык», – дип сөйләгән.

Дәвалану дигәннән, язма башында телгә алынган концепциядә айныткычлар турында да сүз булуы ихтимал. Чөнки аларның кирәклеге турында министрлык вәкилләре дә, депутатлар да әйтеп килә. Халыкны сораштыру да «айныткычлар кирәк» дигән нәтиҗә биргән. Хәтерләсәгез, 2011нче елда айныткычларны бөтен ил буенча кырып-себереп ябып бетергәннәр иде. Уйлап кына карагыз: ул вакытта Русиядә 550 айныткыч булган, алар елына 2,5 миллионнан күбрәк кешене кабул иткән! Аларны ябуны ул вакыттагы президент Дмитрий Медведев: «Кешене үз теләгеннән башка айныткычка алып китү – аның хокукын бозу, бу халыкара хокук кагыйдәләренә каршы килә», – дип аңлаткан иде. Аннан соң сәрхушләрне айныткычта тоту бюджетка да «суга», диелде. Шулай итеп, сәрхушләрне больницага һәм наркодиспансерга илтә башладылар. Тик моның яхшы идея булмавы шул ук елны аңлашылды. Сәрхушләрне гадәти больницага илтүләреннән табиблар да, ул сәрхушләр белән бер палатада ятарга мәҗбүр булган башка авырулар да канәгать түгел иде. Татарстан беренчеләрдән булып айныткычларны кабат торгыза башлады. «Визит» дип аталган беренче үзәк Әлмәттә шул ук 2011нче елда ачылган икән. Аннан соң башка шәһәрләрдә дә пәйда була башлады. Бу инде дәүләт карамагындагы айныткычлар түгел, муниципалитетлар җаваплылыгындагы «айныту йортлары». Ягъни аларның эшчәнлеген көйли торган закон да юк иде. 2018нче елда, футбол буенча Дөнья чемпионаты алдыннан шәһәрне чистартырга кирәк булгач кына, Татарстан айныткычларны законлаштырды. Шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербургта да «айныту үзәкләре» барлыкка килде.

2019нчы ел азагында Дәүләт Думасы айныткычлар системасын кире торгызу турындагы закон проектын беренче укылышта кабул иткән иде. Ә быел Яңа ел каникуллары вакытында Русия төбәкләрендә яңа типтагы 22 айныту үзәге ачылган, дип язды «Новые Известия». Дәүләт «айныту йортлары»ның бюджет өчен дә отышлы проект булуын аңлады, шуңа күрә яңа концепциягә дә аларны торгызуны кертми калмаслар.

1935нче елда АКШта барлыкка килгән «Аноним сәрхушләр» берлеге Казанда да бар. Анда дару кадап дәваламыйлар, кодлаштырмыйлар. Кеше үз теләге белән 12 кагыйдәдән торган баскычны үтеп, эчүчелектән котыла. Әлеге оешмада сәрхушләрнең исемнәре сер итеп саклана, җыелышларда катнашу – бушлай. «Аноним сәрхушләр» берлеге Казанда берничә төркемгә бүленеп очрашулар оештыра, алар төрлесе төрле җирдә үтә. Расписаниене aakazan.ru сайтында карарга мөмкин. Коронавирус пандемиясе сәбәпле расписаниедә үзгәрешләр булуы мөмкин, алдан шалтыратып белешү кирәк. Телефоны – (843) 253-50-13.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

11нче СЕНТЯБРЬ – БӨТЕНРУСИЯ АЕКЛЫК КӨНЕ.

Беренче тапкыр 1913нче елда православ чиркәве тарафыннан билгеләп үтелгән. Бу көнне Русиядә хәмер сату тыела торган булган. 2005нче елдан аеклык көнен билгеләп үтү яңадан гадәткә керде. Хәзер әлеге дата уңаеннан мәктәпләрдә хәмернең зыяны турында класс сәгатьләре үткәрелә, зурлар өчен дә төрле чаралар оештырыла, әмма хәмер сату туктатылып тормый.

Шулай да Русиядә аерым төбәкләр, 11нче сентябрьне көтеп тормыйча, үзләре аеклык көне игълан иткәли. Мәсәлән, узган ел Волгоград өлкә Думасы хәтта «коры закон» кабул итте. Ул 4 көн гамәлдә булачак, диелде: 25нче гыйнвар – Студентлар көнендә, 1нче июнь – Балаларны яклау көнендә, 27нче июнь – Яшьләр көнендә, 1нче сентябрь – Белем бәйрәмендә. Хәтерләсәгез, узган ел 1нче сентябрь якшәмбегә туры килде, шунлыктан мәктәпләрдә тантаналы линейкалар 2нче сентябрьдә узган иде. Шул сәбәпле Волгоградта 2нче сентябрьдә каты исерткеч эчемлекләр сату тыелды. Дөрес, бу «коры закон» кибетләргә генә кагылды, җәмәгать туклану урыннарында хәмер сатуга чикләү кертелмәгән иде.

Башкортстан Республикасында да бар «коры закон». 2019нчы елның язында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә эшчәнлекне җайга салу һәм Башкортстанда алкоголь продукциясен куллануны чикләү турында» Законга үзгәреш кертте. Аның буенча, 27нче июнь (Яшьләр көне), Белем бәйрәме һәм Сабан туйлары уздырылган көннәрдә кибетләрдә хәмер сату тыела. Көзге сессиядә шул ук законга янә үзгәрешләр кертелде. Бу юлы чикләү Яңа ел каникулларына кагылды. Каникул дәвамында хәмерне кибетләрдә иртәнге 10нан 14:00 сәгатькә кадәр генә сатып алып булды. Быел исә 29нчы майда республика кибетләрендә хәмер сату тыелды – бу көнне Соңгы кыңгырау бәйрәме үтте.

Татарстанда да Сабан туе көннәрендә, Рамазан аенда хәмер сатуны чикләүне сораучылар бар. Тик республика күләмендә «коры закон» кабул ителмәде. Узган ел Актаныш районының берничә авыл җирлеге башлыклары, халык үтенече белән, Рамазан аенда үз җирлекләрендә хәмер сатмау тәкъдиме белән чыккан иде. Иске Айман, Әтәс, Түке, Кәзкәй, Усы, Аккүз авыллары эшмәкәрләре һәм сатучылары бу тәкъдимне аңлап кабул итте, дип хәбәр бирде Актаныш районы хакимиятенең матбугат хезмәте.

СТАТИСТИКА

Кайда күпме эчәләр?

Халыкара икътисади үсеш һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОЭСР) 2019нчы елда кайсы илдә җан башына күпме алкоголь туры килүен билгеләгән. Исемлекне «РИА Новости» бастырды.

Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 2019нчы елда иң эчүче ил булып Литва танылган. Монда кеше башына елына 12,3 литр алкоголь туры килә икән. Гомумән, Литва соңгы елларда эчүчелек буенча беренчелекне бирми.

Литвадан соң Австрия (11,8 литр), Франция (11,7 литр), Чехия (11,6 литр) һәм Люксембург (11,3 литр) урнашкан.

Алтынчы урында ике ил – Латвия һәм Ирландия. Икесендә дә кеше башына елына уртача 11,2 литр алкоголь туры килгән.

Русия кайда соң, дип аптырагансыздыр. Әле 4 ел элек кенә Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы төзегән эчүчелек рейтингларында беренче бишлеккә керә торган идек. Ә ОЭСР исемлегендә Русия җиденче урында урнашкан. Үзебез генә түгел – урынны Венгрия белән бүлешәбез. Ике илдә дә җан башына 11,1 литр алкоголь туры килгән.

Сигездә – Германия (10,8 литр), тугызда – Португалия (10,7 литр) һәм унынчы урында – Польша (10,6 литр).

Иң аз эчүче илләр дип Индонезия (0,3 литр), Төркия (1,4 литр), Израиль (2,6 литр), Һиндстан (3,0 литр) һәм Коста-Рика (3,8 литр) табылган.

Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы эчми торган илләр исемлегенә Кувейт, Сомали, Ливия, Мавритания һәм Бангладешны кертә.

Күптән түгел Югары икътисад мәктәбе белгечләре Русия төбәкләренең эчү рейтингын төзеде. Иң күп эчүче төбәкләр (анда җан башына рәсми рәвештә теркәлгән 10 литрдан күбрәк алкоголь туры килә) – Ерак Көнчыгыш һәм Русия Төньягы төбәкләре (Архангельск һәм Вологда өлкәләре, Коми һәм Карелия Республикалары, Ненец автоном округы һ.б.), шулай ук Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе. Ә иң аз эчүчеләр – Русиянең Европа өлешендәге көньяк төбәкләр: Карачай-Черкес, Кабардино-Балкария, Адыгей һәм Дагыстан. Климат белән эчүчелек арасында бәйлелек юк, дип белдерә белгечләр.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии