Цифрлаштыру елыннан халыкка нәрсә көтәргә?

Цифрлаштыру елыннан халыкка нәрсә көтәргә?

2022нче ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Кыскача гына әйтсәк, бу елның төп максатлары – республика халкын, ягъни 4 миллионга якын кешене интернет элемтә белән тәэмин итү һәм гражданнарның дәүләт белән үзара бәйләнешен кулайлаштыру.

Ә тулырак итеп әйткәндә, цифрлаштыру елында барлыгы 130 проект планлаштырылган, аларны гамәлгә ашыруга 3,8 млрд сум бүленгән: 1,3 млрд сумы – бюджеттан, 1 млрд.ны «Ак Барс Банк» бирә, тагын 1,5 млрд.ның чыганагы төгәл генә әйтелми, шулай да хисапларда ул акча инде бар дип күрсәтелә. Узган атнада брифингта Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү буенча, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин эш планы белән таныштырды. Аның чыгышын тыңлагач, «заманча сүз белән аталган әлеге елдан халыкка нәрсә көтәргә?» дигән сорауга җавап берникадәр күзаллана башлады.

Узган 2021нче ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Аңа нәтиҗәне газетабызда декабрь ахырында ясадык («Туган телләр елы өметләрне акладымы?» 22 декабрь, 2021, №50). Туган телләр елы кысаларында Казанда гына да 81 проект гамәлгә ашырылды, аңа шәһәр бюджетыннан 36 млн сум бүлеп бирелде, диелде. Әмма исемлеген карый башлагач, ул проектларның күбесе ел да үткәрелә торган конкурс, фестивальләр, Сабан туе, Каравон кебек бәйрәмнәр икәне аңлашылды. Менә быелга планлаштырылган һәм зурлап «130 проект» дип сөйләнгәннең дә күбесе күргәзмәләр, конкурслар, форумнар, конференцияләр буласы икән. Даими чараларны да цифрлаштыру елы кысаларына «куып кертү» күзәтелер, узган елларда шулай булган иде. Аларына аерым тукталмыйбыз, безне беренче чиратта халыкка файдалы, «тотып карап» булырдай проектлар кызыксындыра.

Министр Айрат Хәйруллин сүзләренчә, быел республикада иң беренче чиратта «цифрлы тигезсезлек»не бетерергә ниятлиләр. Бездә югары тизлекле интернет кына түгел, мобиль элемтә тотмый торган торак пунктлар да шактый әле. Халык саны 300 кешедән артмый торган шундый 624 авыл бар икән. Быел шуның 62сен интернетлы итәчәкләр. «Ләкин мондый темплар белән барсак, безгә тагын 10 ел кирәк булачак. Әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәгән. Аны өч ел эчендә хәл итеп бетерергә телибез, өстәмә финанслар җәлеп итү өчен федераль үзәк белән сөйләшүләр алып барабыз», – диде Айрат Хәйруллин.

Кәрәзле элемтәне яхшырту да планга кертелгән. Ерак авылларда гына түгел, хәтта федераль М-7 трассасының кайбер участокларында да телефон тотмавы мәгълүм. Узган ел министрлык вәкилләре юлда йөреп, кайда телефон тота, кайда тотмый икәнен тикшереп йөргән иде шул, димәк, бу эшнең нәтиҗәсе булачак. Федераль юллар 100 процентка кәрәзле элемтә белән тәэмин ителәчәк, диелде. Ерак авыллар белән нәрсә булып бетәр. Аларга үтеп керү өчен, халыкның 5G вышкалардан куркуы белән нәрсә дә булса эшләргә, аңлату алып барырга кирәк әле. Алайса манара урнаштыруга каршы чыгу очраклары турында ишетеп торабыз. Монысы турында министр чыгышында сүз булмады. Өстенлекнең авылларга түгел, федераль трассаларга һәм Кремльгә биреләсе аңлашыла. Кирмәнгә дә 5G форматында интернет үткәрергә телиләр икән. Ләкин моны республика күләмендә генә хәл итеп булмый, ЮНЕСКОдан рөхсәт алырга кирәк.

Пандемия башланып, укулар онлайнга күчкәч, Татарстан беренчеләрдән булып республиканың барлык мәктәпләренә дә интернет үткәрүе турында хисап тотты. Ләкин интернетны мәктәпкә китереп җиткерү ярты эш кенә икән, күпчелек белем бирү йортларында интернетка тоташу җиһазлары юклыгы аңлашылды. Шуңа күрә быел 1 млрд сумга якын акчаны шушы юнәлештә тотарга уйлыйлар. Сүз уңаеннан, элегрәк укытучыларга бирелгән ноутбуклар искергән, шуңа күрә аларны да яңартачаклар. Ләкин алар «Ак Барс Банк» клиентларына гына эләгәчәк, чөнки моны банк финанслый, дип хәбәр итә «Бизнес Онлайн».

100 меңнән күбрәк кеше быел бушлай цифрлы һөнәрләр үзләштерә алачак. Курслар турында соңрак хәбәр ителер, әлегә белдерү генә ясалды. Узган ел да шуңа охшаш проект булган, укуның ярты бәясен дәүләт компенсацияли торган курслар оештырылган иде. Вузларда да өстәмә рәвештә цифрлы һөнәрләр үзләштереп булачак.

«Хикмәт» дип аталган махсус проект кысаларында өлкән яшьтәгеләрне компьютер кулланырга өйрәтәчәкләр. Бу шулай ук элекке елларда башланган эш. Быел өлкән «шәкертләр» арасында олимпиада да уздырырга уйлыйлар.

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтүне камилләштерү – бу елга куелган төп бурычларның берсе. Мәсәлән, «Госуслуги»да суд утырышында видеоэлемтә аша катнашу турында гариза биреп булачак. Әйтик, төрле шәһәрдә яшәүчеләр шулай видеоэлемтә аша аерылыша яисә милек мәсьәләсен хәл итә алачак.

Тагын бер кызыклы проект: РКБда авыруларга диагнозы, анализлары, табиб билгеләгән дәвалау язылган беләзекләр кидерәчәкләр. Ягъни бу электрон медицина картасы булачак. Ул шәфкать туташлары һәм табибларга бирелгән ноутбукларга бәйле булачак, әйтик, авыруга нинди укол ясалганы, нинди дару бирәсе калганы – барысы да шул ноутбукта күренеп барачак. Бу дәвалауны ачык итү, табиб хаталарын булдырмый калу максатыннан эшләнә, дип аңлатылды. Кәгазь медицина карталарын югалтып, аннары кабат тутырып интектерәләр иде, бәлки, ул проблема да хәл ителер. Проект уңышлы булып чыкса, аны башка больницаларга да кертү мөмкин булачак икән.

Шулай ук быел барлык авыл ФАПларын компьютер белән җиһазландырып бетерү, интернет үткәрү бурычы да куелган.

Министр телгә алган проектлардан менә шушылары игътибарны аеруча җәлеп итте. Цифрлаштыру – бүгенге заманның аерылгысыз өлеше булса да, икенче яктан безнең өчен чагыштырмача яңа күренеш, без аның сүзен дә бөтен тирәнлеге белән аңлап бетермибез әле. Еш кына автоматлаштыру белән цифрлаштыруны бутыйбыз. Әйтик, укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итү, ФАПларга интернет үткәрү кайбер эшләрне автоматлаштырырга гына ярдәм итә. Электрон журналны, медицина карталарын хезмәткәрләр барыбер үзләре тутырачак, интернеттан кирәкле мәгълүматны үзләре эзләячәк. Һәр укучыга аерым уку планы билгели, авыруга дәвалау «яза» торган акыллы программалар кертү цифрлаштыру булыр иде менә. Хәер, елы ничек аталуга карамастан, планлаштырылган эшләр эшләнсә дә зур адым булачак. Глобаль мәгънәдә цифрлаштыру турында сөйләшә, теге яки бу ризыкның кулланылыш вакыты чыгуы турында хәбәр итүче һәм, кирәк булса, яңа продуктка заказ бирүче акыллы суыткычларга карый башлаганчы, беренчел ихтыяҗларның үтәлүе кирәк әле.

ШУШЫ ТЕМАГА

Цифрлы технологияләр белән бәйле һөнәрләрне диджитал-һөнәрләр дип атыйлар. Алар болай да тормышыбызга үтеп кереп баралар иде инде, пандемия моны тагын да тизләтте, өйдән торып һәм интернет кулланып кына эшли торган белгечләргә ихтыяҗ бермә-бер артты. 2021нче елда актуаль булган һәм быел да шулай булачак берничә һөнәргә күпме хезмәт хакы түләнүен карадык.

SMM-менеджер – бизнесны яки берәр проектны социаль челтәрләрдә танытучы. Аның эшенә таныту стратегиясен әзерләү, план төзү, конкурслар һәм халык катнашуын тәэмин итә торган башка уеннар уйлап табу, социаль челтәрләрне алып бару, аудиторияне анализлау керә. Эш тәкъдим итә торган сайтларны карасаң, SMM-белгечләрнең хезмәт хакы 45-60 мең тирәсендә тирбәлә, тәҗрибәле экспертларга 150-400 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итүче компанияләр дә бар.

Гадәттә, SMM-менеджер үзе социаль челтәрдә реклама бирү белән шөгыльләнми, чөнки моның өчен башка белгеч бар – таргетолог. Аның хезмәт хакы 40 мең сумнан башлана.

Социаль челтәрләр өчен текстлар язучылар – копирайтерлар. Ләкин бездә еш кына аларга шул ук SMM-менеджер вазифасын да йөклиләр, ягъни бер үк кеше социаль челтәрләргә бәйле бөтен эшне дә алып бара. Аларның хезмәт хакы да зуррак була. Ә инде текст кына язып утыручылар аена кимендә 40 мең сум эшли ала.

SEO-белгеч – интернетта эзләү системаларында кешеләр сезнең сайтка ешрак тап була һәм кызыксынып ачып карый торган итеп көйләүче. Стратегия, план төзү, аудиторияне анализлаудан тыш, алар сайтны яхшырту буенча киңәшләр дә бирергә мөмкин. Тәҗрибәле SEO-белгечләргә 90 мең сумнан башлап хезмәт хакы вәгъдә итәләр.

Маркетолог-аналитик – компаниядә эшләрнең ничек баруын, реклама һәм маркетинг алымнарының ничек эшләвен бәяләүче. Ул бүгенге көн белән генә эш итеп калмый, киләчәкне «күрә» һәм шуңа карап эш итәргә тиеш. Хезмәт хакы 80 мең сумнан башлана.

Программалар эшләүче – исеменнән үк аңлашылганча, сайтлар, программалар, мобиль кушымталар, интернет-сервислар ясаучы. Нәрсә ясавына карап, хезмәт хакы да аерыла. Гомумән, мондый төр белгечләр шактый кыйммәт йөри – 130 мең сумнан башлана.

Шул программаларны, мобиль кушымталарны, уеннарны тикшереп, ягъни тест үткәреп караучылар (QA Engineer) да бар. Аларның бәясе 90 мең сумнан башлана.

Продукт буенча менеджер базарны, кулланучыларны һәм конкурентларны анализлый, шуңа карап, тагын да күбрәк сатыла торган продукт булдырырга ярдәм итә. Продуктны анализлаудан беренче сатуга кадәр «озата бара». Мондый төр белгечләрнең әһәмиятен аңлаган компанияләр аена 160-300 мең сум хезмәт хакы түләргә әзер.

Төбәккә карап, хезмәт хаклары күпмедер аерылырга мөмкин. Ләкин цифрлы һөнәрләрнең шунысы кулай: күпчелек очракта үзең яшәгән төбәктә генә түгел, җаның теләгән шәһәрдә онлайн рәвештә эшли, хәтта чит ил компанияләре белән дә хезмәттәшлек итә аласың.

 

КАЙДА – НИЧЕК?

Татарстанда цифрлаштыру булса, Русия күләмендә 2022нче ел халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.

Кайбер субъектлар, моңа өстәп, елны төбәк күләмендә дә ниндидер исем белән атады һәм шул юнәлештә максатлар планы билгеләде. Мәсәлән, 2022:

Башкортстанда – Һөнәри белемне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы;

Якутиядә – Аналар елы;

Чуашстанда – Танылган якташлар елы;

Удмуртия һәм Дагстанда – Мәгариф елы;

Ульянда – Студентлар спорты елы;

Свердлау өлкәсендә – быел 170 еллыгы булачак танылган якташлары – урыс язучысы Мамин-Сибиряк елы;

Чечняда – Сәнәгать елы;

Ингушетиядә – Спорт елы;

Алтайда – Ак барс елы.

Элекке СССР дәүләтләрендә дә елны ниндидер исем белән атау гадәте бар. 2022нче ел Белоруссиядә Тарихи хәтер елы дип игълан ителде.

Азәрбайҗанда – Шуша шәһәре елы. Бу шәһәр – азәрбайҗаннар өчен зур мәгънәгә ия Таулы Карабахның таҗы. Элегрәк ул илнең мәдәни башкаласы дип игълан ителде. 2022нче елда шәһәрнең 270 еллыгы билгеләп үтеләчәк, шуңа күрә президент Илһам Алиевның бу карары көтелгән иде.

2022нче ел Үзбәкстанда – Халык мәнфәгатьләрен тәэмин итү, ә Казахстанда Балалар елы буларак узачак.

БМО исә бу елны Халыкара фундаменталь фәннәр елы дип игълан итте һәм барлык әгъза-дәүләтләрне, халыкара һәм төбәк оешмаларын шушы юнәлештә башкарылачак эшләргә кушылырга чакырды. «Дөнья бердәм көч куеп, COVID-19 пандемиясенә каршы торган бу ике елда биология, химия, физика, математика, антропология һәм башка күп кенә фундаменталь фәннәрнең вирусны җиңүгә керткән өлеше әһәмиятле», – диелә документта.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии