Туган телләр елы өметләрне акладымы?

Туган телләр елы өметләрне акладымы?

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021нче ел ахырына якынлашып килә. Атамасы гомумиләштерелгән булса да, республикадагы барлык телләрне колачласа да, без беренче чиратта татар теленә кагылышлы нинди проектлар булыр, нинди эшләр эшләнер дип көттек. Нәтиҗә ясар вакыт җитте.

НИНДИ ПРОЕКТЛАР БУЛДЫ?

Бөтен татар дөньясының күзләре Казанга төбәлгән, шуңа күрә елга нәтиҗәне дә башкала мисалында ясыйбыз. Ел башында татар дөньясында исеме яхшы таныш Гүзәл Сәгыйтова Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп билгеләнгәч, Туган телләр елы уңаеннан оештырылачак проектларны да ул контрольдә тотачак, диелгәч, эчкә җылы йөгерде. Чынлап та, Сәгыйтова килгәч, мэриянең күпмедер дәрәҗәдә татарчалашуы сизелде, тел активистлары белән актив эшләделәр, инстограмда да, ниһаять, татар телендә сәхифә алып бара башладылар. Гүзәл Сәгыйтованың елга нәтиҗә ясап: «Бу башлангычларның һичшиксез дәвамы булырга тиеш. Дәвамлы эш кенә мәгънәгә ия», – дип әйтүе дә өмет уята.

Туган телләр елы кысаларында Казанда 81 проект планлаштырылган иде, шәһәр бюджетыннан 36 млн сум бүлеп бирелде. Дөрес, «81 чара» дигәнгә алданмаска кирәк. Исемлектә (ул Казан мэриясе сайтында эленгән, һәркем ачып укый ала) Сабан туе, Республика көне, «Каравон» фестивале, «Йолдызлык» конкурсы кебек ел да уздырыла торган чаралар да байтак иде.

Шулай да нинди яңа проектлар эшләнде соң? Ничек бар шулай санап китәбез, нәтиҗә ясауны үзегезгә калдырабыз.

Татар теле нигезләре буенча 20 кыска видеоролик эшләнде. Аларны Габдулла Тукайның туган көнендә, 26нчы апрельдә, метрода «әйләндерә» башладылар.

Хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр өчен татар телен өйрәнү буенча интенсив курслар оештырылган. Апрельдән майга кадәр сатучылар, кунакханә, ресторан һәм кафе хезмәткәрләре онлайн форматта укулар узган. Елга йомгак ясау ниятеннән оештырылган түгәрәк өстәлдә тел активистлары шундый ук курсны кондукторлар һәм транспорт йөртүчеләр өчен дә эшләргә тәкъдим итте.

Муниципаль хезмәткәрләр өчен 24 татар теле дәресе үткәрелгән: 12се – телне башлап өйрәнүчеләр, тагын 12се – өйрәнүне дәвам иттерүчеләр өчен.

Җәйге сезонда шәһәрдә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты эшләде. Бу – татар телендә хореография һәм спорт буенча ачык дәресләр сериясе. Төрле урында 14 дәрес узган, аларда 550 кеше катнашкан.

Җәйге-көзге чорда тагын «Саумы, Казан!» әдәби конкурсы (татар һәм урыс телләрендә), «Яңа Сабантуй» яшьләр урам фестивале, ачык һавада «Агачлар нәрсә турында җырлыйлар?» спектакле (төрле телләрдә), «Булу...» фотокүргәзмәсе, «Казан тавышлары» музыкаль-театральләштерелгән тамашасы, Идел буе халыкларының «Итиль» урам арт-фестивале узды.

«Үз телем» конкурсында татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә кагылышлы 5 проектка грант бирелде, гомуми приз фонды – 1 млн сум.

Сентябрьдә Казан метрополитенында «Туган телләр поезды» йөри башлады. Ул алты вагоннан тора, эче дә, тышы да этник символлар белән бизәлгән, урыс, татар, мари, чуаш, мордва, удмурт, грузин һәм башка телләрдәге популяр фразалар һәм гыйбарәләр язылган.

«ШИК БАР, ШУЛАЙ ДА ӨМЕТ ЗУР»

Туган телләр елында башкарылган нинди проект аеруча исләрендә калган, бу ел өметләрен аклаганмы, киләсе елга татар теле тагын онытылып калыр дигән шөбһәләре юкмы – бу сорауларны тел активистларына бирдек.

Рашат Якупов Казандагы «Унбер» лицеенда татар теле укыта. Быел ул эшләгән белем бирү йортында, Казан башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге белән берлектә, шәһәрнең татар теле укытучылары өчен өч семинар оештырылды, аларда инглиз теле укытучылары, хәтта чит ил вәкилләре дә үз тәҗрибәләре, укыту алымнары белән уртаклашты. Шулай ук Рашат – сентябрьдә метрода йөри башлаган «Телләр поезды» авторларының берсе.

– Поезд идеясен, ялгышмасам, 2017нче елда ук Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән уйлаган, тәкъдим дә иткән идек. Кызганыч, ул вакытта булып чыкмады. Узган ел азагында Казан мэриясе: «Туган телләр елына багышланган нинди проектлар үткәрик?» – дип мөрәҗәгать иткәч, безнең форум активистлары шул поезд проектын тәкъдим итте. Гүзәл Рәмзил кызы (Сәгыйтова. – Ф.М.) идеяне бик хуплап кабул итте. Кеше бик күп вакытын транспортта үткәрә. Гадәттә, иртән метрода күңелсез генә, йокы туймаган килеш баралар, ә инде кич арып, кәефсез генә кайталар. Ә нигә бу бару-кайту процессын күңелле һәм шул ук вакытта файдалы сәфәргә әйләндермәскә әле?! Менә шундый фикер белән барлыкка килгән проект бу. Ягъни кешеләр иртүк эшкә барганда татарча бер-ике сүз генә булса да күрә, һәм ул аларның исендә кала. Поездда язылган мәгълүмат юмор рәвешендә, позитив кабул ителә, җиңел үзләштерелә торган. Яки урыс телендә, карале, басым бу иҗеккә түгел, монысына куела икән, дип, үзе өчен кызыклы гына мәгълүмат ала. Башка Идел буе телләре турында мәгълүматлар күрә. Чыннан да, чуаш теле дә, мари, удмурт телләре дә бар бит, алар да бик кызыклы, алар да бик бай дип уйлый башлый, бу телләргә карата кимендә хөрмәт барлыкка килә. Ягъни шул рәвешле, көчләп такмый гына, юмор белән, җиңелчә генә итеп, безнең Татарстанда бик күп телләр барлыгын, һәрбер телнең үзенә күрә бер хәзинә, байлык булуын, бөтен телләрне хөрмәт итәргә, үстерергә, кадерләргә кирәклеген күрсәтә торган шундый бер проект бу, – ди Рашат. Шунысы кызганыч: әлеге поезд соңгарак калып – сентябрь ахырында гына йөри башлады һәм декабрь ахырына кадәр генә йөриячәк дип беләбез.

– Без элек тә төрле проектлар тәкъдим итә идек, ләкин еш кына аларны барыбер йә финанс юк дип, йә башка сәбәптән кире кага килделәр. Быел менә уңай тәҗрибә булды. Ул яктан Казан мэриясенә бик рәхмәтле мин, чөнки без тәкъдим иткән проектларның бер өлеше чынга ашты. Кайберләрен объектив сәбәпләрдән кабул итмәделәр, әлбәттә. Ләкин тормышка ашыра алган кадәренең дә гамәли файдасы бар һәм бик зур дип саныйм.

Туган телләр елы булгач, әлбәттә, тел мәсьәләсенә игътибар зур. Ләкин туган телләр елы узар да, тагын милли телләр турында, татар теле турында онытылыр, дигән шик, курку да бар. Шулай да безнең өмет бик зур, шулай ук дәвам итәрбез дип өметләнәбез. Телләрнең югалу куркынычы бар һәм бу процессны ничектер туктатып, уңай якка бору кирәк. Шуңа күрә Татарстанда яшәүче бөтен халыкларның телләрен шундый кызыклы, заманча проектлар аша халыкка якынайту, ул телләрнең әһәмиятен күтәрү, никадәр зур байлык булганын аңлату һәм кешеләргә «телне кулланылышка кертегез» дигән идеяне позитив итеп үткәрү эшен дәвам иттерәсе иде, – дип сөйләде Рашат Якупов.

«ТЕЛ САБАН ТУЕ АША ГЫНА КЕРМИ»

Укытучы Эльза Нәбиуллина урыс телле «БИМ-радио»да «Айда учить татарча» дигән тапшыру алып бара, кичке эфир вакытында урыс телле алып баручыларны, алар белән бергә тыңлаучыларны да татар теленә өйрәтә. Аны тыңлагач, татар телен өйрәнү җиңел дә, кызык та була ала икән, дигән фикер туа. Туган телләр елы уңаеннан гына барлыкка килгән проект түгел бу, ул инде өч ел бара. Ә быел тапшыру, 1350 катнашучыны артта калдырып, «СМИротворец» Бөтенрусия конкурсында җиңү яулады.

– Быел Туган телләр елы икәне номиналь рәвештә сизелде инде. «Быел бит әле Туган телләр елы», «бу чараны без Туган телләр елы уңаеннан үткәрәбез» дип, ниндидер даими үтә торган чараларны, хисапка кертеп җибәрергә кирәк булгач, шушы темага кагылышлы итеп үткәрергә тырыштылар. Аннан соң төрле грантлар бирелде. Ә болай телнең кулланылышы артты, ниндидер оешмаларда, Татарстан күләмендә татар телен күбрәк ишетә башладым дип үк әйтә алмыйм. Метрода татар теле булды, Казан мэриясе оештырган ниндидер чараларны күреп бардым. Алар да кирәк, билгеле. Ләкин Туган телләр елы уңаеннан оештырылган чаралар ул бер, ә телнең кулланылышы арту – бөтенләй башка нәрсә. Телгә бит игътибар кирәкми, телне кулланырга кирәк. Бу елны оештыруның максаты татар теленә игътибар арттыру, чараларның санын арттыру булган булса, әйе, чынлап та шулай булгандыр. Әмма тел куллануга мохтаҗ, аның яшәү шарты – анда сөйләшү. Миңа калса, күбрәк чаралар менә шушы юнәлештә булырга, башта ук шундый максат куелырга тиеш. Бу елдан татар телле мәктәпләрнең саны шуның кадәргә артты; татар телендә хәзер фәлән-фәлән кибетләрдә, банкларда яки башка дәүләт оешмаларында хезмәт күрсәтәләр; Туган телләр елы кысаларында шундый-шундый тапшырулар ачылып китте һәм алар дәвам итәчәк, дигән хисаплар күрә алабыз икән, менә бу бер нәтиҗә булачак.

Казанны татарчалаштыру өчен Казан татарча сөйләшергә тиеш. «Шәһәр татарча сөйләшә» дигән берәр нинди проект кысаларында бөтен җиргә татар телен кертергә кирәк. Әйтәм бит, тел ул Сабан туе яки ниндидер фольклор чаралары аша гына керми. Тел ул көндәлек кулланылышта булырга тиеш. Менә Казанда хәзер татар сүзләре кергән урам, парк исемнәре барлыкка килде. Бу әйбәт алым, аларны арттырырга кирәк.

Аннан соң «туган тел» дигән сүз мине аптырашта калдыра. Нәрсә соң ул «туган тел»? Дөньядагы бөтен телне шулай атап була, ул нинди дә булса телгә синоним буларак кулланыла. Ә хәзер без мәктәпләрдә татар телен татар теле дип атый да алмыйбыз. Дәүләт төзүче халыкның урыс теле һәм тагын ниндидер вак-төяк телләр, шул исәптән татар теле бар булып чыгамыни? Алай түгел бит инде. Менә бу Туган телләр елы дигән нәрсә дә бик гомуми, хисапка матур итеп язып куя торган бер чара, миңа калса. Әгәр төпченә башласак, күбесе бер көнлек проектлар, берәр конкурс, концерт, фестиваль бит инде. Әгәр дә без проблеманың төбенә төшеп, аны хәл итәрлек чара булсын дисәк, ул дәвамлы булырга тиеш. Мәсәлән, Җиңү бәйрәмен мәңгеләштерергә теләгәннәр бит. Атаганнар проспектны, урамнарны. Гомер буе шулай тора һәм хәтердә кала. Әгәр дәвамлы булуын теләсәк, шушы Туган телләр елында башланды дип әйтерлек һәм җәмгыятькә, кешеләргә еллар буе хезмәт итәрлек җитди проект булырга тиеш, – дип фикерләре белән уртаклашты Эльза.

Шунысын да әйтик: быел Эльза Нәбиуллинаның проекты татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» конкурсында грантка ия булды. Хәзер аның «Урман клубы», «Юлбасма» нәшрияты белән берләшеп, «Яшел китап» дигән журналы чыгарачак. Менә бу дәвамлы эш булачак.

 

Әһәмиятле эшләрнең берсе – Татарстан Фәннәр академиясе, Казан университеты белгечләре белән берлектә татар мәктәпләре һәм балалар бакчаларына мониторинг ясаган. Аннан аңлашылганча, бүген башкаладагы 169 мәктәпнең 37се татар мәктәбе дип санала, 325 балалар бакчасының 85е татар телендә тәрбия бирә. Мәктәпләрдә 2021-2022нче уку елында туган тел буларак татар телен сайлаучылар – 55,45, урыс телен сайлаучылар – 44,07 процент. Татар телен барлыгы 82,4 мең укучы, урыс телен туган тел буларак 65,5 мең укучы укый, 695 укучы (0,48 процент) туган тел дәресләрендә башка телләрне өйрәнә. Татар балаларының 83 проценты – татар телен, 17 проценты – урыс телен, ә урыс балаларының 34 проценты – татар телен, 66 проценты урыс телен сайлаган. Казанда туган тел буларак татар телен өйрәнүчеләр проценты кими бара. 2017-2018нче елларда 65,19 процент (78,8 мең кеше) ата-ана туган тел дәресе буларак татар телен, 34,26 проценты (41,4 мең кеше) урыс телен сайлаган. 2019-2020нче уку елларында 61 процент бала татар телен туган тел итеп сайлаган булса, урыс телен 39 проценты укыган. 2020-2021нче уку елларында бу күрсәткечләр – 59 һәм 41 процент.

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии