«Икенче урынны югалту татарлар өчен һәлакәт булачак»

«Икенче урынны югалту татарлар өчен һәлакәт булачак»

Башкортстанның милли пропаганда машинасы тулы куәтенә алга бара. Ә Татарстан аны читтән генә карап тора. Безгә кагылмаса бер хәл, ләкин ул машина татарга да зур зыян сала. Аның зыяны әлегә күренмәскә дә мөмкин. Җанисәптән соң күренәчәк. Тарих фәннәре кандидаты, политолог, дәүләт милли сәясәте һәм милли хәрәкәт мәсьәләләре буенча белгеч Илнар Гарифуллин белән шул хакта сөйләштек.

ЧИКЛӘР ДӨРЕС БҮЛЕНСӘ, ПРОБЛЕМА ЧЫКМАС ИДЕ

– Илнар, тарихчы буларак аңлатсагыз иде: башкорт белән татар арасында милләт бүлешү кайчан башланган?

– Урта гасырларда безнең уртак тарих булган дип әйтсәк тә ярый. Чынлап торып ике халык революциядән соң гына аерыла. Башкортлар өчен Башкортстан Республикасы төзелә, татарлар өчен – Татарстан. Баштагы мәлне, 1917нче елның февраль революциясеннән соң, татар элитасы башкортларны үз проектына – Идел-Урал штатына кертеп, бердәм автоном субъект төзергә тырышкан. Ләкин башкортларда үзенчәлекле аерым милләт булу һәм аерым республика төзү теләге туа, шуңа күрә алар аерым республика төзи, безнең тарихи юлларыбыз өзелеп кала.

Аннан соң берләшеп Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы төзергә уйлыйлар. Тик ул да килеп чыкмый. 1919нчы елны Башкортстан Советы Башкортстанны төзеп бирә, ә 1920нче елны Татарстан оеша.

Ике милләт арасында еш кына низаг чыгуның иң төп сәбәбе –чикләрнең бүленеше. Алар мөмкин кадәр дөресрәк бүленгән булса, хәзерге көндә милли проблемалар чыкмас иде. Ләкин чикләребез әйбәт итеп бүленмәгән, Башкортстан эчендә бик күп татарлар калган. 20нче елда Татарстан оешкан вакытта Уфага хәтле татарлар яшәгән бөтен территория, Уфаны да кертеп, Татарстан эчендә калырга тиеш булган. Ул проект тормышка ашырылмый. Хәтта Татарстанның оешуы турындагы декретта да ике өяз – Бәләбәй һәм Бөре референдумнан соң шулай ук Татарстан эченә керергә тиеш, дип язылган була. Ләкин референдум үткәрелми кала, әлеге ике өяз 22нче елны Башкортстанга кушыла. Минем фикеремчә, шул 22нче елда Уфа губернасының калган өлешләре Башкортстанга кушылганнан соң, әлеге татар-башкорт мәсьәләсе килеп чыга да инде.

– Татарлар Башкортстанда көчләп башкортлаштыру бара дип әйтә, башкортлар көчләп татарлаштыру турында сөйли. Ике як та нәрсәгә нигезләнеп шулай дип әйтә?

– Башкортларның позициясе болай: XVIII гасырдагы халык санын алу документларын күтәрәләр дә, анда башкортлар дип язылган икән, янәсе ул җирләрдә башкортлар күпләп яшәгән, ә хәзер алар татар дип язылган – димәк, бу башкортларны көчләп татарлаштыру дигәнне аңлата. Татар авылларындагы халык саны нәтиҗәләрен алалар да шундый фикергә киләләр. Чынлыкта XVIII-XIX гасырдагы халык санын алу «ревизские сказки» дип атала, анда милләт түгел, сословиеләрне исәпкә алганнар. Башкорт сословиесенә күп милләт вәкилләре кергән. Мәсәлән, Казан губернаторы А. П. Волынский 1730нчы елда язган «Записка о положении башкирского вопроса…»да болай дигән: «Башкортлар саны вакыт-вакыт арта, әле 20 ел элек кенә аларның саны 35-40 мең иде, хәзер качаклар белән бергә 100 меңнән дә артып китте. Чөнки Казан, Себер һәм андагы башка өязләрдән ясаклы татарлар, шулай ук авыллары-авыллары белән мордва, чуваш, чирмеш, вотяклар, хәтта күп кенә урыслар да, җан башына түләнә торган салымнан качып, башкортлар рәтенә күчте».

Ә без ни өчен татарларны көчләп башкортлаштыру сәясәте алып барыла дип әйтәбез, чөнки ул – безнең күз алдыбызда барган тарих. Башкортстанда яшисең икән, димәк син – башкорт, диләр дә тоталар да язып куялар. Беренче тапкыр фальсификация 1959нчы елгы җанисәп вакытында була, аннан соң тагын да көчлерәге – 1979нчы елгы җанисәптә. Безнең заманны карасак, 2002 һәм 2010нчы еллардагы халык санын алулар вакытында шундый нәрсә күзәтелде. Елына карап методикалары гына аерыла, ләкин бу сәясәтнең максаты һәрвакыт бер үк: татарларны механик рәвештә башкорт дип яздыру гына түгел, аларның милли үзаңын да үзгәртергә тырышу.

ҖАНИСӘПТӘ АЛДАУ БУЛАЧАК

– Совет чорындагы җанисәпләр вакытында Башкортстанда административ ресурс бик нык кулланылган – кешеләрне башкорт дип язганнар да куйганнар. Ә 2021нче елның язында буласы халык санын алуда кайсы алым күбрәк кулланылыр икән – пропагандамы, әллә административ ресурсмы?

– Гибрид алым. Хәрби идеологлар, политологлар «гибридная война» дигән термин уйлап чыгарды бит. Монда да шундый ук кушылма форма булачак. Хәзер административ ресурс та кулланыла, шул ук вакытта пропаганда да эшли. 2002, 2010нчы еллар белән чагыштырып карыйм, бүген пропаганда көчлерәк бара. Башкортлар районнарга йөриләр, күп итеп китаплар тараталар, фильмнар төшерәләр, шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрәләр, кешеләрнең башын бутыйлар. Шул ук шәҗәрә бәйрәмендә турыдан-туры пропаганда алып барыла. Мәсәлән, шундый очракларны беләм: шәҗәрә бәйрәмнәренә якын-тирә авыллардан халыкны китертәләр, башкорт киемен кидертәләр, шәҗәрә тоттырып бастыралар да телевидениегә сөйләттерәләр. Теге кеше «мин башкорт, шундый-шундый районнан» дип сөйли, ә чынбарлыкта башкорт булса, башкортча сөйләшсә дә, гомумән икенче районнан булып чыга. Менә шулай халыкны алдау бара.

Административ ресурска килгәндә, тиздән буласы җанисәптә кешеләрне турыдан-туры мәҗбүриләп башкорт дип яздырып йөрмәсләрдер. Күбрәк барыбер пропагандага таянырлар. Кешеләрне «башкорт дип язылыгыз» дип үгетлиләр. Шундый мисаллар билгеле: «зинһар өчен, башкорт булып язылыгыз инде!» дип йөрүчеләрне кызганып, әти белән әни кеше башкорт булып язылганнар, ә уллары принципиаль рәвештә татар булып язылган. 2002, 2010нчы елларда, гомумән, халык санын алучылар «фәлән кадәр сан булырга тиеш» дигән план белән йөриләр иде (Илнар үзе дә Башкортстанның Бүздәк районыннан. – Авт.). Бу юлы алай план ук төшермәсләр инде. Төрлечә алдап, үгетләп йөрерләр дип уйлыйм.

Аннан соң без сайлауда алдыйлар дип зарланабыз. Анда ичмасам ниндидер механизмнар бар: күзәтеп торучылар, комиссия, мәсәлән. Ә җанисәптә, гомумән, бернинди контроль юк. Шуңа күрә нәтиҗәләрне санау этабында да фальсификация булыр дип уйлыйм.

– Башкортстанда миллион ярым татар бар, дип әйтәбезме?

– Минем фикеремчә 1,3 млн татар һәм 200-250 мең татар телле башкорт. Барысы бергә шул миллион ярым була инде.

– Менә бу санны нәрсәгә нигезләнеп исбатлый алабыз?

– 1989нчы елны үзгәртеп кору вакытында чын саннарга нигезләнгән халык санын алу була. Ул вакытта Башкортстанда 1 млн 120 мең чамасы татар исәпләнгән. 2002нче елгы җанисәпкә хәтле Башкортстанның дәүләт статистика хезмәте ел саен республикага кергән һәм аннан чыккан кешеләрне санап, милләтләре буенча хисап биреп бара иде. Башкортстанда яшәүче галим Илдар Габдрәфыйков шул саннарны анализлап, исәпләп чыгарды: 2002нче елгы җанисәптә, әгәр ул дөрес үткән булса, татарлар якынча 1 млн 270 мең булырга тиеш иде. Ә ул вакытта татарларны 990 мең генә дип күрсәттеләр, 300 мең тирәсе татарны башкорт дип яздылар. 2002нче елдан соң Башкортстанда халык саны артты. Шуңа бүген анда 1 млн 300 мең тирәсе татар бар дип уйлыйм. Шулардан тыш, туган телен татар теле дип әйткән халыкларны карасак, тагын 200-250 мең кеше җыела. Аларны ике милләт арасында буталган татар телле башкорт дип әйтсәк тә ярый. Минемчә, болар – шул ук татар милләте вәкилләре. Бездә мишәрләр, керәшеннәр бар бит, алар татар телендә сөйләшәләр, ләкин милли үзенчәлекләре бар. Шулар шикелле бу 200-250 мең кешене дә татар милләтенең бер субъэтник төркеме дип саныйм.

– Язын буласы җанисәптә дә ике милләтне күрсәтергә мөмкинме?

– Мөмкин. Өтер аша күрсәтәсе. Әмма алай итеп язсаң, автомат санаган вакытта беренчесен генә исәпләячәк. Телләр буенча да шулай ук: берничә телне туган тел дип язып була. Кешенең башын бутап бетерәчәк әле бу.

ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ СӘЯСӘТ ЮК

– Башкортстанда милли сәясәт көчле, менә хәзерге вакытта да пропаганда куәтле эшли. Төрле инструментлар кулланалар. Мәсәлән, җырчы Элвин Грейны да сәясәткә тарттылар (октябрьдә аны Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның мәдәниятне үстерү мәсьәләләре һәм яшьләр сәясәте буенча киңәшчесе итеп билгеләделәр. – Авт.). Ә Татарстанда ни өчен андый пропаганда, милли сәясәт юк?

– Чөнки Татарстанда 90нчы еллар башыннан ук милли үзаңны, татар милләтен үстерүгә кагылышлы зур эшләр алып барылмый. Күбрәк «Татарстан милләте»н үстерәбез диделәр, «бер Казанда кайныйбыз – бер милләт ясыйбыз» дигән идеяне алга сөрделәр, милли үзенчәлекләрне бик аермаска тырыштылар. Ләкин бу идея тормышка ашмады. Урыс халкы – үз тормышы, татарлар үз тормышы белән яши.

Ә Башкортстанда беркайчан да «бердәм республика милләте» ясыйбыз дигән идея булмый, анда баштан ук башкорт милләтен төзиләр. Шул ук тарих аша, милли уен кораллары, хәзер менә шәҗәрәләр аша башкорт халкының үзаңын үстерәләр. Пропагандага күп акча түгәләр. Аларның Фәннәр академиясендә Стратегик тикшеренүләр институты бар. Анда барысы да политтехнологлар, милли пропаганда юнәлешендә эшлиләр, аларга күп грантлар бирелә. Башкортстанда милли үзаңны үстерүне сәяси системага салганнар. Ә Татарстанда ул, кызганычка, андый сәяси системага куелмаган. Без, татарлар, күп булсак та, аның белән шөгыльләнмибез. Бер генә мисал: татар галимнәрен Башкортстанга кертмәскә тырышалар. Ә башкортлар үзләре көнчыгыш Татарстанга йөрделәр. Ике-өч ел элек Актаныш, Азнакай, Ютазы районнарын йөреп чыктылар, андагы халыкка «сез – башкортлар» дигән лекцияләр үткәрделәр, китаплар тараттылар, ачыктан-ачык пропаганда алып бардылар. Ә бездә андый эшкә акча да юк, кешеләр дә билгеләнмәгән. Милли мәсьәләгә игътибар да җитми. Шуның аркасында җанисәптә милләттәшләребезнең хәтсезен югалтуыбыз, хәтта 5 миллионнан да кимрәк калуыбыз ихтимал.

Әлегә татарлар Русиядә сан ягыннан икенче булып бара. Икенче урыннан төшсәк, безнең өчен һәлакәт булачак ул. Беренчедән, психологик яктан. Бу безнең дәрәҗәбезне төшерә, милли рухыбызны какшата. Икенчедән, сан ягыннан икенче урында торгач, татарлар – Русия дәүләтен төзүче халык, дип тә үз хокукларыбызны якларга тырыша идек. Әгәр әлеге позицияне югалтсак, өченче-дүртенче урынга калсак, үз-үзеңне хөрмәт итү, горурлык хисләре дә юкка чыгар дип уйлыйм. Шуңа күрә интеллигенция дә, Татарстан җитәкчелеге дә бу мәсьәләгә игътибар итсен иде

Милләттәшләребезнең 70 проценты Татарстанда яшәми. Алар белән эшләмәсәк, ярдәм итмәсәк, алар диңгездәге тамчы кебек кенә калачак. Ә аларны югалтсак, без Татарстандагы татарны да саклый алмаячакбыз. Бөтендөнья татар конгрессы белән татар телен саклау комиссиясе бу юнәлештә бергәләп эш алып барырга тиеш. Шулай ук Фәннәр академиясенең дә кушылуы кирәк. Ә бездә әлегә структуралар һәрберсе үз тормышы белән яши. Системага салып эшләү зарур.

«Татарлар Русиядә сан ягыннан икенче булып бара. Ул урынны югалту безнең өчен һәлакәт булачак. Беренчедән, психологик яктан. Бу безнең дәрәҗәбезне төшерә, милли рухыбызны какшата. Икенчедән, сан ягыннан икенче урында торгач, татарлар – Русия дәүләтен төзүче халык, дип тә үз хокукларыбызны якларга тырыша идек. Әгәр әлеге позицияне югалтсак, өченче-дүртенче урынга калсак, үз-үзеңне хөрмәт итү, горурлык хисләре дә юкка чыгар дип уйлыйм»

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии