Мошенник корбаннарына акча түләмәкчеләр. Үзе пешкәннәргә юк

Мошенник корбаннарына акча түләмәкчеләр. Үзе пешкәннәргә юк

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә һәм Үзәк Банкка мошенниклардан зыян күргән кешеләргә компенсация түләү механизмнарын уйларга кушты.

Бүген кырыгалдарлар күп. Алдау ысуллары да артканнан-артып, ел саен үзгәреп, камилләшеп тора. Күпме кисәтүгә карамастан, алданучылар да җитәрлек. Менә соңгы бер айда хәбәрләр тасмасына чыккан очраклар. Казанда бер әби, янәсе юл казасына эләккән туганына булышам дип, мошенникларга 200 мең сум акчасын күчергән. Алданганын аңлагач, борчылып, үз-үзенә кул салган. Түбән Новгород өлкәсендә пенсионер хатын үзен банк хезмәткәре дип таныштырган аферистка 13,6 млн сум күләмендә җыелган акчасын күчергән, ул гына җитмәгәч, 3 млн сумга якын кредит та алып биргән. Ә Санкт-Петербург дәүләт университеты фәнни хезмәткәренә «икътисад эшләре буенча полиция»дән шалтыратканнар һәм дәүләткә хыянәт итү маддәсе нигезендә эш ачылуын хәбәр иткәннәр. Акча түләсәң, зурга җибәрмичә котылып була, дип ышандырганнар. Нәтиҗәдә, фәнни хезмәткәр башта кулында булган 420 мең сумын, аннары банктан кредит алып, тагын 3,2 млн сумны мошенникларга күчергән. Бернинди дә «икътисад эшләре буенча полиция хезмәткәре» дә, җинаять эше дә булмаган, әлбәттә. Кемерово өлкәсендә бер укытучы бөтенләй рекорд куйган: мошенникларга 14,2 млн сум акчасын чыгарып биргән. Берьюлы түгел, 39 көн дәвамында күчереп барган. Үзен банк хезмәткәре дип таныштырган кырыгалдар, сезнең исемнән кемдер кредит алырга теләде, банк операцияне «томалады», банктагы акчагыз югалмасын өчен, аны махсус резерв счетка җибәрергә кирәк, дип ышандырган. Бу сүзләргә ышанган хатын бөтен булган акчасын аферистларга биргән, туганнарыннан да әҗәткә алган, кредитка баткан, өен залогка куйган. Җинаять эше ачылган, хатынны алдаган мошенникны эзлиләр, диелә җирле матбугат хәбәрендә. «Эш» ачыла ул, эзләп тә карыйлар, тик «җинаятьче тотылды, урлаган акчасын кайтарды» дигән хәбәрләр генә бик сирәк була.

Кыскасы, проблема актуаль һәм аның белән нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Президентның алданучыларга компенсация түләү мәсьәләсен элегрәк тә бер күтәргәне бар иде инде. Менә хәзер кабат шушы темага әйләнеп кайтырга булган. Кремльнең матбугат үзәге пресс-релизында әйтелгәнчә, компенсация түләүдә нинди механизмнар кулланыла алуы турындагы доклад 2023нче елның 1нче июленә кадәр президентка тәкъдим ителергә тиеш. Җаваплы кешеләр итеп премьер-министр Михаил Мишустин белән Үзәк Банк рәисе Эльвира Нәбиуллина билгеләнгән.

Статистикага килсәк, Үзәк Банк мәгълүматы буенча, 2022нче елның беренче 9 аенда онлайн һәм телефоннан шалтыратып алдау нәтиҗәсендә гражданнар 10 млрд сумнан күбрәк акчасын урлаткан. Бу – 2021нче елның шул чоры белән чагыштырганда 11 процентка күбрәк. Әле шушы көннәрдә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе коллегиясендә министр Артем Хохорин белдергәнчә, Татарстан халкы узган ел 80 млн сумга якын акчасын «туганыгызга ярдәм кирәк» дип алдаган мошенникларга биргән. Федераль Эчке эшләр министрлыгы статистикасы буенча, соңгы вакытта мошенниклар тозагына төшүчеләр арасында яшьләр артып киткән. Зыян күрүчеләр арасында өлкән яшьтәгеләр 15 процентны гына тәшкил итә. Әле кайчан гына кырыгалдарларга иң бирешүчән кешеләр – пенсионерлар, дигән караш яши иде. Ә хәзер 20-25 яшьлекләр ешрак алдана икән. Бу аларның интернетта күбрәк утыруы белән бәйледер, чөнки хәзер онлайн алдау төрләре киң таралган.

Алданганнарга компенсация түләүгә әйләнеп кайтсак, Үзәк Банк бу мәсьәләне 2021нче елда бер күтәргән иде инде. Кешенең хәбәре булмый торып, банк хисабыннан яки картасыннан акча урланса, законсыз сатып алулар башкарылса, урланган сумманың 8 процентка кадәр өлеше кире кайтарыла дигән закон бар. Бу, әлбәттә, бик аз. Үзәк Банк әлеге компенсацияне алуны гадиләштерергә һәм кире кайтарыла торган сумма өлешен арттырырга тәкъдим итте, дип язды «РБК». Хисабыннан яки картасыннан акчасы урланганның икенче көненнән дә соңга калмый гражданнар банкка хәбәр итәргә тиеш, һәм банк, законсыз операциянең төренә карап, күпме сумманы кире кайтарачагын исәпләячәк, диелде. Мәсәлән, теге яки бу банкның урлауларга каршы тору буенча механизмнары көчсез икән (клиент ризалыгыннан башка башкарылган операцияләрне ачыклый алмау шуңа керә), ул банк урланган сумманы тулы күләмдә кайтарырга тиеш булачак, дип аңлатылды. Тик бу яңа кертеләсе закон, әгәр кертелә калса да, мошенникларга акчасын үз кулы белән күчергән яки банк картасы номерын үзе хәбәр иткән кешеләргә кагылмаячак. Хәзерге вакытта да андый кешеләргә акчасы кире кайтарылмый. Мошенниклар тоткарланып, урлаган сумманы чыгарып салсалар гына инде. Шулай булгач, «үзләре гаепле» кешеләр Путин әйткән компенсациягә дә өметләнеп тормасын. Ә бит алданучыларның күпчелеге – шундыйлар.

Гомумән, ул компенсация мәсьәләсенең тиз генә хәл ителүе һәм бөтен кешене дә канәгатьләндерә торган булуы икеле. Каян алып түләргә ул акчаны? Бюджеттан түләр идең, беләсез, акча юк. Банклардан түләтә башласаң, аларның да акчасы җитмәячәк, финанс базарына бик зур йөкләнеш булачак. Һәм кемгә түләргә – бу сорау да ачык кала. Хуш, үзләре гаепле кешеләргә түләмәдең дә ди. Әмма бүген банкның онлайн кушымтасын ватып, синең картадан башка берәүгә акча күчерү очраклары да еш күзәтелә. Банкка шалтыратып, ул акчаны мин күчермәдем, дип ышандырып кара!

Шуңа да алданганнарга компенсация турында сөйләшүгә караганда, банк хисапларын һәм карталарын саклау механизмнарын арттыру һәм камилләштерү, мошенникларны эзләү һәм җәзага тартуны системага салу турында сөйләшсәләр, ышандыра торганрак булыр иде. Хәзерге вакытта мошенниклар, шул исәптән телефоннан шалтыратып, интернетта алдап акча эшләүчеләре дә РФ Җинаять Кодексының 159нчы маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартыла. Бер еллык хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штрафтан башлап, күп дигәндә ике елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Тотсалар, әлбәттә. Чөнки бездә полиция онлайн угрыларны эзләү белән шөгыльләнергә яратмый.

 

Русия халыклар дуслыгы университетының (РУДН) икътисад факультеты доценты Андрей Гиринский «Прайм» агентлыгына мошенниклар кармагына эләгүчеләрнең гомуми портретын тасвирлап күрсәткән. Аның сүзләренчә, артык эмоциональ, ышанучан, чамадан тыш кызыксынучан, аралашу җитми һәм тупланган тәҗрибәгә игътибар бирми торган кешеләр – кырыгалдарларның типик корбаннары. Доцент тозакка төшмәс өчен, берничә кагыйдәне истә тотарга киңәш иткән. Аңлаешсыз һәм артык күп хәрефләр җыелмасыннан торган электрон почта адреслары, тик торганда элемтәгә кергән билгесез затлар һәрвакыт сагайтырга тиеш. Икенчедән, әңгәмәдәш гадәттән тыш уңайлы шартлар вәгъдә итә, тәкъдимнәр ясый башлый, шәхси мәгълүматларны бирүне сорый икән – шулай ук шикләнергә сәбәп. Һәм, ниһаять, мошенникларны танып була торган тагын бер билге: алар әңгәмәдәшкә психологик басым ясарга ярата. Карарны тиз арада кабул итүегез кирәк, вакыт бара, көтеп тора алмыйбыз, ашыгыч, дип ашыктыра башласалар, кырыгалдарлар белән эш итәсез дигән сүз. Шушы гади генә кагыйдәләрне истә тоту да начар ниятле кешеләр тозагына эләгүдән саклап кала ала, дигән доцент.

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Үзәк Банк сайтында күрсәтелгән иң киң таралган алдау схемалары:

  1. Мошенниклар үзләрен эш тәкъдим итүче буларак таныштыра. Электрон почта яки смс аша бик уңайлы шартлар, югары хезмәт хакы, тулы булмаган эш көне тәкъдим иткән белдерү килеп төшә. Эшләмичә генә акча алып ята торган бик табышлы эш янәсе. Гадәттә, мондый вакансия интернетта сату итү белән бәйле була. Җибәрелгән сылтама буенча күчсәң, синең белән «эшкә алу буенча менеджерлар» языша башлый. Банк картасы яки телефон номерларын сорарга мөмкиннәр. Аннары сату платформасында теркәлү өчен кертем түләргә кирәклеге ачыклана. Таныш түгел, шикле адреслардан килгән мондый эш тәкъдимнәренә ышанмагыз. Банк картасы номерларын, паспорт мәгълүматын сорасалар, ниндидер кертем түләргә кушсалар – бигрәк тә.

  2. Клиентка шалтыратып, үзләрен тәртип саклау органыннан дип таныштырып, шәхси мәгълүматларының ялгыш интернетка чыкканын хәбәр итәләр. Янәсе аларга бу хакта банк хезмәткәрләре әйткән, хәзер шул эшне тикшерү белән мәшгульләр. Сезнең мәгълүматлар да урланганнар арасында тәгаен бармы икән, тикшереп карыйк әле, дип, банк картасының бөтен саннарын, хәтта арткы ягындагы өч саннан торган кодны да сораша башлыйлар. Ул кодны беркемгә дә әйтергә ярамый! Үзен банк яки тәртип саклау органы хезмәткәре дип таныштырган кеше әлеге кодны сорый башлый икән, тизрәк сөйләшүне өзәргә кирәк, шалтыратучы – мошенник.

  3. Банк хезмәткәре шалтыратып, сезнең карта ярдәмендә шикле онлайн операция башкарылды, дип белдерә. Бу да – мошенниклар тозагы. Операцияне гамәлдән чыгару өчен картагызның номерларын сорый башлаячаклар. Инде әйтелгәнчә, чын банк хезмәткәре беркайчан да карта мәгълүматын сорамый. Кешене ышандыру өчен, «банк хезмәткәре» смс аша үзенең эш таныклыгын да төшереп җибәрергә мөмкин. Анда банкның логотибы, мөһер торса да, ышанырга ярамый. Банк хезмәткәре беркайчан да үз документларының күчермәсен клиентларга смс аша юлламый. Мөһер белән логотипны рәхәтләнеп интернетта да табып була.

  4. Мобиль элемтә операторы хезмәткәре булып шалтыратып, тиздән сезнең номерыгыз эшләми башлаячак, дип куркыталар. Мошенниклар номерга блок куелмасын өчен, телефонда үзе әйткән кодны җыярга куша. Телефон номерымнан колак какмыйм дип куркып, кеше әлеге кодны җыя һәм үз куллары белән бөтен шалтыратулар һәм смслар, шул исәптән банктан килгәннәре дә мошенникларның телефонына килеп бара торган итеп көйләп куя. Шул рәвешле мошенниклар сезнең банк хисабына кереп, акча урлый ала. Мондый шалтырату килсә, ниндидер билгесез кодлар җыйганчы, шалтыратуны өзеп, үзеңнең мобиль операторга шалтыратып сорарга киңәш ителә. Операторның номеры рәсми сайтларында күрсәтелгән була.

  5. Кешбэкны сумнарга алыштырырга вәгъдә итәләр. Соңгы вакытта «кешбэк» сүзе уңнан да, сулдан да ишетелә. Сатып алулар вакытында күпмедер балл бирелә, шулар банк картасында кешбэк булып җыелып бара. Үзләрен банк хезмәткәре дип таныштырган мошенниклар шалтыратып, картадагы кешбэкны акчага әйләндереп була дип ышандыра. Моның өчен банк картагызның мәгълүматын хәбәр итүегез дә җитә, ди. Мондый сүзне ишетүгә телефонны куярга кирәк. Кешбэк турында мәгълүмат аласыгыз килсә, банкның рәсми телефон номерына шалтыратып белешегез – ул рәсми сайтларында, шулай ук банк картасының арткы ягында күрсәтелгән була.

  6. Урланган акчаларны компенсацияләргә ышандыралар. Моның өчен махсус сайтлар ачалар, аларга сылтаманы электрон почта яки смс аша җибәрәләр. Кайвакыт, урланган акчагыз өчен компенсация алырга булышабыз, дип телефонга да шалтыраталар. Сайтта аерым форма тутырырга кушалар, анда, әлбәттә, шәхси һәм финанс мәгълүматын да язарга кирәк. Аларны тутырып җибәрсәң, картаңда булган акчаңны үз кулың белән мошенникларга бирдең дигән сүз. Ә үзең күчергән акчаны, инде әйтелгәнчә, кайтарып алып булмый. Русия Үзәк Банкы 2022нче елның май аенда гына да шундый 38 ялган сайтны томалауларын сорап, тәртип саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии