Африкада – саранча һәм Гитлер, Русиядә – «нульләшкән» Путин

Африкада – саранча һәм Гитлер, Русиядә – «нульләшкән» Путин

(2020нче елга йомгак – 2нче кисәк)

Узып баручы елның иң мөһим вакыйгаларын искә төшерүне дәвам итәбез.

ДӨНЬЯ ВАКЫЙГАЛАРЫ

АКШ, Белоруссия, Кыргызстан, Таулы Карабах… Быел бу географик атамалар сәяхәт итү нокталары түгел, дөньяны дер селкеткән вакыйгалар үзәге булды.

25нче майда АКШның Миннеаполис шәһәрендә кибеттә тәмәке алганда 20 долларлык ялган купюра белән түләгән дип шикләнелгән Джордж Флойд тоткарланды. Тоткарлау вакытында полиция хезмәткәре Флойдны җиргә егып, муенына тезе белән 7 минут 46 секунд бастырып тора. Флойд үлә. Моны кара тәнлеләргә карата көч куллану дип кабул иттеләр, Black Lives Matter («Кара тәнлеләрнең тормышы әһәмиятле») хәрәкәте каршылык чаралары башлап җибәрде, ул АКШта гына калмыйча, дөньякүләм мәйданга да җәелде. АКШта каршылык чарасына чыгучылар юлда очраган бөтен нәрсәне җимерә башлагач, аларга каршы гаскәр чыгардылар.

4нче августта Ливан башкаласы Бейрут портында аммиак селитрасы сакланган склад шартлады. 220 кеше үлде, 6 меңгә якын кеше яраланды, 300 мең кеше йорт-җирсез калды, шартлау 15 млрд долларлык зыян салды, диелде. Протест чаралары башланып китте. 10нчы августта Ливан хөкүмәте отставкага китүен белдерде.

Тагын август, тагын протестлар. Бу юлы күрше Белоруссиядә. 9нчы августта илдә президент сайлавы узды. Рәсми мәгълүматлар буенча, 80,1 процент тавыш җыеп, 1994нче елдан бирле ил башында торучы Александр Лукашенко тагын җиңү яулады. Оппозициядәге Светлана Тихановская 10,1 процент тавыш җыйган, диелде. Ләкин халык моның белән килешергә теләмәде, тавышларыбызны урладылар дип, урамга чыкты. Йөзәр меңләгән кеше Белоруссия шәһәрләре урамнарын тутырып атлады, Лукашенконың китүен таләп итте. Аларга каршы ОМОН чыгарылды, тыныч протестны тимер күсәкләр белән куып тараттылар, кешеләрне имгәттеләр, изоляторларга илтеп тыктылар, җинаять эшләре ачтылар. Светлана Тихановская белдергәнчә, ОМОН кулыннан 7 кеше үлгән. Каршылык чаралары һаман да тынмый. Шушы көннәрдә генә билгеле булды: кеше хокукларын яклау өлкәсендә ел саен бирелә торган Андрей Сахаров исемендәге премия быел Белоруссия оппозициясенә бирелгән. Европа Берлеге, Бөекбритания, АКШ, Украина Лукашенконы президент дип танымады, катгый санкцияләр кертте. Путин исә Лукашенконы беренчеләрдән булып тәбрикләде, Русиянең Белоруссиягә акчалата ярдәм күрсәтүе турында да сөйләштеләр.

Ә Кыргызстанда 10 көн эчендә чираттагы дәүләт түнтәрелеше ясап аттылар. 4нче октябрьдә республикада парламент сайлавы узды, президент Сооронбай Жээнбеков гаиләсенә якын булган фиркаләр җиңде. Оппозиция урамга чыкты, хакимият биналарын, Ак йортны яулап алды. Бишкәктә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Ә 15нче октябрьдә президент Сооронбай Жээнбеков отставкага китүен белдерде. «Хакимияткә ябышып ятмыйм. Кыргызстан тарихында үз халкына аткан һәм аларның каннарын койган президент булып каласым килми», – дип белдерде ул.

Сентябрь ахырында Таулы Карабахта кораллы низаг башланды. Дөресрәге, 30 елдан бирле бара торган низаг пыскып яткан җиреннән дөрләп китте. Азәрбайҗанның Саклану министрлыгы, үз позицияләрен Әрмәнстан утка тота, дип белдерде. Әрмәнстан хакимияте Азәрбайҗан, Төркия белән берләшеп, Карабахка басып керә башлады, диде. Ике яктан да танклар, авыр артиллерия һәм авиация эшкә җигелде. Азәрбайҗан җиңде. 10нчы ноябрьдә Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев һәм Әрмәнстан Премьер-министры Никол Пашинян Таулы Карабахта сугышны туктату турында килеште. Өченче як булып, килешүне Русия Президенты Владимир Путин имзалады. Карабахка Русиянең тынычлык урнаштыручы көчләре кертелде, алар 5 ел анда торачак, диелде. Карабах низагында Әрмәнстан җиңелгәннән соң, илдә оппозиция протестлары бара. Премьер-министрның вазифасыннан китүен таләп итәләр.

Ноябрьдә АКШта президент сайлавы узды. 46нчы президент булып Джо Байден сайланды. Трамп оппонентларын алдауда, нәтиҗәләрне фальсификацияләүдә гаепләде, «җиңүне урладылар» дип белдерде. Юристлар командасы сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару өчен көрәшеп карады.

Саный китсәң, тагын да дәвам итәргә була, әлбәттә. Декабрьдә булган бер вакыйга белән бу бүлеккә нокта куябыз. Көньяк-Көнбатыш Африкадагы Намибиянең төньягында муниципаль сайлауда Адольф Гитлер җиңү яулады. Дөрес укыдыгыз, сайлауда 84,88 процент тавыш җыйган сәясәтченең исеме – Адольф Гитлер Уунона.

ЭЧКЕ СӘЯСӘТ

Путинның Федераль Җыенга мөрәҗәгатеннән соң ике сәгать үткәч, 2020нче елның 15нче гыйнварында Русия Хөкүмәте отставкага китүе турында игълан итте. Дмитрий Медведев урынына Премьер-министр итеп Федераль салым хезмәте җитәкчесе булып эшләгән Михаил Мишустин билгеләнде. Медведевка Куркынычсызлык советы рәисе урынбасары вазифасы эләкте (рәис – Путин).

Яңа себерке яңача себерә: Мишустин белән бергә Хөкүмәткә яңа министрлар да килде, мәсәлән, социаль блок министрларын премьер тулысынча алыштырды.

Эчке сәясәттә иң зур вакыйга – Конституциягә үзгәрешләр кертү. 15нче гыйнварда Путин Федераль Җыенга мөрәҗәгатендә Төп законга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыккач, тема ракета тизлеге белән ыргылыш алды. Шул ук 15е көнне 75 кешедән торган эшче төркем булдырылды, 16сы көнне беренче утырышы узды, ә инде 20се көнне закон проектын әзерләп бетереп, Дәүләт Думасына тапшырды да. Башта тавыш бирү апрельдә буласы дигәннәр иде, коронавирус планнарны бераз үзгәртте: тавыш бирү 1нче июльгә күчерелде. Дөрес, бер атна алдан ук тавыш бирә башларга ярый иде. Маршрут автобусында да тавыш бирү пункты оештырдылар, подъезд төбендәге эскәмиядә дә, урамдагы агач төбендә дә. Имеш, коронавирусны хәйләлиләр, имеш, автобуста вирус йокмый. Бу тамашаның нәтиҗәсе: 77, 92 процент халык хуплавы белән, үзгәрешләрне кабул итеп тә куйдылар. Хәер, яңа Конституцияне «хуплауга» хәтле үк бастырып чыгарганнар иде инде.

Бөтен кешенең дә телендә булган үзгәреш – Путинның моңарчы булган президентлык сроклары «нульгә тигезләнде». Теләге булса, Путин тагын ике тапкыр сайлана, ягъни 2036нчы елга кадәр президент булып утыра ала. Үзгәрешләр моның белән генә бетми. Менә, мәсәлән, шул яңартылган Төп канунга аркаланып, хәзер төбәкләрдәге Конституция судларын бетерә башладылар. Бу эшне 2023нче елга кадәр төгәлләргә җыеналар. Бүгенгә 16 төбәкнең үз Конституция суды бар. Татарстанның Конституция судының юкка чыгарылуы нәрсәгә китерәсен чамалыйбыз. Моны аңлапмы, безнең депутатлар да Конституция судын яклап сүз әйткәләп карадылар. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да Конституция судын юкка чыгару кызганыч хәл дип белдерде. Ни өчендер бу уйлар Төп законга үзгәрешләр формаль рәвештә кертелгәнгә кадәр килмәгән. Янгын узгач кына су эзли башладылар.

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын да билгеләп үттек бит әле. Коронавирус йоктыру куркынычы зур булу сәбәпле, 9нчы майда гадәти купшы парад булмый калды. Кызыл мәйдан күгендә 75 очкыч кына шоу күрсәтте, «Үлемсез полк» акциясе дә онлайн гына үтте. Ләкин Русия үзенең яраткан бәйрәмен: хәрби куәте, техник көче белән мактану бәйрәмен үткәрми кала алмый иде. 1945нче елда беренче тапкыр парад үткән көндә – 24нче июньдә үтте быелгы парад. Безнең техникалардан хәтта коронавирус та курыккан булса кирәк.

9нчы июльдә Хабаровск крае губернаторы Сергей Фургалны, берничә җирле эшмәкәрне үтертүне оештыруда шикләнелә дип, кулга алдылар. Һәм Русия өчен көтелмәгән хәл булды: Хабаровск халкы ЛДПР фиркасе әгъзасы булган Фургалны якларга чыкты. Яклау чарасы әкренләп каршылык акциясенә әйләнде. Ил тарихында булмаган хәл: протестлар менә инде 5 айдан артык дәвам итә.

Башкортстанда Куштау шиханын якладылар. Аны сода алу өчен эшкәртә башларга теләгәннәр, тауга техника керткәннәр иде. 15нче август көнне Куштау итәгендә «Сода» ширкәте хезмәткәрләре, ОМОН һәм шиханны яклаучылар арасында бәрелешләр булды. Активистларны тоткарладылар, штрафлар суктылар. Ләкин алар үз дигәненә иреште: Куштаудан техника чыгарылды, соңрак Радий Хәбиров шиханга табигать һәйкәле статусы бирү турында карарны имзалады.

20нче августта оппозиционер Алексей Навальный агуланды. Безнекеләр «матдәләр алмашы бозылган» дигән диагноз куйган Алексейны хатыны ике көннән соң гына медицина самолеты белән Германиягә алып чыга алды. Берлин клиникасында Навальныйның «Новичок» хәрби маддәсе белән агуланганын ачыкладылар, моны шулай ук Швеция һәм Франциядәге бәйсез лабораторияләр дә раслаган. Русия җитәкчелеге генә моны җитди кабул итмәде, агулану белән бәйле җинаять эше дә ачарга теләмиләр. Әле 17нче декабрьдә узган матбугат конференциясендә дә Путин «Берлин клиникасы пациенты» (Навальныйны исеме белән атау юк, йә активист, йә блогер, хәзер менә «пациент») турында: «… аңа Көнбатышның махсус хезмәтләре ярдәм итеп торуын күрәбез. Шулай булса да, бу аны агуларга кирәк дигән сүз түгел. Кемгә кирәк соң ул? Теләсәк, ахырына кадәр җиткерер идек, мөгаен», – диде.

Bellingcat дөнья интернет журналы журналисты Христо Грозев, соңрак Навальный үзе дә аны агуларга тырышучы төркемне фаш иткән фильм әзерләделәр. Навальный, үзе раславы буенча, әлеге төркемдәге ФСБ хезмәткәре белән телефоннан сөйләшеп, үзен агулау операциясе турында тәфсилле сөйләшү үткәрде, аны бар дөнья күрде. Русиядә рәсми затлар моны ялган фейк, ягъни провокация дип бәяләде. Шау-шу дәвам итә.

13нче сентябрьдә Русиядә бердәм сайлау көне узды. Депутатларны һәм төбәк башлыкларын сайладык. Конституциягә үзгәрешләр кертүгә тавыш бирү белән чагыштырганда, монысы ничектер күләгәдәрәк калды. Бәлки, күзгә күренердәй үзгәреш булмаганга шулай тоелгандыр. Татарстанда президент булып кабат Рөстәм Миңнеханов сайланды.

Татарстанда гына түгел, Русия күләмендә билгеле милләттәшләребезне югалттык. Эшмәкәр, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин 7нче февральдә вертолеты белән Кама бозына төшеп һәлак булды. Шулай ук 2000-2013нче елларда Татарстан прокуроры, РФ атказанган юристы Кафил Әмиров (23 февраль); эшмәкәр, «Татспиртпром» АҖ генерaль директоры Ирек Миңнәхмәтов (13 март) вафат булды.

КЛИМАТ ҺӘМ ЭКОЛОГИЯ

Бөтен нәрсәдән яшерен билгеләр эзләргә яратучылар узган елның 31нче декабрендә үк дертләп куйдылар: 2020 авыр булачак. Без салатлар турап, Яңа ел табыны корып ятканда, Австралиядә урман янгыннары дөрләгән. Коточкыч янгын фотолары нәкъ менә узган елның 31нче декабрендә таралды. Ялкын бик күп җәнлекне һәлак итте, бик күп мәйданда урманны ялмап алды, кешеләр үлде.

Ә Африкага саранчалар һөҗүм итте. Бу – тарихта иң зур шундый һөҗүм, диелде. Сәбәбе дип глобаль җылыну аталды. Уңышны ашап бетереп, саранчаларның 25 млн кешене ачлыкка дучар итүе ихтимал, дип хисап бирде Бөтендөнья банкы.

29нчы майда Русиянең Норильск шәһәрендә ТЭЦ-3тә ягулык сакланган резервуар җимерелеп, 21 мең тонна чамасы нефть продукты суга һәм туфракка акты. Баштагы мәлдә һәлакәтнең масштабларын кечерәйтеп күрсәтмәкче булдылар. «Daily Storm» электрон басмасы язуынча, ягулыкның күп өлеше Амбар һәм Далдыкан елгаларына эләккән. Һәлакәт салган зыянны бетерү берничә елга сузылачак, диелде, җинаять эшләре ачылды.

30нчы октябрьдә Эгей диңгезендә 6,8 магнитудалы җир тетрәү булды, ул Төркиянең Измир шәһәренә һәм Грециянең Самос утравына кагылды. Соңгы мәгълүматлар буенча, Измирда 116 кеше үлгән, 1034 кеше төрле дәрәҗәдә яраланган, 20ләп йорт җимерелгән. Самос утравында ике яшүсмер үлгән, дип хәбәр ителде.

Климат елдан-ел төрле рекордлар куя. Быелгы сентябрь, мәсәлән, Русиядә һәм, гомумән, планетада метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булган. Европа спутник күзәтүләр обсерваториясе быел сентябрьдә температураның узган елгыга караганда 0,05 градуска югарырак булуы турында хисап тотты. Глобаль җылыну үз эшен эшли.

(Теманың дәвамы – киләсе санда)

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии