Яхтаң комга терәлсә...

Яхтаң комга терәлсә...

Чит илләрдә Русия олигархларының мал-мөлкәтенә ау дәвам итә. Аларның виллаларын, яхталарын ачыкларга ярдәм итүчеләргә миллионнар түләргә әзерләр. Ә көймәләре (бу очракта яхталары дисәк, дөресрәк булыр) комга терәлгән олигархларның бер өлеше «без сәясәткә катышмыйбыз, үз эшебезне генә башкарабыз бит» дип шәрехләмә бирә. Миллиардер Михаил Фридман: «Өйгә җыештыручы чакыртырга да акчам юк, банктагы хисапларым «туңдырылган». Үземә җыештыра башлыйсы булырмы икән инде?» – дип уфтана.

ОЛИГАРХЛАРНЫҢ ХӘЛЕ МӨШКЕЛ

АКШ хөкүмәте Русия олигархларының активлары турында мәгълүмат җиткерүчеләргә саллы гына премияләр түләргә әзер булуы турында игълан иткән, дип яза «Lenta.ru», Британиянең «Independent» интернет-газетасына сылтама ясап. Әйтик, берәү Русия миллиардерының АКШ суларында күздән качып калган яхтасы турында хәбәр итә һәм ул дөрес булып чыгып, суднога арест салына икән, әлеге мәгълүматны бирүченең 5 млн долларга якын (якынча 520 млн сум) акча эшләү мөмкинлеге бар, ди. Бөтен кешегә дә андый зур сумма эләкмәс, билгеле. Һәр мәгълүмат аерым каралачак, дигәннәр финанс министрлыгында.

Кемнең ничә яхтасыннан, ничә вилласыннан колак кагуы турында газетабызның узган санында язган идек инде («Санкцияләр: кем яхта-вилласын, ә кем эшен югалта», 16 март, 2022, №10). Әле бөтенесен дә ачыклап бетермәгәннәр икән. Теге яки бу илдә тагын кемнеңдер нәрсәседер табылуы, аңа арест салынуы турында хәбәрләр көн саен диярлек чыгып тора. Мәсәлән, узган атна азагында гына «Reuters» мәгълүмат агентлыгы Испаниядә 135 метр озынлыктагы, 600 млн доллар тора торган «Полумесяц» дигән яхта тоткарланган, дип хәбәр итте. Ул «Роснефть» башлыгы Игорь Сечинныкы, дип фаразлана. Элегрәк Сечинның Франциядә «Amore Vero» дигән яхтасына арест салынды дигән мәгълүмат булган иде. Анысы арзанрак икән – 100 млн долларлык кына. Сечин үзе әлеге яхталары хакында шәрехләмә бирмәгән.

Гомумән, олигархлар тоткарланган милекләре, «туңдырылган» банк хисаплары турында сөйләргә атлыгып тормый. Ә менә «Альфа-банк»ка нигез салган миллиардер Михаил Фридман матди хәленең мөшкел булуы турында «Bloomberg» агентлыгына интервью биргән. Бүген Лондонда яшәүче олигарх Евросоюз һәм Бөекбритания санкцияләренә эләккәч, «пленда калгандай» булуын таныган. Кулында акчасы булмау сәбәпле (бөтен акчасы банкта булган), хәзер ул Лондоннан беркая да китә алмый икән, бу шәһәрдә дә яшәве кыенлашкан. Мәсәлән, өен җыештыруда проблемалар килеп чыккан. «Хәзер миңа үз банк хисабымнан күпмедер акча алу өчен иң элек Британия хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә, аның ризалыгын алырга кирәк. Чыгымнар «уйланылган» дип табылса гына ризалык бирәләр. Хәтта вак-төяк өчен, мәсәлән, өемне җыештыручыга да түли алмыйм. Бәлки, миңа үземә җыештыра башларгадыр? Бу нормаль. Студент вакытта тулай торакта дүрт егет белән бергә кечкенә генә бүлмәдә тордым. Ләкин аннан соң инде 35 ел үткән, һәм хәзер бу – (үзе өйне җыештыру – Ф.М. иск.) көтелмәгән хәл», – дип эчен бушаткан ул. Миллиардерга айлык чыгымнар өчен 2500 фунт (якынча 340 мең сум) кына биреп барулары ихтимал, дип хәбәр итә агентлык. Бөекбританиядә бу суммага әллә нәрсә эшләп булмый, шуңа күрә Фридманга чынлап та үзенә җыештыра башларга туры килмәгәе. Олигархның гомуми байлыгы да (хисаплар «туңдырылган» булса да, акчаларны әлегә тартып алучы юк, алар һаман да аныкы санала) кимегән: февральнең 24енә хәтле 14 млрд доллар булса, хәзер 10 млрд доллар гына калган.

Фридман үзенә карата кертелгән санкцияләрне мантыйксыз дип атаган. «Мин беркайчан да дәүләт компанияләрендә эшләмәдем, дәүләт вазифаларын биләмәдем. Бизнесменнар Украинада барган хәлләргә ничектер йогынты ясый ала, дип уйлыйлар икән, Европа лидерлары бик нык ялгыша. Димәк, алар Русиянең төзелешен аңламый», – дигән ул интервьюда. Чит илдә яшәве кыенлашкач, нишләп Русиягә кайтмыйдыр? Русия авыр вакытта үзенекеләрне ташламас иде. Бу сорау бер Фридманга гына түгел. Санкцияләр исемлегенә кертелгән олигархларның күбесе чит илләрдә яши, берсенең дә бу хәлләр башлангач Русиягә кайтуы турында хәбәр ишетелмәде әле.

Сүз уңаеннан, «Bloomberg» «Евросоюз санкциягә эләккән Русия бизнесменнарының «туңдырылган» активларын Украинаны торгызуга юнәлдерү турында уйлый» дип хәбәр чыгарды. Әлегә фикер алышулар башлангыч стадиядә генә, ди. Еврокомиссиянең рәсми вәкиле Эрик Мамер, хәзерге вакытта активлар фәкать «туңдырылган» гына, Еврокомиссия рәисе бу мәсьәләне карарга кушмады, дип белдергән.

БЕР КАЙТЫРБЫЗ ӘЛЕ...

Русия олигархлары шулай чит илләрдә тилмереп ятканда, үзебезнең илдән китүчеләр дә арта. Күпме гади гражданның киткәнен әлегә санап бетерү мөмкин түгел, бәлки, соңрак саннар пәйда булыр. Ә менә «йолдызлар»ны санау җиңелрәк, алар күренеп тора бит.

24нче февральдә башланган вакыйгалардан соң, федераль телеканалларда эшләүче журналист һәм хезмәткәрләрнең бер өлеше эшеннән, ә кайберләре илдән үк китүе турында белдерде. Мәсәлән, тумышы белән Татарстанның Зәй шәһәреннән булган, карьерасы «Эфир» һәм ТНВ телеканалларында башланган, ә аннары Мәскәүгә күченгән 45 яшьлек Лилия Гильдееваның Русиядән китүе мәгълүм булды. Соңгы 15 елда ул НТВ каналында эшләде. Телеграм-каналлар язуынча, журналист башта чит илгә чыккан (кайсы ил икәне әйтелми), аннары гына эштән китү турында гариза язган, башта ук язып китсә илдән чыгармаслар, дип куркуын әйткән.

24 ел буе «Беренче канал»да баш рәссам булып эшләгән Дмитрий Ликин да эшеннән киткән. «Махсус операция» башланган вакытта ул Хорватия башкаласы Загребта булган – коронавирустан прививка ясатырга барган. 25нче февраль көнне Мәскәүгә кайткан һәм озак та үтми үз теләге белән эштән китү турында гариза язган. «Мин үземнең әлеге карарымны ниндидер иҗтимагый-сәяси гамәл буларак карауларын теләмәс идем. Бу минем һәм фәкать минем генә шәхси карарым», – дигән ул матбугат чараларына.

1999нчы елдан бирле «Беренче канал»да эшләгән, соңгы елларда каналның Париждагы махсус корреспонденты булган, II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлары өчен» ордены иясе 56 яшьлек Жанна Агалакова да эшеннән киткән. Яшәвен ул болай да Франциядә яши иде инде. Аның ире – Италия гражданины, кызы ике ил гражданлыгына ия. Эштән китүе турында сорашкан мәгълүмат чараларына: «Сәбәбе аңлашыладыр дип уйлыйм», – дип җавап биргән.

«Беренче канал»да «Вечерний Ургант» тапшыруын алып барган шоумен Иван Ургант та гаиләсе белән Израильгә китеп барган. Дөрес, бөтенләйгә үк түгел, ялга гына, ди. Ургант үзе инстаграм* сәхифәсендә (ул вакытта социаль челтәр блокланмаган иде әле): «Паникага бирелмәгез. Отпускыга гына җибәрделәр, тиздән кайтабыз», – дип язды. Шуннан соң хәбәр-хәтере юк. Гомумән, 24нче февральдән соң чит илләргә отпускыга китеп барган, аудиториясен «борчылмагыз, тиздән кайтам» дип тынычландырган телевидение һәм эстрада йолдызлары шактый ул. Мәсәлән, Ксения Собчак, Алла Пугачева белән Максим Галкин һәм башкалар. Русиядә калган сәхнәдәшләре аларны, билгеле инде, исемләп әйтмичә, «сатлыкҗаннар, илен авыр вакытта ташлап качучы күселәр» дип атый.

Китүләре турында «мөгаен, бөтенләйгәдер» дип сүз таралганнар арасында журналист, YouTube-канал авторы Юрий Дудь, актриса Чулпан Хамматова, җырчы Земфира кебекләр бар. Дудь Барселонадан торып видеолар чыгарып ята. Актриса, «Подари жизнь» хәйрия фондын гамәлгә куючы Чулпан Хамматова Екатерина Гордеева белән интервьюда илдән китүенең сәбәпләрен болай дип аңлатты: «Башкаларның кайгысын, ярасын, фаҗигасен, гуманитар фаҗигане мин «нәрсәнедер нәрсәдәндер азат итү» дип атый алмаячакмын». Хәзерге вакытта ул Латвия башкаласы Ригада (анда йорты бар, дип язалар). «Илгә кайтмый торуым хәерлерәк икәнен аңлаттылар», – диде ул интервьюда. Земфира дусты, актриса Рената Литвинова белән бергә Парижга киткән. Бөтенләйгәме, әллә күпчелек коллегалары кебек «отпускыга гынамы» – ул хакта шәрехләмә бирмәгән. Ләкин тиз генә кайтырга җыенмавын аңларга була. Мәсәлән, күптән түгел «Атмагыз!» («Не стреляйте!») дигән җырын яңартып (җыр үзе 2010нчы елда ук язылган), аңа бу көннәрдә Украинада барган вакыйгаларның видеоларыннан, шулай ук Марина Овсянникованың «Беренче канал» эфирында плакат тотып чыккан акциясе фотоларыннан клип ясап, интернетка чыгарды.

 

АКТУАЛЬ ХӘБӘР

Тикшерү комитеты Русия кораллы көчләре турында «фейк», ягъни ялган хәбәр тарату буенча җинаять эшләре ача башлады. Беренчесе – блогер Вероника Белоцерковскаяга (Belonika) карата. Ул инстаграм* сәхифәсендә Русия армиясе гамәлләре турында ялган мәгълүмат тараткан, диелә. Вероника Русиядә яшәми, шуңа күрә аны халыкара эзләүгә биргәннәр.

«База» телеграм-каналы язуынча, икенче җинаять эше Томск өлкәсенең Северск ябык шәһәрчегендә яшәүче 63 яшьлек пенсионер Марина Новиковага карата ачылган. Тикшерүчеләр эшне җирле ФСБдан алынган мәгълүматлар нигезендә ачкан. Аларның версиясе буенча, мартның беренче яртысында Новикова үзенең «Правда города Северска» дип аталган телеграм-каналында Русия армиясе хакында ялган мәгълүмат тараткан. Әлеге каналда нибары 170 язылучы бар. Җинаять Кодексының 207.3нче маддәсенең беренче бүлеге буенча ачылган эш нигезендә, пенсионерга миллион ярым сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

«Фейклар» дигәннән, Русиянең чит илдә эшли торган дәүләт органнары, әйтик, вәкиллекләр турында ялган мәгълүмат тараткан өчен дә җинаять җаваплылыгы кертүләре ихтимал. «Бердәм Русия» партиясенең генераль секретаре, ДәүДуманың мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә буенча комитеты рәисе Александр Хинштейн бу хакта үзенең телеграм-каналында хәбәр итте. «Русиянең мәнфәгатьләрен илдән читтә яклаучылар, алар погоннар такса да, такмаса да, теләсә нинди провокация, ялган һәм «чернуха»дан якланган булырга тиеш», – дип язды ул. «РБК» мәгълүматы буенча, Дәүләт Думасы әлеге закон проектын шушы көннәрдә карарга мөмкин. Русия кораллы көчләре турында «фейк» тараткан өчен җинаять җаваплылыгы турында законны ничек тиз арада кабул итеп куйсалар, монысын да шулай фикер алышып-нитеп тормый гына кертеп куярлар, мөгаен.

Яңа чынбарлык символлары – Z һәм V хәрефләрен кимсеткән өчен дә җәза бирәләр. Мәсәлән, Краснодарда бер ир-ат Z хәрефе төшерелгән плакат яныннан тыныч кына узып китә алмаган, машинасы светофорның кызыл утына туктагач, төшеп, плакатка төкереп килгән. Бәхетсезлегенә каршы, бу гамәлен арттагы машинаның видеотеркәгече төшереп торган. Күпмедер вакыттан плакатка төкергән ирне тоткарлаганнар. Александр исемле бу кеше шул рәвешле «махсус операция»гә мөнәсәбәтемне белдердем дигән, шулай да плакатка төкерүнең матур күренеш булмавын таныган. Суд Z хәрефе Русия кораллы көчләренең символы булып тора, димәк, ир-ат Русия армиясен кимсеткән, дип тапкан һәм 30 мең сум штраф билгеләгән.

Фәнзилә МОСТАФИНА

* Экстремистик дип бәяләнде

Комментарии