Санкцияләр: кем яхта-вилласын, ә кем эшен югалта

Санкцияләр: кем яхта-вилласын, ә кем эшен югалта

Русия үзенә карата кертелгән санкцияләр саны буенча дөньяда беренче урынга чыккан. Чикләүләрне өйрәнү буенча Castellum.ai дип аталган глобаль база мәгълүматларына караганда, 8нче мартка Русиягә карата 5532 санкция гамәлгә кертелгән. Шушы ике-өч атна эчендә дистәләрчә еллар дәвамында катгый чикләүләр астында яшәүче Иранны (3616 санкция) һәм Сүрияне (2608) дә узып киткәнбез.

Санкцияләр саны буенча моңарчы беренче урында Иран иде. 2014нче елдан башлап, Русиягә карата да төрле катгый чикләүләр кертелеп килде. Ә бу елның 22нче февраленнән Русиягә карата 2778 чикләү кертелгән, шулай итеп, Иранны бик күпкә артта калдырып киткәнбез. Әлеге хисап чыкканнан соң, яңа санкцияләр пакеты турында игълан ителде, димәк, сан тагын да арткан дигән сүз. Сүз уңаеннан, бүгенгә кадәр Төньяк Кореяга карата – 2100, Венесуэлага карата 700 санкция кертелгән, дип хәбәр итә Castellum.ai.

2014нче елдан башлап иң күп чикләүләрне АКШ керткән. Ә 22нче февральдән соң иң күп чикләүләрне Швейцария игълан иткән. Нейтраль статуслы, ягъни бер якка да катышмый, берәүне дә якламый торган әлеге дәүләт Русиягә карата 568 санкция булдырган. Евросоюз – 518, Франция – 512, Канада – 454, Австралия 413 катгый чикләү керткән. Менә АКШ 22нче февральдән соң Русиягә карата нибары 243 санкция игълан иткән. Чикләрдәй нәрсә бик калмагандыр, күрәсең.

Санкцияләрнең күбесе – шәхси, ягъни аерым затларга кагыла. Мәсәлән, махсус хәрби операция башланганның икенче көнендә үк Европа берлеге һәм АКШ Владимир Путинга, тышкы эшләр министры Сергей Лавровка, премьер-министр Михаил Мишустинга карата катгый чикләүләр кертүе турында игълан иттеләр. Аларның чит илләрдәге активлары «туңдырылачак», дип гомуми сүзләр белән генә әйтелде. Русия тышкы эшләр министрының рәсми вәкиле Мария Захарова Британия керткән чикләүләргә үзенең телеграм-каналында җавап бирде: «Путинның да, Лавровның да чит илләрдә банк хисаплары юк. Патшалык хөкүмәте «туңдырмаган», ә бәлки, нәрсәсендер өшеткәндер?» – диде ул. Сүз уңаеннан, «Lenta.ru» язуынча, соңгы ун ел эчендә Путин АКШта бер генә тапкыр булган: 2015нче елда БМОның 70нче Генераль Ассамблеясында чыгыш ясаган, ул вакыттагы президент Барак Обама белән күрешкән. Хәзер АКШка һәм Европа илләренә керү тыелса да, Путинның моңа әллә ни эче пошмас, мөгаен.

Путин сәясәтен хуплаган чиновникларга һәм аларның гаилә әгъзаларына карата да чикләүләр кертелде. Русия олигархларына да «эләкте». Дөрес, аларның күбесе болай да Русиядә яшәми иде инде. Яшәсәләр дә, башка илләрдә дә йортлары, виллалары, кыйммәтле җир участоклары, бизнеслары бар. Балалары чит ил вузларында белем ала, хатыннары шәхси самолетларда Италия, Франция кибетләренә акча туздырырга йөри. Менә шул чит илләрдәге милекләренә арест салына башлады.

«La Repubblica» матбагасы хәбәр итүенчә, Италиядә дөньядагы иң зур җилкәнле яхтага арест салынган. Аның хуҗасы – Русия бизнесмены Андрей Мельниченко, ди. Яхтаның бәясе 500 млн евро, диелә. Миллиардерлар Геннадий Тимченко белән Алексей Мордашовның яхталары да тоткарланган. Шушы ук газета ашыгыч рәвештә порттан китәргә торган тагын бер яхтага арест салынуын белдерде, имеш, ул – төп акционеры Игорь Сечин булган компаниянеке. Әмма «Роснефть» тиз арада Сечин исеменнән шәрехләмә чыгарды: «аның бу объект (яхта турында сүз бара) белән бәйләнешле бернинди фирмасы да юк» икән.

«Московский комсомолец» язуынча, эшмәкәр, миллиардер Виктор Вексельбергның АКШтагы самолеты һәм яхтасына блок куелган. 78 метр озынлыктагы 110 млн долларлык «Tango» яхтасы турында сүз баруы ихтимал, дип фаразлана.

Русиянең Париждагы вәкиле Алексей Мешков «Россия 24» телеканалына, Франциядә барлыгы дүрт Русия судносы тоткарланды, дип белдергән иде. Җирле хакимият аларны ни өчен тоткарлавын әйтмәгән, документларны шундук суд органнарына тапшырган.

«Форбес» сайты, Германиянең Гамбург шәһәре портында миллиардер Алишер Усмановның 156 метрлы «Dilbar» яхтасына санкцияләр сәбәпле арест салынган, дип язган иде. Ләкин соңрак Гамбург хакимияте рәсми белдерү белән чыкты: аларның шәһәрендә бернинди Русия судносына да арест салынмаган, ә «Dilbar» хәзерге вакытта ремонтта тора икән.

Роман Абрамовичны «Челси» футбол командасы белән идарә итүдән читләштергәннәр. Миллиардер озак еллар үзе идарә иткән клубны санкцияләр салынганчы үк сатарга ниятләгән булган инде, ләкин ул вакытта алучы табылмаган – бу хакта «Газета.ru» язды. Ә хәзер Абрамовичка карата санкцияләр кертелү сәбәпле, сату юридик яктан мөмкин түгел, ди. Дөрес, Бөекбритания хөкүмәте сату-алу килешүен төзүдә ярдәм күрсәтәчәген белдергән, төп шарты – сатудан килгән акча Абрамовичның кесәсенә кермәскә тиеш. «Челси»ны спонсорлар да ташлап китә башлаган. Клуб үзе әлегә Англия премьер-лигасында уйнавын дәвам итә, чөнки килешү май азагына хәтле төзелгән.

«The Wall Street Journal» Роман Абрамовичның Америкадагы инвестиция фондларындагы кертемнәренә дә блок салынган дип хәбәр итте. Аның каравы олигарх яхтасын коткарып калган. Русия матбугат чаралары язуынча, Барселона портында торган 139 метрлы «Solaris» яхтасын Черногориядәге Тиват портына күчертеп куярга өлгергән. Испания портларыннан ВТБ башлыгы Андрей Костин һәм «Лукойл» хуҗаларының берсе Вагит Алекперов та яхталарын чыгартып калырга өлгергәннәр, дигән мәгълүмат таралды. Олигархлар үзләре, аңлашыла инде, бу уңайдан бер шәрехләмә дә бирмәде.

Мэн утравы (Британия патшалыгы җире) Алишер Усмановның Airbus A340-300 самолетын теркәүдән баш тарткан, дип язды «Новые Известия». Әлеге утрау оффшор зона санала, ягъни анда чит ил компанияләре өчен бизнес алып бару, банкларда хисаплар тоту, аларны яшереп калдыруга кулай шартлар булдырылган. Шуңа күрә Русия бизнесменнары арасында шактый популяр иде. Ләкин санкцияләр сәбәпле җиде самолетны теркәүдә тоткарлыклар килеп чыккан, шулар арасында Усманов очкычы да бар. «Bourkhan» дип аталган (Усмановның әтисенең исеме – Борхан) әлеге самолет хәзерге вакытта Ташкентта тора, ди.

Дәүләт матбугат чараларында эшләүче журналистларга карата да чикләүләр кертелде, алар арасында Антон Красовский, Маргарита Симоньян, Ольга Скабеева, Тигран Кеосаян һәм башкалар бар. «La Repubblica» газетасы, телевидение алып баручысы Владимир Соловьевның Комо күлендәге ике вилласына арест салынды, дип хәбәр итте. Матбугатта «өченче күчемсез милкенә дә арест салынырга мөмкин» дигән хәбәрләр күренә башлады. Имеш, ул вилласы да Италиядә икән һәм аның барлыгын әле яңарак кына ачыклаганнар. Санкцияләр кертелгән Русия гражданнарының һәм компанияләренең чит илләрдәге активларын эзләп табу өчен Европада махсус оператив төркем булдырылган иде. Алар тапкан бөтен активлар – банклардагы хисаплар, күчемсез милек, транспорт һәм башкалар «туңдырылып» тора.

Бер-ике яхтасына арест салынганнан гына олигархларыбыз бөлмәс анысы. Ләкин санкцияләрнең барысы да аларга гына юнәлдерелгән түгел шул. БМО «санкцияләр Русиянең гадәти гражданнарына зыян салырга тиеш түгел» дип белдерсә дә, чикләүләрнең бер өлеше бөтен ил халкына да кагыла. Чит илләргә йөрмәсәң, валюта белән эш итмәсәң, банкларның халыкара түләү системасыннан чыгарылуы, кулга валюта бирелми башлавы проблема булмас та, бәлки. Ләкин кайбер чит ил җитештерүчеләренең Русиядән китүе чын-чынлап мәшәкать тудыра ала. Сүз ниндидер кафе, кибетләрнең китүе турында түгел (хәер, аларда эшләгән күпме кешенең эшсез калуын исәпләсәң, анысы да җитди проблема). Мәсәлән, дару препаратлары, дәвалану кирәк-яраклары җитештерүчеләр Русиядә эшчәнлеген туктата, ә бит кемгәдер нәкъ менә чит илдә эшләнгән дарулар кирәк. Экспертларны тыңласаң, сөтсез дә калуыбыз ихтимал икән әле, дип уйлыйсың. Безнең сыерларга карата санкцияләр салынмас, сөтне элек ничек биргәннәр – хәзер дә шулай бирерләр үзе. Ләкин кибеттә сатыла торган сөтләрнең савытын «Tetra Pak» ясый (ачык чыганаклардан алынган мәгълүматка караганда, безнең илдә сөт продукциясе капларының 80 процентын шул компания җитештерә. – Ф.М.). Ә ул – Швеция компаниясе. Һәм икенче бер швед компаниясе – «Икеа» кебек монысы да китеп барырга уйласа, Русиядә сөт җитештерү дә көрчеккә терәлергә мөмкин. Сөтне пыяла шешәләргә тутырып та сатарга була, әлбәттә. Ләкин ул инде бермә-бер кыйммәтрәк торачак: пластик пыялага караганда 4-5 тапкырга арзанрак йөри. Һәм яңа чынбарлыкка ияләнгәнче, күпмедер вакыт кирәк булачак.

Аннан соң хәзер төрле җитештерүчеләрнең бер-бер артлы Русиядән китеп баруы – ул санкцияләр нәтиҗәсе түгел әле, абруйларына «тап» төшерәсе килмичә качулары гына. Ә санкцияләр нәтиҗәсе бераз вакыт узгач күренә башлар...

 

ШУШЫ ТЕМАГА

Санкцияләр Русиянең кайсы почмакларында ныграк сизеләчәк? Ниндидер эре җитештерү булган җирләрдә, билгеле. Экспертлар әлеге төбәкләрдә эшсезләр саны кисәк артыр, керемнәр шактый кимер, дип фаразлый. Менә берничә мисал.

Самара өлкәсе. Тольятти шәһәрен «тотып торучы» «АвтоВАЗ» заводы машиналар җыюын туктатып торуы турында белдергән иде инде. Заводның 50 процентының хуҗасы – Renault француз компаниясе, автомобильләр дә француз технологияләре буенча җитештерелә иде. 24нче февральдән соң заводка җыю өчен кирәкле әйберләр юньләп кайтарылмый башлады, складта булганнары да бетте, дип хәбәр ителде.

Калуга өлкәсе. Төбәктә Германиянең Volkswagen һәм Opel, Швециянең Volvo, Франциянең Peugeot һәм Citroen, Япониянең Mitsubishi компанияләренең җитештерүе көйләнгән. Ләкин 24нче февральдән компанияләр бер-бер артлы җитештерүне туктатып торулары турында белдерә башлады. Хәзергә 10 меңнән күбрәк хезмәткәр хезмәт хакы алып тора, диелә. Бу кайчанга кадәр барыр – анысы билгесез.

Ленинград өлкәсе. Биредә шулай ук эре автомобиль кластеры бар: Япониянең Toyota, Американың Ford, шулай ук Кореяның Nissan һәм Hyundai компанияләре үз җитештерүен көйләгән. Аларда да эш туктатылып торды.

Татарстан Республикасы. «Алабуга» махсус икътисади зонасында Русиянең Sollers заводы Американың Ford заводы белән берлектә Ford Transit микроавтобусларын җитештерә, алар безнең илдә бик популяр. Ләкин март башында Ford автобусларны җыю өчен кирәкле детальләрне җибәрми башлагач, заводта эш вакытлыча туктатылды.

Калининград өлкәсе. Монда Германиянең BMW, шулай ук Кореяның Kia һәм Hyundai машиналарын җыялар. BMW март башында ук өлкәдә эшчәнлеген туктатып торуын белдергән. Әлеге язма әзерләнгәндә Корея компанияләренең җитештерүне туктатуы турында хәбәр юк иде әле. Әмма газета сезнең кулларга барып җиткәнче, хәл үзгәргән булырга да мөмкин. Кичә «китмибез, калабыз» дигәннәрнең бүген саубуллашмый да китеп бару очракларын күрдек инде.

Бу күзәтү Русия икътисадының бер тармагы – автомобиль җитештерү турында гына. Санкцияләр аркасында зыян күрәчәк тармаклар моның белән генә бетми.

 Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии