Оптимизация нәтиҗәсе: мәктәптә урыннар җитми

Оптимизация нәтиҗәсе: мәктәптә урыннар җитми

2023нче елның сентябренә Русия мәктәпләрендә өченче сменаны тулысынча бетерәчәкләр, дип белдерде узган атнада вице-премьер Татьяна Голикова. Ә хәзергә балалар мәктәпле булыр өчен карга ятып ялварырга, ата-аналар баласын 1нче класска яздыру өчен мәктәп ишек төбендә төн кунарга мәҗбүр.

Оптимизация дип уптым илаһи ябып бетерү генә тиз, яңаны булдыру өчен вакыт һәм финанслар кирәк. Хисап палатасы мәгълүматы буенча, 2001нче елдан башланган оптимизация нәтиҗәсе буларак, илдә балалар бакчалары саны 51 меңнән 48 меңгә, авыл мәктәпләре 46 меңнән 24 меңгә, шәһәр мәктәпләре 23 меңнән 18 меңгә калган. Белем бирү йортларында урыннар җитмәү сәбәпле, барлык укучыларның якынча 13 проценты икенче һәм өченче сменаларда укырга мәҗбүр, күпчелек очракта бу – башлангыч класслар.

Дөрес, ябып кына калмыйлар, яңа мәктәпләр дә салалар. Путин 2025нче елга кадәр 1300 белем бирү йортын сафка бастырырга, дип фәрман биргән иде. ТАСС, вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренә сылтама ясап, планлаштырганның 664е инде төзелгән, дип хәбәр итте. Мәсәлән, бу елның беренче кварталында 4400 урынга исәпләнгән җиде мәктәп ачылган. Ел ахырына кадәр тагын 284 уку йортын (җәмгысы 204 мең урынга исәпләнгән) төзеп бетерергә ниятлиләр. Шуннан соң өченче сменаларны бетереп булачак, ди. Икенче сменалардан котылу турында әлегә сүз дә бармый.

Шул ук вакытта бөтенләй мәктәпкә тилмергән җирләр дә җитәрлек. Мәсәлән, узган ел яз көне Казан янындагы Вишневка һәм Привольный бистәләре балаларының, карга ятып, үз тәннәре белән «ШКОЛА» дип язулары турында хәбәр иткән идек («Казан бистәләре мәктәпле булыр өчен карга ятып көрәшергә мәҗбүр», 31 март, 2021, №12). Ничә елдан бирле үзләрендә мәктәп салдыруга ирешә алмаган, балаларын иртәнге 5тә уятып Казан белем бирү йортларына йөртүдән туйган ата-аналар шундый алымга барган иде. Прокуратура, законсыз акция дип, чүттән генә үзләренә эш ачып куймады. Уку йорты булачак, дип ышандырдылар ышандыруын. Кайчан икәнен генә әйтмәделәр. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров: «Тылсымлы таяк болгауга мәктәп барлыкка килми, үзегез дә аңлыйсыз. Бүген Казанның 30 микрорайонында белем бирү йортлары җитми, мәсьәлә бик кискен торган районнар бар», – дип белдергән иде. Вишневка һәм Привольныйда мәктәп төзергә җыенган, хәтта планлаштырган кеше дә юк, ди бистә халкы.

1нче апрельдән балаларны киләсе уку елына 1нче класска яздыру кампаниясе башланды. «Госуслуги» аша да язылып була, ләкин дәүләт хезмәтләре порталына ышанмаган (нигезсез дә түгел, «Госуслуги»ның сынаткан вакытлары еш була) кешеләр мәктәп ишек төпләренә тере чиратка тезелде. Мәсәлән, «Бизнес Онлайн» Рауис Гәрәев урамы, 117 адресы буенча урнашкан 186нчы «Перспектива» лицеена шундый чират булуы турында язды. Ата-аналар бер көн алдан, ягъни 31нче март кичендә үк ишек төбенә җыела башлаган, кемнең кем артыннан булуын кәгазьгә язып барганнар. Ике исемлек төзелгән: беренчесе – «льготниклар», ягъни әти-әнисе куәт структураларында эшләүче, абый-апалары шушы мәктәптә укучы балалар, икенчесе – ташламасы булмаган гражданнар, ягъни теркәлү урыны буенча шушы уку йортына караучылар. Алары да шактый, чөнки якын-тирәдәге «Березовая роща», «Станция Спортивная», «Лесной городок», «Южный парк» һәм «Солнечный город» торак комплексының бер өлеше нәкъ менә шушы уку йортына карый. Лицей директоры чыгып, исемлекләрне бирегез дә үзегез өегезгә кайтып йоклагыз, дип әйтеп караган, ләкин авыз ачып калырга теләмәгән ата-аналарның кайсы – үз машинасында, кайсы мәктәп ишеге төбендә урындыкка утырып төн үткәргән. Икенче көнне 8 тулганчы ук чират яңадан җыелган. Росгвардия хезмәткәрләре, алай-болай булмагае дип, кизү торган, чөнки узган ел «Салават күпере» торак комплексында чиратта торганда тарткалашып киткән ата-аналарны аерырга туры килгән иде инде аларга.

«Перспектива» – «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән чагыштырмача яңа лицей. 2019нчы елда сафка басты. Проект буенча, 1224 укучыга исәпләнгән, ә хәзер анда 2100 укучы белем ала. Былтыр лицейга 15 беренче класс җыйган булганнар, алфавит хәрефләренең яртысы дигән сүз! Быел җиде беренче класс кына җыялар, 224 баланы гына алалар икән, дигән сүз чыккач, ата-аналар шулай чиратка басарга булган да инде. Кампания башланганның беренче көнендә үк шуның хәтле кеше җыелгач, димәк, 2нче апрель көнне килүченең баласына лицейда урын калмаган да булырга мөмкин. Теркәлү урыны буенча шушы уку йортына караса да, мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итеп, башка мәктәп эзләргә йә урын бушаганын көтәргә туры киләчәк.

Яңа торак комплекслар янында төзелгән мәктәпләрнең барысында да шул ук хәл: алдан исәпләнгәннән бермә-бер күбрәк бала белем ала, чөнки төзүчеләр кешеләр өчен «кырмыска ояларын» өеп кенә тора, ә мәктәп, бакча салу турында уйламыйлар.

 

Хисап палатасы мәгълүматы буенча, 2001нче елдан башланган оптимизация нәтиҗәсе буларак, илдә балалар бакчалары саны 51 меңнән 48 меңгә, авыл мәктәпләре 46 меңнән 24 меңгә, шәһәр мәктәпләре 23 меңнән 18 меңгә калган. Белем бирү йортларында урыннар җитмәү сәбәпле, барлык укучыларның якынча 13 проценты икенче һәм өченче сменаларда укырга мәҗбүр, күпчелек очракта бу – башлангыч класслар.

 

МӘКТӘП ХӘБӘРЛӘРЕ

Русия Хөкүмәте 2022нче елда мәктәпләрдә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүгә 63 млрд сум бүлеп бирәчәк. Билгеле булганча, 2020нче елда Федераль Җыенга мөрәҗәгатендә Русия Президенты Владимир Путин башлангыч классларны кайнар ризык белән тәэмин итү бурычын куйган иде, шул фәрман нигезендә акча бүленә башлады. Хәзерге вакытта бөтен ил буенча 7,5 миллионга якын укучы кайнар ризык ала, диелә Русия Хөкүмәте хәбәрендә.

***

Татарстан белем бирү йортлары шахмат зоналары белән тәэмин ителә башлаган иде. «Республика Татарстан» газетасы язуынча, Татарстандагы 1321 мәктәпнең 912сендә андый зона юк, яңа уку елы башланганчы аларның барысы да шахматлар һәм шахмат сәгатьләре, өстәл-урындыклар белән тәэмин ителеп бетәргә тиеш, диелде. Хәзер шуңа өстәп өстәл уеннары почмаклары да булдырмакчылар. «Шахмат бөтен балага да кызык булмаска мөмкин. Монда өстәл уеннарын искә төшерә алабыз. Алар да балалар үсешендә зур роль уйный бит. Хәзер шундый уеннарның исемлеген төзибез. Аларны ял итү почмакларында, китапханәләрдә урнаштырып булыр иде», – дигән Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты әгъзасы Нияз Гафиятуллин.

***

20нче августка кадәр Татарстанда 140тан күбрәк белем бирү йорты – мәктәпләр, балалар бакчалары, техникумнар һәм башкалар капиталь төзекләндереләчәк. Бу хакта «Бердәм Русия»нең Казанда узган түгәрәк өстәлендә ДәүДума депутаты Татьяна Ларионова белдергән, дип яза «Татар-информ». Белем бирү йортларын төзекләндерү буенча төбәк программасы да бар, федераль программа буенча да акча бүленә. Мәсәлән, быел федераль программа буенча Татарстанда 66 белем бирү йортына капиталь ремонт ясау каралган, моңа 3,79 млрд сум тотарга ниятлиләр, аның 2 млрд сумы – федераль казнадан, калганы – республика финанслары.

***

Татарстан мәктәп парталарын алыштыру буенча федераль программа булдыру башлангычы белән чыгарга җыена. Бу хакта да шул ук түгәрәк өстәлдә әйтелгән. Капиталь төзекләндерү программасында җиһазларны яңарту каралмаган бит. «Заманча ремонт ясалган, ә җиһазлар – 50нче еллардан калган, дип бик күп тапкыр ишетергә туры килде. Августта Лаеш районы мәктәпләрендә булдым. Анда кара салу өчен махсус уем ясалган парталарда утырып укыйлар! Алар бит инде күптән кулланылмый. Заманча парталар булмау проблемасы физика һәм химия кебек фәннәр өчен бигрәк тә актуаль. Русия Мәгариф министрлыгында әлеге тема буенча сөйләшүләр алып барыла инде. Ләкин Премьер-министр Михаил Мишустинга тәкъдим белән чыгу өчен, безгә төгәл смета кирәк. Искергән парталарны алыштыру ничә сумга төшәргә мөмкин – Татарстан мисалында шуны исәпләп бирергә куштылар. Саннар якын арада әзер булачак. Сумма аз килеп чыкмаячак һәм проблема бер елда гына хәл ителмәячәк, анысы аңлашыла», – дигән ДәүДумага Татарстаннан сайланган депутат Татьяна Ларионова.

***

Татарстанның инвестиция-төзелеш баш идарәсе республикада мәктәп ашханәләренә капиталь ремонт ясау өчен тендер игълан иткән. Килешүнең башлангыч бәясе – 590,4 млн сум. Документ буенча, республикадагы 138 мәктәптә ашханәләрне төзекләндерергә һәм җиһазлар сатып алырга кирәк. Акчаның иң күп өлеше – 10 миллион сумы Бөгелмәнең 5нче мәктәбендә ашханә блогын яңартуга бүлеп бирелгән.

***

Быел «Авыл укытучысы» федераль программасы буенча Татарстанда ун укытучыга квота бүленгән. Әлеге программаның төп максаты – укытучыларны авыл, кечкенә бистә мәктәпләренә җәлеп итү. Зур булмаган бистәләргә һәм халкы 50 меңнән артмаган шәһәрләргә күченеп килгән укытучыларга бер тапкыр бер миллион (Ерак Көнчыгышта – 2 млн) сум акча түләнә. Җиңүчеләр конкурс нигезендә сайлап алына. Акчаның нәрсәгә тотылганын тикшермиләр, ягъни аны үзең теләгәнчә тотарга була. Программада катнашуның төп шартлары: авыл мәктәбендә кимендә биш ел эшләү, хезмәт хакы ставкасына атнага кимендә 18 сәгать укыту. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышында министр урынбасары Рамил Хәйруллин белдергәнчә, соңгы ике елда бу программа буенча республика мәктәпләренә 24 педагог җәлеп ителгән.

 

СҮЗ УҢАЕННАН

Киләсе уку елында Русиядә офис кәгазенә генә түгел, канцелярия товарларына да кытлык булмагае әле. Бик күп нәрсә кебек үк, аларның да 90 проценты (!) чит илләрдән кертелгән.

«РИА Новости» «Деловая Россия» иҗтимагый оешмасы генераль советы әгъзасы, «Воскресенск карандаш фабрикасы» һәм Переславль сәнгать товарлары комбинаты директорлар советы рәисе Борис Кацның сүзләрен китерде. «Үзебезнең илдә канцелярия товарлары җитештерү җитми, 70 проценттан 90 процентка кадәре – импорт. Бу тармак бөтенләй юкка чыкмасын дисәк, дәүләткә тиз арада һәм җитди рәвештә импортны алыштырырга әзер үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтә башларга кирәк. Безнең фабрика беренче карандашларын дүрт ел элек чыгара башлады. Күз алдына китерәсезме: 2019-2021нче елларда әлеге фабрика Русиядә карандаш җитештерүче бердәнбер иде, калганы читтән кертелде. Ике ел элек икенче оешмабыз балалар иҗаты өчен товарлар – пластилин, гуашь, акварель, майлы буяулар җитештерә башлады. Беренче адымнарны ясауга, авырлыклар белән генә түгел, чын мәгънәсендә абсурд белән очраштык. Ул хәзер дә дәвам итә. Үз продукциябезне сату өчен безгә, әйтик, Русия җитештерүчесе икәнебезне дәлилләргә кирәк. Икенче яктан, безнең төп көндәшебез – Кытай җитештерүчесен барлык тендерларда ни сәбәпледер Русия җитештерүчесе дип күрсәтәләр», – дигән Кац. Шулай ук тармакта салымнарның бик югары булуын да әйтеп киткән.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии