Казан бистәләре мәктәпле булыр өчен карга ятып көрәшергә мәҗбүр

Казан бистәләре мәктәпле булыр өчен карга ятып көрәшергә мәҗбүр

Язгы карга ышаныч юк, диләр. Ә менә Казанның Вишневка һәм Привольный бистәләре халкы, киресенчә, ышанып карарга булган. Һәм оттырмаган. Меңнән күбрәк бала яши торган бу бистәләрдә бер мәктәп тә юк. Инде дистә елдан бирле «була-була» дигән сүзләрдән, телдән бирелгән вәгъдәләрдән, хакимияткә хатлар язудан һәм алардан язмача «отписка» алудан туйган халык, аптырагач, теләген бер сүз белән язгы карга «язган». Һәм ул бер сүзнең шау-шуы федераль үзәккә кадәр барып җитте.

Узган атнада интернетта балаларның карга утырып, ятып, үз тәннәреннән «ШКОЛА» дигән сүзне төзүләре төшерелгән видео таралды. Привольный һәм Вишневка бистәләрендә яшәүче балалар бу. Хәтерләсәгез, элегрәк Лениногорск районында татар атлары токымын үрчетүче фермер Фәрит Нәбиуллин 400 атны тезеп, карга «АЛГА» дигән сүз «язган», шуны һавадан видеога төшергән иде. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та ошатты, хәтта үзенең инстаграм сәхифәсенә куйды. Привольный һәм Вишневка халкы да менә шул видео үрнәгендә үзләренекен эшләгән. Ләкин фермер Фәрит Нәбиуллинның нияте президентка рәхмәт әйтү булса, Казан бистәләре халкыныкы – үз сүзләрен ишеттерү. Вишневка-Привольный (@vishnevka_privolniy_online), Салмачы (@salmachi_info) бистәләренең инстаграм сәхифәләренә эленгән бу видео-җан авазына: «Балалар Татарстан президентыннан ярдәм сорый! Ике бистә халкы өметсезлек белән күзгә-күз калдык, бюрократия һәм район хакимиятенең үз вәгъдәләрен үтәмәве белән көрәшергә бүтән көчебез юк» – дип язылган иде.

«МӘКТӘПКӘ БАРУ ӨЧЕН 5:30да ТОРАБЫЗ»

Картадан карасаң, Привольный һәм Вишневка бистәләре Казан шәһәренең Мамадыш тракты янында, исемнәре күбрәк таныш Көеки (Лаеш районына керә), Салмачы бистәләре белән бер тирәдә. Икенче якта Питрәч районы башланып китә. СССР заманында бу җирләр Питрәчкә кергән. «Вечерняя Казань» язуынча, 1990нчы елларда «Свияга» заводы үз эшчеләренә хәзерге Привольныйда индивидуаль торак төзелеше өчен җирләр бүлеп бирә башлаган. Казанның баш архитекторы бистәнең генпланын раслаган. Биредә тормыш итү өчен кирәкле башка объектларны завод үз хисабына төзергә тиеш булган. Ләкин СССР таркалгач, «Свияга» да ябылган, ә 1995нче елда Привольный бистәсе Казанга кушылган. Ягъни Привольный һәм Вишневка халкы авыз тутырып «без казанлылар» дип сөйләшә ала. Шәһәрнең Совет районына керәләр. Салымын да шәһәр халкы буларак түлиләр. Әмма болар мактанып була торган нәрсәләр түгел шул. «Шәһәр халкы» дигән сүз дә, фактларны исәпкә алсаң, ниндидер ирония буларак яңгырый. Заманында төзелергә тиешле социаль объектлар завод әзерләгән кәгазь планда гына калган (хәзер инде ул план гамәлдә түгел). Казан бистәләре Вишневка һәм Привольныйда «юк»лар исемлеге шактый озын: юл юк, тротуар, хәтта үзәк урамнарда да яктырту системасы, суүткәргеч, җәмәгать транспорты, мәктәп юк. 140 урынга исәпләнгән бер балалар бакчасы гына бар, анда бөтен балага да урын җитми.

Инстаграмда Вишневка-Привольный сәхифәсе әле быел гына ачылган. Һәм ел башыннан бирле проблемалары турында хәбәр итеп, җаваплы затларны, Совет районы хакимиятен, шәһәр мэрын, президентны билгеләп барганнар (моңа кадәр дә проблемалары турында даими белгертеп килгәннәр, әлбәттә). Мәсәлән, февральдә куелган бер язма (бөкедә утырганда төшерелгән видеога аңлатма): «Привольный һәм Вишневка халкы менә шулай яши. Балаларны бакчага йә мәктәпкә алып бару өчен 5:30да уятабыз. «Прописка» буенча беркетелгән мәктәп 9 километрда. Иртәнге ашны машинада ашыйбыз, чөнки өйдә ашарга өлгермиләр, бакчадагы иртәнге ашка җитешмиләр. Һәм бу Казанның Совет районы. Ә Казан – өченче башкала, дибез…». Исемен Ника дип куйган икенче бер ана да җан авазы белән уртаклашкан: «Мәктәп бик кирәк! 10 елдан бирле «була-була» дип вәгъдәләр биреп киләләр. Безнең, өйдә утыручы аналарның, эшкә чыгасы килә, ләкин балаларны мәктәпкә илтү-алып кайтудан бушый алганыбыз юк. Минем өч баламның икесе мәктәп яшендә, беренче һәм икенче сменаларда укыйлар. 5:30да торабыз, 6:15тә өйдән чыгып китәбез. Беренче сменада укучы баланы мәктәпкә, кечкенәсен бакчага илтеп кайтканда 9:30 була. Ул арада икенче сменада укучысын уятып, әзерләргә генә җитешәм. Сәгать 11дә кабат мәктәпкә чыгып китәбез. 12:30да беренче смена тәмамлана һәм олы балам белән өйгә кайтабыз. 16:00да бакчага чыгып китәм, чөнки баланы 17:00дә, бер дә булмаса 17:30да алырга кирәк (безгә Привольныйдагы бакчада урын җитмәде). Шуннан соң мәктәпкә барып, икенче сменада укучы баламны алам. Нинди түгәрәкләргә йөртү? Ул бала 11дә барган килеш шул мәктәптә генә утырып торырга мәҗбүр. Бөкедә утыра-утыра 19:30ларга өйгә кайтып җитәбез. Балаларга – өй эшен эшләргә, ә «дальнобойщик» әни кешегә ашарга пешерергә генә вакыт кала». Ә бит ике бистәдә аларныкы кебек күпбалалы 200 гаилә бар икән. Быел март башында Совет районы хакимияте, өй борынча йөреп, балаларны санаган. Мәктәпкәчә яшьтәге – 1095, мәктәп яшендәге 1186 бала яши булып чыккан. Һәм шунда бер мәктәп юк. Иң якынына (инде әйтелгәнчә, ул 9 километр ераклыкта) йөртергә мәктәп автобусы да бирелмәгән. Әти-әнисенең машинасы булмаганнар, гомумән, укудан өйгә кайту өчен «попутка» көтәргә мәҗбүр.

МӘКТӘП БУЛАЧАК… КАЙЧАН ДА БУЛСА

Видео авторлары, проблемага игътибар юнәлтүләрен телибез, дигәннәр иде. Теләкләренә ирештеләр. Беренчеләрдән булып прокуратура игътибар итте бугай, әмма бистә проблемаларына түгел, «килештерелмәгән акция»гә. «Бу – җирле проблемалар, аны хәл итү белән муниципаль хакимиятләр шөгыльләнә. Үз чиратында прокуратура әлеге өлкәдә законның үтәлешен тәэмин итә торган тиешле чараларны күрә. Шул ук вакытта моның ише акцияләргә балаларны җәлеп итү кабул ителерлек түгел», – дип шәрехләмә биргән «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Кайбер мәгълүмат чаралары, видео авторларын эзли, ата-аналарга тикшерү белән килә башлаганнар, дип тә язды. Танылган журналист, хәзерге вакытта YouTube платформасында үзенең рәсми каналын алып баручы Андрей Караулов прокуратураның гамәлен тәнкыйтьләп чыкты: «Балаларның укыйсы килә! Алар мәктәп сорый, мәктәп! Ә прокуратура аларның җан авазын «флешмоб» дип атаган. Һәм тикшерү үткәрәчәген әйткән. Президентка барыгыз, аннан җавап таләп итегез! Балалар гаепле икән… «Флешмоб»ны оештыручылар табылмаса, балаларны хөкем итәбезмени? Йөрәгегез бармы сезнең?» – дип хисләргә бирелеп сөйли ул. Әллә шуның тәэсире булды шунда, соңрак халык белән очрашуда республика прокуроры Илсур Нәфыйков видео өчен берәүне дә эзәрлекләү булмаячак дип белдергән. Бистә активистлары ул очрашудан бик канәгать булып кайтты (инстаграмда уртаклаштылар). Мәктәпне прокуратура төзетә алмый, билгеле, ләкин проектын әзерләүне озакка сузмасыннар дип күзәтеп торачакбыз, дип ышандырганнар.

Атлы видеоны үз сәхифәсенә куйган президент Миңнеханов балалар катнашкан видео белән уртаклашмады, билгеле. Аның рәсми вәкиле Лилия Галимова да Кремльдә «акция»не ошатмауларын белдерде. «Минемчә, балаларның сәламәтлеген сакларга кирәк. Проблеманы бу юл белән хәл итеп булмый. Нормаль эшлекле мөмкинлекләр дә бар бит – түгәрәк өстәлгә җыелып, проблеманы аңлатырга була», – диде ул журналистлар белән очрашуда. Хәзер ата-аналар баланы өф-өф итеп кенә үстерә. Соңгы чиккә җитмәсәләр, газизләрен карга яткырмаслар да иде. 2017нче елда карга ятмый гына сораган булганнар бит әнә: клип төшергәннәр – игътибар булмаган. Ә быелгысына федераль матбугат та игътибар итте. Безнең илдә җирле проблеманы хәл итү өчен дә йә Путинга чыгарга, йә социаль челтәрдә бөтен дөньяга шауларга кирәк булгач, нишлисең бит инде…

Привольный һәм Вишневкага мәктәп булачак. Президентның матбугат вәкиле Лилия Галимова да шулай дип белдерде, халык белән очрашуга килгән Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров (2010-2018нче елларда Совет районы башлыгы иде, ягъни проблема белән якыннан таныш булырга тиеш. – Авт.) та шулай дигән. 1224 урынга исәпләнгән бертиптагы мәктәп төзеп була, җир дә бар. Ләкин акча гына юк. Хәзер мәктәпнең проектын эшләп, Татарстан президентына күрсәтергә, федераль программаларга керергә тырышачаклар. «Тылсымлы таяк болгауга мәктәп барлыкка килми, үзегез дә аңлыйсыз. Бүген Казанның 30 микрорайонында мәктәпләр җитми, мәсьәлә бик кискен тора торган районнар бар», – дигән Рөстәм Гаффаров һәм әлегә бистәләргә мәктәп автобусы җибәрергә тәкъдим иткән. Мәктәпнең кайчан төзеләсен берәү дә әйтә алмый. Шуңа күрә бистә халкы тынычланырга ашыкмый. «Планлаштыру һәм төзү – икесе ике нәрсә. Мәктәпне үз күзләребез белән күргәч кенә проблеманың хәл ителгәнлегенә ышаначакбыз», – диләр. «Була» дигәнне күп тапкырлар ишеткән, үтәлгәнен генә бер тапкыр да күрмәгән шул алар…

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Сайланганчы депутатлар бигрәк матур «сайрыйлар»…

Бу атнада «Ай-һай хәлләр: депутатлар» дигән бәйгебезгә нәтиҗә ясыйбыз. Конкурс шартлары буенча, ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Азнакайдан Гөлчәчәк Садретдинова һәм Казаннан Нияз Бишбалта. Котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез!

Депутатлар нотык сөйли

Берсе-берсен уздырып.

Эш күрсәтми, буш сүз сөйли,

Йөри ыштан туздырып.

Бибинур ГЫЙНИЯТОВА,

Киров өлкәсе,

Нократ аланы, Иске Пенәгәр авылы

Кайсы йоклый, кайсы шунда

Канун уйлап чыгара.

Аларга кызык, ә безгә

Чыдарга да чыдарга…

Шул депутатларны җыеп,

Эшкә куасы иде.

Бушка эшләтеп, кырыйдан

Карап торасы иде!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Антлар эчте, вәгъдә бирде

Депутатка кандидат.

Тиен кебек чабып йөрде,

Алырга диеп мандат.

Сайланмады – «билгеләнде»,

Кулында аның мандат.

Вәгъдә, антлар онытылды,

Ул бит хәзер «депутат».

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Сайланганчы депутатлар

Бигрәк матур «сайрыйлар».

Вәгъдә итеп «алтын таулар»,

Бар халыкны алдыйлар.

Кәнәфидә урын алгач,

Оныталар хаклыкны.

Бүлешеп бетерерләр күк

Илдә булган байлыкны.

Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,

Азнакай районы, Урманай авылы

Депутатларга бирик мәллә

Илдәге минималь эш хакын?

Хезмәт күрсәткән кешеләргә

Бүлик депутатлар акчасын.

Сима САФИНА,

Чаллы шәһәре

Башта үзләре үк раслап куйды

Депутатларга хезмәт хакын,

Гади кешеләрдән аерылсын,

Ач депутат ни эшли алсын?!

Хәсрәттәге халык бер-берсенә

Терәк булып, гел алга атлар,

Халыктан ерагая барасыз,

Оят түгелме, депутатлар?!

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Урлый белмәүче кешеләр

Депутат булалмый, ди.

Әгәр артык «честный» булса,

Ул эшкә ярамый, ди.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Депутатны без сайлыйбыз

Халык белән эш итәргә.

Пенсия яшен арттырдылар,

Инде нәрсә көтәргә?

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Депутат булучыларны

Акчасы кызыктыра.

Түләмичә, ял итәргә

Чит илгә барып була.

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии