Русиядә коррупция юк, ә коррупциягә каршы көрәш бар

Русиядә коррупция юк, ә коррупциягә каршы көрәш бар

9нчы ДЕКАБРЬ – ХАЛЫКАРА КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШ КӨНЕ

Сез соңгы тапкыр кайчан ришвәт бирдегез яки алдыгыз? Алу турында әйткән дә юк, бирүен дә бирмәдек, дисезме? Димәк, сез Русиядә яшәмисез.

Шундый мәзәк бар. Ә мәзәктә, кем әйтмешли, хакыйкать тә юк түгел. Җитәкчелек: «Русиядә коррупция юк! Бу – оппозиция уйлап чыгарган миф кына», – дип кабатлап торса да, аларның сүзләренә бик үк ышанып бетәсе килми.

Шушы көннәрдә «Бизнес Онлайн» электрон газетасында Русиянең коррупциягә каршы көрәш милли комитеты рәисе Кирилл Кабанов белән интервью чыкты. Ул да: «Русия коррупциягә батып бара дигән сүз – сәяси легенда», – дигән әле. Уйдырма ягъни. Шул ук вакытта Кабанов әфәнде болай дип тә әйткән: «Коррупционерларны эзәрлекләү очраклары артты. Димәк, коррупция белән көрәш тиешле дәрәҗәдә алып барыла». Илдә коррупционерлар булмагач, ничек аларны эзәрлекләү арта ала икән соң ул? Шушы ук Кирилл Кабанов эшли торган комитет хезмәткәрләре һәм ришвәтчеләрне аулый торган башка органнар эшсезлектән тик утырырга тиеш бит югыйсә. Илдә коррупция булмагач, диюем. Алай түгел шул, «коррупционерларны эзәрлекләү арткан».

Дөрестән дә, соңгы вакытта «ришвәт алган», «ришвәт алуда тотылган» ише яңалыклар артты. Бездә иң зур «коррупционерлар» – укытучылар, табиблар һәм авыл җирлеге башлыклары инде. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы хисабыннан күренгәнчә, 2017нче елда республикада 25 авыл җирлеге башлыгы һәм 16 мәгариф учреждениесе хезмәткәре ришвәт алганда тотылган, барысы да җинаять җаваплылыгына тартылган. Ришвәтнең уртача күләме 36 мең сум булган. Сирәгрәк булса да, эреле-ваклы түрәләр дә ришвәт алганда тотылып тора. Очраклары сирәгрәк булса да, аларның алган суммалары зур – миллионнар, миллиардлар. Шулай булгач, «бездә коррупция юк, ләкин коррупционерлар эзәрлекләнә» дигән формулировкадан качып, башкасын табу дөресрәк була торгандыр ул.

Коррупция – ул оппозиция уйлап чыгарган миф, дигәннән, анысы болай. Оппозиция бит хакимияткә килергә тели, шунлыктан хәзерге хакимияттәгеләрне «бәреп төшерү» өчен «пычрак алымнар» куллана. Чиновникларның күпме акчасы барлыгын саный, мәсәлән. Һәм ул миллиардларның каян чыкканлыгын фаразлап күрсәтә. Ә чиновниклар нәрсә, аларның җавабы әзер: «Оппозиция «пычрак кер»дә казынмасын, кеше акчасын санамасын. Бай кешенең бай йортта яшәве – гадәти күренеш», – дип җаваплыйлар. Тик ул чиновниклар кайчан һәм ни рәвешле баеп китте икән соң? Рәсми хезмәт хакларына карасаң, бер дә «бай кеше» дип атарлык түгел кебек бит.

Коррупция безнең илдә генә түгел. Аның халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтә торган көне дә бар – 9нчы декабрь. Коррупция «бәйрәмен» безнең илдә аеруча үз итәләр. Бу көн якынлаша башлауга, без фәлән кадәр коррупционерны тоттык, дип хисап бирүләр башлана.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне якынлашканда, безнең илдә дә әлеге тема буенча утырышлар ешайды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та узган атнада коррупциягә каршы тору эшчәнлеге координациясе буенча Комиссия утырышы уздырды. 2020нче елга кадәр коррупциягә каршы көрәш планын кабул иттеләр. Билгеле бер саннар да әйтелде. 2017нче елда һәм 2018нче елның беренче яртысында коррупциядән дәүләт казнасына 1 млрд сум зыян килгән икән. Әле болары ачыкланган очраклар гына. 2017нче елда республикада ришвәт белән бәйле 803 җинаять очрагы ачыкланган.

Татарстанда шулай ук «Бизнес коррупциягә каршы» дип аталган иҗтимагый совет эшли башлады. Аның беренче утырышы узды да инде. Совет эшмәкәрләрне рейдерлардан, ришвәткә сусаган чиновниклардан яклый һәм саклый торган булачак икән. Ай саен җыелып, утырыш уздырырга уйлыйлар.

Шушындый советлар да төзерлек булгач, ичмасам, «бездә коррупция юк!» дип күзгә төтен җибәрмәсеннәр иде инде. «Бар, ләкин без аның белән көрәшәбез», – дисәләр, ичмасам, тынычлап торыр идек. Коррупция белән көрәшергә кирәк, ләкин аны барыбер тулысынча җиңеп булмый. Шул ук АКШта, Европада, ришвәтнең нәрсә икәнен дә белми торган ил дип сөйләнә торган Сингапурда да бар ул коррупция. Ләкин анда ул бездәге кебек ачык түгел, чөнки җәзасы каты. Кытайда, әнә, ришвәт алучыны тотсалар – кулын кисәләр. Бездә зур күләмдә ришвәт алучыларга нинди җәза бирелүен аерым материал итеп җыйдык, укырсыз әле.

2003нче елның 9нчы декабрендә Мексиканың Мерида шәһәрендә БМОның коррупциягә каршы Конвенциясе имзалана. Шул көннән алып, бу көнне ел да Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип билгеләп үтәләр

ФИКЕР

Безнең ил коррупциягә баткан дигән сүз – ул сәяси легенда. Илдә коррупция дәрәҗәсе югары. Һәм бу илнең милли куркынычсызлыгын какшата. Ләкин соңгы өч елда коррупционерларны эзәрлекләү очраклары да артты бит. Министрлар, аларның урынбасарлары, губернаторларның ришвәт алуда гаепләнеп, төрмәгә җибәрелүе бүген гадәттән тыш хәл түгел. Шулай булгач, бездә коррупция белән көрәш тиешле дәрәҗәдә алып барыла. Шул исәптән Җинаять Кодексының 210нчы маддәсе – «җинаятьчел төркем оештыру» маддәсе буенча да. Минемчә, бу көрәш нәкъ менә шулай алып барылырга тиеш тә. Бер коррупционерның гына хөкем ителүчеләр эскәмиясенә утыруы чирне дәваламый. Метастазлары кала. Ә менә бөтен чылбырны тартып чыгару – чын-чынлап коррупциягә каршы көрәш. Коррупция – ул ришвәт алган бер чиновник кына түгел. Бу кешеләр, схемалар, хәйләләр. Коррупция белән көрәшнең максаты – менә шул схемаларны җимерү.

Русиянең коррупциягә каршы көрәш милли комитеты рәисе Кирилл Кабанов (чыганак – «Бизнес Онлайн»)

Русиядә коррупция белән бәйле 9 җәнҗал

АЛЕКСЕЙ УЛЮКАЕВ

«Роснефть» компаниясенең башкарма директоры Игорь Сечиннан 2 млн доллар ришвәт алуда гаепләнгән Алексей Улюкаев вакыйгасы хәзерге заман Русиясендә иң җәнҗаллы очрак булып санала, дисәк – ялгышмабыз. Русиянең элеккеге икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев 2017нче елның 15нче декабрендә 8 ел каты режимлы төрмә срогына һәм 130 млн сум штрафка хөкем ителде. 2018нче елның 12нче апрелендә Мәскәү шәһәр суды Улюкаевның апелляциясен карады һәм хөкем карарын үзгәрешсез диярлек калдырды, суд карарының «төрмә срогы беткәннән соң, Улюкаев 8 ел дәвамында дәүләт хезмәтендә эшли алмаячак» дигән өлешен генә гамәлдән чыгарды.

ЕВГЕНИЯ ВАСИЛЬЕВА

2012нче елда Русиянең Саклану министрлыгында милек мөнәсәбәтләре департаменты җитәкчесе булып эшләүче Евгения Васильева җир, милек һәм акцияләр белән махинацияләр башкарып, дәүләткә 600 млн сумлык зыян китергән дип табылды. Ләкин 2012нче елдан 2015нче елның 8нче маена кадәр өй арестында гына булды. 2015нче елның 8нче маенда «мошенниклык» маддәсе буенча 5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ләкин төрмәдә 2 генә ай утырды. Өйдә «утырганын» да исәпкә алып, 2015нче елның августында Васильеваны шартлы рәвештә вакытыннан алда төрмәдән азат иттеләр.

ДМИТРИЙ ЗАХАРЧЕНКО

Русия Эчке эшләр министрлыгының коррупциягә каршы көрәш бүлеге «Т» идарәсе җитәкчесе Дмитрий Захарченконы 2016нчы елда 7 млн сум ришвәт алганда тоттылар, фатирында тентү уздырганда 9 млрд сум, әтисенең оффшор счетларында 22 млрд сум таптылар. Захарченко үзе гаебен танымады, бу акчаларны «саклап тору өчен генә» алган идем дип белдерде. Хәзерге вакытта полковник (ул эшеннән азат ителде) кулга алынды, ләкин суд эшләре әлегә тәмамланмады.

ЕВГЕНИЙ УРЛАШОВ

Фамилиясе үзе өчен татарча «сөйләп торган» бу кеше – Ярославль шәһәренең элекке мэры. 2013нче елның 5нче июлендә үк ришвәт алуда гаепләнсә дә, мэр вазифасында 2017нче елга хәтле калды, эшеннән вакытлыча читләштерелеп кенә торды. Аны 17 млн сум ришвәт алуда һәм тагын «вак-төяк» гаепләрдә гаеплиләр. 12,5 ел каты режимлы колония һәм 60 млн сум штраф җәзасы бирелде. Бу эш һаман да тәмамланмаган.

АЛЕКСАНДР ХОРОШАВИН

Сахалин өлкәсе губернаторы 2015нче елда үзенең эш урынында тоткарланды. Аны һәм киңәшчесе Андрей Икрамовны 5,5 млн доллар ришвәт алуда гаеплиләр. Тентү вакытында Хорошавинның өендә 1 млрд сум акча, шулай ук 800 төрдәге зәркән эшләнмәсе табылды. Мисал өчен, бәясе 36 миллион сум булган ручка! 2018нче елның 9нчы февралендә Көньяк Сахалин шәһәр суды элеккеге губернаторны 13 ел каты режимлы төрмә срогына һәм 500 млн сум штрафка хөкем итте.

НИКИТА БЕЛЫХ

Киров өлкәсе губернаторы 2016нчы елда Мәскәүнең затлы рестораннарының берсендә ришвәт алганда тотылды. Бу «капкын» махсус оештырылган иде: ришвәт бирәсе кеше башта полициягә килеп, ниятен әйткән, аннары Белыхка 100 мең евро күләмендә тамгаланган акча тапшырган. Белых 8 елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм 48 млн сум штрафка тартылды.

СЕРГЕЙ СТОРЧАК

2007нче елның 15нче ноябрендә ФСБ һәм Тикшерү комитеты Русиянең финанс министры урынбасарын тоткарлады. Тентү вакытында аның өендә 1 миллион доллар акча табылды. Ләкин соңыннан ул акчаны Сторчакка кайтарып бирделәр. Үзе эшләп тапкан һәм йорт сатып алырга дип җыеп барган акчасы булган икән. Тикшерү 2011нче елга кадәр барды. Ләкин Сторчак нигезсез рәвештә сак астында утырганы өчен дәүләттән компенсация-фәлән таләп итеп тормады.

ЕВГЕНИЙ АДАМОВ

1998дән 2001нче елга кадәр Русиянең атом энергетикасы министры булган Адамовны 2005нче елда, мошенниклыкта һәм вәкаләтләрен арттыруда гаепләп, кулга алдылар. Бактың исә, министр булып эшләгән чорында ул, вазифасыннан файдаланып, уран белән сәүдә итү компаниясеннән акцияләр алган, рәхмәт йөзеннән ул оешманың бурычларын «кичереп» барган икән. Шул рәвешле дәүләткә 108 млн долларлык зыян салган. 2008нче елда Адамов 5,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде, ләкин Мәскәү шәһәр суды аның эшен кабат карады һәм 4 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасына алыштырды.

Чыганак: ktovkurse.com

СТАТИСТИКА

Хөкүмәтнеке булмаган «Transparency International» халыкара оешмасы ел саен ришвәтчелек индексы рейтингын тәкъдим итә. 2017нче елгы саннарга күз салсак, Дания, Яңа Зеландия, Финляндия, Швеция, Швейцария, Норвегия, Сингапур, Нидерланд, Канада һәм Бөекбританиядә ришвәтчелек юк дәрәҗәсендә. Исемлек азагында – Сомали, Көньяк Судан, Төньяк Корея, Сүрия һәм Йәмән. Аларда ришвәтчелек гөрләп чәчәк атып утыра икән. Исемлеккә кергән 193 ил арасында Русия 131нче урында.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии