Акча янчыгыңны киң тот – адым саен мошенник

Акча янчыгыңны киң тот – адым саен мошенник

Бүген ике кешенең берсе – шарлатан. Һәм бу арттыру түгел. Мошенник, алдакчы, күз буучы – ничек атасагыз да атагыз, ләкин мәгънәсе бер. Кеше алдап акча эшләүчеләр адым саен. Аларны закон да, җәза да туктата алмый.

Дөрес, алдаучылар һәр заманда булган анысы. Ләкин бүген мошенникларга эш җиңеләйде. Кеше алдау өчен өйдән дә чыгасы юк, хәтта яткан җиреңнән дә тормасаң була. Кул астыңда интернет кына булсын.

Электрон мәгълүмат чараларын ачсаң, минут саен яңарып торган яңалыклар тасмасында ике хәбәрнең берсе – интернет мошенниклык турында. Төрләре бик күп аның. «Якын кешегез авыр хәлгә юлыкты, аны йолып калу өчен тиз арада акча кирәк», «Сез машина оттыгыз! Бүләкне алу өчен, күрсәтелгән счетка билгеле бер сумма күчерергә кирәк» ише тапталган алдаулардан башлап, телефонга «беркетелгән» мобиль банкны җимерә һәм картада булган акчаны урлый торган катлаулы схемаларга кадәр. Бөтен матбугат чаралары, хокук саклау органнары «Алданмагыз!» дип чаң суга тора – алдана торабыз. «Кара инде моны, мошенниклар икәнен аңламаган, шулар тозагына капкан бит, юләр», – дип башкаларга төртеп күрсәтә-күрсәтә, үзебезнең ничек алданганыбызны сизми дә калабыз…

Әнә күптән түгел Буада 19 яшьлек кызны алдаганнар. Ничек итеп диген әле: «ВКонтакте»да дустыннан: «Телефоныма 3000 сум акча сал әле, бик кирәк!» дигән хәбәр алган. Классик алдау ысулы бит инде бу! Ләкин кыз ышанган һәм «дусты»на 1500 сум акча күчергән. Күчергәнче дустына шалтыратып карау, аның чынлап та дусты булу-булмавын ачыклый торган өстәмә сораулар бирү турында уйлап та карамаган. Акчаны күчергәч кенә, «алдыңмы» дип, дустына шалтыраткан. Анысы бернинди дә акча сорамавын әйткән. «ВКонтакте»дагы сәхифәсенең паролен җимереп, аның исеменнән мошенник утыруы ачыкланган.

Узган атнада Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе буенча җинаятьләрне ачу бүлеге вәкилләре «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы уздырды. Нинди генә алдау очраклары турында сөйләмәде алар анда! Бөгелмәдә яшәүче берәүнең 27 мең сум акчасын мобиль кушымта аша урлаганнар. 54 яшьлек ир-атка үзен биржадан акча кайтару белән шөгыльләнүче финанс оешмасы менеджеры дип таныштырган кеше шалтыраткан. Әлеге ир-атны кайчандыр биржада алдаган булганнар икән, шуңа ул бу шалтырату белән кызыксынган. Шалтыратучы кеше ир-атны смартфонына «AnyDesk» мобиль кушымтасын көйләргә күндергән һәм теркәлү тәртибен аңлаткан. Аңа шәхси мәгълүматларын, шул исәптән, үзенә акча күчерсеннәр өчен, банк картасы реквизитларын да кертергә туры килгән. Нәтиҗәдә, аферистлар бу кешенең картасыннан 27 мең сум акчасын урлаган.

Август ахырында Казанда яшәүче 69 яшьлек ханым 900 мең сум (!) акчасыннан колак каккан. Акчасы банк картасында булган, ханым алдакчыларга карта мәгълүматларын әйтеп биргән. Шикләнелүчене тоткарлаганнар. Ул 16 яшьлек үсмер, ди.

Август ахырында Түбән Камада яшәүче 21 яшьлек кыз тоткарланган. Ул интернет аша тәмәке сатам дип, 27 яшьлек Казан кешесенең банк картасыннан 7 мең сум акчасын үзләштергән. РФ Җинаять кодексының 159нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча кузгатылган эш бүген дә дәвам итә.

Быелның 6нчы сентябрендә Казанның Вахитов районында яшәүче 38 яшьлек хатынга, үзен банк хезмәткәре дип таныштырып, билгесез кеше шалтырата. Сөйләшү барышында бу кеше әлеге ханымның картасыннан төрле операцияләр башкарылуын җиткерә. Бу хәлне тикшерү һәм туктату өчен карта реквизитларын, шул исәптән смс белән килгән кодны да сорап ала. Нәтиҗәдә, әлеге ханым 32 мең сум акчасыннан колак кага. Саный китсәң, мондый очракларны бик күп язып була.

Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе буенча җинаятьләрне ачу бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнур Хәялиев әйтүенчә, алдакчылар кармагына эләгүчеләр 3 мең сумнан алып, 1 млн сумга кадәр зыян күрә.

Алдакчыларны туктатып булмый. Куркытырга тырышалар тырышуын. Интернет-мошенникларга җәзаны катгыйлатканнар әнә. Моңарчы күп дигәндә 6 елга иректән мәхрүм итү янаса, 2018нче елның апреленнән башлап, интернетта алдаучыларны 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү каралган (Җинаять кодексының 158нче маддәсе). Ләкин җәзасын биргәнче, башта ул җинаятьчеләрне тотасы бар бит әле. Анысы алай җиңел генә түгел. Кайбер органнар интернетта нәрсә язышуыбызны, сәхифәбезгә нинди фотосурәтләр, нинди җырлар куюыбызны күзәтеп утыра, ә менә интернет-алдакчыларны аулауның бер системасын һаман уйлап таба алмыйлар.

Сүз азагында. Бу язманы төгәлләп бетереп утырганда, «ВКонтакте»да смс килеп төште. Гомер буе татарча сөйләшә торган бер дустым: «Миңа телефон номерыңны яз әле, ярдәмең кирәк», – дип, өтерсез-ноктасыз гына урысча хәбәр юллаган. Үзләре кебек урысча әйтсәк, «не на того напали» сез, иптәш мошенниклар.

2018нче елның 8 аенда (гыйнвар-август) Казанда гына да мошенниклыкның 1650 очрагы теркәлгән. Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе буенча җинаятьләрне ачу бүлеге мәгълүматына караганда, көн саен 3-5 интернетта алдау факты ачыклана

Ничек итеп алдыйлар?

Алдау ысуллары бихисап. Алдакчыларны тота, аларга җәзасын бирә, ә алдау ысулларын фаш итә торалар, башка алдакчылар яңа ысуллар уйлап таба тора. Җинаятьләрне ачу бүлеге иң киң таралган алдау төрләрен аерып күрсәтте.

ИНТЕРНЕТ-ТӘКЪДИМНӘР

Кеше интернетка нәрсәнедер сату (машина, җиһаз, электроника, кием һ.б.) яки арендага бирү хакында белдерү элә. Күпмедер вакыттан аңа шалтырату килә. Шалтыратучы үзен сатып алучы дип таныштыра, ә чынлыкта ул – мошенник. «Сатып алучы» товар белән кызыксынган була, аны сатып алырга, хәтта акчаның бер өлешен алдан түләп куярга теләвен белдерә. Әлбәттә инде, товарын сатучы кеше эри. «Сатып алучы»га үзенең карта реквизитларын җибәрә – янәсе акчаны шунда күчерәчәк. Ләкин мондый төр «сатып алучы» картаның номерын һәм сезнең исем-фамилиягезне генә сорап калмый, картаның арткы ягында язылган өч саннан торган комбинацияне (ССV) дә сорый. Әгәр ул санны сорасалар, белеп торыгыз – сезнең белән мошенник сөйләшә.

КИҢӘШ: картага акча күчерү өчен, аның номерын (16 саннан тора) һәм алучының исем-фамилиясен (кайвакыт анысы да кирәкми) белү җитә. Ә картаның арткы ягындагы өч санны белү мошенникларга сезнең акчаны урлау өчен кирәк. Шуңа күрә ул өч санны берәүгә дә әйтмәгез, җәмәгать урыннарында картаны кулланганда да ул саннарны күрсәтмәгез.

БАНК ХЕЗМӘТКӘРЕ БУЛЫП АЛДАУ

«Сезнең картагызга «блок» салынды, аны алдыру һәм акчагызны саклап калу өчен, фәлән номерга шалтыратыгыз», – дип смс җибәрәләр. Картадагы акчам югалырга мөмкин, дип уйлаган кеше, әлбәттә инде, күрсәтелгән телефон номерын җыя. Ә трубканың теге башындагы «банк хезмәткәре» карта номерын, һаман да шул өч саннан торган комбинацияне сорый. Янәсе шуларны белсә, картагызны саклап калып булачак. Чынлыкта исә мошенниклар шулай итеп акчагызны урлый. Сезнең картага мобиль банк тоташтырып, аңа җинаятьче керә алырлык итеп ясап бирергә дә мөмкин.

КИҢӘШ: банк картасы турындагы мәгълүматны бер генә оешма – шул картаны чыгарган банк кына белә ала. Һәм күпчелек очракта банклар «сезнең картагызга «блок» салынды» дигән смс җибәрми, шалтыратып, проблеманы хәл итү өчен банкка килүегезне сорый. Ә инде банктан дип шалтыраталар икән, телефон номерын тикшереп карагыз: банкның рәсми номеры картада күрсәтелгән була.

ВИРУСЛЫ СМС-ХӘБӘР

Әлеге кармакка теләсә кем эләгергә мөмкин. Алдау юлы бик гади: телефонга теге яки бу вакыйгага сылтама белән смс-хәбәр килә. Вакыйга, әлбәттә инде, кызыктыра торган. Кызыксынган кеше сылтамага баса, шулай итеп, вируслы программаны телефонына күчерә. Нәтиҗәдә, телефонына бәйләнгән барлык мәгълүматны, мобиль банкын да махсус серверга җибәрә. Аннан соң инде алдакчыларга бу кешенең картасында булган акчаны үзләренә күчереп аласы гына кала.

КИҢӘШ: телефонга вирус кермәсен өчен антивирус программа куярга кирәк. Андый программаны куйдыру җае юк икән, үзегезгә сак булырга туры киләчәк. Билгесез абонентлардан килгән «Сиңа бүләк», «Фәләннең эксклюзив фотосы», «Сезнең мондый нәрсәне күргәнегез юк әле» ише смс-ларны ачмагыз.

ДУСТЫМ, МИҢА АКЧА КҮЧЕР ӘЛЕ!

Бу алдау ысулы яңа гына барлыкка килмәде инде. Аның турында бик күп сөйләнде дә. Ләкин алданучылар һаман да булып тора. Социаль челтәрдә дустыгыздан яки танышыгыздан: «Дустым, бик авыр хәлдә калдым, миңа акча күчер әле», – дигән эчтәлектәге смс килеп төшә. Тота-каба акча күчергән кеше акчасыннан колак кага, ә «дус» дигәне чын дустыгызның сәхифәсен ватып кергән мошенник булып чыга.

КИҢӘШ: социаль челтәрләрдә шундый смс аласыз икән, дустыгыз яки танышыгызга сез икәү генә белгән уртак темаларга кагылышлы сораулар бирегез. Кайвакыт татарча язу да мошенникларны куркыта, татарча язганнан соң акча сораучы югала. Акча сораган дустыгызның телефоны булса, аңа шалтыратып алу да комачауламас. Әгәр смсны җибәрүченең алдакчы икәнен ачыкласагыз, сайтның администраторына мөрәҗәгать итегез. Барлык социаль челтәрләрдәге парольләрне дә тиз арада алыштырырга кирәк.

ТОВАР САТУЧЫ КЛОН-САЙТЛАР

Бүген халык теге яки бу әйберне онлайн рәвештә, ягъни интернеттан сатып алырга гадәтләнде. Мошенниклар исә моннан рәхәтләнеп файдалана. Алар популяр брендлар сайтларының клоннарын ача, ә игътибарсызрак сатып алучылар шуннан заказ биреп, кәкре каенга терәлеп кала. Мондый сайттан алган товар сезгә килеп җитми, ә акчагыз мошенниклар кесәсенә күчкән була.

КИҢӘШ: онлайн товар алганда сайтның адресына игътибар итегез. Мошенниклар билгеле компанияләрнең исеменә теге яки бу символны өсти. Ә калган яктан бу ике сайт бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган була.

ЭЛЕК АЛЫНГАН ДАРУ ЯКИ МЕДИЦИНА ҖИҺАЗЫ ӨЧЕН КОМПЕНСАЦИЯ

Гадәттә, мондый төр җинаять корбаннары – пенсия яшендәгеләр. Сез аптекадан дару сатып аласыз, ә берникадәр вакыттан соң сезгә билгесез номердан «аптека хезмәткәре» шалтырата. Сез алган ул дарулар сәламәтлек өчен зыянлы булып чыкты, аларны кулланмавыгыз хәерле, ди. Акчагызны кайтару өчен сертификат алырга кирәклеген әйтә. Сертификат алу өчен берникадәр акча күчереп торасы, аннары ул акча да кире сезгә кайтасы икән янәсе.

КИҢӘШ: компенсация һәм башка акчалата түләүләрне җирле социаль яклау бүлекләрендә генә алырга мөмкин. Аның өчен гариза язу кирәк. Мондый төр түләүләр телефон аша хәл ителми. Аптека хезмәткәре сезгә шалтырата да алмый – дару сатып алганда телефон номерын калдырмыйсың бит.

МАШИНА ЯКИ БАШКА БҮЛӘК ОТУ ТУРЫНДАГЫ ХӘБӘРЛӘР

«Сез машина оттыгыз», «Сез акча оттыгыз» ише смс хәбәрләрне күпләрнең алганы бардыр. Бүләкне алу өчен, мошенниклар берникадәр акча күчерүне сорый. Бу салым, таможня пошлинасы, транспорт чыгымнарын түләү өчен, дип тә өсти. Кинәт машина оту шатлыгыннан исергән «бәхетле» исә күрсәтелгән счетка акчасын күчерә. Нәтиҗәдә, машинасыз да, акчасыз да кала.

КИҢӘШ: мондый хәлгә тарысагыз, оештыручылар белән элемтәгә кереп, акция, аның шартлары һәм үткәрелү кагыйдәләре турында күбрәк мәгълүмат алырга тырышыгыз. Бүләк алу өчен күчерергә дигән теләсә нинди сумма сезне сагайтырга тиеш. Теләсә нинди отыштан салым тотып калына, аны түләү РФ Салым кодексы буенча башкарыла. Анда әйтелгәнчә, салым акчасын электрон счетка саласы түгел.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии