Беларус феномены: автоматка каршы – чәчәк тотып

Беларус феномены: автоматка каршы – чәчәк тотып

Бу көннәрдә бөтен күзләр Беларусь Республикасына төбәлгән. Анда яңа тарих языла.

Сайлауларның исем өчен генә үткәрелүе безнең өчен яңалык түгел. Кирәкле процентларны «ясап» куюларын да беләбез. Ясамаган очракта да ни рәвешле сайлаулары һәм сайлаттырулары мәгълүм. Безнең белүебезне өстәгеләр дә белә. Шулай күзгә-күз карап, беребез алдый тора, беребез белә торып алдана. Менә Беларусьта да 9нчы августта узган президент сайлавы нәтиҗәсен матурлап ясап куйганда, чираттагы тапкыр «әй, күнәрләр әле» дип уйлаганнардыр. Әйтик, 53 процент «ясасалар», бәлки, халык җиңелрәк тә үткәреп җибәргән булыр иде. Нәфес дигәнең чикләрне белми шул. Һәм күктән алып, 80,1 процент тавыш «ясата». Менә шул чакта көтелмәгән хәл була: беларуслар урамга агыла. Ун кеше дә, йөз кеше дә, мең кеше генә дә түгел – йөзләгән мең беларус. Сайлауда тавышлары урланган, 26 ел диктатурага түзгән, ләкин тагын 5 ел шушы режимга чыдар чамасы калмаган халык. Башлыча ак киемле, кулларына чәчәкләр, ак һәм кызыл тасмалар, ак-кызыл-ак төсле байрактан башка бернәрсә дә тотмаган кешеләр.

Ә аларның каршысына баштанаяк коралланган ОМОН чыга. Тимер калканнар, дубинкалар, ә соңрак автоматлар да күтәреп, шул ак киемле кешеләр өстенә килә алар. Үзләре генә түгел, хәрби техника, тоткарланганнарны төяргә дигән автозаклар да килә. Ашыгыч ярдәм машиналарын, маршрут автобусларын да автозак итеп кулланалар.

Минск, Жодино һәм башка шәһәрләрдә төшерелгән видеоларны тыныч кына карап та булмый. Сугыш турында нәфис фильмнарны караганда да ул кадәр үк нервыланмыйсың, чөнки аларның күпмедер өлеше уйлап чыгарылган, актерлар катнашындагы кадрлар һәм сугыш шартлары икәнен беләсең. Ә Беларусьта – фильм түгел, чын хәлләр, бүген бара торган хәлләр.

Менә ОМОН тыныч кына атлап барган халыкны күсәкләр белән дөмбәсли. Кафега бәреп керә дә, тик утырган кешеләрнең кулларын каерып, алып чыгып китә. Кулыңда ак беләзек күрсәләр дә тоткарлыйлар. Окрестина «концлагере»на – Минскидагы вакытлыча тоту изоляторына илтәләр. Изолятордан төне буе үзәк өзгеч тавышлар, елаулар, кычкырулар ишетелеп тора.

Шәһәр бәйрәмендә Виктор Цой башкаруында «Перемен требуют наши сердца» җырын куйган өчен, ике диджейны автозакка тыгып алып китәләр. 5 көн буе дуслары аларның кайда икәнен, исәнме-юкмы икәнен дә белми. 16сы көнне генә Окрестинадан чыга алар: таушалган, йончыган, кыйналган хәлдә.

ОМОН хезмәткәре юл читендә басып тора һәм үткән-сүткән машиналарны дубинка белән кыйный, тәрәзәләрен коя. Каядыр баручы бабайга бу ошамый һәм ул үз сүзен әйтергә тели. Машинасыннан төшүгә аңа 5 милиция хезмәткәре ябырыла һәм, автозакка тыгып, бабайны алып та китәләр.

Бер үсмер тукталышта басып тора, ОМОН хезмәткәрләре аның өстенә сикерә. «Миңа 16 яшь, мин бернәрсә дә эшләмәдем», – дип бәргәләнә үсмер. «Нишлисез сез, хайваннар, балага тимәгез!» – дип кычкыра үтеп баручылар. Милиция аларны тыңлап та тормый. Бүген бу малай реанимациядә ята.

Гродно шәһәрендә бер гаилә – әти, әни һәм 5 яшьлек кызлары үз машиналарында шәһәрнең икенче читенә барырга чыга. Забастовкада торучы башка автомобильләр кебек сигнал да бирмиләр, бернинди тасма да бәйләнмәгән. Бермәлне аларга «Тигр» дип аталган хәрби автомобиль – БТР килеп бәрелә. Ата кешене машинасыннан төшүгә тоткарлыйлар һәм Тикшерү комитетына алып китәләр. Ә башы бик каты яраланган кызчыкны чит кешеләр коткара.

34 яшьлек Александр Тарайковский да тыныч акциягә кушылырга була. Хатыны әйтүенчә, ул майка һәм шортыдан чыгып китә, үзе белән телефоны гына була. Китә дә кайтмый. 12нче август көнне генә хатыны матбугат чараларыннан укып, иренең үлеме турында белә. 10нчы августта ук үлгән икән. Видеолардан күренгәнчә, ике кулын күтәреп тыныч кына атлап барган ирне атып үтерәләр. Аның җәсәден бөтен шәһәр белән озаттылар.

Тагын бер корбан – Гомельда яшәүче 25 яшьлек Александр Вихор. Якшәмбе көнне йөргән кызы белән күрешергә дип китә. Юлда барганда ОМОН тотып алып, башка кешеләр белән бергә аны да автозакка тыгып куя. Ул әнисенә «тоттылар» дип смс кына язарга өлгерә. Йөрәге авырткан егет, хәле авырая башлагач, ярдәм сорап кычкыра. Аны, юләр дип уйлап, психиатрия больницасына илтәләр. Табиблар эшнең нәрсәдә икәнен аңлап ала, тик ул вакытта Саша клиник үлем кичергән була инде – саклап кала алмыйлар. Боларны Сашаның әнисе соңыннан, «улыгыз моргта» дип шалтыраткач кына белә.

Халык белән милиция урыннарын алмашкан кебек. Халык сайлауда тавышларын урлаган каракны тотарга тели, ә милиция аны качыра һәм яклый…

Ә беларусларны урамга чыгудан туктатып булмый инде. «Без илдә тынычлык булуын телибез!», «Табиблар халык белән бергә!» дигән шигарьләр тотып медицина хезмәткәрләре чыга. Филармония хезмәткәрләре, тимер юлчылар, шахтерлар, республикада иң эре заводлар – «БелАЗ», МАЗ, трактор заводлары эшчеләре чыга, забастовка оештырып, эшләрен ташлыйлар. Дәүләт телеканалларында дөреслекне күрсәтмәүгә ризасызлык белдереп, журналистлар, операторлар, режиссерлар эштән китә. Яисә эфир планын бозып, туры эфирда протест чараларын күрсәтәләр. «Моннан ары дәүләт хезмәтендә эшли алмыйм», – дип, Президент Администрациясе юристы эшеннән китә. Урамга чыгучыларга теләктәшлек белдергән Купалов театры директоры Павел Латушко эшеннән алына һәм бөтен труппа үз теләге белән эштән китү турында гариза яза. Сайлау нәтиҗәләрен алдап язган мәктәпләрдә укучылар, олимпиадаларда җиңүчеләр грамота һәм рәхмәт хатларын кире кайтара – мәктәп ишеге төбендә калдырып китәләр. Намусына һәм халкына хыянәт итәргә, җинаятьчел боерыкларны үтәргә теләмәгән милиция хезмәткәрләре дә калканнарын төшерә, формаларын салып ташлый һәм беларуслар ягына чыга. «17 еллык хезмәтем тәмам. Минем намусым чиста. Милиция халык белән бергә!» дип инстаграмына язып керткән өчен, милиция капитаны –36 яшьлек Егор Емельяновны ике көн изоляторда тоталар, халыкны митингка чакыруда гаеплиләр. Ә ул арада Лукашенко беларусларны күсәк белән дөмбәсләгән «геройлар»ны «искиткеч хезмәтләре» өчен медаль белән бүләкли…

Ә беларуслар урамга чыга. Йөз меңнәрчә кеше атлап барганда да, газонга басмыйча, тротуардан гына үтәләр. Эскәмияләргә менәргә туры килсә, аяк киемнәрен салып басалар. Су шешәләрен, чүп-чарны пакетларга тутырып, бер урынга җыеп баралар – йөреш үткән урамнарда бер чүп кисәге күрмәссең. Каршылык чарасында басып тора алмаучылар, үз акчаларына су, ризыклар алып, тере чылбыр булып тезелеп торучы ватандашларын ашата. Законсыз тоткарланган кешеләрне, изолятордан чыгарылгач, чит-ят кешеләр үз машиналарына утыртып, өйләренә кайтарып куя. Тере чылбыр булып тезелгән хатын-кызларга чәчәкләр тараталар. Юк, бу милләтне Лукашенко әйткәнчә сарык дип тә, эшсез наркоманнар дип тә, бандитлар дип тә атап булмый. Киресенчә, беларус халкы феноменын өйрәнәсе килә. Без хәзер беларусларга үзебезгә караганда да ныграк ышанабыз бугай.

Сүз азагында. Урыс теле кагыйдәләре буенча «белорус» дип язылырга тиешлеген беләбез. Тик бу язма нәкъ менә беларуслар турында. Чөнки беларуслар өчен илләренең дә, милләтнең дә атамасы «а» хәрефе белән язылуы мөһим. Безнең аңлы рәвештә кагыйдә бозып язуыбыз да аларга хөрмәт белдерү буларак кабул ителсен иде.

ДӨНЬЯДА НИЛӘР БАР?

Тагын кайда кешеләр нәрсә дип урамга чыга?

ЛИВАН, БЕЙРУТ

4нче августта Ливан башкаласы Бейрут портында, аммиак селитрасы сакланган склад шартлап, шәһәрнең бер өлеше күккә очты. 11нче августка булган мәгълүматларга караганда, шартлауда 171 кеше үлгән, 6 меңнән күбрәк кеше яраланган. Беренче тапкыр халык 8нче август көнне каршылык чарасына чыкты. Хөкүмәтнең отставкага китүен таләп иттеләр, тышкы эшләр министрлыгына бәреп керделәр. Аларга каршы кораллы тәртип сакчылары чыгарылды, бәрелешләр булды. 10ысы көнне Ливан премьер-министры Хәсән Диаб хөкүмәтнең отставкага китүен игълан итте. Шулай да каршылык чаралары тынмый: халык Ливан президенты Мишель Аунаның отставкага китүен һәм парламентны таратуны таләп итә.

РУСИЯ, ХАБАРОВСК

Хабаровск краеның элеккеге губернаторы Сергей Фургалны (аны 2000нче елларда ике эшмәкәрне үтертүдә гаеплиләр) яклап башланып киткән митинглар инде айдан артык дәвам итә.

Фургалны 9нчы июль көнне тоткарладылар һәм Мәскәүдәге «Лефортово» тикшерү изоляторына утыртып куйдылар. Ә инде 11нче июль көнне Хабаровск, Амурдагы Комсомольск, Амурдагы Николаевск һәм башка торак пунктларда халык урамга чыга башлады. Эчке эшләр министрлыгы, бу көнне каршылык акциясендә 10-12 мең кеше катнашты, дип хәбәр итте, ә бәйсез мәгълүмат чаралары 40, хәтта 55 мең кеше катнашуы турында язды. 18нче июль көнне тагын да күбрәк кеше җыелды, диелде – төрле чыганаклар буенча, 50 меңнән 80 меңгә кадәр. Фургал урынына Путин билгеләп куйган Михаил Дегтярев шактый вакыт халыктан качып йөрде, журналистларга «протестларны чит илләрдән килүчеләр оештыра, вазгыятьне катлауландырырга телиләр» дип сөйләде. Соңрак: «Митингларга 20-30 кеше генә чыга, Хабаровск халкы бу акцияләрне туктатыгыз дип ялына», – дип белдерде. Аңа җавап итеп, 15нче август көнне урамга чыгучылар «Без 20-30 кеше генә түгел, дистә меңнәрчә!» дигән плакат күтәрде. Каршылык чарасында катнашучылар Фургалны судта присяжныйлар катнашында хөкем итүне, шулай ук Михаил Дегтяревны урыныннан алуны таләп итә. 15е көнге митингта «Жыве Беларусь!» дигән плакатлар да күтәрелгән.

БАШКОРТСТАН, КУШТАУ

9нчы августта Башкортстанның Ишембай районындагы Куштау шиханын яклап, өч меңгә якын кеше флешмобка җыелды. Табигать могҗизасы булган шихан «Башкорт сода ширкәте»нә бирелгән иде. Бу ширкәт Шахтау дигән бер шиханны эшкәртә, аннан чимал ала инде. 30 ел тирәсе «кимерә» торгач, әлеге шихан җир белән тигезләнде. Хәзер менә тагын берсен «кимерә» башларга җыеналар.

9нчы август чарасыннан соң, утызлап активист шиханда лагерь корып, кунарга калды. Төнлә аларга каршы 300гә якын битлекле кеше килде, шиханны яклаучылар белән бу билгесез кешеләр арасында бәрелеш булды, өч активист тоткарланды, мәхкәмә аларга сак астында тоту җәзасы бирде, дип язды «Азатлык» радиосы.

10сы көнне «Сода» ширкәте дә үз кешеләрен митингка чыгарды. Алар «безгә эш кирәк, безне эштән мәхрүм итмәгез» дигән фикерне алга сөрә. Янәсе Куштауны эшкәртә башламасалар, эшсез калачаклар. Бу чараны дәүләт телеканаллары да киң яктыртты, ә Куштауны яклау чарасы турында сүз булмады. Хәер, соңрак «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы һәм кайбер федераль телеграм-каналлар «Куштауны яклаучылар ваһһабилар, милләтчеләр, төрле экстремистлар» дигән хәбәрләр тарата башлады.

15нче август иртәсендә Куштау тавы янында шиханны яулаучы активистлар белән хосусый саклау оешмалары хезмәткәрләре (ЧОП) арасында бәрелеш булды. 50дән артык кеше тоткарланды.

16сы көнне Куштауны яклаучылар янына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров килде. «Ниндидер уртак карарга килмичә тауга беркем кермәячәк», – дигән сүзләрен китерә «Башинформ». 17се көнне дә Хәбиров шушы сүзләрен кабатлады. Ләкин без сөйләшкән активистлар, бу игътибарны читкә юнәлтү алымы гына түгелме икән, дип шикләнә, көрәш әле тәмамланмады, ди.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии