Эшсезлек кими, эшчеләр җитми

Эшсезлек кими, эшчеләр җитми

Менә инде берничә ай рәттән Русиядә эшсезлек кимеде дип сөенәләр. Май нәтиҗәләре буенча кабат тарихи минимум теркәлгән: 3,2 процент. Шул ук вакытта предприятиеләр дә, чиновниклар да эшче куллар җитми дип чаң суга. Кадрларга ачлык Африкага хәтле илтә: Татарстан компаниясендә эшләргә Африка илләреннән кызлар җыялар әнә. Ә Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, безгә чит ил санкцияләре түгел, кадрлар җитмәү проблемасы аяк чала, дип ачыктан-ачык таный.

2022нче ел башында илдә рәсми эшсезлек 4,4 процент иде. Ел ахырына 3,7 процентка калды. Бу елга чыккач та, ай саен диярлек «эшсезлек кимеде» дип хисап биреп бардылар. Менә хәзер 3,2 процент дигән санны күрәбез. «РИА Новости» Русия Президенты Владимир Путинның хакимият әгъзалары белән видеоконференция барышында әйтелгән сүзләренә сылтама ясап язганча, бу 3,2 процент 2,4 млн кеше дигән сүз. Ил тарихында мондый сан беренче тапкыр икән. Хезмәт яшендәге 73,4 млн кешенең эш белән проблемасы юк, ди.

Шушы көннәрдә генә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да республика буенча саннарны җиткерде. Татарстанда шулай ук тарихи минимум теркәлгән: мәшгульлек үзәкләрендә 6 меңнән бераз гына күбрәк эшсез исәптә тора, диде министр ОТР телеканалы эфирында. Ләкин президент та, федераль министрлар да, аларның Татарстандагы коллегасы Зарипова да икенче проблема барлыгын таныйлар: аерым тармакларда, зур предприятиеләрдә эшче куллар җитми. Мәсәлән, Татарстанда 35 мең вакансия ачык, ди – һәр эшсезгә якынча 5 эш тәкъдиме туры килә. Сәнәгать, эшкәртү, файдалы казылмалар чыгару, төзелеш һәм транспорт тармакларында хезмәт куючыларга, эретеп ябыштыручы, агач белән эшләүче, ташчы, штукатурларга кытлык. Проблеманы хәл итү йөзеннән «Алабуга» махсус икътисади зонасында Африка һәм Пакыстаннан 18 яше тулган кызларны эшкә китертергә җыенулары турында язган идек инде «Мигрантларны күрмәмешкә салыша алмыйбыз», 14 июнь, 2023, №23). Аларга яшәү урыны, 40 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр – үзебезнең хатын-кызлар андый акчага эшләргә риза булмас, дип куркалар, шуңа читтән эзлиләр.

Эшсезлек күрсәткече түбән төшүнең сәбәпләре төрле: табигый кимү дә, демографик хәл дә (90нчы елларда балалар аз туу сәбәпле барлыкка килгән «чокыр»), читтән торып һәм шул рәвешле берничә эштә эшләүнең модага керүе дә, мобилизация дә, Русия гражданнарының күпләп чит илгә китүе дә йогынты ясый. Шунысы да бар: бездә эшсез булу отышлы түгел. Европа илләрендә генә ул эшсезлек буенча пособиегә иркенләп яшәп була, кеше «үзенекен» тапканчы, дәүләт аны ярдәменнән ташламый. Бездә пособиенең суммасы да кечкенә, аны билгеләү шартлары да кырыс, шуңа да кешеләр тормыш алып барырга акча булсын өчен күңеле тартмаган, юньләп эшли алмаган һәм эшләргә теләмәгән теләсә нинди эшкә урнашырга да әзер. Әлбәттә инде, эшсезлек күрсәткече кими. Кеше турында, эшнең нәтиҗәлелеге турында уйлап тору юк.

Хәзерге вакытта абитуриентларның урак өсте: уку йортларында кабул итү кампанияләренең иң кызган чагы. Ләкин аларның күпчелеге министрлар теләгән, предприятие җитәкчеләре көткән белгечлекләрне сайламый. «SuperJob» компаниясе укырга керүчеләр һәм аларның ата-аналары арасында сораштыру уздырган иде (нәтиҗәсен «РБК» бастырды). Абитуриентлар арасында иң популяр белгечлек – мәгълүмати технологияләр (28 процент шул юнәлештә укырга керергә теләвен әйткән). Икенче урында – табиб (13 процент), өченчедә – инженер (9 процент), дүртенчедә – икътисадчы (6 процент), бишенче урынны дизайнер, архитектор һәм тренер (4әр процент) һөнәрләре бүлешкән. Вузларда иң кыйммәтле белгечлекләрне карасаң да, ихтыяҗ әллә ни зур булмаган юнәлешләргә игътибарның зур булуын күрәсең. Ихтыяҗ булмаса, тәкъдим дә булмас, уку йортына керү бәясен 800 мең сум ук итеп куймаслар иде. Димәк, шул бәяне түләп укырга риза студентлар, аларның бу теләкләрен каплый алырдай ата-аналар бар. «SuperJob» сораштырганнарның 29 проценты югары уку йортына түгел, училище яки көллияткә барырга теләвен әйткән. Бу тикшеренүне уздырганда бердәм дәүләт имтиханнары башланмаган иде әле. БДИ узгач, саннар бераз үзгәргән булуы да ихтимал. Үзе теләгән белгечлеккә җитәрлек балл туплый алмаганнар эшче һөнәр вәкилләре рәтен тулыландырыр әле, дип, кысыр өметкә бирелеп утыру дөрес түгел, әлбәттә. «Катыргы» өчен үзе теләмәгән белгечлеккә укып чыгарга, шул исәптән эшче һөнәр дә алырга мөмкин студентлар. Ләкин аларның күпмесе генә соңыннан үз белгечлеге буенча эшкә урнаша икән? Шуның статистикасы булсын иде. Үлчәүдә «эшче һөнәрләр пачутта» дигән буш сүзләр түгел, акча ягы баса кебек...

 

ФИКЕР

Быел мартта, шулай ук эшсезлекнең кимүе хәбәр ителгәч, Дәүләт Думасы депутаты Михаил Делягин «Говорит Москва» радиосы эфирында бу күрсәткечнең түбән булуы белән горурланырга кирәкми, дип белдергән иде. «Менә инде өченче ел бездә табигый кимү, ягъни үлемнәр миллион кешедән артып китте, һәм моның өчен берәү дә җәза алмады. Узган ел үлүчеләр 600 мең тирәсе булды. Тагын күпмедер кеше, һәрхәлдә 200 меңнән күбрәк, илдән качып китте. Дөрес, киткәннәрнең яртысы кайтты, шулай да минус 700 мең кеше дигән сүз. Бөтен кеше безнең илдә эшсезлекнең түбән булуы белән горурлана. Егетләр, тагын 300 мең кешене мобилизацияләгез, һәм эшсезлек күрсәткече тагын да түбән булачак. Тагын бер миллион кешене сәламәтлек саклау тармагын «искиткеч» оптимизацияләү аркасында үтереп бетерегез, һәм эшсезлек тагын да кимиячәк», – дип сөйләде ул. Росстат мәгълүматы буенча, 2023нче елның гыйнварына илдә эшсезлек 3,8 процент тәшкил итә иде, санга күчерсәң, бу 2,7 млн кеше дигән сүз.

***

Әле күптән түгел генә Байкал аръягы крае эшмәкәрләре совет чорында булган әрәмтамакларга җәза бирү турындагы законны кире кайтарырга тәкъдим иткән иде. Крайдан Думага сайланган депутат Андрей Гурулев та бу идеяне хуплап чыккан. «Бүген безне катгый хәрби, хезмәт, җәмәгать дисциплинасы гына җиңүгә китерә ала. Ә дисциплинага ирешү өчен катгый законнар һәм үз гамәлләрең өчен шәхси җаваплылык булуы кирәк. Фронтка киткән ирләр – нормаль мужиклар, аларның эшләре бар, ләкин алардан бушап калган эш урыннарына әрәмтамаклар килергә теләми, алар пачкалап хезмәт биржасында утыра һәм бернәрсә дә эшләми. Һәм эшче куллар булмау сәбәпле предприятиеләр бушап кала. Бездә эшсезлек юк, бездә нинди генә акча түләсәң дә, эшләргә теләмәүче әрәмтамаклар гына бар», – дип язган ул үзенең телеграм-каналында. Һәм СССРда эшләми йөрүнең Җинаять Кодексы тарафыннан эзәрлекләнгәнен искә төшергән. РСФСР Җинаять Кодексының 209нчы маддәсендә язылганча, хакимият органнары тарафыннан кисәтү ясалганнан соң да системалы рәвештә сукбайлык һәм теләнчелек белән шөгыльләнгән өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү яки 6 айдан бер елга кадәр төзәтү эшләре җәзасы каралган булган.

***

ДәүДуманың тагын бер депутаты Максим Иванов ел башында эшсезләрне мобилизацияләргә, ә предприятиеләрдә мөһим эш башкарган ирләрне фронттан кире өйләренә һәм эш урыннарына кайтарырга тәкъдим итеп карады. «Эшсезләр шат кына булыр: эше мактаулы, хезмәт хакы югары. Мәсәлән, Свердлау өлкәсе мәшгульлек үзәгендә 53 мең эшсез исәптә тора, алар арасында нык ирләр дә бар», – дип язды ул телеграм-каналында.

 

САН

5нче июльдә «эш атлары» көне билгеләп үтелде. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге шул уңайдан сораштыру уздырган. Русиялеләрнең 31 проценты иң абруйлы һөнәр ияләре дип мәгълүмати технологияләр тармагында эшләүчеләрне, ягъни айтишникларны атаган. Икенче урында – медиклар (30 процент шулай дип җавап биргән). Шунысы кызык: 2018нче елга кадәр табиб һөнәре юрист һәм икътисадчылардан арттарак иде, ә хәзер исемлектә юристлар – 8нче (7 процент), икътисадчылар – 9нчы (4 процент) урында. Медицина тармагында эшләүнең абруе пандемия чорында аеруча артты. Өченче урында – хәрбиләр, көч структурасында эшләүчеләр (19 процент). Биш ел элек бу һөнәр ияләре 10 процент тавыш җыйган булган. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, беренче бишлеккә белем бирү тармагында эшләүчеләр (16 процент) һәм эшче һөнәр ияләре (14 процент) дә кергән. Эшче һөнәрләрнең моңарчы бер тапкыр да абруйлылар исемлегенә кергәне булмаган.

Ир-атларның күпчелеге абруйлы дип – эшче һөнәрләрне, ә хатын-кызлар белем бирү тармагын саный икән. 18-24 яшьлекләр медицина өлкәсенә өстенлек биргән, ә эшче һөнәрләр алар авызыннан сирәгрәк яңгыраган.

Абруйлылык исемлегендә үз урыннарын юристлар һәм икътисадчылар гына түгел, эшмәкәрләр, банк тармагында һәм дәүләт хезмәтендә эшләүчеләр дә югалткан.

Иң күп хезмәт хакы түләнә торган өлкә дип русиялеләрнең күпчелеге (29 процент) шулай ук мәгълүмати технологияләр тармагын атаган. Шунысы кызык: торак пункт никадәр зуррак булган саен, IT өлкәсен табышлы дип санаучылар да күбрәк булган, ә авылларда яшәүчеләр әлеге җавапны сирәгрәк сайлаган. Халык иң күп хезмәт хакын шулай ук хәрбиләр һәм медиклар ала дип уйлый икән. Бу караш рәсми мәгълүматка туры килми. Дәүләт статистикасы федераль хезмәте саннары буенча, 2022нче елда иң югары хезмәт хакын финанс һәм иминиятләштерү, мәгълүмат һәм элемтә, файдалы казылмалар чыгару, фән һәм техника эшчәнлеге, транспортировка һәм саклау тармагында эшләүчеләр алган.

«Superjob» компаниясе үз сораштыруын уздырган: кайсы һөнәр ияләрен Русиядә иң бәхетлеләр дип уйлыйсыз, дип белешкән. Беренче өчлектә – шәфкать туташлары, сатып алулар буенча менеджерлар һәм укытучылар. Шулай ук машина йөртүчеләр, администраторлар, HR-менеджерлар (кадрлар белән идарә итүче хезмәткәрләр) һәм программистлар да үзләрен шактый бәхетле дип исәпли икән. Ә менә сәркатибләр, сатучылар һәм юристлар бәхетсез булудан зарланган. Бәхет дәрәҗәсе кагыйдә буларак хезмәт хакы күләменә бәйле, диелгән компания хәбәрендә.

 

СҮЗ УҢАЕННАН

«Бизнес Онлайн» Татарстан вузларында иң кыйммәтле белгечлекләр исемлеген төзегән:

1. Иннополис университеты: Мәгълүмати системалар инженериясе, Мәгълүмат анализы һәм ясалма интеллект белгечлекләре – елына 800 мең сум;

2. В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты: Дизайн – 319 677 сум;

3. КНИТУ (КХТИ): Дизайн, Декоратив-кулланма сәнгать һәм халык һөнәрләре, Костюм һәм текстиль сәнгате – 288 600 сум;

4. Казан дәүләт мәдәният институты: Хореография, Декоратив-кулланма сәнгать һәм халык һөнәрләре, Эстрада музыкасы сәнгате, Музыкаль-инструменталь сәнгать, Халык җырлары сәнгате, Дизайн, Музыка белеме һәм музыкаль-кулланма сәнгать – 275 510 сум;

5. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе: Музыкаль-инструменталь сәнгать, Музыка белеме һәм музыкаль-кулланма сәнгать, Вокал сәнгате, Дирижерлык – 275 508 сум;

6. КФУ: Дизайн – 265 500 сум;

7. КФУ: Культурология – 220 680 сум;

8. КФУ: Нанотехнологияләр һәм микросистема техникасы – 220 680;

9. КФУ: Менеджмент (уку инглиз телендә) – 214 500 сум;

10. КНИТУ: Атом-төш энергетикасы һәм җылылык физикасы, Суыту, криоген техникасы һәм тормышны тәэмин итү системасы, Наноинженерия – 207 600 сум.

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии