Мигрантларны күрмәмешкә салыша алмыйбыз

Мигрантларны күрмәмешкә салыша алмыйбыз

Татарстанның Кама аръягында эшче кулларга кытлык. «Алабуга» махсус икътисади зонасында проблемадан чыгу юлын тапканнар: эшкә Африка һәм Пакыстаннан 18 яше тулган кызларны җәлеп итә башларга уйлыйлар. Үзебездә дә эшсез кешеләр җитәрлек, ни өчен бигрәк еракка китеп эзлиләр икән, дигән сорау туарга мөмкин. Хезмәт хакы «кечкенә» – 40 мең сум гына, ди, ә андый суммага үзебезнең Татарстанда яки Русиянең башка төбәгендә яшәүче эшсезләрне чакырып, мыскыл итеп тормаганнар инде.

АЛАБУГА АФРИКАДАН КЫЗЛАР ЧАКЫРА

Шушы көннәрдә «Алабуга Старт» программасының эшли башлавы билгеле булды. Ул Африка һәм Пакыстаннан 18 яше тулган кызларны Алабугага эшкә китертүдән гыйбарәт. Белдерүдә әйтелгәнчә, ике бүлмәле фатирларга 8әр кыз урнаштыру каралган, торакларда кухня, душ, бәдрәф, барлык кирәкле җиһазлар һәм көнкүреш техникасы бар. Алабугага кадәр самолет билетын да, әлбәттә инде, эшкә чакыручы үзе сатып ала. Читтән китерелгән эшчеләрне рус теленә дә өйрәтәсе булачак. Ни өчен нәкъ менә хатын-кыз хезмәткәрләр эзләүләрен «Бизнес Онлайн»га «Алабуга» махсус икътисади зонасының матбугат үзәгендә болай дип аңлатканнар: «Сәнәгатьтә хатын-кызларда гына була торган пөхтәлек һәм төгәллек сорый торган эшләр бар. Әйтик, вак детальләр белән эшләү. Ә «Алабуга Политех» көллиятендә укучыларның 80 проценты – егетләр. Ни өчен эшкә Татарстаннан түгел, ә нәкъ менә Африка һәм Пакыстаннан чакыруыбызга килгәндә, русиялеләр 30-40 мең сум хезмәт хакына эшләргә риза түгел, ә өченче дөнья илләрендә хезмәт хакы бик түбән – якынча 200 доллардан башлана (безнең акчага күчергәндә, якынча 16 500 сум килеп чыга)».

Алайга китсә, бездә дә хәлләр әллә-ни мактанырлык түгел: Русиядә МРОТ (минималь хезмәт хакы күләме) – 13 890 сум. Чынлыкта аннан да азрак түләү очраклары була, прокуратура әледән-әле шундый фактларны фаш итеп тора. Шулай булгач, Африка белән Русияне чагыштырып, бездә хәл яхшы кебек күрсәтүләре аңлашылмый.

«Алабуга» махсус икътисади зонасының матбугат үзәгендә тагын бер санны әйткәннәр: Кама аръягында 80 меңгә якын эшче кул җитми икән. Африка һәм Пакыстаннан барлыгы ничә хатын-кызны китертергә җыеналар – ул турыда мәгълүмат юк, шулай да кадрларга «сусау» берникадәр булса да басылыр дип өметләнәләр. Сүз уңаеннан шуны да искә төшерик: әле май аенда гына «Алабуга» махсус икътисади зонасы Кыргызстан Республикасы Хезмәт министрлыгы каршында эшли торган гражданнарны чит илдә эшкә урнаштыру үзәге белән килешү имзалады. Аның буенча, Татарстан шәһәренә төзелеш эшләренә Кыргызстаннан 500 эшче килергә тиеш, программаны быел ук тормышка ашырырга җыеналар.

ҮЗЛӘРЕ ГЕНӘ КИЛМИ

Мигрантлар кадрлар җитмәү проблемасын күпмедер дәрәҗәдә хәл итәргә булыша торгандыр да бит, ләкин аларга ияреп, Русиягә яңа проблемалар да килә. Һәм шул эреле-ваклы проблемалар безнең илдә миграция сәясәтенең тиешенчә оештырылмаганын бөтен матурлыклары белән ача да сала. Бу урында илгә легаль юл белән кермәгән, законсыз рәвештә эшләп һәм яшәп яткан чит ил вәкилләре турында язарга булыр иде. Яки мигрантлар алып керә торган «чир бәйләмнәре» турында. Әйтик, быел Русиядә кызамык белән чирләүчеләрнең кисәк артуын якын чит илләрдән прививка ясатмаган кешеләрнең күпләп килүе белән бәйләп аңлаттылар, авыруны шулар тарата, диделәр. Тик бу юлы әлеге темага да озаклап тукталмыйбыз әле. Икенче бер проблеманы язабыз.

Күптән түгел БДБ илләренең бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләре утырышында Русия балалар омбудсмены Мария Львова-Белова четерекле теманы күтәреп чыкты. Мигрантлар Русиягә үзләре генә килеп калмый, күбесе үзе артыннан гаиләсен, балаларын да китертә. Русия кануннары буенча, алар да балалар бакчасында, мәктәптә урынга, бушлай медицина ярдәме алуга хокуклы. Конституциянең 62нче маддәсе чит ил гражданнарына да, бөтенләй гражданлыгы булмаганнарга да Русия ватандашлары белән тигез хокук бирә һәм бертигез бурычлар куя. Русия гражданнары һаман да су буе чиратта торганда, Урта Азиядән килгән бала, урын туры килеп, бакчага урнашып та куярга мөмкин. Мәктәп яшендәгесе яшәү урыны буенча мәктәпкә китә, ләкин менә бәла – рус телен белми. Рус телен белмәү – мәктәптән куып чыгару өчен сәбәп була алмый, һәм укытучы бу класста бер генә баланы укытырга мәҗбүр була – шул русча белмәгәнен. Бу укымый утырган балалардан бигрәк, аларның ата-аналарында ризасызлык уята – нишләп әле безнең газизләребез тиешле белемне алмый калырга тиеш? Салым түләмәүче чит ил гражданнарының бушлай медицина ярдәме алырга поликлиникага килеп, чиратларга керүе дә, әлбәттә инде, Русия халкына ошамый.

«Мигрантларның гаиләләре белән килүе – социаль өлкәгә бик зур йөкләнеш. Без ул балаларны күрмәмешкә салыша алмыйбыз, әлбәттә. Ләкин алар Русия гражданнары булган балаларның хакына да кермәскә тиеш. Менә шушы мәсьәләне закон белән җайга салырга кирәк», – дип чыгыш ясады Мария Львова-Белова («Независимая газета» цитатасы). Закон дигәннән, мәсәлән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә (БМО мәгълүматыннан күренгәнчә, бу ил – мигрантларны җәлеп итү буенча беренче урында) эшләргә килүче чит ил вәкилләренә гаиләләрен алып килергә рөхсәт итмиләр. Эшләргә киләсең икән – эшлә генә. Мигрантлар тизрәк гражданлык алсын, дип, юлларын җиңеләйтергә дә тырышмыйлар. Киресенчә, Якын Көнчыгыш илләрендә гражданлык алу өчен финанс бусагасын үтәсе бар, саллы гына сумманы чыгарып салырга кирәк. Ягъни башта кеше үз-үзен, гаиләсен, балаларын тәэмин итә аламы, дәүләткә салынып ятарга җыенмыймы – шуны карыйлар, аннан соң гына үзләре арасына кабул итәләр.

Мигрантлар мәсьәләсен күптән түгел Коррупциягә каршы илкүләм комитет башлыгы Кирилл Кабанов та күтәреп чыккан иде. Ул да сүзне мәктәп балаларыннан башлады, ләкин күпкә тирәнгәрәк төште: «Русия мәктәпләрендә белем алучы мигрант балаларының яртысыннан күбрәге урыс телен белми икән. Тик бу – айсбергның судан чыгып торган өлеше генә. Русиядә төпләнеп калган мигрантларның 70 проценты – «соры зона»да. Ягъни алар салым түләми, дәүләт аларның кем икәнен дә, ни эш белән шөгыльләнгәннәрен дә, кайдан килгәннәрен дә, төгәл саннарын да белми. Бер ведомствода да статистика юк. Илгә ничек итеп керү схемалары гына аңлашыла», – диде ул («Московский комсомолец» цитатасы). Схеманы аңлагач, аны туктату юллары да билгеле булырга тиеш инде. Бөтенләй тамырын ук корытып бетереп булмас анысы, шулай да законсыз рәвештә илгә агыла торган кешеләр ташкынын киметү мөмкин хәл – чит илләр мисалы шуны күрсәтә.

 

ТАРИХ

Советлар Союзына беренче тапкыр чит илдән күпләп эшче көч җәлеп итү 1981нче елда була. СССР белән Вьетнам арасында «Вьетнам гражданнарын һөнәри яктан өйрәтү өчен СССР оешма һәм предприятиеләренә юнәлдерү» турында килешү имзалана. Гастарбайтерлар тарихы шуннан башлана. «Википедия» мәгълүматына ышансаң, ул елларда илдә 100 меңнән 120 меңгә кадәр вьетнамлы эшләгән. Иң күбе – РСФСРда (83 процент), калган союздаш республикаларда да булганнар. Башлыча югары квалификация таләп итми торган зарарлы предприятиеләрдә хезмәт куйганнар. 1981-1991нче елларда 372 сәнәгать предприятиесе эшчеләре арасында Вьетнам кешеләре булган, кайберләрендә гомуми саннан 10-15 процентны тәшкил иткәннәр. Чит ил вәкилләре Русиядә барысы да диярлек урта мәктәпне тәмамлаган, җитештерүдә алдынгылар рәтендә йөргән, мәҗбүри рәвештә медицина комиссиясе аша узарга тиеш булган. Бер оешма белән килешүне гадәттә 4-6 елга төзегәннәр. Ике дәүләт арасында төзелгән килешү буенча, хезмәт хакының 40 проценты эшчеләрнең үз кулларына бирелгән, ә калган өлеше, СССРга булган дәүләт бурычын каплау өчен, Вьетнамга җибәреп барылган. Соңгы тапкыр Вьетнамнан эшчеләрнең зур төркемен 1989нчы елда кабул иткәннәр, 1996нчы елда соңгыларының хезмәт килешүе вакыты чыккан. Рәсми статистика буенча, 80,6 мең вьетнамлы Ватаннарына кайтып киткән.

Татарстанда 1990нчы елларда Вьетнам кешеләренең иң зур диаспорасы исәпләнгән. Аларның күпчелеге «Спартак» фабрикасында эшләгән.

 

БУ – КЫЗЫК!

Мигрантлар күбесенчә төзелешкә, базарга, такси йөртергә һәм курьер хезмәтенә эшкә урнаша. Бу эшләрне башкару өчен махсус белем кирәкми, телне вата-җимерә белү дә җитә. Шундый вакансияләргә күпме хезмәт хакы тәкъдим ителүен барладык. «ГородРабот.ру» мәгълүматы буенча, Татарстанда такси йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы – 72 279 сум. Вакансияләрдә бик еш 80 мең дигән бәя очрый. Курьерның уртача хезмәт хакы – 60 995, шулай ук 80 мең сум тәкъдим итеп эшкә чакыру игъланнары күп.

Ә хәзер махсус белем кирәк булган һөнәрләргә күчик. Татарстанда инженерның уртача хезмәт хакы – 62 988 сум. Вакансияләрдә ешрак 50 мең дигән сан күрсәтелә. Укытучыларның уртача хезмәт хакы – 30 679 сум, ә белдерүләрдә күбрәк 25 мең сум күрсәтелә. Программачының уртача хезмәт хакы – 59 125 сум, вакансияләрдә – 50 мең сум.

Интернетта Мәскәү вакансияләренә дә күз салдык. Чит ил гражданнарына туры килә торган эш игъланнарын туплап бирә торган аерым сайтлар бар. Мондый бәяләргә тап булдык: такси йөртүчегә – аена 110 мең сум, төзелеш тармагында эшләүчегә – 80 мең, курьерга – 74 мең, тегүчегә 63 мең сум түләргә вәгъдә итәләр.

 

САН

2023нче елның I кварталында Русиягә 1,3 млн эшче мигрант кергән. Бу – 2022нче елның шул чоры белән чагыштырганда, 1,6 тапкырга күбрәк. ФСБның әлеге саннары бердәм ведомствоара мәгълүмат-статистика системасы (ЕМИСС) сайтында чыкты. Иң күп килүчеләр – Үзбәкстаннан (630859 кеше), Таҗикстаннан (349357), Кыргызстаннан (172591), Әрмәнстаннан (47337) һәм Казахстаннан (34783). Бердәм Гарәп Әмирлекләре, Гватемала, Гаити, Малави, Доминиканнардан Русиягә эшкә урнашу максаты белән берешәр кеше килгән. Моның рәсми статистика булуын онытырга ярамый, легаль булмаган юл белән килеп эшләүчеләрнең саны күпмедер.

2020нче елның мартында дөньяда пандемия игълан ителеп, төрле чикләүләр кертелә башлагач, Русиядә мигрантлар саны кискен кимегән иде. Мәсәлән, шул ук ЕМИСС статистикасы: 2021нче елда Русиягә чит илләрдән 2,6 млн эшче кергән (ел буена), ә 2022нче елда, чикләүләр йомшаргач, керүчеләр саны арткан – 3,5 млн. Шулай да пандемиягә кадәр булган күрсәткечләргә кайтмаганбыз әле.

2023нче елның гыйнварыннан июненә кадәр 18 600 чит ил гражданы Русиядә ИП ачкан. Бу – былтыргыдан ике тапкырга күбрәк. Безнең илгә килеп үз бизнесларын теркәүчеләр арасында Әрмәнстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан гражданнары күпчелекне тәшкил итә.

2022нче ел нәтиҗәләре буенча, мигрантлар арасында авыр һәм бик авыр җинаять кылучылар 37 процентка арткан – 15 мең тирәсе шундый җинаять очрагы теркәлгән. Бу хакта күптән түгел узган Петербург халыкара юридик форумында Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин белдергән иде. Аерым алганда, үтерүләр – 18 процентка (291 очрак), көчләүләр 7 процентка (276 очрак) арткан.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии