- 21.01.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №3 (18 гыйнвар)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Вкладлары булган кешеләр дә, сүзләренә караганда, Татарстан җитәкчелеге үзе дә, «Татфондбанк»ны санацияләрләр, дип өметләнгән көннәрнең берсендә икенче бер банкның лицензиясен алып та куйдылар. Шулай итеп, төп офисы Ярославльдә урнашкан, ә Татарстанда ике филиалы һәм биш офисы булган «Булгар банк» 16нчы гыйнвар иртәсендә яшәүдән туктады. Бу хәбәр, билгеле ки, болай да тынычлыгын җуйган халыкны тагын да тузгытып җибәрде: «Танфондбанк» һәм «ИнтехБанк» белән дә шулай булмасмы соң?
Булмас, дип кистереп әйтмиләр. Шулай да халыкны яхшыга өметләндерәләр. Узган атнада журналистлар белән очрашуда республиканың икътисад министры Артем Здунов: «Татарстан җитәкчелеге «Татфондбанк»ны коткарып калу өчен кулыннан килгәннең барын да эшли», – дип белдерде. «Нинди эшләр ул?» – дигән сорауга исә җилкәсен генә сикертте: «Мәгълүматым юк». Гомумән, җыелган халыкны күбрәк яхшы хәбәрләр белән сыйларга тырыштылар: фәлән мең кеше «Татфондбанк»та калган акчасын башка банклар аша алган инде, кредит түләүләр җайга салынган…
Билгеле булганча, Татарстан җитәкчелеге хәзер «Татфондбанк»та бик зур суммада акчасы калган кешеләр белән сөйләшүләр алып бара. Счетларында 100 млн сумнан күбрәк акчасы булган клиентлар инде бу. Аларны bail-in («беил-ин») системасы буенча эш итәргә күндерергә телиләр: ягъни «эленеп калган» акчаның иминиятләштерелмәгән өлешен банкны коткару эшенә тотарга, ә клиентларга шул суммага алмашка банк акцияләрен бирергә. Тик моны башкару өчен башта санатор табарга кирәк. Менә «Татфондбанк»ны санацияләргә, икенче сүз белән әйткәндә, банкротлыкка чыгудан коткарырга теләүче генә күренми әлегә.
«Татфондбанк»та 1 млн 400 мең сумга кадәр акчасы калган кешеләр аны башка банклардан ала торган арада, әлеге суммадан күбрәк акчасы (ягъни иминиятләштерелми торган сумма) калганнар пикетка чыкты. Казанда узган чарага Чаллы, Әлмәт, Алабугадан да килүчеләр бар иде. Кешеләр үз проблемасын сөйләп туйган инде, шуңа күрә күбесе тын гына торды. Алар урынына кулларындагы плакатлар сөйләде: «Владимир Владимирович! Безгә санатор бирегез! Татарстанның кече бизнесын үтермәгез!», «Республиканың банкы һәм бизнесы батып баручы бер көймәдә!», «Премьер-министр Илдар Халиков, сез кайда?». Бер читтә символик рәвештә «Татарстанның кече бизнесы» дип язылган кызыл табут та тора иде. Ә берничә көн элек банктан акчасын ала алмаучылар Министрлар кабинеты каршында Яңа ел чыршысы урнаштырды. Анда алынмый калган бүләкләрен язып элделәр: «Яңа елга «Land Rover» машинасы алырмын дип акча җыйган идем, хәзер «Лада-Калина» да ала алмыйм», «Татнефть» акциясен түгел, хәтта Адоратский базары акциясен дә ала алмый калдым»…
Халыкның фантазия җимешләрен җитәкчелек кенә хупламый. Әнә Артем Здунов та очрашу барышында: «Проблемадан чыгу юлы митинг түгел, ә санация!» – дип берничә тапкыр кабатлады. Тик халыкны бу сүзләр генә тынычландырамыни?! 21нче гыйнварда да митингка чыгарга җыеналар әле.
Эшмәкәрләрнең хокукын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов әле декабрь ахырында ук, «Татфондбанк» турында сүз чыккач: «Без хәзер ватык кранны төзәтә алмыйбыз инде, аккан суны гына сөртеп алырга кала», – дигән иде. «Аккан су»ы гына күбрәк шул менә: соңгы мәгълүмат буенча, 2 мең кеше «Татфондбанк»та 1 млн 400 мең сумнан күбрәк акча саклаган, димәк, аларның акчасы иминиятләштерелмәгән булган. Бөтенесенекен бергә туплаганда, 4 миллиард сумга якын килеп чыга. Алар арасында эшчеләренә хезмәт хакын түли алмый калган һәм үз гаиләсе казнасыннан алып түләргә мәҗбүр булган эшмәкәрләр генә түгел, фатир саткан акчасын банкка салып торган укытучылар да, пенсиясеннән әз-әзләп бүлеп, үлемтеккә дип җыеп барган өлкәннәр дә бар.
БЕЛЕП ТОРЫЙК!
Банклар белән килеп чыккан хәл халыкны борчуга салды: булган акчаны кайда сакларга соң? Банкта сакларга була, тик аның вкладларны иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) системасына кергән булуы шарт, ди белгечләр. АСВ сайтына кереп, банкның исемлектә бармы-юкмы икәнлеген карарга була. Үз исемлегендә булган банк ябыла калган очракта да, АСВ вкладчыларның 1 млн 400 мең сумга кадәр акчасын кире кайтара, чөнки бу сумма вклад ачканда ук иминиятләштерелгән була. Шуңа күрә бер банкта шуннан да зуррак сумманы сакларга киңәш ителми. Ә АСВ системасына кермәгән банкка, ул нинди генә югары процент белән кызыктырса да, ышанырга ашыкмагыз.
СТАТИСТИКА
offbank.ru сайты ел саен Русия банкларының ышанычлылык буенча рейтингын төзи. 2016нчы ел ахырында игълан ителгән исемлектә беренче урынны «Сбербанк» биләп тора. Аннан кала беренче унлыкка «Россельхозбанк», «ВТБ 24», «Газпромбанк», «Альфа-Банк» (шәхси), Русия милли коммерцияле банкы, «Ханты-Манси Открытие банкы», «ВТБ», «Лето» һәм «Дальневосточный банк» кергән. 11нче урында – «Ак Барс» банкы. Рейтингта барлыгы 834 банк күрсәтелгән. Бу исемлеккә ни дәрәҗәдә ышанырга була торгандыр, тик «Татфондбанк», мәсәлән, анда 32нче урында тора. «Булгар банк» ышанычлылык буенча – 256, ә «ИнтехБанк» 381нче урынны алган булган.
БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ
«Мин әтәч булып кычкырам, кайсы илдә торсам да…»
Бүген «Ай-һай хәлләр: ни көтәргә Әтәчтән?» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Бу тема укучыларыбыз күңеленә аеруча хуш килде, бик күп шигырь кабул итеп алдык. Яраткан әтәчләрен фотога төшереп җибәрүчеләр дә шактый булды. Дүртьюллыкларның барысын да бирергә газета бите җитмәс иде. Шуңа күрә биредә иң-иң дигәннәрен генә бастырабыз, ә калган шигырьләрне сайтыбызда укырга мөмкин. Гадәттәгечә, бу атнада да ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Апастан Рәис Ваһапов һәм Түбән Камадан Әлфидә Шәрәфиева. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.
Яңа елны – Әтәч елын
Күптән көтәбез инде,
Тик унҗиденең Әтәче
Әтәчләнмәсен иде!
Үзебезнең Әтәчләргә
Түзәр идек ничек тә,
Йә Аллаһым, сабырлык бир,
Трамп дигән Әтәчкә!
Рәис ВАҺАПОВ,
Апас районы
Әтәч менгән киртәгә,
Елын игълан итәргә.
Әтәч елы – муллык елы,
Җиңү елы икән лә!
«Уятырмын һәр таң сезне
Хәерле иртә теләп,
Иминлек булсын елларга –
Бу минем изге теләк».
Асия КОРБАНГАЛИЕВА,
Әгерҗе шәһәре
Ел патшасы – комач кызыл!
Тормышка ашыр, әтәч, бар теләкне.
Ел буена җитәрлек көч бир,
Җилкендереп безнең йөрәкне.
Әлфия САЛИХОВА,
Мамадыш районы, Комазан урманчылыгы
Озак еллар, озын юллар үтеп,
Тагын сезгә киләм.
Уянырга вакыт, торы-гы-ыз, дип,
Сезгә хәбәр бирәм.
Мин әтәч булып кычкырам,
Кайсы илдә торсам да,
Сез дә телегезне саклагыз,
Нинди җилләр иссә дә.
Яхъя ЮСУПОВ,
Башкортстан Республикасы,
Бүздәк районы, Картамак авылы
Гаиләсен таркатмаучы
Әтәчтәй булсын ирләр.
Һәркемгә тазалык телим,
Булмасын төрле чирләр.
Менә шундый теләкләрне
Телим Әтәч елында.
Сезнең газетаны уку
Насыйп булсын тагын да.
Рафилә ФӘТТАХОВА,
Кукмара бистәсе
Шәп булса әтәч әгәр дә,
Тавыклар да әҗерле.
Йомыркаларны салалар
Мул тутырып кәрҗинне.
Безнең дә мул булса иде
Яшәвебез кәрҗине!
Фаварис ГАЛИЕВ,
Балтач районы, Смәил авылы
Әтәч – миһербанлы кош ул,
Гаделлекне ярата.
Җим бирсәң дә үрелми –
Тавыкларын кайгырта.
Кешеләр дә шундый булсын иде,
Яшәү булыр иде муллыкта.
Тик түрәләр нигәдер
Бары үзен генә кайгырта.
Әлфидә ШӘРӘФИЕВА,
Түбән Кама районы, Кызыл Чапчак авылы
Әтәч әйтә: «Кет-кет! – ди, –
Монда җимнәр бик күп, – ди, –
Җим ашарга чыксагыз,
Тук булырсыз барчагыз!
Тыныч кына ашагыз,
Саклап тора патшагыз!»
Фатыйх ФӘТХРАХМАНОВ,
Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе
Бүген иртән иртүк торып,
Әтәч эшкә кереште.
Тавыклары арасында
Вазифалар бүлеште.
Бездәге әтәч түрәләр
Шулай оста бүләләр.
Зур кисәкне үзләренә
Бик ерактан күрәләр.
Әкрәм ХӨСНЕТДИНОВ,
Яшел Үзән районы, Зур Карауҗа авылы
Күкрәген киергән,
Башкаен өскә чөйгән.
Ай-һай хәлләр: ни көтәргә,
Бу купшыкай Әтәчтән?
Ай-һай хәлләр, тик яхшылык
Көтик, дуслар, Әтәчтән!
Фирая ХИСАМОВА,
Апас районы, Свияжский бистәсе
Аты килде – типкәләде,
Кәҗә килде – кимерде,
Ә Маймылы – тилерде.
Әтәч елы килеп җиткәч,
Хәсрәтләр кимерме?!
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре
Маймыл белән саубуллаштык,
Ни көтәргә Әтәчтән?
Яңа шатлык-куанычлар
Өмет итик киләчәктән.
Йортыбызга ачы хәсрәт,
Бәла-каза кермәсен.
Горур атлап йөрик әле,
Кикрикләр шиңмәсен.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,
Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы
Ел саен бер җәнлек килә
Яңа ел белән бергә.
Кайсы апкилер хөррият
Безнең калган гомергә?!
Ай-һай хәлләр, дип әйтерлек
Булды, дуслар, узган ел.
Инде Әтәч алып килсен,
Мул тормышы Яңа ел.
Аяз күкле Яңа елны
Алып килсен ул безгә.
Әтәч елы шәп булды, дип,
Сөйләр сүз булыр безгә.
Шамил СОЛТАНОВ,
Актаныш районы, Югары Яхшый авылы
Ай-һай, хәлләр бик яман,
Ирләр әз кала һаман.
Бер әтәчкә 60 хатын
Калыр, ахры, бер заман.
Таң атканда әтәч заты
Бар шайтаннарны куар.
Маймылланган хуҗалар да
Үз урыннарын табар.
Саймә БАҺАВЕТДИНОВА,
Биектау районы, Юртыш авылы
Еллар арты еллар алышына,
Килеп җитте Әтәч елы да.
Ташламагыз, бәлки, кирәк булыр
Яңа елда әтәч йоны да…
Ә. ШИҺАБЕТДИНОВА,
Минзәлә районы, Тауасты Байлар авылы
Яктыга юл тапмас булып,
Чая әтәч эзәнә.
Батыр булып уяна ул
Һәм кол булып тезләнә…
Гөлсинә ГАЛИМОВА,
Кукмара районы, Пычак авылы
Кызыл маймыл үрмәләде,
менеп китте агачына.
Инде аның алмашчысы
кызыл әтәч алга чыга.
Туган туганын өнәми,
сүзнең дөресен әйткәч.
Аз-маз шикләндерә мине
кан төсендәге әтәч…
Сугыш чукмары әтәч!
Уйланып куйдым әйткәч.
Милләт хокукын яклагач,
башыма төшә тәпәч
Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,
Казан шәһәре
Ни көтик соң без Әтәчтән?
Барыбер күкәй салмас.
Бугаз киереп кычкырып кына
Әллә ни кыра алмас.
Өмет дигән нәрсә бит ул
Каеш кебек – өзелми.
Барыбер яңалык көтәбез,
Хыял бит ул сүрелми.
Зур түрә күк, «кикрикүк»ләп
Елын бушка уздырыр.
Сезне җимле итәм, диеп,
Тузан гына туздырыр.
Галиәхмәт ГАТИН,
Кукмара районы
Оялары йомыркасыз,
Вәгъдәләре – бушлыкта,
Ай-һай хәлләр, бу Әтәчләр
Ни китерер киләчәктә.
Тавыклары йомыркасыз,
Купшы Әтәчтән ни файда?
Ай-һай хәлләр,
Өмет өзмик шулай да.
Нурислам ГАЛИЕВ,
Кукмара районы, Зур Кукмара авылы
Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: банклар» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр бары тик ике атна эчендә генә кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, дүртьюллыкларыгызны вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде
Комментарии