Хәтер көненә чыгасыгыз килсә, телегезне тешләгез!

Хәтер көненә чыгасыгыз килсә, телегезне тешләгез!

Быелгы Хәтер көнендә тел, милләтнең хәзерге хәле турында сөйләшү тыелган иде. Матәм чарасына берничә көн кала, Казан шәһәре башкарма комитеты БТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәткә әнә шундый кисәтү юллаган. Без тиздән сезнең телегезне кисеп алырга җыенабыз, тик сез аны тешләбрәк кенә торыгыз әле, дигән кебек килеп чыга түгелме соң бу?

Хәтер көненең быелгысы Тинчурин исемендәге скверда үтте. Элекке елларда Милли-мәдәни үзәк каршында, Камал театры мәйданында (90нчы елларда Ирек мәйданында үтүен әйткән дә юк инде) үткәрелсә, быел бигрәк аулак урынга күчерелгән. Ул скверны күпләр белми дә, күргәннәре булса да, Тинчурин исемен йөртүеннән хәбәрдар түгел – кыскасы, оештыручыларга урынның кайдалыгын шактый кешегә аңлатып күрсәтергә туры килгән. Әле анысына да рөхсәтне көрәшеп, яулап алганнар. БТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт шәһәр башкарма комитетыннан берничә урын сорауларын, шушысына гына рөхсәт бирелүен әйтте. Чарада 500 кеше генә катнаша ала дигән чикләү куелган. Моңарчы кеше санын да чикләгәннәре юк иде әле. Сөембикә манарасына барып дога кылу да тыелган. Анысы «Яровая законы»на каршы килә икән, имеш. Ә 21нче июльдә үткән тәре йөреше (Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә оештырыла. – Авт.) каршы килми икән. 4нче ноябрьдәгесе (Халыклар бердәмлеге көне) дә каршы килмәс, мөгаен.

Кеше саны турындагы чикләү үтәлде – быелгы Хәтер көнендә 300 тирәсе кеше булгандыр. Тик менә «тел турында сөйләшмәгез» дигән күрсәтмәләре… Елга бер тапкыр очраша торган активистлар тел, милләт турында сөйләшми кала аламы соң инде? Әнә язучы Фәүзия Бәйрәмова да: «Быел беренче тапкыр безгә, Хәтер көнендә тел, дин, милләт турында сөйләмәгез, диделәр. Шушылар турында да сөйләмәгәч, без нәрсә турында сөйләшик соң? Үзәгебезне өзгән әйберләр бит бу: телебез, динебез, милләтебез, дәүләтебез. Без үлгәндә дә шушы сүзләрне әйтеп үләчәкбез. Ләкин без әлегә исән, һәм без әлеге сүзләрне әйтәбез!» – дип чыгыш ясады. Ахыры ничек булып бетәр бит…

Хәтер көне елдагыча дәвам итте. Чара башланыр алдыннан гына Чаллы активистларыннан хәбәр килеп иреште: үз машинасы белән Казанга килергә чыккан кешеләрне тоткарлаганнар, полиция бүлегенә илткәннәр, хәтта маршрут автобусында килергә чыккан кешеләрне дә тоткарлау җаен тапканнар. Ел да шушы галәмәт кабатлана башлагач, Фәүзия Бәйрәмова Казанга кичтән килеп куна торган булып китте дә инде.

Чаллы активистлары булмаса да, Хәтер көнендә күрше республика вәкилләре бар иде: Башкортстан, Чуашстан, Мари Иле… «Яблоко» фиркасенең Чуашстандагы вәкиле: «Бу Хәтер көне кирәк! Бигрәк тә хәзер. Яңа югалтулар булмасын өчен», – дип чыгыш ясады.

Хәтер көненә килүчеләр арасында башка милләт кешеләре дә күренде. «Бүген татарлар өчен генә түгел, бөтен төрки халыклар өчен дә Хәтер көне. Без дә искә алмасак, тагын кем искә алыр?» – дип белдерде Татарстандагы төрекмән автономиясе җитәкчесе Вепа Нурсахатов.

Изображение удалено.Изображение удалено.Гомумән алганда, быелгы Хәтер көнендә бар да таныш йөзләр иде. Өлкәннәр, азрак – урта яшьтәгеләр, бик сирәк кенә – яшьләр. Соңгы елларда «Хәтер көнен яшәртергә кирәк!» дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Яшәртергә дигәндә, чарага яшьләрне җәлеп итү күз алдында тотыла. Мәктәпләрдә өйрәтелмәгәч, аларның күбесе Хәтер көненең барлыгын да белми яши бит. Әйтик, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшли торган Бөтендөнья татар яшьләре форумы ел саен 26нчы апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» чарасын уздыра, ә ни өчен әле «Мин хәтерлим!» дигәнен дә уздырмаска? Яшьләр өчен викториналар, кызыклы лекцияләр, Хәтер көне турында сөйли алырдай шәхесләр белән очрашулар… Форумның бүгенге рәисе Тәбрис Яруллин әлеге сорауга җавап бирмәде. Ә 2008-2012нче елларда форум рәисе булып торган политолог Руслан Айсин Хәтер көнен уздырып карап, авызлары пешкәнлеге хакында искә алды. «Ялгышмасам, 2004нче елда без Хәтер көнен оештырган идек. Татар гимназияләреннән балаларны җыеп алып килдек. Тик ул эш бик авыр булып чыкты. Беренчедән, тегендә-монда чакыра башлыйлар. Икенчедән, бу Хәтер көнен БТИҮ оештыра, шуңа картлар белән яшьләр арасында каршылык чыга, БТИҮ үз позициясен яшьләргә бирергә теләми. Башка форматтагы әйберләр оештырырга кирәк, әлбәттә. Тик хәзерге вазгыятьтә анысы да җиңел түгел. Бер сүз әйтүгә, хәзер килеп җитәләр», – дип сөйләде ул.

БГ сораштыруы

90нчы еллар һәм хәзерге заман

Матәм чарасында катнашкан каләм әһелләренә, артистларга, танылган җәмәгать эшлеклеләренә бер сорау белән мөрәҗәгать иттек: 90нчы еллардагы һәм бүгенге Хәтер көнен чагыштырып карагыз әле. Тик кешеләр белән аралаша торгач, сорауның бик үк дөрес куелмаганлыгын аңладык. Чагыштырып карап та булмый, дип бәяләделәр алар үткәнне һәм бүгенгене. Ул заман белән бүгенгесе арасында уртаклыкка караганда, аерма күбрәк шул…

Римзил ВӘЛИЕВ, журналист, җәмәгать эшлеклесе:

– Хәзер башка замана. 90нчы елларда халык матди яктан фәкыйрьрәк иде, тамагы да тук түгел иде. Тик халыкта инкыйлаб кәефе, үзгәрешкә сусау сизелеп тора иде. Ул елларда чагыштырмача тигезлек иде бит әле. Байлар юк. Интеллигенция һәм эшче класс кына бар. Түрәләр дә хәзерге кебек үк симез түгел, Татарстан халкы да бердәм булды. Урыслар да, башка милләтләр дә авыз ачып сүз дә әйтмәде. Ә инкыйлабтан соң һәрвакыт «маятник» төшә. Бүген татар халкының бик аз өлеше генә мәйданга чыгып, күңелендәгесен әйтә. Хәзер маңкортлык, куркаклык та көчәйде. Социаль катламнар арасындагы аерма, Мәскәүгә булган мөнәсәбәт тә татарны икегә бүлә. Шулай да бүген Хәтер көненә чыккан һәр милли активистның артында тагын мең кеше бардыр дип уйлыйм мин.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА, Татарстанның халык язучысы:

– 90нчы еллар иң куәтле вакытлар иде. Без ул вакытта Казанның уртасында – Ирек мәйданында идек. Рәхәтләнеп хуҗалар кебек йөрдек. Ирекле булдык. Төркем белән «Аллаһу әкбәр» дип кычкырып Сөембикә манарасына барабыз, өлкәннәр шунда намаз укый… Ә бүген без кысылган, бер почмакта гына. Менә шуңа күңелем әрни. Дөрес, 90нчы елларда да милиция бер читтә күзәтеп, карап тора иде. Тик бүгенге кебек кысалап алу, сумкаларны тикшереп кертү юк иде. Шуңа күрә 90нчы еллар белән хәзергене чагыштыра торган да түгел – җир белән күк аермасы. Хәзер халык битараф. Аның Хәтер көне кебек чараларга чыкмавы куркудан да түгел ул. Миңа барыбер, миннән башка да хәл итәрләр әле, дип каравыннан.

Быел мин Хәтер көненә җаным түзмәгәнгә чыктым. Тел мәсьәләсе килеп чыкты бит. Тел турында сөйләшергә ярамый, диелгән, имеш. Ничек халыкның авызын капларга була инде? Ничек инде сөйлисе килгән сүзеңне сөйли алмыйсың? Мин моны гомумән аңламыйм.

Әлмирә ӘДИЯТУЛЛИНА, «Мөслимә» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе:

– 90нчы елларда Хәтер көненә халык дулкын-дулкын килә иде. Төрле яшьтәгеләр, төрле социаль катламдагылар. Казанныкылар гына түгел, авыллардан да, күрше төбәкләрдән дә киләләр иде. Хәтер көнендә минем кулда һәрчак Татарстан байрагы булды. Ул безнең Татарстаныбызның көче иде. Ул байракны бездән тартып алырга теләүчеләр дә булды. Аллаһка шөкер, бездән китмәде.

Менә бүген карап торам әле: һаман шул ук әбиләр, шул ук бабайлар килгән. Һаман шул бер үк йөзләр. Хәзер халык наданланды, мәнсезләнде. Шуңа күрә Хәтер көненә чыкмыйлар. Халыкның уйлый белмәве аркасында шушы хәлгә төштек без.

Кирам САТИЕВ, баянчы, Татарстанның халык артисты:

– Иң зур аерма – халык саны. 90нчы елларда Ирек мәйданында бик күп җыела торган идек. Рамил Курамшин белән баяннарда уйнап йөрдек. Әле ул вакытта Вафирәләр исән. Шуннан соң урам тутырып Сөембикә манарасына бара идек. Ә бүген Хәтер көненә 300-500 кеше килгән. Кешенең канында, җанында милли рух, үз милләтен, телен ярату, гореф-гадәтләргә ихтирам белән карау бар икән, ул Хәтер көненә чыгачак. Аны куып китереп булмый инде, теләгәне килә. Хәзер күпләр арабыздан китеп тә барды, кемнәрдер олыгайды да бит инде… Үзем Хәтер көненә вөҗданым кушканга киләм. Чөнки минем каным да, җаным да татарныкы. Кайда гына булса да, нинди генә һава торышында да килми калганым юк. Бу көнне бер елны да кояш булганы юк: йә яңгыр, йә кар ява. Табигатьтә дә бер рәнҗеш бармы шунда…

Хронология

Соңгы елларда Хәтер көне уздырылган урыннарны барладык һәм матәм чарасына бирелгән вакытларны исәпләдек:

2014 – Казансу буендагы Милли-мәдәни үзәк каршындагы мәйданчык, 2 сәгать вакыт;

2015 – Милли-мәдәни үзәкнең кеше күзенә күренми торган, Казансуга якын мәйданчыгы, 2 сәгать;

2016 – Камал театры каршындагы мәйдан. Шәһәр хакимияте бер кулы белән бирсә, икенчесе белән тартып та алды: матәм чарасына нибары 1,5 сәгать кенә вакыт каралган иде.

2017 – Тинчурин исемендәге сквер, 3 сәгать вакыт бирелде.

Бәхәс

Хәтер көне кайчан?

Менә инде күп еллардан бирле бәхәс тынмый: берәүләр, Хәтер көне 12нче октябрьгә туры килә, дисә, икенчеләр аны 15нче октябрьдә билгеләп үтүне хуплый (быел чараның 14е көнне уздырылуы хөкүмәт карарына бәйле).

Быел да бер төркем милли активист 12нче октябрьдә Сөембикә манарасы янына җыелып, Казанны саклап шәһит киткән әби-бабаларыбыз рухына дога кылды. Аны оештыручы программист Раил Имамов Хәтер көненең ни өчен 12сенә туры килүен болай аңлата: «Тарихи документлардан билгеле булганча, Казан 1552нче елның 2нче октябрендә алынган. ХХ гасыр башында милади көннәр хисабы юлианнан (искедән) григорианга (яңага) алышынган. Шул гасырдагы көннәр (дата) исәбе яңа җәдвәлгә күчерелгәндә унөч көнгә алга күчкән. Ә унтугызынчы гасырда булганнары исә унике көнгә генә алга күчерелгән. 1917нче елның 25нче октябрендә булган инкыйлабны 7нче ноябрь көнне уздыралар. Ә менә Ленин бабай исә унтугызынчы гасырда 1870нче елның 10нчы апрелендә туган. Аның туган көнен инде 22нче апрельдә уздыралар. Ягъни бу очракта аерма унөч көн түгел, ә 12 көн була. Уналтынчы гасырдан исә даталар ун көн аерма белән күчә. 1552нче елның 2нче октябрендә булган вакыйга бүген кулланыла торган халыкара стандарттагы җәдвәл буенча 12нче октябрьгә туры килә».

Тарих

Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев Казан алынган көннәрне тарихи яссылыкта тасвирлады:

– Казан ханлыгына Явыз Иван җитәкчелегендә барлыгы 5 хәрби поход оештырыла. 1552нче елгы бишенче поход урыс гаскәре өчен уңышлы тәмамлана, чөнки, башкаларыннан аермалы буларак, бу походта чорның иң соңгы сугыш кораллары һәм корылмалары файдаланыла. Чолганышта калган шәһәрне яклауда шәһәр эчендә булган һәркем катнаша, әмма, көчләр тигез булмау сәбәпле, 1552нче елның 2нче октябрендә (яңа вакыт белән 15нче октябрь) шәһәр яулап алына һәм Казан ханлыгы ханлык буларак яшәүдән туктый. Кайбер мәгълүматларга караганда, ханлыкны алуда 100-150 мең кеше катнашкан.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии