Мәктәп исән! Тик озаккамы?

Мәктәп исән! Тик озаккамы?

«Мәктәбебез ничек бар, шулай калды бит! Эшлибез! Рәхмәт сезгә!» – дигән куанычлы хәбәр белән шалтыраттылар безгә Теләче районының Кече Кибәхуҗа төп мәктәбеннән. Әлеге белем бирү йортының язмышын күзәтеп, тугызъеллыктан башлангычка гына калдырырга теләүләренә борчылып торган идек («Бүген мәктәпне ябалар, иртәгә – авылнымы?!», №17, 27 апрель, 2016). Шуңа күрә мәктәпне япмауларын белгәч, коллектив белән бергәләп сөендек. Укытучылар, ата-аналар нык торды, белем бирү йортын башлангычка калдырырга ирек бирмәде, матбугат та әлеге мәсьәләне еш яктыртты. Нәтиҗәсе булды бит!

Тик бераздан безгә шалтыраткан укытучының тавышында күңелсез ноталар пәйда булды: «Калдыруын калдырдылар да бит, тик күпмегә булыр…» Бер тапкыр ябарга омтылыш булгач, күңелгә корт керә шул: ә икенче елга япмаслармы? Юк, дип кистереп җавап биреп булмый. Шулай да быелга Кече Кибәхуҗа мәктәбе укытучылары тынычлап белем бирә, ә укучылар туган авыллары мәктәбендә укый ала әле.

Кече Кибәхуҗа авылында ата-аналар һәм укытучылар белән очрашу вакытында Теләче мәгариф идарәсе җитәкчесе Наталья Карпова да, районның башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Нуруллин да өзми дә куймый, мәктәпне ябарга кирәк, дип дәлилләргә тырышканнар иде. Янәсе, бала саны аз, финанслап булмый… Шулай да ни сәбәпле белем бирү йортына тимәскә уйладылар икән соң? Мәгариф идарәсенә шалтыраттык. «Авыл җыеннары узгач, мәсьәләне тагын бер тапкыр карадык, министрлыкка бардык, район хакимияте белән сөйләшүләр узды. Шуннан соң мәктәпне башлангычка калдыру турындагы карарга үзгәреш кертергә булдык, аны тугызъеллык итеп калдырдык. Ата-аналарның ризалыгыннан башка ябып куя алмыйбыз бит инде. Киләсе елда ничек булыр – әлегә әйтеп булмый», – дип ачыклык кертте мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Татьяна Тимофеева. Менә бит, тырышсаң һәм теләсәң була икән! Алайса бездә район җитәкчелеге, бездән генә тормый, дип, гаепне Казан, Мәскәү ягына аударып калдырырга тырыша. Шулай ук ябылу куркынычы янаган Алан мәктәбе дә сакланып калган икән. «Бала саны аз булу сәбәпле, өч башлангыч мәктәп кенә ябылды, бер төп мәктәп башлангычка калды», – ди Татьяна Тимофеева.

Мәктәпнең ябылмый калуы бик әйбәт, әлбәттә, тик барыбер күңел тынычланмый. Кече Кибәхуҗа авылында халык белән очрашу вакытында мәгариф идарәсе җитәкчесе Наталья Карпова: «Хәзер районда 31 белем бирү оешмасы бар, оптимальләштерүдән соң 19га калдырырга ниятләнелә. Әле бу «Юл картасы»ның икенче этабы гына, аннан соң да чаралар күреләчәк», – дигән иде. Планы булгач, аны үтәргә дә кирәк бит инде. Эколог булып эшләүче бер танышым, план үтәү өчен, үзләре кешеләрнең капка төбенә пакет белән тәмәке төпчекләре бушатып йөрүләре, аннары шул чүп-чарны «ташлаган» йорт хуҗасына штраф салулары хакында сөйләгән иде. Мәгариф идарәсе планын үтәү өчен нинди алымнар кулланыр…

Бүген чит ил мәктәпләрендә классларда балалар санын киметү күзәтелә. Укучылар саны 10-14тән артмаса, белем бирүнең сыйфаты да яхшы була, һәр бала белән аерым эшләү мөмкинлеге дә бирелә, дип саный чит ил мәгариф белгечләре. Ә бездә башка төрле кагыйдә: балалар никадәр зуррак мәктәптә белем алса, укучылар күбрәк булган җирдә кайнашса, шуның кадәр көндәшлеккә сәләтле булып үсә, «яшәргә өйрәнә». Оптимальләштерү сәясәтен алып баручылар менә шушы фикер белән коралланып эш итә дә инде. Хәер, бу сәясәт шулай дәвам итсә, дөрестән дә, көндәшлеккә өйрәтәчәк әле. Тик мәгариф җитәкчеләре фаразлаганча гына түгел. Статистика мәгълүматларына караганда, 2000-2001нче уку елында Русиядә 68,1 мең белем бирү йорты булса, 2015-2016нчы уку елына аларның саны 42,6 меңгә калган. 16 ел эчендә 25 меңнән артык мәктәп кыскаргач, киләчәктә ни булыр? Район буенча бер-ике генә мәктәп калып, аларга эләгү өчен чын мәгънәсендә көндәшлек тумаса, мәктәпләргә дә чират буенча гына керү системасы барлыкка килмәсә ярый инде.

2011-2015нче елларда республикада 172 гомуми белем бирү йорты һәм 121 филиал ябылган

Статистика

1980/19811990/19912000/20012007/20082010/20112012/20132013/20142014/20152015/2016
74,869,768,157,350,146,244,744,142,6

Дәүләт һәм муниципаль белем бирү йортлары саны (меңнәрдә)

Белем бирү йортларын оптимальләштерү (ягъни кечерәйтү, ябу, бетерү дип укыгыз) бер Татарстанда гына түгел, бөтен ил күләмендә бара. Дәүләт статистикасы федераль хезмәте СССР һәм бүгенге Русиядәге мәктәпләр санын чагыштырган. Аерма күзгә бәрелеп тора.

Факт

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча

Бу елның 1нче сентябреннән 35 гомуми белем бирү йортын кечерәйтү (тугызъеллыкка йә башлангычка калдыру), 3 мәктәпне һәм 24 филиалны бөтенләй ябу ниятләнелә.

2015-2016нчы уку елында 7 яңа мәктәп ачылган, 3 мәктәп салынган.

Республикада укучы балаларны 686 мәктәп автобусы йөртә. Быелгы август киңәшмәсендә Президент тагын 78 яңа автобусның ачкычларын тапшырачак.

Районнарда

Министрны кунакка чакырабыз!

Оптимальләштерү җилләре Теләче районының Лесной бистәсен дә читләтеп үтмәде. Бала саны аз булу сәбәпле, мәктәбебезне башлангычка калдырдылар. Әти-әниләр дүрт тапкыр район башлыгы Илдус Фатыйхович Зарипов янына бардык. Дөрес, Илдус Фатыйхович безне тыңлады, үзара аңлаштык та кебек, шул ук вакытта район башлыгы үзеннән генә бернәрсә дә тормаганын, мәгариф министры Энгель Нәвапович белән очрашуын, безнең мәктәбебез турында әңгәмә коруын, үзенең үтенечен әйтүен, ләкин министрның, балалар саны аз булу сәбәпле, мәктәпкә һичшиксез оптимизация кирәк дигәнен халыкка җиткерде.

Лесной бистәсе урман уртасында урнашкан. Урманчылыкта агач эшкәртү цехы эшли. Эшкәртелгән агачны алырга зур-зур КамАЗлар килә. Юллар бик тар булу сәбәпле, кыш көне ике машина берьюлы үтә дә алмый. Район буенча маршруткалар йөртү программасы кергәч тә, Теләче – Лесной маршрутын ачтылар. Маршруткабыз гына озак йөри алмады. Юл бик кискен борылышлардан тора, автобус йөри торган таләпләргә туры килми. Авыл халкының куркынычсызлыгын кайгыртып, маршрутканы йөрүдән туктаттылар да. Ә хәзер балаларга бу юлдан йөрергә ярый!

Мәтәскә – Лесной арасы – 8 км. 5нче класс укучысы 5.30да торып китәчәк, укудан 15.00дә кайтып җитәчәк. Автобус булмыйча, балалар җәяү кайтырга чыксалар, урман аша узарга кирәк. Ә урманда котырган төлкеләр йөри. Безнең балалар белән юлда берәр хәл булса, кем җавап бирәчәк икән? Эт – эткә, эт – койрыкка, дигәндәй булачак инде ул.

Мәгариф министрын Лесной бистәсенә кунакка чакырабыз, урынбасарларын түгел, нәкъ үзен! Безнең балаларыбызны йөрттерәсе юлдан үзе дә йөреп карасын иде министрыбыз. Берәр депутат килсә дә ярый. Аңлавыбызча, депутатлар – халык белән эшләүчеләр, халыкның гозерләрен тыңлап, булышучылар. Йә, иптәш депутатлар, безгә кайсыгыз ярдәмгә килер икән?..

Теләче районы, Лесной бистәсе халкы

Бәйгегә нәтиҗә

Бездә юллар бигрәк «яхшы»…

3нче август көнне игълан ителгән бәйгегә нәтиҗә ясар чак җитте. Укучыларыбыз иҗади бәйгегә сусаган булган, ахрысы, беренче шигъри тәлгәшләр озак көттермәде. Ике атна дәвамында «Ай-һай хәлләр: юллар» дип тамгаланган хатлар алдык. Иҗат әсәрләре белән бергә фотосурәтләр дә юллаучыларга икеләтә рәхмәт: районнарда ни хәл икәнлеген белдек менә! Иң яхшы дип табылган дүртьюллыкларны башкалар игътибарына да тәкъдим итәбез. Һәм җиңүче авторларның телефоннарына 100әр сум акча салабыз. Балык Бистәсеннән даими авторыбыз Гүзәл Хәбибуллина бер бәйләм шигырь җибәргән, шуңа күрә аның берничә дүртьюллыгын бирергә булдык. Фотолар да – Гүзәлнеке!

Бездә юллар бигрәк «яхшы»:

Ямаулы да канаулы.

Ясарлар иде яхшылап,

Миллионнар санаулы.

***

Түрәләргә юл кирәкме?

Алар миллионнар коча.

Зәңгәр һаваларны иңләп,

Вертолетларда оча.

***

Бездә юллар шундый «яхшы»:

Чокыр да тишек кенә.

Түрәләр миллиард урлап,

Кыланмый ничек кенә!

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

«Нефть», – дип лаф орудан ни файда соң?

Өйрәнмәгәч салыр юлларың…

Әллә тагын яңа үләт тапканнармы,

Ялар өчен тәти татар каймагын?!

Рафис ЗАҺИДУЛЛИН,

Алабуга шәһәре

Яңа тема – яңа бәйге! Димәк, ике атна дәвамында сездән «Ай-һай хәлләр: мәктәпләр» дигән теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы күрсәтергә онытмагыз! Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак. Иң кызыклы әсәрләр газетабызның 31нче август санында басылачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии