Рәхәт яшибез: хезмәт хакы арткан, эшсезлек кимегән

Рәхәт яшибез: хезмәт хакы арткан, эшсезлек кимегән

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2022нче елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, коллегия уздырды. Министр Эльмира Зарипова бик куандыра торган саннар белән уртаклашты. Республикада уртача хезмәт хакы, шулай ук өч һәм аннан күбрәк бала алып кайтучылар саны – арткан, ә фәкыйрьлек һәм эшсезлек – кимегән.

Статистикага карап сөеник тә, тормыш-көнкүрешебез белән чагыштырыйк. 2022нче елның беренче 9 аена булган мәгълүмат буенча, Татарстанда уртача хезмәт хакы 50 200 сумга җиткән. Бу – 2021нче елның шул чоры белән чагыштырганда 16,6 процентка күбрәк (әлеге саннарны коллегиядә республика Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин китерде. – Ф.М.). Казанда эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 62 мең сумга җиткән (14 процентка арткан). Хезмәт хаклары күрсәткече ягыннан Татарстан – Идел буе федераль округында иң югары урында. Лидер булу яхшы анысы, тик бу лидерлыкның тәэсирен бөтен кеше дә үз кесә янчыгында сизми генә. Ә ашыйсы килгән саен (башка ихтыяҗларны әйтеп тормыйбыз) күз шул янчыкка төшә. Менә, мәсәлән, рәсми саннар белән генә сөйләшсәк тә, коллегиядә игълан ителгән мәгълүмат буенча, 2022нче елда Казанда 76 оешма үзенең хезмәткәрләренә хезмәт хакын МРОТтан да кимрәк түләгән. Әле бу – уңай күрсәткеч, чөнки 2021нче елда салым инспекциясе шундый 197 оешма ачыклаган булган. 2022нче елның 1нче июненә дәүләтнеке булган һәм муниципаль оешмаларда эшләүчеләргә минималь хезмәт хакы күләме – 15 279, ә бюджетныкы булмаган оешмаларда эшләүчеләргә 16 700 сум дип билгеләнгән иде. МРОТ белән 50 200 сум арасында аерма шактый икәнен күрәбез.

Икенче яхшы хәбәр – республикада эшсезлек кимегән. Хезмәт биржасында рәсми исәптә торучылар бер ел эчендә 1,5 тапкырга кимеп, 7300 кешегә калган (3171е – Казанда). Бу – эшләүче кешеләрнең 0,36 проценты дигән сүз. Эш белән тәэмин итү күрсәткече буенча Татарстан тагын алдынгы урында. Безнең республикада бу сан – 62,8, гомумән Русия буенча – 60, ә Идел буе федераль округында 59,5 процентка тигез. «Эшләргә теләгән кешегә эш җитәрлек. Татарстанда бүгенгә 43 меңгә якын вакансия ачык, ягъни бер эш эзләүчегә биш вакансия туры килә», – дип шатланып хисап тоттылар утырышта. Ул тәкъдим ителгән эш урыннары хезмәт хакы, график, эшләү шартлары ягыннан канәгатьләндерә торганмы – анысы, әлбәттә, статистикада әйтелми.

24нче февральдән соң санкцияләр кертелеп, чит ил компанияләре һәм җитештерүчеләре бер-бер артлы Русиядән китә башлагач, күпмедер кешенең эшенә зыян килде. Бигрәк тә Татарстанның сәнәгать үзәге булган Кама аръягында сизелде ул. Министр Эльмира Зарипова белдергәнчә, апрель-май айларында 18 мең кеше тулы булмаган эш көне режимында эшләгән. Алар яхшырак эш эзләп китеп бармасын, предприятиеләр аннары авыр хәлдә калмасын, дип, керемнәрен ничек бар шулай саклап тотарга туры килгән. Вакытлыча эш белән тәэмин итүгә федераль казнадан 700 млн сум бүлеп бирелгән. Бу акчага шул 18 мең кешене һәм тагын 1200 эшсезне вакытлыча эш белән тәэмин иткәннәр.

Татарстанда фәкыйрьлек күрсәткече дә түбән, ди: 2021нче ел башына 6,3 процент булган, ә 2022дә 6 процентка калган (2022нче елның I кварталында Русия буенча 14,3 процент иде). Җан башына күчерсәк, республикада фәкыйрьлек бусагасын уза алмаган 240 мең кеше яши дигән сүз бу. Ярлылыкка каршы көрәштә социаль килешү бик нәтиҗәле, дип билгеләп үттеләр коллегиядә. Билгеле булганча, социаль яклау үзәкләре аз керемле кешеләргә матди хәлләрен яхшырту өчен субсидия бирә. 2022нче елның 1нче июленнән башлап, аның иң югары суммасы – 350 мең сум. Үз эшен ачарга теләүчеләр шуның хәтле субсидия алырга мөмкин, ә мәсәлән, ЛПХ булдыру өчен – 200 мең, яңа белем алу өчен 30 мең сумга кадәр алып була. Бүгенгә Татарстанда 7266 социаль килешү төзелгән, бирелгән субсидия ярдәмендә 4379 кеше эшкә урнашкан, 2227 кеше үз эшен ачкан, 152 кеше ЛПХ булдырган.

Дөрес, теләгән бөтен кеше бу социаль килешүне төзи алмый. Үзеңнең аз керемле булуыңны дәлилләргә кирәк. Ә бу төшенчәнең кәгазьдәгесе белән тормыштагысы туры килеп бетмәскә дә мөмкин. Берничә ай элек «Безнең гәҗит»кә Казаннан социаль килешү төзи алмаган бер ханым шалтыратты. «Гаиләдә җан башына туры килә торган керемебез яшәү минимумыннан азрак, тик иремнең авылда җир участогы бар дип, безгә ул килешүне төзергә рөхсәт итмәделәр. Югыйсә файдаланмыйбыз да инде ул җирдән. Хәзер ирем аны энесе исеменә күчерергә йөри. Тырнак ясап акча эшләргә уйладым. Укуын үз акчама укыдым, тик эш башлау өчен җиһазлар, материал алырга кирәк – шуңа бераз социаль ярдәм булмасмы дигән идем. Тик әлегә без аз керемле булып саналмыйбыз икән. Шушы мәсьәлә буенча йөргәндә тагын бер гаилә белән таныштык. Аларның да җан башына туры килгән кереме минимумнан азрак, тик иренең дә, хатынының да машинасы булу сәбәпле, шулай ук социаль килешү төзергә рөхсәт итмәгәннәр. Хатын, балаларны мәктәпкә йөртергә кирәк дип, авылда яшәүче картайган әтисенең иске генә машинасын алып килгән булган», – дип уртаклашты ул. Гаиләдә ике яки күбрәк машина, кыйммәтле фатир, җир участогы булганнар чынлап та аз керемле дип саналмый, димәк, алар социаль килешү дә төзи алмый дигән сүз. Әле тагын, әйтик, 16 мең сум хезмәт хакы алып эшләсәң, керемне арттырырга уйлап, тырнак ясый башларга теләсәң, аннан аена өстәмә 10-15 мең сум керәчәк, дип сөенеп, социаль килешү төзергә барсаң да кире борачаклар (ә килешүне инде төзегән булсаң – акчаны кире кайтартачаклар). Чөнки субсидия ярдәмендә булдырылган бизнес төп эшчәнлек булырга, ягъни аннан керемнең дә зур өлеше керергә тиеш дигән кагыйдәсе бар.

 

2022нче елда Татарстанда балалы гаиләләргә ярдәм максатыннан 24,3 млрд сум бүлеп бирелгән: 15,9 млрд сумы – Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тармагыннан, 8,4 млрд сумы – республика казнасыннан. Соңгы 10 елда республикада күп балалы гаиләләр 70 процентка арткан: 2012нче елның 1нче гыйнварына якынча 25 мең булса, 2022нче елның 27нче декабренә инде 42 меңнән күбрәк шундый гаилә исәпләнгән. Өч һәм аннан күбрәк бала табучылар ел саен 1-2 процентка артып бара. Күп бала алып кайтуны популярлаштыру максатыннан, узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа дәүләт бүләген – «Ата-ана батырлыгы» медален гамәлгә куйган иде. Ул 7 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән яки тәрбияләүче гаиләләргә бирелә. 9 ата-ана бу медаль белән бүләкләнгән.

 

САННАР

2021нче елда уздырылган халык санын алуда керем чыганаклары турында да сораштырдылар. Җанисәп нәтиҗәләре шикле булса да (бу хакта газетабызның узган санында да яздык: «Җанисәп саннары: татарлар да, татар телен белүчеләр дә кимегән», 11 гыйнвар, 2023, №1), саннарын китерәбез.

Русия халкының 87 проценты (128,6 млн кеше) керем чыганакларын күрсәткән. 42,7 миллион кеше (33 процент) пенсия, дәүләт түли торган айлык пособие һәм субсидияләргә яши икән. Ә 31 миллион кеше боларны, гомумән, төп керем чыганагы дип атаган.

Барлык халыкның 39,6 проценты (58,4 млн кеше) хезмәт хакы ала. Күпчелек (90 процент) – 20-59 яшьлекләр. Ә халыкның 25 проценты (32,5 млн кеше) үзе акча эшләми, кем җилкәсендәдер утыра. Тик аларның бөтенесе дә эшсез йөрүче әрәмтамаклар дип уйларга кирәкми, күбесенчә бу – балалар, яшүсмерләр, студентлар.

Халыкның 2,4 проценты гына (ягъни 3,1 млн кеше) эшмәкәр буларак керем алуын әйткән. Тик Федераль салым хезмәте башка саннар китерә: илдә 6,6 миллионга якын шәхси эшмәкәр бар, ди.

Татарстанда яшәүчеләргә килсәк, 4 004 809 кешенең 3,82 миллионы керем чыганаклары турында мәгълүмат биргән. Күпчелекнең – 87,5 процентның (3,5 млн кеше) бер генә керем чыганагы бар. 6,47 процент (якынча 260 мең кеше) – ике, 1,1 процент (43 760 кеше) – өч, 0,33 процент (13 274 кеше) дүрт чыганактан акча керә дип күрсәткән.

Республика халкының 45,9 проценты хезмәт хакына яши. Алар арасында пенсия яшендәгеләр дә бар (145 091 кеше). Күбесенчә бу – хатын-кызлар.

2 154 055 татарстанлы йә башкалар хисабына, йә дәүләт түләгән акчага яшим дип күрсәткән. Болар – пенсионерлар, студентлар, балалар, инвалидлар һәм башка категорияләр. Мәсәлән, 1 159 551 кеше өчен төп керем чыганагы – пенсияләр, пособиеләр һәм башка социаль түләүләр. Андый түләүләргә яшәүчеләр шәһәр җирлегендә күбрәк.

Сәламәтлекләре һәм яшьләре эшләргә мөмкинлек бирсә дә, башкалар тапкан акчага яшибез дип 236 359 кеше җавап биргән. Аларның күбесе – хатын-кызлар, ягъни өйдә хуҗабикә булып «бушка эшләүчеләр». Алары да шәһәр җирендә күбрәк икән.

57 146 кеше керем чыганагы дип стипендияне күрсәткән. Тагын бер керем чыганагы – үзең кулланыр өчен әйберләр җитештерү. 106 705 кеше бу җавапны сайлаган, күпчелеге, әлбәттә, авыл җирендә яшәүчеләр.

24 910 татарстанлы күчемсез милекне арендага бирүдән керем ала. Чагыштыру өчен: бөтен Балык Бистәсе районында якынча шуның хәтле кеше яши. 1 049 кеше финанс чыганагы буларак патент һәм авторлык хокукларын күрсәткән. Саклык кенәгәсендәге акчалар, дивидендлар, процентлар 11 680 кешегә керем китерә икән.

 

СҮЗ УҢАЕННАН

Дәүләт Думасына «Халыкны эш белән тәэмин итү турында»гы Федераль Законның яңартылган редакциясе кертелгән. Проект авторлары әйтүенчә – ә алар арасында Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко һәм ДәүДума рәисе Вячеслав Володин да бар, хәзерге вакытта гамәлдә булган нормалар моннан 30 ел элек кертелгән һәм инде искергән. Документ Дәүләт Думасының рәсми сайтында урнаштырылды.

Яңа закон проекты эшсезлекне бетерүне күздә тота, диелә Думаның матбугат үзәге хәбәрендә. Әйтик, эш белән тәэмин итү үзәгенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алучылар категориясе киңәйтелә: яхшырак эш эзләүчеләр яки эшеннән куылу куркынычы янаган хезмәткәрләр дә килә алачак икән. Шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр дә эшсезлек буенча иң югары пособие ала алачак (хәзерге вакытта минималь күләмдә генә алырга хокуклары бар). Гомумән, үзмәшгульләр һәм онлайн платформаларга беркетелеп эшләүчеләргә (мәсәлән, курьер, такси йөртүче) моңарчы законда урын юк иде. Хәзер аларны да законга язарга телиләр.

Эшсезлек буенча пособиене дә яңача билгели башларга тәкъдим ителә: иң күп дигәнен – МРОТ, ягъни минималь хезмәт хакы күләмендә (2023нче елда ул Русиядә 16 242 сум тәшкил итәчәк), иң аз дигәнен МРОТның 30 проценты күләмендә түләргә. Хәзерге вакытта иң югары пособие – 12 792, иң түбәне – 1500 сум.

Биржада исәптә торганда, кыска вакытлы «шабашкалар»да эшләп алырга рөхсәт ителәчәк, шул ук вакытта эшсезлек буенча пособие дә сакланачак. Хәзерге вакытта бу тыелган.

Яңа закон проектында белем бирү оешмалары белән эшләү, балаларга һәм яшьләргә һөнәр сайлаганда юл күрсәтү һәм эшкә урнашканда булышу турында да язылган. Әйтик, аларга укудан тыш вакытта эшләсен өчен эш табарга булыша торган норма барлыкка киләчәк. Инвалидларның хезмәткә хокукын яклауга багышланган зур бүлек барлыкка килгән.

Проект буенча, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре һәр мөрәҗәгать итүче белән индивидуаль эшләргә, аның сәләтләрен һәм осталыкларын исәпкә алырга тиеш булачак. «Туры килә торган эш» дигән төшенчә барлыкка килә.

Документ авторларының берсе – депутат Андрей Исаев «Парламент газетасы»на белдергәнчә, кризис хәлендә булган, ләкин хезмәткәрләр штатын саклап калган эш бирүчеләргә дәүләттән ярдәм күрсәтү буенча нигезләмәләр дә язылган. Исаев әйтүенчә, закон проекты февральдә беренче укылышта каралырга, ә барлык укылышларда да кабул ителсә, 2024нче елның 1нче гыйнварыннан үз көченә керергә мөмкин.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии