Җанисәп саннары: татарлар да, татар телен белүчеләр дә кимегән

Җанисәп саннары: татарлар да, татар телен белүчеләр дә кимегән

2022нче елның соңгы көнендә халык санын алуның милләтләр һәм телләр турындагы мәгълүматын үз эченә алган 5нче томын шыпырт кына интернетка – Росстатның рәсми сайтына урнаштырдылар.

Яңа ел бәйрәме матавыкларына күмелеп калды ул, күпләрнең күзенә дә чалынмады. Милли республикаларның һәм кайбер төбәкләрнең матбугат чараларыннан кала бу хакта язучы, сөйләүче дә булмады. Хәер, ковид аркасында бер елга кичектерелеп, чынлыкта 2021нче елның көзендә узса да, бөтен җирдә «Җанисәп-2020» дип барган (әзерләп куелган продукцияне – бланк, кепка, блокнот-ручкаларны әрәм итеп булмый бит инде!) халык санын алуның оештырылуы да әллә нәрсә генә булды, узуы да «әйдә, ярамаган тагын» гына иде. Мәсәлән, «Безнең гәҗит»кә генә дә ничә кеше шалтыратып: «Халык санын алучылар килмәде», – дип зарланды. Бер ишләренә якындагы халык санын алу пунктларының адресларын табып әйттек. Өйдән чыгып йөри алмаган кешеләрнең адресларын язып алып, махсус ачылган «кайнар элемтә» номерына шалтыратып хәбәр иттек. Әле алай да «барыбер килмәделәр» дип әйтүчеләр булды. «Мин язылмый калдым, хәзер татарлар саны кими бит инде», – дип чын күңелдән борчылды газета укучыларыбыз. Интернетта «Госуслуги»да тутырган җавапларның да, техника көйсезләнү сәбәпле, «чыгып очу» очраклары күзәтелде. Ә Росстат башлыгы: «Халык санын алуда 100 проценттан күбрәк кеше катнашты», – дип, әкияти хисап тотты! Гомумән, соңгы җанисәпнең оешмаган, сыйфатсыз булуын бик күп абруйлы белгечләр таныды.

Шулай да 2021нче елгы җанисәп нәтиҗәләрен инкарь итә алмыйбыз. Ышану-ышанмау – башка мәсьәлә, ләкин бу саннар тарихта калачак. Иң төп мәгълүматларны, бигрәк тә милләт һәм тел турындагыларын туплап, сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Әлегә – уйлау өчен коры саннар гына.

Русиядә ничә кеше яшәве турында мәгълүмат элегрәк – 2021нче елның апрель-май айларында ук игълан ителгән иде инде. Ул вакытта «беренчел саннар» дип барды, хәзер төгәллек кертелде: 2010нчы ел белән чагыштырганда, Русиядә кеше саны 4 325 587гә арткан. 142 856 536 идек, унбер ел эчендә 147 182 123 кешегә җиткәнбез.

Халык саны арткан төбәкләр: Мәскәү, Санкт-Петербург һәм үзәк шәһәрләр янындагы өлкәләр, Краснодар крае һәм Кавказ Республикалары, шулай ук Татарстан һәм Башкортстан.

Халык саны бик күпкә кимегән төбәкләр арасында бер милли республика бар – Коми. Тагын бу исемлеккә Себер, Үзәк һәм Төньяк Русия төбәкләре, шулай ук Оренбург һәм Киров өлкәләре кергән.

Халыкның 25 проценты – авылда, 75 проценты шәһәрдә яши. Бөтен ил буенча барлыгы 153 меңнән күбрәк сала исәпләнә. Күңелсез статистика: 35 меңгә якын авылда 10 һәм аннан азрак кеше генә яши, ә 24 751 авыл бөтенләй бушап калган.

2010нчы елгы җанисәптә халык саны буенча беренче бишлек болай иде: беренче урында – урыслар (111 016 896 кеше), икедә – татарлар (5 310 649 кеше), өчтә – украиннар (1 927 988 кеше), дүрттә – башкортлар (1 584 554 кеше), биштә – чувашлар (1 435 872). Яңа җанисәп нәтиҗәләре буенча, беренче бишлектә урыннар бераз гына үзгәргән: бердә – урыслар (105 579 179 кеше), икедә – татарлар (4 713 669 кеше), өченче урынга чеченнар чыккан – 1 674 854 кеше (2010нчы ел белән чагыштырганда, 200 мең кешегә диярлек ишәйгәннәр), дүрттә – башкортлар (1 571 879 кеше), биштә – элеккечә үк чувашлар (тик алар да шактый кимегән – 1 067 139га калган).

Димәк, 2021нче елгы җанисәп саннарына ышансаң, унбер ел эчендә Русиядә татарлар 596 980 кешегә кимегән. Элекке унъеллыкта (2002-2010) 240 меңгә азайган идек. Хәер, җанисәпнең ничек узганын белүчеләр бу «почти 600 мең»гә ышанмый.

Ә менә башкортлар 12665 кешегә генә азайган икән. Гомумән, Башкортстанда башкортлар саны арткан, татарлар саны кимегән. 2010нчы елда 1 172 287 кеше милләтен – «башкорт», 1 009 295 кеше «татар» дип күрсәткән булган. Ә 2021нче елда бу саннар – 1 268 806 һәм 974 533. Ягъни 34 762 татар каядыр югалган.

Идел буенда яшәүче башка халыкларның да шактый кимүе күренә. Марилар 547 605 булган, 423 803 калган; мордвалар 744 237 булган, 484 450 калган; чувашлар 1 435 872 булган, 1 067 139 калган; удмуртлар 552 299 булган, 386 465 калган.

Татарлар эченә кермичә, үзләрен аерым милләт буларак күрсәтүчеләр: Әстерхан татарлары – 29 кеше (2010нчы елда 7 кеше булган), мишәрләр – 787 (786 булган), Себер татарлары – 6 297 (6779 булган), керәшеннәр 29 978 (34 822 булган). 694 кеше болгар («булгар») дип язылган.

Татарстанда халык саны 218 321 кешегә, Башкортстанда 19 131гә арткан. Хәзер республикабызда 4 004 809 кеше исәпләнә, шуларның 3 074 048е – калада, 930 761 салада гомер итә. Татарстанда яшәүче милләтләр: күпчелекне татарлар тәшкил итә – 52,21 процент (процентыбыз бераз кимесә дә, сан арткан, 2010нчы елда 2 012 571 булсак, соңгы җанисәптә 2 091 175 кеше милләтен «татар» дип күрсәткән), урыслар (1 501 369 булган, 1 574 804кә җиткән), чувашлар (116 212 – 90 474), марилар (18 848 – 15 666), удмуртлар (23 454 – 21 327), мордвалар (19 156 – 12 065), башкортлар (13 726 – 11 029), үзбәкләр (8881 – 14 970), таҗиклар (5859 – 12 541), кыргызлар (1156 – 2406).

Халык санын алу бланкларында телләр турындагы сораулар буталчыклык тудыра торган итеп бирелгән иде. «Нинди тел беләсез?» дигәне – аерым, «Кайсын көндәлек тормышта кулланасыз?» дигәне – аерым, «Туган телегез нинди?» дигәне тагын аерым. Җитмәсә, берничә телне санап китәргә яраса да, беренче язганы гына исәпкә алыначак дигән мәгълүмат чыкты, бар кеше моны аңлап та бетермәде. Нәтиҗәдә, җанисәптә 147 млн кешедән 131 миллионы гына милләтен күрсәткән. 16,6 миллионы бу сорауга җавап бирмәгән. 2010нчы елда андыйлар саны 1,46 млн гына булган.

4 073 253 кеше туган теле дип татар телен яздырган. Ягъни милләтен «татар» дип күрсәткәннәр һәм татар телен туган теле дип әйткәннәр арасында аерма – 640 416 кеше. Икенче төрле әйткәндә, милләтен «татар» дип күрсәткәннәрнең 86,41 проценты гына татар телен туган теле дип саный. Нинди телләр беләсез дигәнгә 3 261 155 кеше татар телен белүен, 2 917 685 кеше көндәлек тормышта куллануын әйткән. Нәтиҗә, әгәр ул төгәл булса, шомландыра: унбер ел эчендә (2010-2021) татар телен белүчеләр 1 019 563 кешегә кимегән.

Башка милләтләрне карасаң, 1 571 879 кеше милләтен «башкорт» дип күрсәткән, ә башкорт телен белүчеләр – 1 086 423; чувашлар – 1 067 139, телне белүчеләр – 700 222; мордвалар – 484 450, телне белүчеләр – 220 090; марилар – 423 803, телне белүчеләр – 258 722; удмуртлар – 386 465, телне белүчеләр – 255 877; чеченнар – 1 674 854, телне белүчеләр – 1 493 748; тувалар – 295 384, телне белүчеләр – 252 953.

Рус телен белүчеләр дә кимегән: 2010нчы елда – 137 494 893, 2021нче елда – 134 319 233.

Инглиз телен белүчеләр 2010нчы елда 7,5 миллионнан күбрәк булган, соңгы җанисәптә 5 066 515 кеше генә калган.

6 яшьтән өлкәнрәкләрнең белем дәрәҗәсе дә исәпкә алынды. Дөрес, бөтен кеше дә белемен күрсәтмәгән. Ә күрсәтелгән нәтиҗәләргә игътибар итсәң: татарлар арасында югары белемлеләр – 21,4, ә урта белемлеләр – 15,72 процент. 1,44 процент – магистр дәрәҗәсен, 1,08 процент югары квалификацион категориягә ия булуын (кандидатлык, докторлык) күрсәткән. Урыслар арасында югары белемлеләр – 20,89, урта белемлеләр – 14, магистрлар – 1,47, югары квалификацион категориягә ия булучылар – 1,12 процент.

2021нче елгы җанисәптә кешеләрне генә түгел, аларның... бәдрәфләрен дә санадылар. Хәер, санадылармы икән инде... Яшәү шартлары турындагы сорауларга («Йортыгызга электр, су, газ кергәнме?», «Бәдрәф һәм канализация бармы?» һ.б.) күпләр шикләнеп карады. Яңа төрле салым уйлап тапмасыннар яки түләүләрне арттырып куя күрмәсеннәр тагын, дип, мәгълүматны бозып күрсәтүчеләр булды. Шулай да булганына карап нәтиҗә чыгарабыз. Ә саннар менә мондый. 36 мең гаилә – фатирларда, 14,8 миллионы – шәхси йортларда, 616 меңе коммуналкада яши икән. 12,5 млн хуҗалык үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин ителмәгән, монда сүз фатирларда яшәүчеләр турында да бара. 7 млн кеше суны скважинадан алуын күрсәткән. 2 млн 675 мең хуҗалыкта бернинди дә канализация булмавы ачыкланган. 6 704 755 хуҗалыкта (ә аларда 16 млн 760 мең кеше яши) бәдрәф – урамда, ә 117 597 хуҗалык бөтенләй (ни өйдә, ни урамда) бәдрәф юк дип күрсәткән.

Фәнзилә МОСТАФИНА барлады

Комментарии