Тел кирәкми – атарга өйрәтәләр. Мәгариф тагын нинди үзгәрешләр әзерли?

Тел кирәкми – атарга өйрәтәләр. Мәгариф тагын нинди үзгәрешләр әзерли?

Балаларга йөкләнешне киметергә кирәк, СанПиН шулай куша, дип, мәктәпләрдә уку сәгатьләрен кыскарталар. Ә икенче яктан яңа дәресләр өстәп торалар. Нормаларга туры килсен өчен, тагын нәрсәнедер кисәргә кирәк булып чыга. Карашлар инде болай да «туналган», ләкин тырышсаң, тагын да кисәргә вә кысарга җае булган «родной язык» фәненә төшә... Туган тел белән «ерак китеп булмый», ә менә «мөһим нәрсәләр турында сөйләшәбез» дип дәүләт сәясәте белән таныштыру, патриотик тәрбия дип хәрби операциянең максатын аңлату, башлангыч хәрби әзерлеккә өйрәтү курсы дип винтовкадан атарга, гранаталар ыргытырга, хәрби командирларны сәламләргә өйрәтү мәктәп баласына күпкә кирәгрәк!

ТУГАН ТЕЛ ДӘРЕСЛӘРЕ КИМИ

Күптән түгел татар җәмәгатьчелегенең – алар арасында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шулай ук Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре, Түбән Новгород, Ульян, Тверь, Иваново, Ярославль, Төмән өлкәләренең татар оешмалары вәкилләре бар диелә – туган тел дәресләре кимүгә зарланып, Русия Мәгариф министры Сергей Кравцовка хат юллаганы мәгълүм булды. Бу хакта «Коммерсантъ» язып чыкты. Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә (ул редакция карамагында бар диелә, без коллегаларның сүзенә сылтама белән язабыз. – Ф.М.), яңа белем бирү программалары туган тел фәнен атнага 1-3 сәгать кенә укытуны күздә тота, ә элек аларның күләме биш сәгатькә кадәр җитә иде. Белем бирү программаларының кайберләрендә бөтенләй туган телне мәҗбүри укыту каралмаган. Мөрәҗәгатьне имзалаучылар «яңа белем бирү программасы (ФООП – федераль төп гомумбелем бирү программасы) кабул ителгәч, Русия халыкларының телләренә куркыныч янамагае» дип борчылу белдергән һәм мәктәпләрдә туган тел дәресләре күләмен саклап калуны таләп иткән. Хат авторлары белдерүенчә, рус телле мәктәпләрдә 1-4нче класслар өчен туган тел сәгатьләре – 42 процентка, ана телендә белем бирелә торган классларда 52 процентка кимегән. 5-9нчы классларда бу күрсәткечләр 33 һәм 48 процентка тигез, ди. Ягъни туган тел дәресләрен 3-5 сәгать укытасы урынга, хәзер бу фәнгә 1-3 сәгать кенә вакыт бирелә. «Туган тел» дәресләрен ике тапкырга диярлек киметү Русия җитәкчелегенең һәм дәүләтенең этномәдәни күптөрлелекне саклау максатларына каршы килә дип саныйбыз, бу максатларның нигезендә Русия халыкларының телләрен саклау һәм үстерү ята», – диелгән мөрәҗәгатьтә.

Шулай ук хат авторлары татарларның өчтән ике өлеше Русиянең башка төбәкләрендә яшәсә дә, татар теле укытучыларының бары тик Татарстанда гына әзерләнүе мәсьәләсен дә кузгаткан. «Безнең мәгълүматлар буенча, республикадан читтә яшәүче татар балаларының 7 проценты гына теге яки бу формада татар телен өйрәнә», – дип язганнар. Русия Мәгариф министрлыгында туган телдә белем бирү бүлеге торгызылырга, ул туган телләрдә белем бирүне күзәтеп барырга һәм тиешле шартлар тудырырга тиеш, дип санауларын белдергән.

РФ Мәгариф министрлыгыннан җавап килгән. Яңа белем бирү программаларында закон бозу күрмәгәннәр. Программалар санитар кагыйдәләргә (СанПиН) нигезләнеп әзерләнде, алар балаларга йөкләнешне киметә, шулай да туган телләрне өйрәтүгә «өстәмә академик сәгатьләр» бирелергә мөмкин, аны кертүне мәктәпләр үзләре хәл итәргә тиеш, дип җавап биргәннәр. Министрлыкның җавабы татар оешмалары вәкилләрен канәгатьләндермәгән. «Мәктәпләр алты көн урынына биш көн укытуга күчә, яңа фәннәр кертелде. Һәм укыту сәгатьләренә ничек сыешырга, дигән проблема туды. «Туган тел»не кыскарттылар. Аннан соң аның сәгатьләрен арттырырга мөмкин дигән күрсәтмә чыкты. Без белем бирү программалары төзәтелергә, укыту вариантлары яңадан каралырга тиеш дип саныйбыз», – дип белдергән «Коммерсантъ»ка «Мәскәү мәктәпләрендә туган тел» иҗтимагый төркеменең җитәкчесе Шәүкәт Җәмниханов.

Русия Мәгариф министрлыгында «Коммерсантъ» соравына җавап бирмәгәннәр. Ә Татарстан Мәгариф министрлыгы быел республика мәктәпләрендә туган тел һәм әдәбият сәгатьләре узган уку елындагыча калды, рус телле мәктәпләрдә туган тел – атнасына өч, ә татар телле мәктәпләрдә дүрт сәгать керә, дип җаваплаган.

НВП КИРЕ КАЙТА...

Шул ук вакытта мәктәп программасына яңа фән – башлангыч хәрби әзерлек (НВП) дәресен кертергә җыеналар. Узган атнада Русия мәгариф министры Сергей Кравцов, «Гадел Русия – Дөреслек өчен» партиясе лидеры Сергей Мироновның тәкъдименә җавап итеп, киләсе елның 1нче сентябреннән укыту программасында яңа фән барлыкка киләчәк, дип белдерде. Хәер, Мироновка хәтле үк мәктәпләргә башлангыч хәрби әзерлекне кайтарырга кирәк дип әйтүчеләр булган иде. Әйтик, җәй көне Петербург парламенты шундый ук тәкъдим белән премьер-министр Михаил Мишустинга мөрәҗәгать итте. Тик, «Коммерсантъ» мәгълүматына караганда, ул чакта Мәгариф министрлыгы тәкъдимне игътибарга алмаган, аерым дәрескә ихтыяҗ юк, башлангыч хәрби әзерлек элементлары башка фәннәр эчендә дә җитәрлек, дип җавап биргән. Мисал өчен, мәҗбүри саналган тормыш иминлеге нигезләрендә (ОБЖ) автомат сүтеп-җыю, ату, беренче ярдәм күрсәтү, противогаз кияргә өйрәнү кебек күнекмәләр бирелә, шуңа өстәп, егетләрне кырга өйрәнүләргә алып чыгу да программада каралган бит. Тик берничә айдан соң Мәгариф министрлыгы аерым дәрес кертергә кирәк дигән фикер белән килешкән. Курсны 1нче гыйнварга кадәр әзерләп бетерү, аннары сынап карау, ә инде киләсе уку елыннан мәктәпләргә кертү ниятләнә, дигән министр Кравцов.

«Махсус операциягә үз теләге белән язылучыларның да күпчелек очракта хәрби тәҗрибәсе юк. Шуңа күрә мәктәптә башлангыч хәрби әзерлек кебек фән кертү гражданнарны планлы рәвештә ихтимал дошман белән каршылашуга әзерләргә мөмкинлек бирер иде», – дип аңлаткан Сергей Миронов үзенең тәкъдимен матбугатка. Сүз уңаеннан, ул аны Мәгариф министрлыгы белән бергә Оборона министрлыгына да юллаган. Анда да хуплап кабул иткәннәр. Оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов мондый курс 10-11нче класслар өчен 140 уку сәгате дәвамында булса яхшы, укытучыларны килешү нигезендә хезмәт иткән офицерлар арасыннан тупларга кирәк, дигән теләк тә белдергән.

140 уку сәгатен ике елга бүлсәк (34ешәр атнадан санап), атнасына 2 дәрес килеп чыга. Шуның хәтле аерым дәрес кертеп, балаларга тагын нәрсәләр өйрәтмәкчеләрдер... Киләсе елда яңа белем бирү программасы кабул ителәчәк, анда шул ук ОБЖ фәне кысаларында хәрби әзерлек модульләре дигән нәрсә каралган инде. Мәсәлән, проект буенча, укучыларны хәрби сәламләүгә, бер кешелек окоп казырга, хәрби техниканы яшерү серләренә, хәрби бәрелеш вакытында медицина ярдәме күрсәтергә, кул гранаталары белән эш итәргә, атарга һәм башкаларга өйрәтергә җыеналар. Аерым фән өстәмәсәң дә белеме бирелә югыйсә...

Дөрес, башлангыч хәрби әзерлек курсы дәрестән тыш булып бара, ягъни түгәрәк рәвешендә дә оештырыла алачак, анысын һәр мәктәп үзе хәл итәчәк. Тик «Мәгариф турында»гы федераль законның 28нче маддәсендә әйтелгәнчә, дәрестән тыш эшчәнлек төп гомумбелем бирү программасының аерылгысыз өлеше санала, шуңа күрә бездә дәрестән тыш түгәрәкләргә йөрүдән баш тарта, сайлана алмыйсың. Менә шулай булгач, тагын «туган тел»гә кизәнә башламасалар ярый...

***

Балаларны тормыш иминлеге дәресләрендә генә түгел, физкультурада да граната ыргытырга, винтовкадан атарга һәм йөртүчесез очу аппараты белән идарә итәргә өйрәтергә телиләр. Монысы – вице-премьер Дмитрий Чернышенконың тәкъдиме, ул премьер Михаил Мишустин белән килештерелгән, дип яза «Интерфакс». Моны ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек курсы буларак бирү мөмкин, диелә. Спорт һәм Мәгариф министрлыкларына тәкъдимне уйлап бетерергә, шулай ук каникулларда балалар лагерьларында «Аҗаган» хәрби-спорт уены уздыру буенча идеяләрне тормышка ашыру юлларын эзләргә кушылган.

 

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021нче елда Татарстан Фәннәр академиясе Казан университеты белгечләре белән берлектә татар мәктәпләре һәм балалар бакчаларына күзәтү ясаган иде. Аннан аңлашылганча, узган ел ахырына башкаладагы 169 мәктәпнең 37се татар мәктәбе дип саналган (тәрбия теленә карап кына шулай йөртелә, законда «милли мәктәп», «милли компонент» дигән төшенчәләр юк), 325 балалар бакчасының 85е татар телендә тәрбия биргән. 2021-2022нче уку елында туган тел буларак татар телен сайлаучылар – 55,45, рус телен сайлаучылар – 44,07 процент. Татар телен барлыгы 82,4 мең укучы, урыс телен туган тел буларак 65,5 мең укучы укыган, 695 укучы (0,48 процент) туган тел дәресләрендә башка телләрне өйрәнгән. Татар балаларының 83 проценты – татар телен, 17 проценты – рус телен, ә рус балаларының 34 проценты – татар телен, 66 проценты урыс телен сайлаган. Ачык чыганаклардагы мәгълүматка караганда, Казанда туган тел буларак татар телен өйрәнүчеләр проценты елдан-ел кими бара. 2017-2018нче елларда 65,19 процент (78,8 мең кеше) ата-ана туган тел дәресе буларак татар телен, 34,26 проценты (41,4 мең кеше) рус телен сайлаган. 2019-2020нче уку елларында бу күрсәткечләр – 61 һәм 39 процент, 2020-2021дә 59 һәм 41 процент булган.

 

Башлангыч хәрби әзерлек дәресенә охшаш курс беренче тапкыр СССРда 1918нче елда кертелгән. Ул «хәрби чакырылышка кадәр әзерлек» дип аталган. Программа 15-20 яшьлекләр өчен каралган булган. 15-17 яшьлек укучылар махсус ачык укыту пунктларында шөгыльләнгән, ә 18-20 яшьлекләр 96 сәгатьлек курс узарга тиеш булган, соңыннан резерв исемлеккә кертелгән.

1947нче елдан укымаучы яшьләргә хәрби чакырылышка кадәр әзерлек дәресенә йөрү мәҗбүрияте бетерелә, ә 1962нче елдан курс югары класс укучылары өчен дә гамәлдән чыгарыла. Биш елдан соң «Гомуми хәрби бурыч турында»гы закон яңартылган редакциядә кабул ителә. Шул ук 1967нче елдан мәктәпләрдә югары класслар, ягъни 9-10нар, ПТУ, техникум һәм урта һөнәри белем бирә торган башка уку йортларында укучылар өчен башлангыч хәрби әзерлек дәресләре (НВП) кертелә. Олы һәм урта буын бу дәресләрне хәтерлидер. Мәктәпләр белән беррәттән, ДОСААФ учреждениеләре дә башлангыч хәрби әзерлек белән шөгыльләнә.

1990нчы үзгәртеп кору елларында Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек дәресләре гамәлдән чыгарыла.

 

2017нче ел, 20нче июль – Русия Президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дигән белдерү ясады;

28нче август – Баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде;

2нче октябрь – Татарстан прокуратурасы район прокурорларына мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты;

25нче октябрь – Татарстанда тел сәясәтен камилләштерү, рус һәм татар телләрен укытуны җайга салуга багышланган киңәшмә узды. Нәтиҗәдә, 1-9нчы классларда татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытырга, ә 10-11нче классларда ихтыярига калдырырга тәкъдим ителде.

29нчы ноябрь – Дәүләт Советы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде. Татар телен арттырып укыту белән бәйле 3856 канун бозу очрагы ачыкланган, диелде.

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии