«Аборт ясамаска күндерергә кирәк»

«Аборт ясамаска күндерергә кирәк»

Татарстанның яңа сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин җитәкче кәнәфиенә утыруга игътибарны җәлеп итәрдәй тәкъдимнәр кертә башлады. Узган атнада табибларга хатын-кызларны аборт ясатмаска күндерергә кирәк дип әйтте.

Министр бу хакта Чаллы шәһәрендә сәламәтлек саклау эшчәнлеге йомгаклары буенча узган медицина советында белдергән. «Әйтик, 2021-2022нче елларда абортлар буенча статистика нинди? Берәрегез әйтеп бирә аламы? Юктыр, мөгаен. Ә саннарны динамикада күрәсе килә. Медицина гына түгел, социаль моментлар да йогынты ясый. Хатын-кыз консультацияләрендә үк эшне алып бару кирәк. Гаилә кыйммәтләре! Әгәр хатын-кыз йөккә уза һәм, үзе генә калудан куркып, баласын төшертергә уйлый икән, безгә һичшиксез аны аборт ясатмаска күндерергә кирәк», – дип министрның сүзләрен китерде «Бизнес Онлайн». Марсель Миңнуллин шул рәвешле бала туу санын арттырмакчы. Хәзерге вакытта Русиядә демография мәсьәләсе кискен тора, шуңа да сәламәтлек саклау министрының сүзләре көн кадагына суга торган булып чыкты.

Шуны да әйтергә кирәк: Татарстанда министр әйткән эш гамәлдә кулланыла инде. Мәсәлән, Чаллының 5нче шәһәр больницасында аборт ясатырга теләгән хатын-кызлар белән башта психологлар аралаша. Былтыр кыен тормыш хәлендә калган һәм баласын төшертергә уйлаган 6 хатын-кыз шундый әңгәмә нәтиҗәсендә аборттан баш тарткан, дип язды «Бизнес Онлайн».

Русия – аборт ясату җиңел булган илләрнең берсе. Ул бездә мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) системасына керә, ягъни полис буенча, чират торып, дәүләт больницаларында да йөклелекне өзәргә була. Бушка – чыгымнарын халыктан җыелган салым акчасы каплый. Шәхси клиникаларда түләүле. Йөклелекне хатын-кыз теләге буенча – 12 атнага кадәр, социаль күрсәткечләр буенча – 22 атнага кадәр, медицина күрсәткечләре буенча теләсә кайсы атнада өзәргә ярый. Социаль күрсәткеч дигәнгә, мәсәлән, көчләү корбаны булып, авырга узган очрак керә. Закон буенча, хатын-кыз медицина учреждениесенә аборт ясатырга дип мөрәҗәгать иткәннән соң 48 сәгать «тынлык вакыты» бирелергә тиеш – уйлап бетерер өчен. Менә шул вакыт эчендә дәүләт больницаларында психологлар белән очрашу оештырырга мөмкиннәр. Түләүле клиникаларда, аңлашыла инде, болай эшләү файдалы түгел – табыш югала.

Марсель Миңнуллинның тәкъдиме киң колач алырмы, әллә сүздә генә калырмы – анысын вакыт күрсәтер. Иң мөһиме – «мөгез чыгару» очраклары булмасын иде. Липецкидагы кебек. Анда бер кыз абортка дип килгәч, «сез йөкле түгел, гормональ тайпылыш аркасында киста үскән, тест шуны йөклелек дип «күргән», дәваларга кирәкми» дип, ике ай ярымнан килергә кушып, кайтарып җибәргәннәр. Бу хакта «Такие дела» телеграм-каналы язды. Кыз, шикләнеп, түләүле клиникага мөрәҗәгать иткән, йөклелекне раслаганнар. Ике ай ярым үткәч, нишләп килмәдегез дип, теге больница хезмәткәрләре үзләре элемтәгә чыкканнар. Кызның алданмыйча барыбер аборт ясатуын белгәч, «без сиңа уйланырга вакыт бирдек, ахмак, башка бала таба алмаячаксың, синдә онкология барлыкка киләчәк» дип сүккәннәр. Мөгаен, больницаның «абортка каршы көрәш планы»на бу очракны да зур итеп язып куйганнардыр.

Аборт темасы күпләрне борчый. Иң еш тәкъдимнәр белән чыгыш ясаучы – Русия православ чиркәве. Әле күптән түгел генә гаилә, аналарны һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча патриарх комиссиясе рәисе Федор Лукьянов кияүдәге хатыннарга ирләре рөхсәтеннән башка аборт ясатуны тыярга тәкъдим иткән иде. Элегрәк ДәүДума депутатлары бала төшертүне ОМС системасыннан чыгартырга кирәк дип әйтеп карады. Монысы Сәламәтлек саклау министрлыгында хуплау тапмады. Бушлай аборт ясату мөмкинлеген бетергәнгә карап, хатын-кызлар теләнмәгән баланы барыбер тапмаячак, «идән астында» бала төшертүләр ешаячак, диделәр.

Хәзер менә депутатлар яңа проект әзерли: әле тумаган, карындагы баланы уллыкка яки кызлыкка бирү турында. Ул абортка альтернатива булыр дип уйлана. «Бу система дистәләгән, йөзләгән, хәтта меңләгән гомерне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк! Хатын-кыз хәзерге вакытта ана булырга әзер түгел, ләкин авырын күтәреп бетереп, баланы табарга риза, ди. Тумаган сабыйны балалыкка алырга теләүче гаиләләрдән чират тезеләчәк», – дип аңлаткан «Российская газета»га Думаның гаилә мәсьәләләре буенча комитеты рәисе урынбасары Татьяна Буцкая. Депутат фикеренчә, шул рәвешле дәүләт тә баланы югалтмый, хатын-кыз да баласының киләчәк язмышы турында борчылмыйча яши алачак. Әлегә идеянең гамәлгә ашырылышы бик үк аңлашылып бетми. Юридик нечкәлекләре ничек булыр, әйтик, ата кеше килеп чыгып, баланы чит гаиләгә бирмим, үземә алам дисә, ничек хәл ителер – аларын уйлап бетерергә кирәк әле.

 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматы буенча, дөньяда елына 73 миллионлап аборт ясала. Бу шулкадәр киң таралган операция ки, ВОЗ аны «катлаулы булмаган медицина катнашлыгы» категориясенә кертә. Моннан 10 ел элек булган статистика елына 70 меңгә якын хатын-кызның аборт ясатканнан соң өзлегеп үлүен, 8 миллионга якын хатын-кызның өзлегеп, сәламәтлеге какшавын күрсәтә. Русиядә соңгы ике елның рәсми статистикасы юк, 2020нче елда бөтен ил буенча 553 мең аборт теркәлгән. Монда бала карында үлү сәбәпле йөклелекне вакытыннан алда өзгән очраклар да кергән. Хатын-кызның үз теләге белән генә бала төшертү очракларын ачыклау мөмкин түгел. Шулай ук «идән астында» ясалган абортларның да статистикасы билгесез. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, аборт ясатучыларның 45 проценты – ана булырга әзер түгел (теләнмәгән йөклелек), 20 процентының – матди хәле, 13 процентының – торак шартлары начар, 10 проценты баланың атасы белән начар мөнәсәбәттә, 7 проценты баланың яки үзенең сәламәтлеге өчен курка, 5 процентына якыннары басым ясый.

 

НИЧЕК БУЛГАН?

Тарихка күз салсак, чорына карап, абортка мөнәсәбәт тә төрлечә булган. Мәсәлән, Борынгы Грециядә (безнең эрага кадәр VI - IV гасырлар) Платон һәм Аристотель дәвамчылары йөклелекне өзү – халык саны чамадан тыш артып китүгә каршы нәтиҗәле алым, дип санаган. Ә Пифагор тарафдарлары яралгы барлыкка килүгә, аңа җан керә, димәк, баланы төшертү үтерүгә тиң, дигән фикердә булган.

Безнең эраның I гасырында Фәләстыйн раввиннары (яһүди дине вәкилләре) яралгы – хатын-кыз гәүдәсенең бер өлеше, аннан котылырга ярый, дип караган.

Борынгы Рим императоры Константин (315нче ел) йогынтысы астында, чиркәү советы карар чыгара: аборт юридик җинаять дип саналмаса да, авыр гөнаһ итеп таныла. Җәзасы – 10 елга чиркәүдән читләштерелү. Ә 681нче елда Константинополь соборында аборт ясаткан өчен үлем җәзасы кертәләр. Ул ике гасырдан соң гына гамәлдән чыгарыла.

1649нчы елда Русия патшасы Алексей Михайлович карындагы баладан котылган өчен үлем җәзасы билгели.

Бу карарны 1715нче елда Петр I гамәлдән чыгара. Аборт белә торып баланы үтерүгә тиңләштерелә торган закон кабул ителә. Моның өчен хатын-кыз да, абортны ясаган табиб та җаваплылыкка тартыла. Берникадәр вакыттан соң Петр I законына төзәтмәләр кертелә: баласын төшерткән хатын-кыз 4 елдан 6 елга кадәр Себергә сөргенгә җибәрелә яки төзәтү учреждениесенә ябыла, ә абортны ясаган табибка 4 елдан 10 елга кадәр каторга хөкеме бирелә.

1795нче елда Франциядә абортларның файдасы турында сүз башлап карыйлар. Янәсе халык санын контрольдә тотарга булыша, гаиләне планлаштырганда да әйбәт. Реформалар кертү өчен илдә чагыштырмача кулай мохит була: республика барлыкка килгәч, аборт өчен үлем җәзасы бетерелә, 20 ел төрмә җәзасына алыштырыла. Шулай да активистлар абортларны законлы дип тануга ирешә алмый. Бала төшертү Наполеон заманында да җинаять булып кала.

1803нче елда Британия парламенты утлы һәм салкын корал белән һөҗүм итү турындагы яңа законда абортлар турында да телгә ала: йөклелекне соңгы айларында өзгән өчен – үлем җәзасы, башлангыч айларда өзсәң – 14 елга кадәр каторга хөкеме көтә.

«Аборт тыела» дигән турыдан-туры беренче закон 1842нче елда Япониядә кабул ителә.

Ә менә совет Русиясе беренче булып абортларны рөхсәт итә (1920нче ел). Азат ителгән совет хатыны үз тәненә үзе хуҗа, иң мөһиме ул кырларда, завод-фабрикаларда совет хакимиятенә хезмәт итә алсын – мантыйк шундый була. Шулай да аборт «социаль начар гамәл» тамгасын югалтмый. Ә дүрт елдан соң йөклелекне өзүгә рөхсәтне дәүләтнең махсус комиссиясе бирә башлый.

Беренче бөтендөнья сугышы алып килгән демографик югалтулардан куркып, 1924нче елда Франция парламенты абортларны, саклану чараларын һәм «балага узмагыз» дип өндәүләрне тыя.

1936нчы елда Сталин абортларны тыя (искәрмә – хатын-кыз тормышына куркыныч янаган очраклар гына). Бу тыю 1955нче елга кадәр гамәлдә була. Ә инде 1960нчы елларда СССРда, ачык чыганаклардан күренгәнчә, елына 7 миллионга кадәр аборт ясала.

 

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

Узган җәйдә АКШ Югары суды бөтен ил буенча аборт ясатырга хокукны гарантияли торган суд карарын гамәлдән чыгарды (1973нче елгы карар «Роу – Уэйдка каршы» исеме белән билгеле иде. – Ф.М.). Хәзер һәр штат абортка рөхсәт бирү-бирмәү мәсьәләсен үзе хәл итә торган булачак. 26 штатта аборт ясатуга ниндидер чикләүләр кертергә яки процедураны бөтенләй тыярга җыеналар. Әйтик, кайбер штатлар көчләү корбаны булган хатын-кызларга да баланы төшерүне тыймакчы.

2021нче елда Польшада ана карынындагы баланың зәгыйфьлекләре ачыкланган очракта да аборт ясатуны тыйганнар. 98 процент очракта абортлар шушы сәбәптән ясала торган булган. Яңа закон кабул ителгәннән соң озак та үтми Изабелла исемле бер хатынның үлүе мәгълүм булды. Зәгыйфь булу сәбәпле аның карынындагы баласы үлгән, тик табиблар, законнан куркып, аңа аборт ясарга ашыкмаган. Нәтиҗәдә, Изабелла септик шоктан вафат булган.

Чили, Суринам, Сальвадор, Гаити, Гондурас, Никарагуа һәм Доминикан Республикасында абортлар гомумән тыелган.

Иранда табиблар йөкле хатын-кызлар турында мәгълүматны хакимияткә җиткереп барырга тиеш. Анда хатын-кызның тормышына куркыныч янаганда яки карындагы балада җитди тайпылышлар булганда гына йөклелекне өзү рөхсәт ителә.

2022нче елда Бразилиядә судья көчләү корбаны булган 11 яшьлек кызга аборт ясатырга рөхсәт бирмәгән. «Синең бәхетсезлегең берәр парга бәхет китерәчәк», – дигән ул, бала тугач, аны уллыкка яки кызлыкка биреп булуны күздә тотып.

Япониядә хатын-кызга аборт ясату өчен иренең яки партнерының ризалыгы кирәк.

Нидерландта медицина яки социаль күрсәтмәләр булмаса да, йөклелекне 24нче атнада да өзәргә ярый. Узган ел Колумбиядә дә рөхсәт ителгән чик 24 атнага кадәр җиткерелде. Активистлар белдергәнчә, Колумбиядә ел саен 400 меңгә кадәр аборт ясала һәм, яңа закон кабул ителгәнче, шуларның 10 проценты гына легаль булган.

Испаниядә хатын-кызны аборт ясамаска өндәгән, үгетләгән активистларга һәм табибларга җинаять җаваплылыгы яный – Җинаять Кодексына шундый төзәтмә керттеләр. «Йөклелекне үзе теләп өзү – хатын-кызның хокукы, аны мыскыл итеп, куркытып, теңкәсенә тиеп ниятеннән кире чигенергә мәҗбүр итәргә ярамый» диелгән әлеге төзәтмәдә.

Аргентина – Латин Америкасында аборт рөхсәт ителгән сирәк илләрнең берсе (күп илләрдә медицина күрсәтмәсе булса гына ярый). 2020нче елдан анда йөклелекне 14нче атнага кадәр өзү рөхсәт ителде (аңарчы чик 12 атна иде). Чикне арттыруны «идән астында» аборт ясатуларны киметергә теләү белән бәйләп аңлаттылар. 1983нче елдан Аргентинада законсыз рәвештә аборт ясату аркасында өч мең хатын-кыз үлгән.

(Чыганак: «Forbes»)

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии