«Япониядә дә Аллаһ бар, тик аларның йортлары башларына ишелми»

«Япониядә дә Аллаһ бар, тик аларның йортлары башларына ишелми»

Соңгы бер ел эчендә беренче тапкыр Украина вакыйгалары арткы планга күчеп торды, узган атнада бөтен дөньяның игътибары Төркия белән Сүриягә юнәлде. 6нчы февральдә үзәге Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Каһраманмараш төбәгенә туры килгән 7,8 һәм 7,6 магнитудалы ике җир тетрәү коточкыч югалтуларга китерде, белгечләр әйтүенчә, 500 атом бомбасы шартлауга тиң булды.

«ЯҢАДАН ЯТЫП ЙОКЛАРБЫЗ ДИГӘНДӘ, БАРЫСЫ ДА КАБАТЛАНДЫ»

Казанда яшәүче Йолдыз Гәрәева җир тетрәүнең нәкъ үзәгенә эләккән – 6нчы февраль көнне Газиантеп шәһәрендә кунакта булган. Урау юллар аша, 12нче февраль көнне исән-сау Казанга кайтып җиткән. Ул безгә иртәнге 4тә караватның бик каты селкенүеннән, киштәдән әйберләр коелуыннан башланып киткән көн турында сөйләде.

«Йорт әйтерсең җанланды. Куркыныч. Барыбыз да тиз генә бер бүлмәгә җыелдык, җир тетрәүнең беренче секундларын кочаклашып, тынычлыкны сакларга тырышып уздырдык. Беренче селкенүләр иң көчлесе булды – 7,8 магнитудалы, 2 минут тирәсе барды кебек. Хәзер барысы да тынар, яңадан ятып йокларбыз, дип уйладым. Тик берничә минуттан җир тетрәү кабатланды. Гаилә башлыгы җылы итеп киенергә һәм тизрәк өйдән чыгарга кушты. Менә шунда паника башланды инде. Шулай да мин хәлнең җитдилеген аңлап бетермәгән идем әле, озакламый өйгә кайтырбыз, дип ышандым. Бу вакытта кешеләр урамга чыга башлаган иде инде: барысы да йокы киеменнән, одеял гына бөркәнгәннәр. 6 кеше бер машинага төялеп, кая барасыбызны да белмичә, юлга чыктык. Безнең кебекләр күп иде, шуңа юлда «бөкеләр» хасил булган, ыгы-зыгы, хаос. Кешеләр паника хәлендә күп катлы йортлардан тизрәк ераккарак китәргә тырыша. Шәһәр читендә яшәүче дуслар безне үзләренә чакырды. Иртәнге 10нарда яңадан үзебезнең фатирга кайттык. Йорт үз урынында, стеналар яргаланган иде. Бик ардык, әзрәк ял итеп булмасмы, дип яттык кына, сәгать 11:40та кабат бөтен дөнья селкенә башлады. Бу юлы инде беренчел кирәк-яракны сумкаларга тутырып, әзерләп куйган идек, шуларны эләктердек тә, тизрәк машинага утырып, тагын шәһәр читендә яшәүче дусларга киттек. Көн дәвамында аларга тагын башка дуслары, туганнары да җыелды.

Казанда әти-әни, җир тетрәүнең үзәгеннән китүемне сорап, борчылып торды. Могҗиза булып, һәлакәтнең икенче көнендә Газиантептан китә алдым. Хәбәрләргә ышансаң, беренче көннәрдә очышлар туктатылган иде. Кешеләр, кайсы шәһәргә баруына карап тормастан, автобусларда урыннарны алып бетерде – кая булса да ярый, тик җир тетрәүнең үзәгеннән качарга кирәк иде. Газиантептан Бурсага бара торган автобуста бер урын табылып, шуның белән китеп бара алдым. Мин киткән көнне шәһәр үзәге буп-буш иде. Бу көнне язгы җылы кояш чыккан иде, тик берәү дә аңа карап сөенмәде. Җимерелгән йортларны үз күзләрем белән күрдем. Белүемчә, Газиантепта 900гә якын бина, шул исәптән ЮНЕСКО тарафыннан саклана торган борынгы кирмән җимерелгән. Шәһәрдә калганнарның халәтен аңлап та, аңлатып та булмый. Мин бу хәлләрне күпмедер дәрәҗәдә генә кичердем, ә алар инде атнадан артык шулай яши. Анда калган дусларым белән элемтәдә торам, әле ярый баш өстендә түбәләре бар, дип үз-үземне тынычландырам», – дип искә алды ул.

Йолдыз болай да бик кунакчыл, ярдәмчел төрекләрнең афәт килгәннән соң тагын да берләшүенә, кешелеклелек сыйфатларын саклап калуына сокланган. «Иртәнге 5тә кибетләрнең күбесе ябык, ягулык салу станцияләре генә эшли иде. Анда озын-озын чиратлар сузылды. Кешеләр, ризыксыз калабыз дип, чипсы, шоколад ише нәрсәләрне дә кырып-себереп алып бетерде. Тик ыгы-зыгы, хаос булса да, берәүнең дә чиратын бозып кергәнен, түләмичә, әйберне урлап алып киткәнен күрмәдем. Һәлакәттән соң берничә сәгать эчендә халык үз көче белән 250 миллион төрек лирасы җыйган иде. Җимерекләр астыннан кешеләрне генә түгел, хайваннарны чыгару өчен дә күп көч куелды, ташлап калдырмадылар. Бөтен дөньяның Төркиягә ярдәмгә килүен күреп, яхшы мәгънәдә шок кичердем. Төркиядә Русиядән килгән кешеләр бик күп, алар үз машиналарына төялеп, фаҗига булган урыннарга ярдәмгә ашыкты, азык-төлек, кирәк-ярак илттеләр», – дип сөйләде ул.

Дөнья булгач, кешеләрнең төрлесе бар, әлбәттә. Төркиядә дә изгеләр генә яшәми. Кибетләрне, кирәк-ярак тутырып ярдәмгә ашыккан машиналарны талау, һәлакәт урынында кешеләргә бер тәлинкә ашның бәясен өч тапкырга арттырып сатып йөрү очраклары фаш ителде, кеше коткарырга булышабыз дип мал туплау, җимерекләр астында калып җан биргән хатын-кызларның алтын беләзекле кулларын кисеп алып китү кебек вәхши хәлләр турында да хәбәрләр булды.

ҖИР ТЕТРӘҮ ҮТЕРМИ, ЙОРТЛАР ҮТЕРӘ

Һәлакәт китергән зыян, югалтулар турында мәгълүмат көнләп түгел, сәгатьләп яңарып тора. Газета типографиягә тапшырылганда, рәсми чыганаклар буенча, Төркиядә – 32 меңгә, Сүриядә 9 меңгә якын кешенең һәлак булганы билгеле иде. Һәм, ни кызганыч, бу саннар тагын да артачак. Һәлакәт булып 7 көн (!) үткәч тә җимерекләр астыннан исән кешеләр, кечкенә балалар табылуын сөенеп күзәттек, могҗизага тиңләдек. Тик бер атна буе сусыз, туңып яткан организмның тернәкләнеп китә алу ихтималлыгы түбән. TÜRKONFED (Төркиянең бизнес һәм эшмәкәрлек конфедерациясе) 12нче февральдә чыгарган докладта әйтелгәнчә, корбаннар саны 72 меңнән артып китәр, матди зыянның суммасы 84 миллиард доллардан да ким булмас, дип фаразлана. Төркиядә 6 меңнән күбрәк бина ишелгән, миллионнан күбрәк кеше йорт-җирсез калган, диелде. Җир тетрәүләрнең әле дә туктаганы юк. AFAD (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) сайтына кереп карасаң, 1,5-4,6 магнитудалы тетрәүләрнең биш-ун минут саен күзәтелүен күрергә була.

Минут саен үзгәреп тора торган мәгълүмат белән беррәттән, яшереп тә, инкарь итеп тә булмый торган хакыйкать бар. Һәлакәтнең шундый масштаб алуында кеше факторының роле зур. «Төркия – җир тетрәүләргә ияләнгән дәүләт. Мин монда 11 елдан артык яшим. Шул чор эчендә ничәмә-ничә тетрәү күрдем. Монысын да башта шулардан берсе дип кабул иттек. Тик тора-бара аның һәлакәт дәрәҗәсендә булуы аңлашылды. Минем янәшәдәгеләр моның табигый афәт булуыннан шикләнми (ниндидер массакүләм үтерү коралы, беркем белми торган югары технологияләр турында сөйләүчеләр бар, шуңа әйтәм), тик нәтиҗәләренең бу кадәр аяныч булуы җавапсызлык аркасында икәнен дә беләбез. Туфрак өеменә әйләнгән өйләр янында бернинди зарар күрмичә басып калган биналар да бар. «Җир тетрәү үтерми, йортлар үтерә» дигән гыйбарә нәкъ менә шушы очрак турында. Мондый фаҗигаләрнең күбесе – кешеләрнең ваемсызлыгы, «әйдә, ярар»га эшләве нәтиҗәсе. Контроль итеп тору балаларга гына кирәк, алар үзләренә җаваплылык алырлык тәҗрибәле түгел. Ә йорт төзүче ширкәтләрнең башында торучы кешеләр белемле, тәҗрибәле, ни эшләүләрен белә торган дәрәҗәдә. Алар хилафлыкларны белә торып эшли һәм кешеләргә фатир дип табут сата», – ди Әнкара шәһәрендә яшәүче журналист Эльмира Тейран.

Бурса шәһәрендә яшәүче Мәрвә Челик тә «Төркиядә кешеләр бу җир тетрәүне Аллаһтан бирелгән сынау дип кабул итәме, әллә аерым кешеләрнең хатасы булуын аңлый, шуларны гаеплиме?» – дигән соравыбызга җавап бирде: «Төзелешкә, йортларны кулланылышка тапшыруга рөхсәт биргән затларның кеше җанын бернәрсәгә дә санамавына аптырыйбыз һәм аларны гаеплибез. Аллаһтан булган бөтен нәрсәне дә кабул итәбез, тик бу очракта бит саклану чаралары күрелмәү мәсьәләсе. Япониядә дә Аллаһ бар, тик аларның йортлары башларына ишелми. Төркиядә соңгы вакытта каян килеп чыкканнары да билгесез подрядчылар күбәеп китте. Аларга акча гына кирәк. Кешеләргә люкс класслы дип, бик чыдам дип йортлар саталар, тик чынлыкта төзелеш чыгымнарын бик нык киметәләр. Нәтиҗә буларак, карап торышка матур, ләкин сыйфатсыз йортлар калкып чыга. Икенче мәсьәлә дә бар: закон буенча, тузган, куркыныч тудыра торган биналарны төзекләндерергә яисә алар урынына яңаны төзергә тиешләр. Тик бу да үтәлми. Чагыштырмача күптән түгел, 2020нче елда Элязыгта (41 кеше үлгән, 76 бина ишелгән) һәм Измирда (119 кеше үлгән) булган җир тетрәүләрдән дә тулысынча тернәкләнеп бетә алмадык әле. Ә Каһраманмараш зилзиләсеннән соң аякка басу бик озак вакытны алачак. Әйе, гаеплеләр җәзага тартылыр. Ләкин үзләрен яхшы тоталар дип, яки дәүләт игълан иткән амнистияләргә эләгеп, җәзасыннан вакытыннан алда котылган кешеләрне дә күрдек. Мондый очракта җәза йомшартылмаска тиеш, юкса тарих кабатланып торачак».

Төрек медиасы мәгълүматы буенча, 13нче февральгә 57 кешенең кулга алынганы билгеле. Берничә подрядчы, инженер качып китәргә җыенганда тотылды.

ИСТАНБУЛ ҖИР ТЕТРӘВЕНӘ ӘЗЕРМЕ?

Һәлакәт булганнан соң, социаль челтәрләрдә «коткаручылар килмәде, вакытында килсәләр, фәлән гомерне саклап калып булыр иде» дип язучылар күренде. Эльмира Тейран бу сүзләргә дә үз фикерен белдерде: «Һәлакәткә әзер булу мөмкин микән, белмим. Кем әйтмешли, Русиядә һәр ел кыш була, тик һәр ел аны көтелмәгән хәл шикелле каршылыйлар. Төркиядә дә шундыйрак хәл. Гел җир тетрәп тора, тик кешеләр аңа әзер түгел. Шунысы да бар: гадәттә, зилзилә мондый зур мәйданга бәрми, бер төбәк яисә шәһәрне җимерә иде. Ә монда 10 төбәк, 10 зур шәһәр, йөзләрчә район үзәкләре, меңнәрчә авыл... Тиз генә коткару эшен башлау өчен тиз генә барып җитәргә кирәк иде. Тик аэропортлар эшләми, чөнки хезмәткәрләр шул җирлек кешеләре һәм алар да җир тетрәүдә зарар күргән, йә үлгән, юллар җимерелгән. Меңнәрчә йорт ишелгән, һәрберсе янына бер төркем билгеләп бетереп булмый, ул кадәр коткаручы да юк, чират буенча баралар. Бер кешене казып чыгару өчен 15-20 сәгать, хәтта аннан да күбрәк вакыт кирәк булгалый. Чөнки ул хәрабәләр тагын да ишелергә һәм ярдәм көтүчеләрне дә, коткаручыларны да үтерергә мөмкин. Бик җайлап, белеп эш итү сорала. Кайбер урыннарга, гомумән, барып җитү мөмкин түгел. Афәтнең масштабын күрмәгән кеше аңлый алмый, ди андагылар. Әлбәттә, халык шокта, зур психологик йогынты астында. Алар ялвара, чакыра, кемнедер гаепли. Бары аларга гына ярдәмгә килмиләр дип уйлый».

Тулысынча әзерлекле булып булмаса да, иминлек чараларын күрергә була, билгеле. Интернетта «Нидерланд галиме Төркиядә җир тетрәү буласын өч көн алдан әйткән» дигән хәбәр таралды. Төркиянең үзенең дә дөнья күләмендә танылган геолог-профессорлары – Җәләл Шенгөр һәм Наҗи Гөрүр бар. Һәм алар: «Җир асты плитәләре йөз еллар дәвамында хәрәкәт итмәү сәбәпле, анда бик зур энергия тупланган, җир тетрәү ихтималлыгы зур», – дип сөйләп, кисәтеп килделәр. Афәтнең кайчан буласын көне-сәгате белән төгәл итеп әйтеп булмый, әлбәттә. Шулай да Наҗи Гөрүр җир тетрәүгә өч көн кала «Хөррият» газетасына: «Мараш өчен борчылам», – дип интервью биргән булган. Ләкин бу сүзләргә ни сәбәпледер игътибар ителмәгән, эвакуация турында уйланмаган. Галимнәр: «Афәтләр белән шөгыльләнә торган аерым идарә кирәк, анда махсус өйрәтелгән коткаручылар саны 100 меңнән дә ким булмаска тиеш», – дип сөйләп торса да, ул мәсьәлә дә һаман хәл ителмәгән.

Менә хәзер «Зур Мәрмәр зилзиләсе» булу ихтималлыгы турында сөйлиләр. Мәрмәр диңгездә җир тетри калса, Истанбул, Бурса кебек зур шәһәрләргә зыян киләчәк. 2000нче елда Америка галимнәре 30 ел эчендә Истанбул тирәсендә җир тетрәве буласын фаразлаган, моның белән шул ук Наҗи Гөрүр дә килешкән. 23 елы үтеп бара, афәт ихтималлыгы якынлаша дигән сүз. «Мин хәзердән үк Истанбул өчен борчылам. Анда җир тетрәүнең магнитудасы 7,5тән артмаса да, зыяны Каһраманмараш зилзиләсенекенә караганда бермә-бер зуррак булачак», – дип сөйләгән ул «Хөррият»кә. Истанбулда кеше дә бик күп (20 миллионга якын), төрле рәсми чыганаклар буенча, ишелү куркыныч бик зур булган биналар саны да 90 меңнән артык дип исәпләнә.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии