Бер тамчы дегет бөтен полицияне боза

Бер тамчы дегет бөтен полицияне боза

10нчы НОЯБРЬ – ЭЧКЕ ЭШЛӘР ОРГАНЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ

Безгә: «Сез полицияне яратмыйсыз инде, гел яманлап язасыз», – дип әйтүчеләр бар. Яратабыз без полицияне. Ничек яратмаска: безнең куркынычсызлыкны тәэмин итүчеләр, илдәге тәртипне саклаучылар бит алар. Ләкин шул ярату пәрдәсенә күзләрне томаларга да ирек бирмибез. Ә томаланмаган күзләр барысын да күрә: яхшысын да, соңгы вакытта артып киткән яманын да. Күз күргәнне кул язмый кала алмый инде.

10нчы ноябрьдә бик зурлап полиция көнен билгеләп үттеләр. Иң-иңнәрне Мәскәүгә Кремль сараена җыйдылар, түшләренә орден-медальләр тактылар, мактау кәгазьләре бирделәр, алар хөрмәтенә иң танылган артистлар чыгыш ясады. Датасы да түгәрәк: быел Русия полициясенә 300 ел. Ләкин быел бәйрәмне ниндидер аңлашылып бетми торган хис-тойгылар белән каршы алдык әле. Бәйрәм алдыннан кәефне төшерергә ярамый инде, шуңа күрә бу теманы да бәйрәм үтеп киткәч язабыз.

ПОЛИЦИЯГӘ СҮЗ ӘЙТМӘГЕЗ…

Әле шушы арада гына Уфада булган хәл бөтен илне шаулатты, Русия полициясенең данын еракларга таратты. Тик ул дан дигәне генә батырлык түгел, яманат шул. Хезмәттәшләрен – 23 яшьлек мәгълүматларны ачыклаучы (дознаватель) кызны көчләүдә шикләнелеп, өч полиция түрәсе эшеннән җибәрелде, соңыннан Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Кырмыскалы районы полиция бүлеге башлыгы 50 яшьлек Салават Галиевны, Уфа районы полиция бүлеге башлыгы 51 яшьлек Эдуард Матвеевны һәм Уфа районының миграция идарәсе инспекторы 34 яшьлек Павел Яромчукны 31нче декабрьгә кадәр сак астына алу карары чыгарды. Бу хакта «Интрефакс» хәбәр итә. Хәзерге вакытта Уфада Русия Эчке эшләр министрлыгының махсус комиссиясе эшли, шулай ук Тикшерү комитеты да тикшерү алып бара. Полиция вәкилләре гаепләрен танымады. Кыз үзе ризалык бирде, дип баралар. Кайбер җирле басмалар, көчләнгән кыз Башкортстандагы Росгвардия офицеры кызы, дип язды. «Гади кеше» кызы булса, болай зурга җибәрмәсләр иде, янәсе. Хәзер дә дәүләтнеке саналган басмалар бу хакта бик саклык белән генә яза. Полицияне дә гаеплиселәре килми, ә теге кыз да Росгвардияче кызы булып чыкса… Кыскасы, тикшерү тәмамланмыйча, полиция вәкилләренең гаеплеме-түгелме икәнен әйтеп булмый. Ләкин бу вакыйга ничек кенә булып бетсә дә, полицияне бизи торган булмады инде.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та полиция көнендә әлеге вакыйга турында үз фикерен әйткән. Бу хакта беренче тапкыр сүз кузгатуы – шуңа күрә игътибарга лаек. Һөнәри бәйрәмнәрендә полициягә нәрсә дип әйтсен инде – яклады. «Бүген аларның һөнәри бәйрәмнәре, ә йөзләре шат түгел. Берничә «хезмәттәшләре»нең яманаты бөтен илгә таралгач, үз тарафларына нинди генә каргау сүзләре ишетмәде алар. Ә менә мин аларга карыйм да, әз хезмәт хакы алып, катлаулы һәм рәхмәтсез эштә эшли торган авыр тормышлы кешеләрне күрәм. Хәзер аларга терәк булмасак, берәр хәл була калса, «ярдәм итегез!» дип кемгә мөрәҗәгать итәрбез соң? Аңлашыла, аларның рәтендә дә тәртип булырга тиеш, ләкин аларга агрессия атудан туктарга һәм кешеләрнең тормышын яхшырту юлында иңгә-иң куеп эшләүне дәвам итәргә кирәк», – дип язып куйган Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрендә. Ләкин халык телендә йөри торган: «Бер тамчы дегет бер мичкә балны боза», – дигән сүзләр үз эшен эшләми калмый шул.

«МИҢА ДИМӘГӘЕ ПРЕЗИДЕНТКА ЗАРЛАН…»

Полициягә ышаныч кимүдә Уфада булган шушы бер хәл генә сәбәпче түгел, билгеле. Ә ышаныч кими. Бу теманы халыкара дәрәҗәдә тикшерү соңгы тапкыр 2012нче елда ук булса да, аның буенча билгеле бер нәтиҗә ясарга мөмкин. Ил халкының полициягә ышанычын 10 баллы шкала буенча билгеләгәннәр. Русия халкының ышанычы 3,5 балл булган. Чагыштыру өчен: Финляндиядә бу сан – 8; Польшада – 5,3; Литвада – 5,5. Русиядәгедән дә түбәнрәк ышаныч дәрәҗәсе Украина полициясенә генә булган – 2,1 балл.

«Таяк системасы» (ягъни план үтәү), полиция бүлекләрендә җәзалаулар, коррупция – берсе дә ышанычны арттыра торган факторлар түгел шул. План үтибез дип, полиция хезмәткәрләре төрле юлларга бара. Шул юлда җәзалаулар да мулдан кулланыла. Җәзалаулар дигәч, күз алдына әллә кайчан булган «Дальний» вакыйгасы килеп баса. Ләкин Русиядә «дальнийлар» көн саен диярлек булып тора бит. Җәзалауларга каршы комитетка соңгы елларда гына да полиция тарафыннан кеше хокукларын бозу турында 2 147 хәбәр кергән, 189 эш судка тапшырылган, 175 җәзалау факты ачыкланган, 138 гаепле затка җәза бирелгән, алар гомумән алганда 67 643 608 сум компенсация түләгән, 88 шикаять Европаның кеше хокуклары буенча судына юлланган. Комитетның җитәкчесе – хокук яклаучы Игорь Каляпин The Village сайтына биргән интервьюсында: «Элегрәк полиция вәкилләре җәзалаганда кешенең тәнендә эз калдырудан, җаваплылыкка тартылудан курка иде. Ләкин 2012нче елдан башлап, яңа тенденция күзәтелә. Эз калыр дип уйламыйча, яшермичә җәзалыйлар. «Мент»лар бөтенләй оятларын югалтты, үзләренә бернинди дә җәза булмасын белеп алдылар. «Теләсәң кемгә, миңа димәгәе президентка зарлан шунда, миңа барыбер бернәрсә дә булмый», – дип кенә сөйләшәләр», – дип белдергән. Кеше үзе кылмаган җинаятьне танысын дип кенә җәзаламый полиция. Әнә узган ел Оренбургта тоткынны үзенә дача салырга мәҗбүр иткән, эшләсен өчен корал белән янап торган колония җитәкчесенә суд булды. 75 мең сум компенсация түләтү карары чыгардылар. Ләкин элеккеге колония җитәкчесе отты да әле: ул дачаны эшчеләр яллап салдырса, 75 меңнән артыграк түләргә туры килер иде.

Коррупция дә чәчәк ата полициядә. Ришвәт алу гына түгел, акча талау очраклары да бар. Кемнән диген – үз хезмәткәрләреннән үк. 2017нче елда Чечняда бер төркем тәртип сакчысы үз җитәкчеләренең – Росгвардия полкы командирларының хезмәткәрләр акчасының бер өлешен тотып калуына зарланган иде. «Эреле-ваклы командирлар бездән ясак җыя – хезмәт хакыбызның бер өлешен үзләренә тотып кала», – дип сөйләде офицерлар. Конкрет кешесенә төртеп күрсәтмәделәр – эшне югалтасылары килми. Гаепле кешесе табылмагач, җәза да бирелми калды.

Шушы көннәрдә генә Алексей Навальныйның Санкт-Петербургтагы штабы җәмәгатьчелеккә кызыклы гына мәгълүмат чыгарды. Җирле полициянең һәрберсе миллион сумлык 53 көймә һәм 66шар миллион (!) сумлык берничә катер алуы турында Дәүләт сатып алулары сайтыннан алынган мәгълүмат ул. Сатучы сайтында көймә 500 мең сум тора дип язылган, ләкин Эчке эшләр министрлыгы никтер бер көймәне бер миллион сумга сатып алган. Бу мәгълүмат дөньяга чыккач, «Эхо Москвы» журналисты Андрей Кусков үз тикшеренүен үткәреп карарга булган. 2017нче ел башыннан 2018нче ел уртасына кадәр Төньяк-Көнбатыш федераль округы полиция бүлегенең көймәләр сатып алуга 400 миллион сумга якын акча тотуын ачыклаган ул. Бер көймә 500 мең сум тора дип алсак, бер федераль округка гына да шуның кадәр көймә кирәк булды микәнни? 66 миллион сумлык катерлары тагын… Дәүләт сатып алулары сайтында игълан ителгән тендерда «көймәдә йомшак келәмнәр, йомшак җиһаз булырга тиеш» дип язылган, ди журналист Андрей Кусков. Катер гына түгел, яхта булып чыга инде ул. Нева елгасында шулай йомшак келәмле яхта белән ауларлык «вип-җинаятьчеләр» бар микән әллә? Әллә инде бу яхталар башка максатларда кулланыламы? «Эхо Москвы» журналисты Эчке эшләр министрлыгына сорау юллаган, җавабын көтеп карыйк…

Бу язма бөтен полиция хезмәткәрләрен дә бер чыбыктан сөрү түгел. Полициянең күпме кешене коткаруы, Татарстан полициясенең тоннага якын наркотикны тоткарлавы һәм шуңа охшаш башка яхшы эшләре турында ник язмыйсыз, диючеләр табылыр. Без боларны полициянең эше дип саныйбыз. Ә эшеңне җиреңә җиткереп эшләү гадәттән тыш түгел, гадәти хәл булырга тиештер ул…

Русия полициясе кеше саны ягыннан дөньяда иң эреләрдән санала. Бездә 100 мең кешегә 547 полиция хезмәткәре туры килә. Бездәгедән дә күбрәк – Беларусиядә генә. Анда 100 мең кешегә – 813 полиция вәкиле. Көнбатыш Европа һәм АКШта 100 мең кешегә – 155-370, Көньяк һәм үзәк Европада 100 мең кешегә – 200-450 тәртип сакчысы. Дөнья буенча уртача күрсәткечне карасак, 100 мең кешегә 300 полиция вәкиле килеп чыга.

ТАРИХ

1917нче елның 28нче октябрендә (яңа стиль буенча – 10нчы ноябрь) НКВДның «Эшче милиция турында»гы Карары чыга. 45 елдан соң, ягъни 1962нче елда СССРның Югары Советы Президиумы Указы нигезендә, бу көн эчке эшләр органнарында эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәменә әйләнә. Шулай итеп, совет милициясе көне барлыкка килә. Ул шул рәвешле 1991нче елга хәтле билгеләп үтелә. СССР таркалгач, совет милициясе дигәнне «Русия милициясе» дип үзгәртәләр. Анысы исә 2011нче елга кадәр «яши». 2011нче елда милиция полиция дип үзгәртелгәч, һөнәри бәйрәм Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне дип атала башлый.

1966нчы елдан башлап, милиция көне уңаеннан тантаналы концерт уздыра башлыйлар. Ә 1972нче елдан ул концертны телевизордан күрсәтү мәҗбүригә әйләнә. Бәйрәмне бер генә тапкыр уздырмый калалар: 1982нче елда генсек Леонид Брежнев үлгәч.

Моңа охшаш бәйрәм башка илләрдә дә бар. Мәсәлән, Кубада полиция көне бездәге кебек үк 10нчы ноябрьдә билгеләп үтелә. Ә Сингапурда бу бәйрәмне бигрәк тә зурлап билгеләп үтәләр: ул бер атнага сузыла һәм 3-10нчы көннәрендә үтә.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Русиядә полиция турында фильмнар төшерергә яраталар инде. Хәзер дә телевизорны кабызсаң, өч фильмның икесе – шулар турында. Ә без иң истә калган оперативникларны барларга булдык.

  1. Совет заманының иң танылган милиционерлары, әлбәттә инде – 1979нчы елда чыккан «Место встречи изменить нельзя» фильмыннан Жеглов белән Шәрәпов. Рольләрне Владимир Высоцкий белән Владимир Конкин башкара. Шәрәпов персонажының чын тормышта прототибы да булган. Фильм бертуган Вайнерларның «Эра милосердия» романы нигезендә төшерелгән.
  2. СССРда «тыныч вакыт милиционеры» образын участковый Анискин тудырды, дисәк – ялгышмабыз. Авыл участковые турындагы өч өлештән торган фильмда төп рольне актер Михаил Жаров башкара. Фильм чыкканнан соң, Анискин фамилиясе ялгызлык исемнән уртаклык исемгә әйләнә: бу сүз белән гадел, үз эшен җиренә җиткереп эшли торган милиционерларны атый башлыйлар.
  3. Ә тәртип саклаучылар турында иң беренче сериал булып 10 серияле «Рождённая революцией» санала. 70нче елларда төшерелгән сериал 1917-1970нче еллар турында сөйли. Төп герой – заводта эшләүче һәм тормышын җинаятьчеләрне эзләүгә багышларга теләүче яшь эшче. Рольне актер Евгений Жариков башкара. Сериал тормыштан алынган фактларга нигезләнгән, төшерү барышын МВДның ул вакыттагы башлыгы Николай Щелоков күзәтеп барган, фильмның исемен дә ул тәкъдим иткән.
  4. Бөтен кеше яраткан «оперативник» дип, 1964нче елдан чыккан «Ко мне, Мухтар!» фильмындагы овчарканы атый алабыз. Хуҗасы – лейтенант Глазычевка (аны Юрий Никулин уйный) һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган этнең тормышта прототибы да була. Анысының исеме – Солтан, ул меңләгән җинаятьчене тотарга ярдәм иткән. Ә кинодагы Мухтарны бер генә түгел, дүрт эт уйнаган.
  5. 90нчы еллар милициясе турындагы иң танылган сериал – «Улицы разбитых фонарей». Быел бу сериалга 20 ел – беренче сериясе 1998нче елның 4нче гыйнварында күрсәтелгән булган. Киноның нигезе итеп алынган әсәрнең авторы үзе дә милиционер – Андрей Кивинов. Сериалның берничә эпизоды Петербургның Киров районы Эчке эшләр бүлегендә төшерелә: бер бүлмәдә чын сорау алу барса, икенчесендә кино төшерәләр. Сериалның барлыгы 16 сезоны дөнья күрә. 2006нчы елда «Улица разбитых фонарей», Русиядә төшерелгән иң озын сериал буларак, Гиннесның рекордлар китабына да кертелә.

Чыганак: «Комсомольская правда»

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии