2020 нинди үзгәрешләр алып килде?

2020 нинди үзгәрешләр алып килде?

1нче гыйнвардан Русиядә яңа законнар һәм законнарга үзгәрешләр гамәлгә керде. Ел дәвамында шулай ук үзгәрешләр булачак. 2020нче елдан нинди яңалыклар көтәргә – бу язмада шуларны барладык.

Ел башыннан пенсия артты – күп кенә матбугат чаралары, бик сөенеп, шулай дип язды. Тик аның шулай тиенләп артып торуы, бигрәк тә ел башыннан шулай «үсүе» – гадәти хәл. Шуңа шаккатмадык. Менә пенсиягә чыгу яшенең артуы, чынлап та, зурлап сөйли торган хәбәр иде.

Арту дигәннән, МРОТ – минималь хезмәт хакы күләме артты. 850 сумга. Узган ел 11280 сум иде, хәзер – 12130 сум. Төбәкләрдә МРОТ күләме күбрәк тә була ала, ләкин федераль үзәк билгеләгән шушы суммадан кимрәк булырга тиеш түгел. Күпчелек төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да 12130 сум күләмендә билгеләгәннәр инде аны. Мәскәү өлкәсендә 14000 сум, ә Ерак Себер якларында аннан күбрәк

Чагыштыру өчен, Европа Берлегенең иң фәкыйрь (!) саналган илләрендә МРОТ күләме (телеграм-каналлар мәгълүматы): Болгария – 19800 сум, Латвия – 29800 сум, Румыния – 30900 сум, Хорватия – 35000 сум, Эстония – 37400 сум, Литва – 38400 сум. Валюта курсы уйнап тору сәбәпле, бу саннар якынча гына. Европа Берлеге әгъзалары булмаган илләрдә МРОТ: Албания – 14500 сум, Черногория – 23000 сум. Бай илләрдәге МРОТ күләмен язып тормыйбыз, йә «ят агент» ярлыгы тагып куярлар.

Арту темасын башлаганбыз икән, дәвам итик. Быел ана капиталы күләме 466 617 сум тәшкил итәчәк. Ә балага 3 яшь тулганчы ай саен түләнә торган тарихи 50 сум тарихта кала. Тарихи, чөнки 25 ел дәвамында үзгәрешсез калган пособие бу. Ул вакыт эчендә илдә үзгәрмәгән нәрсә калмады, бердәнбер тотрыклылык шушы 50 сум иде. Ул тотрыклылык та какшады менә. Июнь аенда Путин белән оештырылган «турыдан туры элемтә»гә шалтыратып, бер яшь ханым шул 50 сумнан зарланган иде. Пособие күләмен яңадан карарга кирәк, дип белдергән иде ул вакытта президент. Дөрес, әлеге түләүне моңарчы алып торганнар, баласына өч яшь тулганчы, аена 50 сум пособие алуны дәвам итәчәк. 2020нче елның 1нче гыйнварына кадәр бала карау ялына китүчеләргә дә билгеләнәчәк әле ул.

Путинның «пособие күләмен яңадан карарга» кирәк дигән боерыгы болай эшли башлый: хәзер аз керемле буларак бала пособиесен рәсмиләштерү мөмкинлеге күбрәк гаиләләргә эләгәчәк. Җан башына туры килә торган кереме шул төбәктә эшкә сәләтле халыкка билгеләнгән ике яшәү минимумы күләменнән артып китмәгән (моңа кадәр бу күрсәткеч 1,5 яшәү минимумы һәм аннан кимрәк иде) гаиләләр алачак аны. Әйтик, Татарстанда өч кешедән торган гаиләнең һәркайсына бүлеп санаганда туры килә торган кереме 22–25 мең сум яки аннан кимрәк тәшкил иткәндә, ягъни гаиләнең тулаем кереме 66–70 мең сумнан артмаганда, аларга бу пособие түләнәчәк дигән сүз. Узган ел Татарстанда яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балага әлеге пособие 13 мең сум чамасы иде.

Яңа елдан машиналар кыйммәтләнә. Бу утильләштерү җыемы артуга бәйле. Автомобиль бәясенә кергән өстәмә салым дип әйтсәк тә була моны, ягъни соңыннан автомобильне утильләштерү өчен башта ук түләп куя торган акча. Аның күләме машинаның егәрлегенә карап билгеләнә.

Машиналарга кагылышлы тагын бер яңалык – хәзер яңа автомобильне салонда ук теркәячәкләр, ягъни сатып алганда ук номер бирәчәкләр, ЮХИДИгә барып йөрергә кирәкми. Моңа кадәр яңа машинаны исәпкә кую өчен ун көн вакыт бирелә иде. Бу кагыйдә яңа машиналарга гына кагыла.

1нче гыйнвардан Русиядә органик продукция турында закон гамәлгә керде, ягъни органик продукцияне сертификатлаштыру системасы эшли башлады. Европа илләрендә һәм АКШта «био» яки «органик» сүзе продукциянең химикатларсыз, пестицид, гербицид, антибиотикларсыз җитештерелүен аңлата. Русиядә исә моңа кадәр био яисә органик продукциянең нәрсә икәнлеге закон нигезендә билгеләнмәгән иде. Шуңа күрә җитештерүчеләр бу матур сүзләрне курыкмыйча кулланып килде. Ә яңа закон буенча, җитештерүчеләр кулланучыларны кызыктыру өчен генә үз товарларын «органик» дип атый алмаячак, дигән сүз.

Цифрлаштыру дәвам итә: Русиядә әкренләп электрон хезмәт кенәгәләренә күчү башлана. Быел гына эшли башлаучыларга инде кәгазь хезмәт кенәгәсе ачып тормыйлар – электрон гына булачак. Ә моңарчы эшләгәннәр кәгазь кенәгәне калдырыргамы, әллә электронга күчәргәме икәнен үзләре хәл итә алачак, ди.

Быел яңа салымнар көтелми. Үзмәшгульләр салымын санамаганда, билгеле. Анысы безнең республикага кагылмый – нәрсә икәнен былтыр ук белеп калдык. Татарстан, Калуга, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе «тәҗрибә тычканы» ролен әйбәт үтәделәр – үзмәшгульләргә салымның шәп нәрсә икәнен исбатладылар. Бу елдан әлеге салым Санкт-Петербург шәһәрендә, Ленинград, Воронеж, Волгоград, Түбән Новгород, Омск, Новосибирск, Ростов, Самара, Сахалин, Свердлау, Төмән, Чиләбе өлкәләрендә, Красноярск һәм Пермь крайларында, Ненец, Ханты-Мансийск, Ямал-Ненец автономияле округларында һәм Башкортстан Республикасында да кертелә. Ә 1нче июльдән салымны калган төбәкләрдә дә түләтә башларга мөмкиннәр.

Тагын бер яңалык: кайбер төр керемнәрдән салым, ягъни НДФЛ алынмый башлаячак. Мәсәлән, гадәттән тыш хәлләрдә зыян күреп, компенсация алучылар НДФЛдан азат ителә. Әйе, моңарчы ул компенсациядән дә 13 процент тотып калына иде – нинди булса да, керем бит. Шулай ук студентлар, курсантлар, ординатор, ассистент-стажер, аспирантлар, өстәмә ала торган матди ярдәм суммасы 4000 сумнан артмаса, аннан НДФЛ түләми торган була. Төбәк музейлары, театрлары һәм китапханәләре дә, гамәлгә куючысы төбәк яки муниципалитет булса, керемгә салымнан азат ителә.

Күргәнегезчә, ил халкына файдалы булырдай күпме закон кабул ителгән! Әле монда барысын да санап бетермәдек. Ә десертка – тагын бер яхшы хәбәр. 1нче гыйнвардан башлап, вокзал бәдрәфләре түләүсез! Моңарчы поездга билетың булса гына бушлай кереп була иде. Ә хәзер пассажирлар да, аларны озатучы һәм каршы алучылар да йомышларын бушлай йомышлый алачак. Бу кагыйдә ерак араларга йөрүче поездлар кузгалып китә торган вокзалларга, шулай ук Мәскәүнең барлык вокзалларына кагыла. Рәхәтләнеп файдаланыгыз!

Искә төшеп китте: узган ел русиялеләргә урманда корыган ботакларны җыярга рөхсәт биргәннәр иде. Файдалана торгансыздыр бит?..

Ни көтә?

ТӨП ВАКЫЙГАЛАР

31 гыйнвар – Бөекбританиянең Европа берлегеннән чыгу мәсьәләсе хәл ителә (Brexit).

9 май – Бөек Ватан сугышында җиңгәнгә 75 ел, шул уңайдан Курск дугасында катнашканнарның киләчәк буынга хаты салынган капсула ачылачак.

21 июнь – Кояш тотылу.

24 июль – 9 август – Токиода XXXII җәйге Олимпия уеннары узачак.

13 сентябрь – Русиядә бердәм сайлау көне. Төрле дәрәҗәдә сайлаулар булачак, шул исәптән илнең 17 субъектында башлыклар сайланачак. Татарстанда президент сайлавы көтелә.

1-31 октябрь – Русиядә халык санын алу.

3 ноябрь – АКШта президент сайлаулары.

КАЙДА – НИЧЕК?

Көнчыгыш йолдызнамәсе буенча, 2020 – ак металл күсе елы. Ә БМО карары буенча, бу ел Халыкара үсемлекләр сәламәтлеген саклау елы дип игълан ителде.

2020нче елны кайда нәрсә елы дип игълан иттеләр:

Русиядә – Хәтер һәм дан елы. Быел Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел бит.

Татарстанда 2020 – ТАССРның 100 еллыгы елы. Ә менә Башкортстанда торак пунктлар эстетикасы елы булачак.

Белорусиядә – кече ватан елы.

Украинада – авыл туризмы елы, тик моны президент түгел, илкүләм туристлык оешмасы гына игълан иткән.

Казахстанда – волонтерлар елы. Хәтерегездә булса, Русиядә 2018нче елны шулай дип исемләгәннәр иде.

Кыргызстанда ваклап аерып тормаганнар: 2020нче елны төбәк үсеше, илне цифрлаштыру һәм балаларга булышу елы дип игълан иткәннәр.

ФАРАЗЛАР

Ышану-ышанмау – сезнең эш, танылган күрәзәчеләрнең һәм астрологларның 2020нче елга фаразларын тәкъдим итәбез.

ВАНГА

1995нче елда Ванга, 2020нче ел Русиянең энергетика өлкәсе өчен бик әһәмиятле ел булачак, дип фаразлаган булган. Илдә яңа энергетика чыганагы табылачак, бу ачыш ил өчен бик файдалы булачак, ди.

Ванга сүзләренә ышансаң, Русиядә гадәти тормыш дәвам итәчәк, ил бөтенлеге сакланачак. «Сугышлар күрмим, янгыннар да булмаячак», – дигән ул. Ә менә Европа илләре лидерлары дөньядагы тәртипне үз контрольләрендә тота алмаячак, бу дини каршылыкларга һәм акча системасының какшавына бәйле булачак, ди.

Һава торышы турында күрәзәче болай дигән: Русияне бик эссе, явым-төшемнәргә саран, пешерә торган кояшлы җәй көтә. Шулай да корылык уңышка зыян салырга өлгермәячәк, яңгырлар булачак, ди.

2020нче елда медицина өлкәсендә мөһим ачышлар ясалачак, онкологиягә каршы көрәштә алга китеш булачак. Сәләтле кешеләр туачак, алар киләчәктә галактиканы өйрәнеп, планета өчен кирәкле файдалы казылмалар табачак – болары да Ванга фаразлары.

МЕССИНГ

РСФСРның атказанган артисты, телепат, «фикерләрне укучы» Вольф Мессинг фаразларына караганда, 2020нче елда Русиядә ирексездән икътисади үсешне туктатып тора торган реформалар башланачак. Читтән инвестицияләр җәлеп итәргә туры киләчәк. Русия, нефть һәм газга бәйлелектән котылу өчен, сәнәгать өлкәсендә талпыныш ясаячак.

Дөнья аренасына күз салсак, киеренке мөнәсәбәтләр дәвам итәчәк. Ә Русиягә дәүләтләрне дуслаштыручы ролендә чыгыш ясарга туры киләчәк, имеш.

НОСТРАДАМУС

Нострадамусның шигъри формада язылган фаразларында (аларны катрен дип атыйлар) төгәл даталар күрсәтелмәгән. Шуңа күрә белгечләр кайсы катренда кайсы вакыт тасвирлануын үзләренчә исәпләп чыгара. Бу елга кагылышлы менә ниләр билгеле. 2020-2024нче елларда дәүләтара низаглар булачак, бәрелешләр эпицентры – Иске Европа. Низагны тудыручы Иран булачак. Русия дә читтә калмаячак, шул сәбәпле ил халкының яшәү рәвеше тагын да начарланачак. Хәер, бу вакыйгаларның тормышка ашуы икеле, ди белгечләр.

ПАВЕЛ ГЛОБА

Телгә алынган шәхесләрдән аермалы буларак, Глоба күрәзәче дә, уйларны укучы да түгел. Ул астролог – киләчәкне йолдызларга карап «күрә». 2020нче елда, астролог сүзләренчә, Сатурн белән Юпитер кушылачак. Бу хәл 20 елга бер тапкыр күзәтелә (быел 19нчы декабрьдә булыр дип көтелә), шунлыктан язмышны үзгәртә торган вакыйгалар булуы ихтимал. Русиягә масштаблы финанс «перезагрузка»сына әзерләнергә кирәк, чөнки санкцияләр ил икътисадына зыян салуын дәвам итәчәк. Дәүләт кече һәм урта бизнесны үстерү буенча чаралар күрергә мәҗбүр булачак. Ел азагында дәүләт оешмаларында «застой» булуы ихтимал.

Валюта базары тотрыклы булмаячак, бу кредит алырга яисә акчасын банкка салырга теләүчеләр өчен кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин.

2020нче елда илдә революцион үзгәрешләр куркынычы артачак, ди Глоба. Тик бу туры мәгънәдә революция булмаячак, бәлки, «өстә» утыручы сәясәтчеләрнең карашлары берникадәр үзгәрү булачак. Якын киләчәктә Русиядә җитәкчелек алышынуы турында әйтелми.

Дөнья аренасында хәлләр үзгәрәчәк. Русия белән Украина низагын хәл итү өчен яхшы мөмкинлекләр туачак. Гомумән, Глоба сүзләренчә, 2020нче ел азагында Русия күрше дәүләтләр белән дустанә мөнәсәбәтләр кору сәясәтенә керешәчәк. Ә Русия белән АКШ арасында элемтәләрне җайлау ике илнең берсендә җитәкче алышынса гына мөмкин булачак, ди астролог.

Чыганак: 2020.gorodskoi.com

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии