Тораклы булганыңны көтеп, мәңгелек йортка күчәрсең…

Тораклы булганыңны көтеп, мәңгелек йортка күчәрсең…

Япон журналистлары Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың Мәскәүдәге фатирында булып киткән. Аларны фатирның үзе иске, үзе кечкенә булуы бик гаҗәпләндергән. Дермантин белән тышланган ишекне, өч кенә кеше сыярлык кухняны, Алинә йоклый торган иске диванны видеога төшергән журналистлар, мондый фатирда ничек яшәп була икән соң, дип аптырый. Күпчелек русиялеләрнең Алинәдән дә начаррак яшәвен белсәләр икән алар…

АЛИНӘ ЗАҺИТОВА КОТОЧКЫЧ ШАРТЛАРДА ЯШИ?

Японнар – Алинә Заһитованың фатирында булып, ул яшәгән торакны телевизион тапшыруга төшереп киткән беренче халык. Мәскәүлеләр эшләмәгәнне японнар башкарган. Япониянең NHK телеканалы Алинә турында фильм-тапшыру әзерләгән. Башта Алинә белән Мәскәүдә йөргәннәр, кыз шөгыльләнә торган Олимпия резервы спорт мәктәбенә барып килгәннәр, аннары Алинә яшәгән фатирга кайтканнар. Билгеле булганча, 15 яшьлек чемпион әбисе Надирә белән яши (әти-әнисе һәм сеңлесе – Ижауда. – Авт.). Ә бу көнне Алинәнең кечкенә сеңлесе Сабина да кунакка килгән булган.

Олимпия чемпионы Алинә турында японнар төшергән видео узган атна ахырында интернетта таралды. Гадәти русияле өчен әлеге видеода бер гаҗәп нәрсә дә юк кебек. Әгәр ул видеоны русиялеләр төшергән булса, без аны әллә ни исебез китми генә караган һәм икенче көнне үк оныткан да булыр идек, бәлки. Әйе, фатир яңа түгел, совет чорыннан калган. Аның каравы түшәменнән су үтми. Әйе, җиһазлар да иске. Ләкин тормыш өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Бу безнең өчен гадәттән тыш хәл түгел. Күпләр совет чорында (кайберәүләр хәтта Сталин, Хрущев заманында ук!) төзелгән йортларда яши һәм, торак ишелердәй булмаса, яңа фатир даулап йөрми дә. Ә менә японнар төшереп китеп, видеоны интернетка чыгаргач, «Чемпион шушылай яши димени?!» – дигән аһ-ваһ киткәч, без дә: «Карале, Олимпия чемпионы бигрәк начар шартларда яши икән бит!» – дип шаккаттык. Кайбер матбугат чаралары, сенсация итеп, «Олимпия чемпионы сеңлесе белән бер диванда йокларга мәҗбүр» дип тә язып чыкты. Икенчесе «Заһитова коточкыч шартларда яши» дигән хәбәр җиткерде. Кемнең фантазиясе яхшырак эшли дә, кемнең сүзлек запасы зуррак!

«Интертат» электрон газетасы, әлеге видео турында бер урыс матбугаты язган сүзләрне тәрҗемә иткән: «Кадрда – бер бүлмәле фатир, дермантин белән тышланган ишек. Кухняга өч кешедән артыграк җыелса, сыеп булмый. Өстәлгә утыргач, каршы як стенага кулың тия. Фатирда Алинә туганнан бирле ремонт булмаган, җиһаз алынмаган. Чемпионканың бүләкләре дә сыймый торган совет заманыннан калган иске шкаф. Кайбер әйберләр кәнәфидә аунап ята. Менә Алинә белән сеңлесе Сабина йоклый торган диван, бер почмакта йомшак уенчыклар аунап ята. Залда кер киптергеч, янәшәдә ике шиншилла ябып куелган читлек. Болар барысы да бүлмәгә ничек сыеп бетә – аңлашылмый. Бүлмәдә мәче йөри. Алинә япон фанатлары бүләк итәчәк акита-ину токымлы эт тә килер дип көтә. Япон журналистлары аптырашта: бу фатирда, гомумән, ничек яшәп була? Ә иң кызыгы: Алинә үзе бу шартларга бөтенләй гаҗәпләнми, алардан кыенсынмый, барысын да ачыктан-ачык күрсәтә һәм сөйли».

Социаль челтәрләрдә «Алинә әбисе, сеңлесе, ике шиншилла һәм мәче белән бер фатирда яшиме? Кунак бүлмәсендә кер киптергеч торамы? Нәрсә соң бу? Ул бит Олимпия чемпионкасы! Милләтнең горурлыгы!», «Менә шундый кырыс шартларда Олимпия чемпионы яши. Японнарга бу видео өчен рәхмәт!», «Алинә мин уйлаганга караганда да ярлырак булып чыкты!», «Алинәгә фатир кирәк, машина бүләк иттеләр, бәлки, фатир да булыр!» дигән язулар күренә башлагач, Алинәдә яшәү шартларыннан кыенсыну барлыкка килмәгән булса ярый тагын. 15 яшьтә андый сүзләргә бик үртәләсең, кимсенәсең бит ул. Алинәнең андый уйлар белән башын катырырга бер генә минут та вакыты юк, көн дә тренировкаларга йөрисе, чираттагы ярышка әзерләнәсе бар, дип ышанырга гына кала.

«ДӘҮЛӘТНЕҢ АРТЫК АКЧАСЫ ЮК»

Русия – бик юмарт ил. Безнең илдә халыкны торак белән тәэмин итә торган күп кенә программалар гамәлдә. «Ветераннарга торак» программасы – бар, яшь гаиләләргә – бар, авылга кайтып эшләүче белгечләргә – бар, тузган торакта яшәүчеләргә – бар. Ләкин торакка яисә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар әлеге программалардан бишләтә, унлата күбрәк. Гади генә арифметик гамәл бу очракта эшләми: торак белән тәэмин итү программалары булгач, торакка мохтаҗлар саны кимергә тиеш кебек бит инде. Юк шул, кимемиләр. Хөкүмәт хәтта бер категория гражданнарны – ветераннарны да торак белән тәэмин итеп бетерә алмый. Югыйсә, алар артмый бит инде, елдан-ел кими бара. Узган ел Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үттек, бу датаны фәлән миллионлык салютлар аттырып бәйрәм иттек. Ә шул вакытта 2 меңнән күбрәк ветеран, торак шартларын яхшыртканны көтеп, дәүләттә исәптә торды. Әле дә торалар. Хәер, хәзер кимегәннәрдер инде: юк, фатир бирелгәнгә түгел, үзенә тиешлене көтеп ала алмыйча, теге дөньяга китеп барган ветераннар хисабына. Һәм сүз балаларына, оныкларына фатир алып калырга тырышучы ветераннар турында да түгел бит. Үзләренә яшәр урын юк, булганы да бик начар хәлдә. 90 яшьтән өлкәнрәк ветераннар безнең редакциягә дә даими мөрәҗәгать итеп торалар. Алар хакында язып торабыз.

Калган программалар турында әйткән дә юк. «Тузган торактан күчерү» программасы да башланганда бик күтәренке рухта башланган иде. Хәзер исә бик әкрен бара, күпчелек халыкны канәгатьләндерми дә. Мәсәлән, Татарстан хакимияте тузган торакның бер квадрат метрына 11 мең сум түли. Гомуми суммага яңа фатир тими, билгеле. Чөнки, әйтик, Казанда яңа фатирның квадрат метры уртача 64 мең сум. Завод-фабрикалар чуарламаган, транспорт яхшы йөри торган җирдән алыйм дисәң, 70 меңне дә узып китә. Мондый акчаны каян алсын гади русияле? Ипотека варианты кала инде. Анысын тагын 15-25 ел түлисе, әле үзеңнән соң балаларыңа да каласы.

Халыкның канәгатьсезлеген хакимияттәгеләр аңламый. Әле шушы көннәрдә генә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, тузган торакның квадрат метрына түләнә торган бәяне арттырырга җыенмыйсызмы, дип сораган журналистка ачуланып: «Мин авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне дә аңлыйм. Алар күбрәк квадрат метр алырга, үзләрен һәм балаларын тәэмин итәргә тели. Тик федераль канун бар. Без шуның кысаларында эшлибез. Квадрат метрга 11 мең сумнан күбрәк акча түлибез. Башка төбәкләрдә тагын да азрак әле. Дәүләтнең артык акчасы юк. Без бөтен кешегә дә җитәрлек йорт салдык, фатирны социаль ипотекага яки наемга алу мөмкинлеге булдырдык – файдалансыннар», – дип белдерде.

«Җәмәгатьчелек фикере» фонды үткәргән сораштырудан күренгәнчә, Русия халкының 42 проценты торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Ләкин сораштыруларның ничек үткәрелгәнен беләбез бит: фәлән кадәр кеше генә сайлап алына да, шуларның җавабына нигезләнеп «бөтен русиялеләр фикере»н ясап куялар. Бәлки, бу сораштыруга чагыштырмача яхшы шартларда яшәүче кешеләр эләккәндер әле. Бәлки, чынлыкта торакка мохтаҗлар тагын да күбрәктер…

Алинә бу «коточкыч» шартлардагы фатирында озак яшәмәс ул. Русия хөкүмәте алтын медаль өчен – 4, көмеш медаль өчен 2,5 миллион сум биргәнен исәпкә алсак (ә Алинә ике медаль белән кайтты), чемпион кызыбыз торак шартларын яхшыртыр, әти-әнисен һәм сеңлесен дә үзе янына Мәскәүгә алдыра алыр. Ә менә медальсез һәм миллионсыз халыкка мондый сөенечне күпме көтәргәдер әле…

Белеп торыйк!

Казан уртасында фатирның бер квадрат метры уртача 64 мең сум, дидек тә диюен, тик бу сумма каян килеп чыга соң? Әлеге сумманың 10 проценты – йорт төзелгән җир участогының бәясе. Завод-фабрикалар булмаган, яшеллек күп булган районнарда (мәсәлән, Идел буе районы), метрога якын урнашкан урында җир кыйммәтрәк йөри. 20 процент – административ киртәләрне үтү хакы, ягъни тиешле кешеләргә «төртелә» торган акча. 30 процент – җылылык, электр һәм суүткәргечләрне тоташтыру бәясе (Көнбатышта бу чыгымнарны муниципалитет каплый). 40 процент – фатирны төзүгә киткән чимал бәясе һәм эшчеләргә түләнгән хак. Шуларның барысын бергә кушкач, бер квадрат метрның бәясе килеп чыга.

Чыганак: www.aif.ru/realty/price/32139

Чит илләрдә

Ил халкын торак белән тәэмин итү мәсьәләсе беренче тапкыр XIX гасырда ук кузгатылган. Беренче социаль фатирлар 1851нче елда ФРАНЦИЯ башкаласы Парижда барлыкка килгән. Кыйммәт булмаган муниципаль тораклардан торган комплексны «Наполеон шәһәре» дип атаганнар. Мондагы фатирлар арзан булган яисә завод-фабрикаларда эшләүчеләргә бөтенләй бушка бирелгән.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, Франциядә кыйммәт булмаган панель йортлар төзелә башлаган (СССРда соңрак барлыкка килгән «хрущевка»лар инде болар). Хәзерге вакытта Франциядә һәр төзелгән йортның 20 проценты социаль торак категориясенә керә һәм базар бәяләреннән түбәнрәк хакка сатыла. Бу – дәүләтнең торакка мохтаҗларга шул рәвешле ярдәм кулы сузуы. Гадәттә французлар институтта укыганда ук социаль торак алуга чиратка язылып куя икән. Чиратыңны 5-6 ел көтәргә туры килә.

ГЕРМАНИЯдә муниципалитет бирә торган аз процентлы кредитлар хисабына яисә тулысынча дәүләт акчасына күп фатирлы йортлар төзелә һәм социаль торак буларак сатыла. Фатир бәясен дәүләт билгели һәм ул төзелеш материалларына киткән акчаны капларлык сумма гына була, төзелеш компаниясе бәяне арттыра алмый. Германиядә шулай ук торак пособиесе бар. Ул чиста кереме торак-коммуналь хезмәтләргә түләргә җитми торган кешеләргә бирелә.

БӨЕКБРИТАНИЯдә аз керемле гаиләләргә торак алырга ярдәм итә торган программа эшли. Әлеге программага кереп фатирлы булу өчен, керемең билгеле бер суммадан артмаска тиеш. Социаль фатир беренче чиратта социаль өлкәдә эшләүчеләргә – янгын сүндерүче, коткаручы, полиция хезмәткәре, табиб, укытучы һәм тәрбиячеләргә бирелә. Шулай ук пенсионерлар, инвалидлар да бу программа буенча тораклы була ала.

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: сайлаулар» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 26нчы мартка кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!

Комментарии