Мобилизация: депутатлар закон яза, губернаторлар гафу үтенә

Мобилизация: депутатлар закон яза, губернаторлар гафу үтенә

Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, депутатларга илһам килде. Болай да тик утырганнары юк иде инде, хәзер бигрәк тә активлаштылар: мобилизация темасына кагылышлы закон проектларын уйлап чыгарып кына торалар.

АЛГЫ СЫЗЫК УРЫНЫНА – АЛЬТЕРНАТИВ ХЕЗМӘТ

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Олег Морозов («Бердәм Русия») «мобилизациядән качып киткән кешеләрнең чик буенда ташлап калдырылган машиналарын тартып алырга кирәк» дигән тәкъдим белән чыккан. «Хуҗасы чикне узганнан соң, әйтик, бер ай дәвамында кулланылмаган транспорт чарасын дәүләт файдасына алуны рөхсәт итә торган законны кичекмәстән кертергә кирәк», – дип белдергән ул «РИА Новости»га.

Олег Морозов – чик буенда калдырылган (депутат «ташлап калдырылган» дигән сүзне кулланса да, бу урында «калдырып китәргә мәҗбүр булган» дигән сүз күбрәк туры килә торгандыр) машиналарга күзе төшкән беренче кеше түгел. Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин сентябрь ахырында ук игътибар иткән иде инде аларга. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, хәрби комиссариатларга бармыйча, илдән чыгып китү ягын караган кешеләрне тәнкыйть утына тотып: «Безгә мөнәсәбәт формалаштырырга кирәк. Беренче чиратта – әле дары исен иснәп тә карамаган, ә инде карават астына кереп качкан егетләргә, ирләргә карата. Куркаклыкка җәза рәвешендә, аларның чик буенда ташлап калдырган машиналарын шәхси милеккә күпкә лаеграк булган кешеләргә – мобилизациядә катнашучыларга бирергә кирәк», – дигән иде ул («Коммерсантъ» цитатасы). Бу тәкъдим сүздә генә калдымы, әллә инде проекты әзерләнеп, ДәүДумага тапшырылдымы – анысы әлегә билгесез.

Сүз уңаеннан, «Forbes» журналы мобилизация игълан ителгәннән бирле Русиядән 700 меңнән бер миллионга кадәр кеше киткән, дигән мәгълүмат чыгарды. Төгәл санны исәпләп бетерү мөмкин түгел, әлбәттә. Казахстанга – 200 мең, Финляндия һәм Грузиягә якынча 60шар мең кеше киткән дигән саннар бар. Аларның күпмесе – турист, ә күпмесе бөтенләйгә китеп баргандыр – анысын да әлегә санап бетерү мөмкин түгел. Хәер, ДәүДума рәисе Вячеслав Володин әйтүенчә, китүчеләрнең исемлеген алып баралар. Аларга, Русиягә кире кайткан очракта, хокукый яктан бернәрсә дә булмаячак, дип ышандырдылар үзе. Мәсәлән, Федерация Советының дәүләт суверенлыгын яклау буенча комиссиясе башлыгы Андрей Климов үзенең телеграм-каналында шулай дип язды. Әмма «Ватанны куркыныч астына куеп китеп барган өчен, җитди әхлакый җаваплылыктан качып котыла алмаячаклар» дип тә өстәде.

Узган җомгада депутатлар Сардана Авксентьева белән Максим Гулин (икесе дә – «Новые люди» фиркасеннән) Думага мобилизация чорында гражданлык хезмәтенең альтернатив вариантлары турында закон проектын керткәннәр. Бездә армиягә чакырылучыларның альтернатив хезмәт итү юлын сайлау мөмкинлеге бар иде инде. Мәсәлән, дини карашлары кулга корал тотарга рөхсәт итми яки егетнең үзенең армиягә барырга теләге юк икән, ул алмаш вариантны – федераль яки муниципаль дәрәҗәдәге төрле предприятиеләргә, картлар йортына, мәктәпкә, больницага, почта бүлекчәсенә эшкә урнашуны сайлый ала (бу хакта әле быел язда гына аңлатып язып чыккан идек: «Дин кулга корал тотарга рөхсәт итми икән, альтернатив хезмәт бар», №16, 27 апрель, 2022). Ә менә хәзер депутатлар шундый ук мөмкинлекне сәламәтлекләре буенча мобилизациягә яраклы, ләкин объектив сәбәпләр аркасында алгы сызыкка җибәрелергә тиеш түгел кешеләргә дә бирергә кирәк ди. Андый объектив сәбәпләргә карт ата-ананың бердәнбер улы, йөкле хатынның ире, күп балалы ата, инвалид бала атасы, якыннарын хәрби бәрелешләр барышында югалткан кешеләрнең туганы булу керә, шулай ук гаиләдән инде берәү мобилизацияләнгән очракта, башка әгъзаларына альтернатив вариантны сайлау хокукы бирү тәкъдим ителә. 21нче сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, бу категорияләрнең барысына да диярлек повестка тараттылар: бер гаиләдән атасын да, улын да алып киттеләр, өч баласы булган, инвалид баласын яки урын өстендә ятучы ата-анасын караучыларны да җыйдылар. «Без бу категория кешеләргә алгы сызыкка бармый гына да тиешле әзерлек үтү һәм дәүләткә файда китерү мөмкинлеге бирергә тәкъдим итәбез. Алар мәктәп яки балалар бакчаларын саклый, санитар яки кече медперсонал булып урнаша, шулай ук төзелештә, торак-коммуналь хуҗалыкта һәм башка тармакларда эшли алыр иде. Муниципаль берәмлекләрнең мәктәп яки башка белем бирү учреждениеләренә сак яллауга еш кына акчасы юк, мобилизация чорында альтернатив хезмәт бу проблеманы да хәл итә алыр иде», – дип Сардана Авксентьеваның сүзләрен китерде «ТАСС».

Беренче карашка әйбәт тәкъдим кебек. Тик альтернатив гражданлык хезмәте (АГС) турындагы законның тарихына күз салсак, 2003нче елда кабул ителеп тә, ул әллә ни популярлашып китә алмады. Мәсәлән, ачык чыганаклардан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2004нче елда альтернатив хезмәтне бөтен ил буенча – 1800, 2005тә – 854, 2006да – 319 кеше генә сайлаган. Ел саен якынча 130-135 мең егет хәрби хезмәткә чакырыла дип алсак, 2021нче елда шуның нибары берничә йөзе генә альтернатив хезмәтне сайлаган. Кулга корал тотасы булмаса да, армиядән качып калу түгел, аның урынына дәүләткә эшләү дигән сүз шул ул. Дөрес, эшләгән өчен хезмәт хакы түләнә, чит җирдә яшәп эшлисе булса, тулай торакта урын бирелә, ял көннәре бар. Тик хәрби комиссариат кайсы торак пунктка, нинди эшкә билгели – шунда эшләргә тиешсең, югыйсә җинаять җаваплылыгы каралган. Армиядә бер ел хезмәт итсәләр, альтернатив хезмәтне сайлаучылар билгеләнгән җирдә 21 ай эшләргә тиеш. Менә шуңа күрә популяр булып китә алмады да инде ул. Болай гына да армиядән качып калуның юллары булганда, нишләп әле ниндидер ошамаган эштә чиләнеп йөрергә?

Мобилизация чорында альтернатив гражданлык хезмәте турындагы закон проекты да сораулар тудыра. Әйтик, күп балалы атаның яхшы табыш китерә торган эше бар ди, дәүләткә файда китерә – салымын түләп бара, хәзер шуны калдырып, 21 айга ниндидер башка аз акчалы җиргә күчәргә тиеш буламы? Ул анда альтернатив хезмәттә булганда, гаиләсен, балаларын кем туендыра? Җитмәсә, хәрби комиссариат шул ук алгы сызыкка җибәрергә дә мөмкин, әйтик, санитар яки төзүче итеп. Шулай булгач, альтернатив хезмәтне сайлаучылар табылырмы икән? Хәер, табылмаса да, закон чыгаручылар, без бит сезгә сайлау мөмкинлеге бирдек, дип әйтә алачак инде...

«ХӘРБИ КОМИССАРЛАР ДӨРЕС АҢЛАМАГАН...»

Депутатлар закон проектлары тәкъдим итеп мәш килгәндә, губернаторлар мобилизация барышында киткән ялгышларны танып, гафу үтенә. Владимир Путин хаталарны төзәтергә кушканнан соң башланды бу эш. Магадан, Владимир өлкәләре, Севастополь башлыклары, ялгыш мобилизацияләнгән кешеләр булган, аларның барысы да кире өйләренә кайтарылачак, дигән белдерү белән чыкты. Якутия башлыгы Айсен Николаев: «16 яше тулмаган 4 һәм аннан күбрәк баласы булган аталар чакырылганын ачыкладык», – дип белдерде. Бурятиядә хәрби частьтән (хәрби комиссариаттан да түгел) күп балалы 70 атаны өйләренә кайтарганнар. Свердлау өлкәсендә хәрби операция шартларында эшләү тәҗрибәсе булмаган яшь шәфкать туташларын һәм акушеркаларны мобилизацияләгән булганнар. Волгоград өлкәсе башлыгы Андрей Бочаров матбугатка белдергәнчә, төбәктә ялгыш мобилизацияләнгән 379 кеше өйләренә кайтарылган. Амур өлкәсе дә 100гә якын кешенең өйләренә кайтарылуы турында хисап тотты. Барысы да гаепне хәрби комиссариатларга сылтап калдыралар, дөрес аңламаганнар, планны үтәргә тырышып, кеше язмышына битараф караганнар, дип акланалар. Ә ул планны кем куйган соң – анысы да бар бит әле...

Татарстан Президенты әлегә ялгыш чакырылганнар буенча хисап тотмады. Ләкин алар юк дигән сүз түгел бу. Матбугатта дөрес чакырылмаган бик күп кеше турында мәгълүмат булды: Азнакайда 54 яшьлек кече лейтенантны алганнар, Казанда шикәр чиреннән интегүче, даими рәвештә инсулин алып торучы 150 килолы ирне һәм башка очраклар. Журналист Ксения Собчакның «Кровавая барыня» телеграм-каналында ялгыш мобилизацияләнгәннәрнең зарлары чыгып тора. Анда Казаннан мөрәҗәгать итүчеләр бик күп. Сорап йөрүчеләрнең, катырак кычкыручыларның, мөмкин булган бөтен ишекләргә шакучыларның гаделлеккә ирешү ихтималлыгы зуррак, чөнки бездә сорамаган балага имезлек каптырмыйлар.

 

ШУШЫ ТЕМАГА

Өлешчә мобилизациядән качкан өчен Русиядә беренче җинаять эше ачылган иде (Җинаять Кодексының 328нче маддәсе нигезендә). Прокуратура Пенза өлкәсендә яшәүче 32 яшьлек иргә карата ачылган бу «Эш»не канунсыз дип тапкан һәм гамәлдән чыгарган. Бу хакта «Агора» халыкара хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков телеграм-каналында язып чыкты. 48 сәгать тоткарлап торганнары өчен, хәзер иргә компенсация дә түләргә тиешләр. Ләкин Тикшерү комитеты прокуратураның бу карарын шикаять итәргә җыена.

Пензада яшәүче ир повестканы алудан баш тарткан булган, имзасын куймаган.

Федерация Советының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты башлыгы Андрей Клишас үзенең телеграм-каналында: «Өлешчә мобилизациядән баш тарткан өчен, кешеләргә Русия Җинаять Кодексының 328нче маддәсендә әйтелгән җинаять җаваплылыгы белән янау – канунсыз. Әлеге маддә бары тик мәҗбүри хәрби хезмәттән качучы 18-27 яшьлек егетләргә, ягъни «срочниклар»га карата гына гамәлдә», – дип язып чыкты. Русия Югары суды да шундый ук аңлатма биргән иде.

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

7нче октябрьдә Владимир Путин мобилизацияләнгәннәргә, шулай ук махсус хәрби операция бурычларын үтәүдә контракт нигезендә һәм ихтыяри катнашучыларга кредит каникуллары механизмын гамәлгә кертү турында законны имзалады. Мөмкинлектән мобилизациягә эләккән кешеләрнең гаилә әгъзалары да файдалана ала. Төп шарты – кредит мобилизациягә кадәр яки махсус хәрби операциядә катнаша башлаганчы алынган булырга тиеш. Каникул мобилизация, контракт яки махсус хәрби операциядә катнашу буенча хезмәт итү вакытында һәм аннан соң тагын 30 көн дәвамында гамәлдә булачак. Шулай ук хезмәт иткәндә алган яралардан дәваланган вакытка да озайтылырга мөмкин.

Кредит каникулыннан файдалану өчен, 2023нче елның 31нче декабреннән дә соңга калмый, акчаны алган урынга – банкка, микрофинанс яки башка оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза белән бергә махсус операциядә катнашуны раслый торган документны да тапшырырга. Андый мөмкинлек юк икән, банк мондый мәгълүматны Оборона министрлыгыннан үзе дә соратып алырга хокуклы

Банк кредит каникулы алу турындагы гаризаны 10 көн эчендә карап, мөмкинлекне бирү яки бирмәве хакында җавап җибәрергә тиеш. Бурычлы кеше 15 көн дәвамында җавап алмаган икән, кредит каникулы ул мөрәҗәгать иткән көннән гамәлдә булып санала. Кредит каникулыннан теләсә кайчан баш тартырга мөмкин. Моның өчен кредиторга хәбәр салу да җитә.

Хәрби хезмәткәр һәлак булса яки I төркем инвалидлык алса, аның яки гаилә әгъзасының кредит бурычы сызып атыла.

Путин тагын бер документны – өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган гражданнарга хезмәт гарантияләрен тәэмин итә торган федераль законны имзалады. Мобилизацияләнгән кешеләр, хәрби хезмәте тәмамлангач, элекке эш урыннарына кайта алачак. Эш бирүче хезмәт килешүен өзә, ягъни хезмәткәрне эшеннән җибәрә алмый. Хәрби хезмәттәге вакыт хезмәт стажына санала. Ләкин бу чорда эш бирүче тарафыннан акча түләнми.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии