Татарстанда «өйдә утыру» режимы йомшартылды, «битлек-перчатка режимы» кертелде

Татарстанда «өйдә утыру» режимы йомшартылды, «битлек-перчатка режимы» кертелде

Путин 12нче майдан Русиядә «эшсез көннәр»нең бетүен игълан итте. Һәм һәр төбәккә үзизоляциядән чыгуның аерым планын эшләргә кушты. 12нче майдан Татарстанда да тормыш берникадәр үзгәрде.

10нчы май көнне Премьер-министр Алексей Песошин Министрлар Кабинетының 19нчы мартта кабул ителгән «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу чаралары турында»гы 208нче Карарына үзгәрешләр кертте.

Яңа үзгәрешләрне бер җөмлә белән болай дип аңлатып була: республикада «өйдә утыру» режимы йомшарды (игътибар: бөтенләй гамәлдән чыгарылмады!), аңа алмашка «битлек-перчатка режимы» кертелде. Бу бер җөмлә белән генә чикләнмичә, Премьер-министр имзалаган документтагы үзгәрешләрне тәфсилләп аңлатабыз.

ГАМӘЛДӘН ЧЫГАРЫЛА

Иң төп яңалык: хәзер Татарстанда урамга чыгу өчен смс-рөхсәт тә алырга кирәкми, эш урыныннан махсус белешмә дә таләп ителми. Республикада цифрлы пропуск алу системасы 1нче апрельдән эшли башлаган иде. Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белдергәнчә, шушы вакыт эчендә системада 1 млн 700 меңнән күбрәк татарстанлы теркәлгән, 11 млн.нан күбрәк смс-рөхсәт алынган.

ЙОМШАРТЫЛА

Яңартылган Карарның 2нче пунктында «Гражданнарга үзизоляция режимын саклау, яшәү (тору) урыныннан кирәкмәгәнгә чыгып китмәү, башка гражданнар белән күрешүләрне мөмкин кадәр чикләү КИҢӘШ ИТЕЛӘ» диелгән. Документның моңа кадәр гамәлдә булган версиясендә бу пункт МӘҖБҮРИ дип бара иде, ягъни үзизоляция режимын саклау, яшәү урыныннан кирәкмәгәнгә чыгып йөрмәү мәҗбүри итеп куелган иде. Аннан соң искәрмә очраклары санап кителгән иде. Хәзер республикада үзизоляция режимы «рекомендация» рәвешендә генә бара булып чыга. Ләкин бу әле «өйдә утыру» режимы бөтенләй гамәлдән чыгарылды дигән сүз түгел. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 11нче май көнне район җитәкчеләре белән видеоконференция үткәрде, шунда: «Югары әзерлек режимы да, үзизоляция дә гамәлдән чыгарылмый. Икътисад эшләп китсен өчен, өстәмә пунктлар гына кертәбез», – дип белдерде. Ягъни халык кырылып урамга чыга, саклану чаралары турында оныта башласа, яңадан мәҗбүри үзизоляциягә әйләнеп кайтуыбыз да ихтимал. Монысын һәр төбәк үзе хәл итәчәк – Путин шулай диде бит.

65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә дә өйдән чыгу катгый тыелмый хәзер. Документның элекке версиясендә аларга яшәү (тору) урынын «тормышларына һәм сәламәтлекләренә куркыныч янаганда гына калдырып китү рөхсәт ителә» иде. Ә хәзер Татарстан Хөкүмәте бу категориядәге кешеләргә дә «өйдә калырга КИҢӘШ кенә итә». Ягъни алар хәзер чүп түгәргә дә, өй янында эт белән йөрергә дә, үзләре генә һава суларга да, кибеткә дә чыга алалар. Өйдән торып эшләп булмаганда, эш урынына барырга да рөхсәт ителә. Шулай ук дачага, бакчага барырга да ярый.

КЕРТЕЛӘ

Бу язмада телгә алынган күпчелек «рөхсәт ителә»ләр янына «битлек һәм перчатка кигән очракта гына» дип тә өстәргә кирәк. Чөнки 12нче майдан Татарстанда «битлек-перчатка режимы» кертелде. Шартлы рәвештә генә шулай дип аталса да, режим үзе бер дә шартлы гына булып калырга охшамаган. Полиция җитәкчесе Алексей Соколов битлексез йөрүчеләргә штрафларны жәлләмичә сугарга вәгъдә бирде инде.

Битлекне һәм перчатканы кайда кияргә соң? Карарда болай диелгән:

– ваклап сату урыннарында;

– хезмәт күрсәтү урыннарында;

– транспорт чараларында (шул исәптән таксида);

– җәмәгать урыннарында битлексез йөрү тыела.

Ваклап сату урыннарында һәм транспортта (шул исәптән таксида) перчатка да киелергә тиеш.

Бу Карардагы «җәмәгать урыны» дигән өлеш сорау тудырган иде. Әйтик, парклар да җәмәгать урыны санала. Анда бер үзең генә саф һава сулап йөргәндә дә (анысы рөхсәт ителә) битлек кияргәме? Өстәвенә, Мәскәү шәһәре вице-мэры Анастасия Ракованың: «Җәмәгать урыны ул – сезнең фатирдан һәм эш урыныннан кала бөтен җир. Ягъни башка кешеләрне очрату ихтималлыгы булган һәр җир – җәмәгать урыны», – дигән сүзе дә бар. Ул да фикерне чуалтты. Өйдән чыгуга битлекне киеп куярга кирәк микәнни, дип аптыраучылар да булды. Моңа 11нче май көнне Татарстан Премьер-министры урынбасары, шул ук вакытта республикада коронавирус таралуны булдырмау буенча оперштаб җитәкчесе Ләйлә Фазлыева ачыклык кертте. «Өйдән чыкканда һәрберебезнең битлеге булырга тиеш. Әйтик, урамда кемнедер очратканда, хәтта һава сулап йөргәндә дә битлектән файдалана – башка кеше белән контактка керер алдыннан киеп куя алырлык булсын. Шуңа күрә һәр кешегә өйдән чыкканда битлектән булырга киңәш итәбез. Бер кеше үзе генә урамнан барганда аны иягенә төшереп куя ала, кем беләндер очрашканда яки сөйләшкәндә киеп куя», – дип белдерде ул брифингта.

Русия коронавирусны тәки гадәттән тыш хәл режимы игълан итми генә җиңмәкче, ә менә битлектән йөрмәүчеләрне Административ хокук бозулар Кодексының 20.6нчы маддәсе нигезендә (гадәттән тыш хәл булганда яки булу куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү) җәзага тартачаклар. Ул җәза кисәтү дә, 1 меңнән 30 меңгә кадәр (аерым затларга) штраф та булырга мөмкин.

РӨХСӘТ ИТЕЛӘ

Азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату урыннары эшли башлый, тик сәүдә итү залы 400 квадрат метрдан зур булмаганнары гына. Һәм аларга урамнан аерым керү ишеге булырга тиеш (ягъни сәүдә үзәге эчендәге кибетләр эшли алмый әле).

Шул ук 400 квадрат метрдан зур булмаган хезмәт күрсәтү урыннары – матурлык салоннары, спа-салоннар, химчистка, ремонт ясау остаханәләре эшли башлый. Берничә шарт бар: алдан язылу буенча гына кабул итәргә, һәр кешедән соң 10 минут тәнәфес ясап алырга һәм бүлмәгә дезинфекция үткәрергә. Һәм залда 4 квадрат метрга 1 кешедән күбрәк туры килмәскә тиеш (хезмәткәрләрне дә исәпкә алып). Хәзер Хөкүмәт катгый тыюга түгел, санитария таләпләрен үтәүгә басым ясый.

Автомобиль сату салоннарына эшләү рөхсәт ителүе Карарда аерым пункт итеп язылган.

Загста никахны теркәү рөхсәт ителә, тик тантанада 10нан күбрәк кеше катнашырга тиеш түгел.

Иң мөһиме – урамда һава сулап йөрергә рөхсәт ителә. Өй янында гына түгел, паркта, урманда да йөрергә ярый. Күп кеше җыелу гына тыела.

12нче майдан балалар бакчалары эшли башлый. Моңарчы аларда дежур төркемнәр генә эшли иде. Бакчага йөрүчеләрне һава суларга урамга да алып чыгарга яраячак, тик бер төркемдә 12дән күбрәк бала булмаска тиеш.

ТЫЕЛА

Ачык массакүләм чаралар үткәрү тыела. Шул исәптән – паркларда, урманнарда һәм скверларда да (элегрәк мәдәният һәм ял итү паркларында, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә һәм аттракционнарда гына тыелган иде). Ничә кеше җыелса «массакүләм чара» буласы гына Карарда әйтелмәгән. Элегрәк Татарстанда «20 кешедән күбрәк җыелырга ярамый» дигән кагыйдә кертелгән иде.

Шулай ук балалар мәйданчыкларында һәм спорт мәйданчыкларында булу да тыела – алар күпкатлы йорт ишегалдында урнашкан булса да. Фәкать анда эшләүчеләр генә йөри ала.

Муниципалитетлар арасында пассажир һәм багаж йөртүләр һаман да тыела (моңарчы да тыелган иде). Искәрмә – пассажир һәм багаж ташу буенча даими маршрутлар гына (әле алары да тыелып торган иде). Бу пункт та бик үк аңлашылып бетми. Әйтик, бер районнан икенче районга таксида барырга ярыймы-юкмы? Такси даими маршруты булган җәмәгать транспорты түгел бит. Халыкта сорау туа башласа, монысына да ачыклык кертерләр шәт.

Сәүдә үзәкләрендә һаман да аптекалар һәм азык-төлек кибетләре генә эшли ала. Тагын кәрәзле элемтә хезмәте күрсәтү нокталарына эшләргә рөхсәт – тик аларның урамнан керә торган аерым ишеге булырга тиеш.

Җәмәгать туклану урыннары һаман да китереп бирү һәм үзең белән алып китүгә генә хезмәт күрсәтә ала.

Мунча һәм сауналар, спорт комплекслары, бассейннар, фитнес үзәкләр, кинотеатрлар, төнге клублар, кальян тарту урыннары, балалар өчен уен бүлмәләре, күңел ачу үзәкләре, санаторийлар, ел дәвамында эшли торган балалар сәламәтләндерү лагерьлары, инвалидларны тернәкләндерү дәүләт үзәкләре, мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү дәүләт үзәкләре, дәүләт карамагында булмаган социаль хезмәт күрсәтүчеләр (әгәр алар инвалидларга һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләргә дәүләт заказы буенча тернәкләндерү хезмәтен күрсәтә торган булмаса) «эшләрен туктатып тора» диелгән. Күбесендә эш 28нче марттан бирле тукталган килеш инде.

Стоматология клиникаларының эше шулай ук туктатылган килеш. Аларга ачылырга рөхсәт бирү-бирмәү мәсьәләсен киләсе атнада карарга җыеналар.

Күп-функцияле үзәкләргә алдан язылып кына килергә ярый.

Мәчет, чиркәүләргә йөрү тыелган килеш кала. Шунда эшләүчеләр генә бара ала.

Аптека һәм АЗСлардан тыш, барлык сәүдә урыннарына да 22:00дән 6:00гә кадәр вакыт аралыгында эшләү тыела.

Русиядәге 85 төбәкнең кайберләрендә үзизоляция режимын озайтырга булганнар. Мәсәлән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Калуга, Волгоград, Саратов, Ханты-Мансийск, Брянск, Ростов, Бурятия, Ингушетия, Курск, Ярославльдә режим 31нче майга кадәр озайтыла. Самарада – 18нче майга, Краснодарда – 23нче майга, Пермьдә – 25нче майга, Хабаровскида – 1нче июньгә кадәр. Вологда өлкәсендә үзизоляция режимын һәм катгый тыю чараларын 1нче июльгә кадәр озайтканнар.

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Бар җиһанны яулап алды таҗлы вирус берүзе…»

Узган айда «Ай-һай хәлләр: коронавирус» дигән темага бәйге игълан иткән идек. Шигырьләр бик күп килде. Аларның бер өлешен узган саннарыбызда бастырган идек, бүген калганнары белән уртаклашабыз. Гадәттәгечә ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Казаннан Рәхимә Арсланова белән Түбән Камадан Рәфыйк Әхмәдиев. Котлыйбыз!

Күзәтеп барыгыз, бәйгеләребез тагын булачак әле!

Гадәти салкын тиюгә

Бик тә охшаган үзе.

Бар җиһанны яулап алды

Таҗлы вирус берүзе!

Бу афәтнең сәбәпчесе

Ярканат булган, имеш.

Кытайлар тотып ашаган,

Әйтерсең татлы җимеш!

Гөлфирә ХӘСӘНОВА,

Әтнә районы, Олы Әтнә авылы

Төрле уйлар килә башка

Карантинда утырган чакта.

Беркая да баралмыйбыз –

Полиция тора сакта.

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Ай-һай хәлләр, тик торганда

Коронавирус килде.

Кешене кайгыга салды.

Без өйдә генә инде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Чабыш атыдай чаптык без,

Эш атыдай эшләдек.

Гүя бар дөньяның үзен

Колачларга теләдек.

Илне түгел, бар дөньяны

Тетрәтте куркыныч чир.

Кеше битарафлыгыннан

Туйган булгандыр шул Җир.

Рәхимә АРСЛАНОВА,

Казан шәһәре

Ахырзаман чире килде,

Бөтен халык кайгыра.

Ул киләсен әйткән иде

Күрәзәче Ванга да.

Дәваларга дару да юк,

Ничек җанны сакларга?

Калдык хәзер хатын белән

Битлек киеп йокларга.

Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ,

Түбән Кама районы

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии