Тукай премиясе: бер миллионга – 13 кандидат

Тукай премиясе: бер миллионга – 13 кандидат

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе булдырылганга быел 65 ел. Тукай музее хезмәткәрләре санап чыгарган: шушы вакыт эчендә 244 шәхес һәм бер ансамбль әлеге бүләккә лаек булган. Тиздән лауреатлар сафы тагын да ишәячәк.

Март-апрель айларында Тукай премиясе кандидатлары җәмәгать тыңлауларына йөри. Лауреатларны халык сайламаса да, җәмәгатьчелеккә үзләренең хезмәтләре турында сөйлиләр, эшләрен күрсәтәләр, үз-үзләрен мактыйлар, кыскасы, үзләренең премиягә иң лаеклы кеше булуларын дәлилләргә тырышалар. Тукай әдәби музеенда узган очрашуда без дә булып кайттык.

КЕМНӘР ДӘГЪВА КЫЛА?

Очрашуда ишеткәннәрне яза башлаганчы, кандидатлар белән таныштырып үтик. Былтыргы белән чагыштырганда (2022нче елда 19 кандидат дәгъва кылды), быел исемлек кыскарак. Аның каравы төрле тармаклар тәкъдим ителгән.

2023нче елда Тукай премиясенә 13 кандидат дәгъва кыла.

Әдәбият өлкәсендә:

1. Флера Гыйззәтуллина. Шагыйрәгә 91 яшь. Премиягә өченче тапкыр дәгъва кылуы. 2013нче елда чыккан «Яну дәверләрендә» һәм 2016нчы елда чыккан «Вөҗдан үре – йөрәк түре» китаплары өчен тәкъдим ителә;

2. Шагыйрь Наил Касыймов 67 яшендә. «Су буенда учак яна» китабы өчен тәкъдим ителә;

3. Тумышы белән Себердән булган, хәзер инде Казанда яшәүче шагыйрь Шәүкәт Гаделша, «Аучы җыры» (2004), «Чоңгыл» (2006), «Иман капка ачканда» (2011), «Себерем-үз җирем» (2019) җыентыклары өчен. Кандидат 74 яшендә.

Театр өлкәсендә:

4. «Адәмнәр» спектакле өчен «Әкият» курчак театрының иҗат коллективы (режиссер Илгиз Зәйниев, рәссам Сергей Рябинин, композитор Эльмир Низамов, артистлар Дилүс Хуҗәхмәтов һәм Альбина Шаһалиева). Спектакльнең премьерасы 2021нче елда булган иде. Бу – Тукай премиясе үлчәмнәре буенча бик яшь команда. Нигезләмәдә «яшьләргә бирелми» дигән сүз юк, шулай да 50 яшьтән яшьрәкләрнең комиссиядә җитди кабул ителмәве берәүгә дә сер түгел;

5. «Абага алмасы ачы була» спектакле өчен Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры иҗат төркеме (режиссер Фаил Ибраһимова, драматург Равил Сабиров, артист Рафил Сәгъдуллин). Спектакль 2010нчы елда ук куелган иде, яңа бинага күчкәч, режиссер спектакльне яңартып чыгарды. Фаил Ибраһимов 72 яшендә. Әлеге спектакльнең инде икенче тапкыр тәкъдим ителүе.

Музыка өлкәсендә:

6. «Халкым моңнары» (2007), «Из коллекции фольклориста: татарско-мишарские песни», «В мире татарской музыки» (1995), «Ярулиннарның туган җир җырлары» (2014), «Татар музыкасы: тарих һәм заманчалык», (2008) «Нурлат районының татар җырлары» (2001), «Очерки по татарской музыке» (2015) хезмәтләре өчен музыка белгече, фольклорчы, педагог, сәнгать фәннәре докторы Земфира Сәйдәшева. Аерым хезмәтләре санап кителсә дә, гомумән музыка һәм фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге өчен дәгъва кыла дип аңларга кирәктер, чөнки исемлектә 1995нче елда ук чыккан җыентыгы да бар. Кандидатка 84 яшь;

7. Ә менә Геннадий Макаров Татарстан Республикасы халыкларының җыр-инструменталь традицияләренә керткән өлеше өчен тәкъдим ителә. Ул 70 яшендә.

Кинематография өлкәсендә:

8. «Күктау» (2004), «Байгал» (2018), «Исәнмесез?!» (2021) фильмнары өчен режиссер Илдар Ягъфәров (52 яшь) белән драматург Мансур Гыйләҗев (62 яшь). Мансур Гыйләҗевның «Микулай» пьесасы өчен тәкъдим ителгәне бар иде инде;

9. «Заступница» (2012), «Осанна» (2018), «Святитель» (2022) документаль-нәфис трилогиясе өчен режиссер, продюсер, сценарист Алексей Барыкин. Бу кандидат калганнары белән чагыштырганда яшь әле – 42 яшендә. Татар тамашачысына ул «Айсылу» фильмы аша күбрәк таныш (сценарий авторы һәм продюсер). Ләкин Тукай премиясенә чукындыру сәясәтен алып барган, мәчетләрнең манарасын кистергән митрополит Гермоген турындагы фильмы белән дәгъва кыла.

Сынлы сәнгать өлкәсендә:

10. Милли темага багышланган декоратив паннолары өчен күн белән эшләү остасы Наилә Кумысникова. 64 яшендә;

11. Татарстанга багышланган сәнгати фоторәсемнәре өчен 71 яшьлек фотограф Фәрит Гобәев;

Архитектура өлкәсендә:

12. Түбән Кама шәһәренең милли архитектура әсәрләре өчен Фирдәвес Ханов (71 яшь). Түбән Каманың баш архитекторы беренче тапкыр 2017нче елда тәкъдим ителде, аннан соң бераз пауза алып торды һәм 2021, 2022нче елларда кандидатурасы кабат күрсәтелде. Бу – 4нче тапкыр дәгъва кылуы;

13. Татарстанның агач архитектурасына багышланган җиде томлык альбомы өчен Равил Айдаров (73 яшь).

КЕМДЕР – БЕРЕНЧЕ, КЕМДЕР – ДҮРТЕНЧЕ

Тукай музеенда узган очрашуга кандидатларның барысы да килмәгән иде. Шагыйрьләр Флера Гыйззәтуллина белән Наил Касыймов, киночылар Илдар Ягъфәров белән Мансур Гыйләҗев күренмәде. Аның каравы премияне 1967нче елда ук алган Камал театры артисты Наилә Гәрәева бар иде. Сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиева – сынган кул белән, ә Тукай белән Пушкин иҗатларын чагыштырган Харис хәзрәт Салихҗан (икесе дә 2017нче елгы лауреат), үзе әйтмешли, колагы ишетмәсә, күзе күрмәсә дә килгән. Һәм кандидатларга караганда, элекке елларда лауреат булганнарның чыгышлары кызыклырак та килеп чыкты.

Яшьләр («Әкият» курчак театры артистлары Дилүс Хуҗәхмәтов белән Альбина Шаһалиева) тыйнак кына рәхмәт әйтте, кандидат булып басып тору да бәхет, диде. Нинди очрашуга килгәнен, нәрсә әйтәсен дә аңлап бетермәгән Алексей Барыкин «исәнмесез» дип татар телендә исәнләште һәм үзенең фильмын карарга киңәш итте. «Бик күп танылган артистлар төште, күп фестиваль-конкурсларда җиңеп чыкты. Аңлыйм, урыс режиссерының шушындый тематика белән Тукай премиясенә дәгъва кылуы бик үк гадәти хәл түгелдер. Тик кем белә бит. Бу – Татарстан турында, Татарстан командасы тарафыннан эшләнгән эш. Караган татарлардан да, мөселманнардан да бик җылы сүзләр ишеттек», – дип белдерде ул.

Урыс кешесеннән аермалы буларак, татарлар Фәрит Гобәев белән Равил Айдаров татарча исәнләшеп тә тормады, үзләренең хезмәтләре турында русча гына сөйләделәр.

Шагыйрь Шәүкәт Гаделша: «Кандидат булдың, дип шалтыратып әйткәч, бик аптырадым. Шунда кызым бер язма китерде: Мәскәүдә галимнәр себертатар телен диалект түгел, ә аерым тел дип күрсәтергә телиләр икән. Менә нинди вазгыятьтә тәкъдим ителдем мин. Ярар, үтсәм үтәм. Төмәндә әдәби түгәрәк оештырыла, шагыйрьләр бар, гөрләп эшлиләр. Анда университетта укытучы берәү бар, ул каршы тавышлар туплап йөри. Бу зурга китмәсме, дип борчылам», – дип чыгыш ясады.

Геннадий Макаров: «Тукай премиясе – бик җаваплы премия. Ул бер яисә биш, ун еллык эш өчен генә бирелми, премиягә лаек булган кеше гомер буе шушы өлкәдә эшли», – диде. Соңгы елларда шулай китте дә инде. Аерым эшләрдән бигрәк, «күпьеллык хезмәте» өчен бүләклиләр. Димәк, премиянең нигезләмәсен үзгәртергә вакыт җиткәндер, бәлки – ул вакытта сораулар азрак булыр иде.

Наилә Кумысникова – иң беренче елны «Җилкәнсезләр» спектаклендәге роле өчен Тукай премиясе алган актриса Асия Хәйруллинаның кызы. 65 елдан соң үзе дә алса, тарих өчен кызыклы факт булачак. Ул музейга әнисе турында китап бүләк итте.

Кандидатлар арасында бер Фирдәвес Ханов кына ничек чыгыш ясыйсын, нәрсә сөйлисен белә. Тәҗрибәсе зур – дүртенче тапкыр бу ярышта катнашуы бит. «Үзебезнең һөнәрне күтәреп, халыкка чыгарып булмасмы, дигән борчылу белән килдем. Без матурлык, уңайлык тудырабыз. Чит илгә китап укырга, музыка тыңларга дип чыкмыйбыз бит, тарихи биналар, архитектураны карарга дип чыгабыз, каршысына басып фотога төшәбез, шул биналар сурәтләнгән открыткалар сатып алабыз. Димәк, архитектура тормышыбызның зур бер өлешен ала. Үзем 44 ел архитектура өлкәсендә эшләү дәверендә Татарстан өчен кыйммәтле объектлар тудырырга тырыштым. Түбән Камада Җәмигъ мәчетен 1998нче елда – Кол Шәрифтән 7 елга алданрак төзедем», – дип тәмләп сөйли башлаган иде, озакка киткәч, кул чабып туктаттылар. Мондый очрашуга ел саен йөрүчеләр бу сүзләрне беренче тапкыр гына ишетми шул инде.

Лауреатлар елдагыча Тукай туган көндә – 26нчы апрельдә игълан ителәчәк.

 

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1961-1965нче елларда тапшырылмый. 1965нче елның 11нче октябрендәге карар нигезендә кабат бирелә башлый. Тукай әдәби музее хезмәткәрләре исәпләп чыгарганча, 65 ел эчендә 244 шәхес һәм бер ансамбль – 1960нчы елда ТАССР җыр һәм бию дәүләт ансамбле әлеге югары премиягә лаек булган. Бүген инде 111 лауреат кына исән. 1958нче елда беренче премия – 15 мең сум, ике икенче премия – 10ар мең сум, өч өченче премия 7шәр мең сум күләмендә була. Бу елдан башлап, Тукай премиясенең күләме – 1 млн сум.

 

– Мине бер әйбер борчый: премияләрне бирәбез, тик күпләр, мин иҗат белән генә шөгыльләнәм, дип, милли мәсьәләләрдән читтә кала. Хәзер безнең хәлебез шулхәтле авыр, иҗат белән кабинетта, өстәл артында гына шөгыльләнеп утыру ярамый. Тукай премиясе лауреатлары исән булганда, хәлләреннән килгәндә, милләтне саклау өчен көчен куярга, хәзерге чорда бигрәк тә көрәшче, каһарман булырга тиеш. Тукай премиясе язучыларга, шагыйрьләргә, галимнәргә генә түгел, сәнгатьнең башка төрләрендә хезмәт куючыларга да бирелә. Ләкин алар милләтен, аның телен саклауда шәхес буларак ничектер читтәрәк торалар. Шунысы аеруча кызганыч: кайберсе үз телебездә сөйләшә дә белми.

Галим Хатыйп Миңнегулов

 

– 1957нче елда милләте буенча урыс булган Семен Игнатьев Татарстанның партия өлкә комитеты беренче секретаре булып эшли башлый. Бәхетебезгә, бу шәхес безнең милләткә бик күп игелекле эшләр башкара. Өлкәннәр сөйләве буенча, ул Тукай премиясен булдыруда да башлап йөри. 1958нче елда КПСС Өлкә комитетында пленум үткәрелә. Көн тәртибенә бер генә мәсьәлә куела: Татарстанда татар мәктәпләренең торышы. Игнатьев беренчеләрдән булып татар мәктәпләрен яклап чыга. Һәм аңа әкренләп «татар милләтчесе» дигән ярлык тагалар. Ул 1960нчы елда эшеннән азат ителә һәм, ни хикмәт, 1961нче елда Тукай премиясе бирү туктатыла, 4 ел буе бирелми. Тукай бүләгенең 65 еллыгын үткәрәбез икән, Игнатьевны да хөрмәтләп искә алырга тиешбез.

Шагыйрь Зиннур Мансуров,

Тукай премиясенең 2009нчы елгы лауреаты

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии