Сугыш чоры балаларына бүләккә – 5 миллион сумлык салют

Сугыш чоры балаларына бүләккә – 5 миллион сумлык салют

«Мин сугыш чоры баласы», – дип башланган хатлар бик күп килә безгә. Сугыш чоры балаларыннан бик күп шалтыратулар да кабул итәбез. Үзләре дә редакциябезгә килеп чыгалар. Елыйлар, инде сиксәненче дистәләрен ваклаучы әбиләр дә, бабайлар да – барысы да елый. Язмышларын каһәрләп, бала чакларын, әтиләрен урлаган сугышны ачуланып түгел – анысына дигән күз яшьләре күптән түгелеп беткән инде. Хөкүмәткә рәнҗеп, гарьләнеп елыйлар. Аларга дәүләттән бер тиен дә матди ярдәм дә, кая ул, хәтта «сугыш чоры баласы» дигән аерым категория дә каралмаган бит.

9нчы майда узачак Җиңү парадына күпме акча тотылганын белгәч, сугыш чоры балаларының гына түгел, бераз булса да аңы булган һәр кешенең гаҗәпләнүе чиктән ашадыр. РБК исәпләп чыгарганча, быел Мәскәүдә узган парадка гына да дәүләт 509 миллион сум акча түккән. Тоткан дип түгел, нәкъ менә түккән дип яздык, чөнки чыгымнар арасында башка сыймый торганнары да бихисап. Әйтик, парад вакытында яңгыр яумасын дип, Мәскәү күгеннән болытларны кудыру өчен, дәүләт 98 млн сумга тендер игълан иткән. Парадның репетициясе, тавыш җайланмаларын, сәхнәне көйләү 4,5 млн сумга төшкән. Президент идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ветераннарга котлау открыткалары бастыру һәм аларны урыннарга җибәрү 69,4 млн сумга баскан. Җиңү көненә багышлап сувенирлар да ясатканнар, анысы 7,4 млн сумлык булган. Ә салют – 5 млн сум.

РБК язуынча, быел Кызыл мәйдандагы парад чагыштырмача «тыйнак» узган. Колоннада 10 мең кеше, 114 хәрби машина, 72 самолет һәм вертолет кына булган. Ә 2015нче елда Җиңүнең 70 еллыгын билгеләгәндә парадта 193 хәрби техника, 16 мең хәрби кеше, 143 хәрби очкыч катнашкан. Җиңүне шушылай киң масштабта билгеләп үтә торган ил һичшиксез үзенең тарихын хөрмәт итә, аны киләчәк буыннарга да тапшырырга тели, дип уйларга булыр иде… әгәр бу уйны какшата торган фактлар булмаса. Ул фактлар – бүгенгә исән булган сугыш чоры балалары. Аларның сафы да елдан-ел сирәгәя инде. Дәүләттән бернинди кадер-хөрмәт тә күрмичә якты дөньядан китеп баралар. Ә «Без тынычлык яклы» дип, зурлап 9нчы майны билгеләп үтә, салютка гына да 5 млн сум тота торган дәүләт исә яңадан-яңа сугышларга керә тора.

Татарстанда Җиңү көне чараларының ничә сумга төшкәнлеге турында мәгълүмат табу кыен. Тик тантананың ни дәрәҗәдә узганын, ничә залплы салют аттырганнарын күреп торабыз – шуның буенча булса да чамаларга мөмкин. Аның каравы башка саннар бар. Хөкүмәт башлыгы урынбасары Васил Шәйхразиев сүзләренчә, республикада 29 ветеран торак белән тәэмин ителмәгән. Аларны тораклы итү өчен тагын 37 млн сум акча кирәк икән. Монда бераз гына хилафлык киткәндер, шәт. Бу 29 ветеран торак шартларын яхшыртуга мохтаҗдыр. 72 ел буена торак белән тәэмин ителмәүләренә ышанасы килми. Бигрәк тә ярты миллиард сумга (ә бөтен ил буенча санап карасаң, биш миллиарды да җыела торгандыр әле) Җиңү көнен билгеләп үтә торган дәүләттә. «Без җиңдек», – дип күкрәк сугып сөйләшә торган дәүләттә.

Чит илләрдә Җиңү көне 8нче майда билгеләп үтелә. Бездәге кебек югары дәрәҗәдә узмый анда, билгеле. Бу көндә хәрби музейларда тематик кичәләр оештырыла, мәктәпләрдә махсус дәресләр үтә, сугыш корбаннарының һәйкәлләренә чәчәкләр салалар, «Үлемсез полк» акциясенә чыгалар, бер сүз белән әйткәндә – искә алалар. Шул гына. Ә андагы пенсионерлар пенсия акчасына рәхәтләнеп дөнья буйлап сәяхәт итә.

Бездә дә чыгалар ул «Үлемсез полк»ка. Томск журналистларының идеясе бик яхшы иде: сугыш кырында ятып калган якын кешеләрнең фотоларын тотып, искә алу маршына чыгу. Тик изге ният барып чыкмады. «Үлемсез полк» меңләгән кешеләрне җыя, тик аларның күбесе – мәҗбүри кушылганга чыккан кешеләр. Казандагы 102нче гимназиядә укучылар арасында «5-11нче класс укучыларына «Үлемсез полк» акциясенә чыгу мәҗбүри, һәр класстан кимендә 15 кеше булырга тиеш» дигән белдерү таралган әнә. Бу хакта «Идел-Реалии» сайты язып чыкты. Гимназия директоры: «Бернинди мәҗбүр итү дә булмады», – дип әйткән дә әйтүен, тик белдерү бит бар. Кемдер тараткан бит инде аны. Элекке елларда «Үлемсез полк»та катнашу өчен әзерләнгән фотоларның, 9нчы май узганнан соң, чүплек савытында табылу очраклары да истә әле. Үз теләге белән чыккан кеше бу адымга бармас иде.

9нчы майда «Бәйрәм белән!» дигән смс хәбәрләр тарала. Сугыш чоры балалары, яисә сугышның бер канаты гына булса да кагылып киткән кешеләр язмый моны. Яшьләр яза. Җиңү көнен зур бәйрәм дип белеп-күреп үскән буын яза. Шул ук буын бәйрәмнең күңел ачу, типтереп ял итү икәнен дә белә. Димәк, 9нчы майны да дәүләт кушканча бәйрәм итеп уздыралар: мәктәп яки уку йорты кушканга тиз генә парадка барып кайталар да, кич белән шашлык ясап, хәмер эчеп кәеф-сафа коралар. Бәйрәм итәләр. Соңгы елларда популярлашып киткән патриотлык дәресләрендә, 9нчы май бәйрәм түгел, бу – Хәтер көне, Җиңүне якынайткан кешеләрне искә алу көне, дигән аңлату эшләре алып барылса, тарих дәресләрендә Бөек Ватан сугышы турында чын фактлар өйрәтелсә, «Бәйрәм белән!» дигән смслар да таралмас иде, бәлки. 9нчы май да календарьдагы гадәти «кызыл көн» буларак кына кабул ителмәс иде. Тик дәүләт акчаны патриотлык дәресләрен камилләштерүгә түгел, 5 млн сумлык салютка бүлеп бирүне хуп күрә.

Соңгы елларны гына искә төшерсәк тә, һәр 9нчы май саен табигать елап күңелен бушатырга тели. Тик… ирек бирмиләр. 98 миллион сум түгеп, самолетлар ярдәмендә болытларны куып тараталар. Синоптикларга 9нчы майга һава торышын әйткәндә, «ясалма аяз көн» дигән гыйбарәне кулланылышка кертергә вакыттыр инде – ел да шул хәл бит. Яңгырны куалар-кууын, тик бармак белән генә санарлык калган ветераннарның, тол хатыннарның, 72 ел буена бер тиен матди ярдәм күрмәгән сугыш чоры балаларының һәм ятимнәренең күз яшьләрен генә куып тарата алмыйлар.

БГ сораштыруы

Җиңү көне уңаеннан «Вконтакте» сайтындагы төркемебездә сораштыру уздырдык. «9нчы майда була торган бәйрәм чараларында катнашасызмы?» дигән сораштыруда катнашкан 34 кешенең 10ысы «ел да барам» дип җавап биргән. 8 кеше эштән яки укудан мәҗбүри кушканга гына бара икән. 6 кеше бәйрәм чараларын телевизордан гына каравын белдергән. 5 кеше элегрәк 9нчы май чараларына йөргән, соңгы елларда йөрми башлаган. 2 кеше «җиңүне искә алу өчен бәйрәм чарасында катнашуны кирәк дип тапмыйм» дигән җавапны сайлаган.

Икенче сораштыру «Җиңү көне өчен казнадан бүлеп бирелгән акчаны ничек тотар идегез?» дигән темага иде. Сораштыруда катнашкан 47 кешенең нибары 5есе генә «хөкүмәтнең тоткан чыгымнары урынлы» дип җавап биргән, ягъни алар 9нчы майда 5 млн сумга салют аттыруны, 98 млн сум түләп, яңгыр болытларын таратуны (бу әле Мәскәүдә генә) яклаган. «Бәйрәм тантанасын чагыштырмача тыйнак итеп уздырыр, ә калган акчаны ветераннарга, сугыш чоры балаларына һәм ятимнәренә компенсация итеп бирер идем» дигән җавапны сайлаучылар күпчелек – 24 кеше (51,1 процент). 3 кеше акчаның бер өлешен Бөек Ватан сугышы турында дөрес тарихны булдыруга тотарга тәкъдим итә. 13 кеше акчаны «ветераннарның каберлекләрен, Бөек Ватан сугышы чорының тарихи корылмаларын төзекләндерүгә юнәлтер идем» дигән. Бер укучыбыз: «Нигә шуның кадәр исраф? Яңгыр Аллаһның рәхмәте бит, нигә куарга болытларны?» – дип фикерен дә язып җибәргән.

Бәйгегә нәтиҗә

«Тәмле ашап, акча алып ята депутатлар»

Бүген «Ай-һай хәлләр: депутатлар» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә. Аларның барысын да бастыра башласаң, газета бите җитмәс иде. Шуңа күрә иң-иң дигәннәрен генә бирәбез, ә калган дүртьюллыкларны сайтыбызда укырга мөмкин. Гадәттәгечә, бу атнада да ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Чаллыдан Җәүдәт Харисов һәм Казаннан Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

Ай-һай хәлләр, безнең депутатлар

Сайланганчы вәгъдәләр бирә.

Йомшак кәнәфигә утыргачтын,

Оныта барысын – булгачтын түрә.

Депутатлар «эшләр башкарганда»

Кем каршы чыга да, кем тыя?

Туры килгән төрле «бонус»ларны

Алар үз кесәсенә җыя.

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Вәгъдәләре бигрәк матур инде,

Сандугач күк сайрый телкәе.

Эш кыргандай күпме кыланмасын,

Алга китми никтер илкәе.

Кануны да үзе өчен генә,

Чит-ят аңа хәзер дөреслек.

Сайлаучылар күптән онытылган,

Күңелен биләп алган хөсетлек.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Депутатка кандидат ул –

Кош кебек очып йөри.

Вәгъдәләр бирә-бирә

Һәрберсен кочып йөри.

Депутатка сайлануга

Онытты ул вәгъдәсен.

Җиңел генә үзләштерде

«Бүреләр» кагыйдәсен.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Халык мәнфәгатен яклап

Эшләми депутатлар.

Тәмле ашап, акча алып,

Яталар капкорсаклар.

«Эшләп арыгач» ял итә

Чит илдә депутатлар.

Үз халкын оныталар шул,

Әйтерсең лә чит-ятлар.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: Җиңү көне» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр бары тик ике атна эчендә генә кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии