Тату гаиләгә берәү дә «тыкшынмый»

Тату гаиләгә берәү дә «тыкшынмый»

8нче март үтте, ир-атлар җиңел сулап куйгандыр. Бер ел буе чәчәк, бүләк турында уйламасаң да була хәзер. Чәчәк сатучылар да акчаларын саный торгандыр, алар өчен шушы бер көн ел туйдыра бит. Ә без ул арада хатын-кызларның проблемасы турында язарга булдык.

Мәсәлән, куркынычсызлыкка ихтыяҗ да тулысынча канәгатьләндерелми. Соңгы вакытта гаиләдә көч куллану турында күп сөйләнә, күп языла, саннар китерелә. Русиядә дә мондый проблема барлыгын таный башладылар. Ләкин гаиләдә көч куллануны булдырмый калу турындагы законны һаман да кабул итмиләр. Европа советы әгъзалары булып саналган 47 ил арасында Русия – мондый канун кабул ителмәгән бердәнбер ил. Кая ул закон, бездә полиция гаилә низаглары белән шөгыльләнергә дә бик яратмый (шуңа күрә рәсми статистика белән коммерциячел булмаган оешмалар алып бара торган статистика саннары да аерыла). Әнә Кемеровода күптән түгел нинди хәл булды бит: 23 яшьлек егет йөргән кызы Вера Пехтелеваны 3,5 сәгать буе җәзалый, кыйный. Күршеләре, хатын-кыз кычкырган, кыйнаган тавышлар ишетелә, дип, җиде тапкыр 112 номерына шалтырата, ләкин полиция килергә ашыкмый. Күршеләре, түзмичә, ишекне каерып ачып кергәндә, кыз үлгән була инде – үтүк чыбыгы белән буып үтерелгән. Тәнендә йодрык, пычак белән ясалган 56 яра эзе табыла. Шулай булса да үлгән кызның туганнары җинаятьче җиңел генә котылырга мөмкин, дип борчыла. Ә шалтыратуларга игътибар итмәгән ике полицейскийга 120 мең сум штраф, төзәтү эшләре йә 3 айга кулга алу яный. Аннан соң эшләрен дәвам итә алачаклар.

Ир белән хатын арасындагы хәлләрнең судка кадәр барып җитүе дә бик сирәк күренеш. Соңгы вакытта берән-сәрән хатын-кыз, илдә гаделлек тапмагач, Европа судында яклау эзли башлады. Европа суды Русия Хөкүмәтеннән аңлатма таләп итеп карады, безнекеләр «гаиләдә көч куллану проблемасы күпертелгән» дип җавап бирделәр. Узган ел үзизоляция режимы игълан ителгәч, гаиләдә көч куллану очраклары 2,5 тапкырга арткан, мартта хатын-кызларны яклаучы коммерциячел булмаган оешмаларга 6054 мөрәҗәгать кергән булган, апрельдә 13 меңнән артып киткән. Сүз уңаеннан, гаиләдә көч кулланудан зыян күрүчеләргә ярдәм итә торган коммерциячел булмаган иң зур оешмаларның берсе – «Насилию.нет» 2020нче ел ахырында ят агент дип табылды, ә хәзер биналарыннан да чыгаралар. Гаиләдә көч куллану корбаннарын яклаучы сирәкләрнең берсенең хәле мөшкелләнә дигән сүз.

Законга каршы чыгучыларның төп аргументы: гаилә – ул үзе аерым бер дәүләт һәм бу дәүләткә тыкшынырга ярамый. Әле проект белән танышканчы ук, бу закон опека органнарына гаиләләрдән балаларны тартып алу хокукы бирәчәк икән, дигән сүз китте. Янәсе баланы почмакка бастырырга да, әзрәк тавышны күтәреп ачуланырга да ярамаячак. Шулай ук ир – «теща»сын, килен кайнанасын урамга куып чыгара алачак, ир белән хатын гадәттәгечә сүзгә килгәндә дә араларына полиция кысыла торган булачак икән, дип сөйләделәр.

Закон проектында боларның берсе дә юк, әлбәттә. Федерация Шурасы сайтында эленгән проектта гаилә-көнкүрештә көч куллану – «алдан уйлап эшләнгән, физик яки психик, шулай ук милек зыяны сала торган яки салу ихтималлыгы булган, ләкин административ тәртип бозу яки җинаять билгеләре булмаган гамәлләр» диелгән. 2017нче елда сенатор Елена Мизулина тәкъдиме буенча, «якын кешеләргә кул күтәрүдә криминал юк» дип табылды. Ягъни аңарчы гаиләдә кыйнау очраклары Җинаять кодексының 116нчы маддәсе буенча бәяләнә иде. Ә 2017нче елда кабул ителгән үзгәрешләрдән соң, гаиләдә кыйнау, әгәр ул беренче генә очрак икән, административ тәртип бозу гына булып санала башлады. Яңа закон проектында зыян күрүчегә саклау ордеры бирү тәкъдим ителә иде. Ягъни гаиләдә ир хатынына карата көч куллана (яки киресенчә, хатын иренә карата) һәм бу системалы рәвештә кабатлана икән, зыян күрүче полициягә барып гариза яза һәм аңа саклау ордеры бирелә. Бу ордер булганда (беренче тапкыр аны 30 көнгә бирү күздә тотыла иде), көч кулланучы үз корбанына (бу очракта – хатынына яки иренә) якын килә, аны эзәрлекли, хәтта аңа смслар да яза алмый. Әгәр ир белән хатын бу ордерның вакыты чыкканчы ук дуслаша икән, ордерны гамәлдән чыгаруны сорап гариза язарга була – анысы да уйланган. Татулыкта яшәгән гаиләгә берәү дә «тыкшынмый», аңа полициянең дә, саклау ордерының да кирәге юк, каршы төшүчеләр никтер менә шунысын аңларга теләми…

ТАРИХ

8нче март – Халыкара хатын-кызлар көненең килеп чыгышы нинди вакыйгага барып тоташа соң? Рәсми версия буенча, 1857нче елның 8нче мартында Нью-Йоркта туку һәм тегү фабрикаларында эшләүче хатын-кызлар, эш шартларын яхшыртуны һәм ирләрнекеннән ким булмаган хезмәт хакы түләүне таләп итеп, урамга чыккан, забастовка игълан иткән. Ләкин хәзерге тарихчылар моны уйдырма дип бара. Ник дигәндә, ул елны 8нче март якшәмбегә туры килгән, димәк, фабрика эшчеләре ял иткән. Газета-журналларда да бу вакыйгага кагылышлы бер генә хәбәр дә юк. Ә менә 1909нчы елның 28нче февралендә булган вакыйга чын дип әйтә алабыз. Бу көнне Нью-Йоркта эшче хатын-кызлар эш көнен кыскартуны, ирләрнеке белән тигез хезмәт хакы һәм сайлауда катнашу хокукы таләп итеп, чынлап та урамга чыккан. Чарада 15 меңләп хатын-кыз катнашкан, диелә. 1910нчы елда Копенгагенда (Дания) узган халыкара эшче хатын-кызлар конференциясендә немец социалисты Клара Цеткин гүзәл затларның үз хокуклары өчен көрәшү көнен булдырырга тәкъдим итә. Төгәл көне күрсәтелми. Хатын-кызларга теләктәшлек көне төрле илләрдә төрле көндә билгеләп үтелә башлый. 1914нче елның 8нче мартында Австро-Венгрия, Германия, Дания, Нидерланд, Швейцария, Русия, АКШта урам чаралары үткәч, шушы көнгә берегеп кала. Русиядә 1917нче елның 8нче мартында (иске стиль буенча 23нче февраль) тукучы хатын-кызларның хокуклары үтәлмәүгә протест йөзеннән эш ташлавы Февраль революциясенә китергән, диелә тарихи чыганакларда. 70нче елларга кадәр 8нче март революциядә катнашкан һәм үз бәйсезлекләре өчен көрәшкән хатын-кызлар көне булып исәпләнә. Соңрак революция тематикасы онытыла, 8нче март гүзәл затлар, әниләр бәйрәме буларак билгеләп үтелә башлый. 1966нчы елда, Брежнев чорында, 8нче март СССРда ял көненә әйләнә. 1978нче елда БМО 8нче мартны Халыкара хатын-кызлар көне дип билгеләп үтә башларга тәкъдим итә.

ШУШЫ ТЕМАГА

Швейцария Конституциясенә җәмәгать урыннарында йөзне тулысынча каплый торган киемнән йөрүне тыя торган төзәтмәләр кертергә телиләр. Тыю мөслимәләрнең йөзләрен каплап, күзләре генә күренеп кала торган никаб дип аталган киемгә дә кагыла.

Әлеге мәсьәлә буенча референдум 7нче мартта узган. Аны «Экстремизмны туктатыйк!» дигән шигарь белән алып барганнар (милли-консерватив Швейцария халык партиясе тәкъдиме белән 2009нчы елда шундый бер референдум үткән, аның нәтиҗәсе буенча илдә яңа мәчетләр төзү тыелган иде инде).

Катнашучыларның яртысыннан күбрәге – 51,2 проценты – йөзне каплый торган киемнәрне тыю турындагы төзәтмәләрне хуплап тавыш биргән. Урамда, җәмәгать транспортында, рестораннарда һәм кибетләрдә капланган йөз белән йөрергә ярамаячак. Искәрмә – гыйбадәт урыннары. Анда хатын-кызларга диннәре куша торган кием кию рөхсәт ителә. Шулай ук сәламәтлекне саклау һәм куркынычсызлык максатыннан да йөзне каплау тыелмый. Монысына, әйтик, эпидемия вакытында битлек киеп йөрү керә. Тиешле указларны әзерләүгә һәм кабул итүгә ике ел вакыт бүлеп бирелгән.

Төзәтмәләрне әзерләүчеләр: «Никабны тыю мөслимәләргә ирек бирә», – дип аңлаткан. Югыйсә Швейцариядә тулысынча капланып йөрүчеләр әллә ни күп тә түгел, Люцерн университеты уздырган тикшеренүгә ышансаң, 20-30 гына. Үзәк ислам шурасы бу тыюга каршы чыккан һәм мөслимәләрнең хокукларын судта якларга җыена. Илнең туризм берләшмәсе дә яңалыкны хупламаган, бу мөселман илләреннән килүче туристларга ошамаячак, дигәннәр. Гүзәл затлар хокуклары өчен көрәшүче феминистлар да: «Хатын-кыз нәрсә тели – шуны кияргә хокуклы, дәүләт дресс-код кертергә тиеш түгел. Референдумны оештыручыларның «хатын-кыз хокукларын, иреген яклыйбыз» дип әйтүе – сафсата. Хокукны яклау булса, никахлы хатынның ире тарафыннан көчләнүенә, хезмәт хакларындагы аермага игътибар итәрләр иде», – дип белдергән.

САННАР

  1. Русия халкының 53,6 проценты – хатын-кыз, 46,4 проценты – ир-ат. Бөтен дөнья буенча караганда, ирләр күбрәк – 50,4 процент, хатын-кызлар – 49,6 процент.
  2. Русия Фәннәр академиясенең Икътисад институты исәпләп чыгарганча, безнең илдә хатын-кызларның хезмәт хакы ирләрнекеннән 27 процентка азрак. Мәскәүдә бу аерма алай ук зур түгел – 11 процент кына.
  3. Дөньяда түләнми торган хезмәтнең (бала яки өлкән яшьтәге туганнарны карау, хуҗалык эшләрен алып бару) 75 проценты хатын-кызларга туры килә. Бу «күренми торган» эшләргә иң түбән хезмәт хакы күләмендә булса да акча түләнсә, якынча 10 триллион доллар китәр иде – бөтендөнья тулаем эчке продуктының (ВВП) 13 проценты.
  4. Русиялеләрнең 71 проценты хатын-кызның бу тормыштагы төп роле – ана һәм яхшы хуҗабикә булу, дигән фикердә. Сораштырылган гүзәл затларның 89 проценты гаиләне ир кеше тәэмин итәргә тиеш дигән фикерне әйткән. «Хатын-кыз үзен үзе тәэмин итә алырга тиеш» дигән фикер белән 45 проценты гына килешкән.
  5. Дөньяда укый-яза белмәгән 758 миллион олы кеше (15 яшьтән өлкәнрәк) бар, шуларның өчтән икесе – хатын-кызлар.
  6. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматына караганда, җир йөзендә һәр өченче хатын-кызның ире яки башка кешеләр тарафыннан кыйналганы, җенси көч куллануга дучар булганы бар.
  7. Юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кызларның авыр яралану ихтималлыгы 47 процентка күбрәк, чөнки автомобильләрнең куркынычсызлыгын сыный торган краш-тестларда буе 177 см, авырлыгы 76 кг булган, ягъни ир-ат фигурасына яраклаштырып ясалган стандарт манекен кулланыла.
  8. Русия белем бирү системасында эшләүчеләрнең күпчелеге – 63 проценты – хатын-кызлар. Шул ук вакытта җитәкче вазифаларда ир-атлар күбрәк. Мәсәлән, барлык ректорларның 84 проценты – ирләр. Деканнар һәм кафедра мөдирләре белән дә шул ук хәл. Ир-ат профессорлар да ике тапкырга күбрәк. Ә гади укытучылар һәм ассистентлар арасында, киресенчә, хатын-кызлар ике тапкыр күбрәк очрый.
  9. «Mastercard Index of Women Entrepreneurs» мәгълүматы буенча, Русиядә эшмәкәрләрнең 32,6 проценты – гүзәл затлар (Икътисади үсеш министрлыгы да шуңа якын саннар китерә). Ә АКШта эшмәкәр хатын-кызлар – 30,7 процент.
  10. Русиядә министрларның – 12,9, төрле дәрәҗәдәге депутатларның 15,8 проценты – хатын-кыз.
  11. Безнең илдә гаиләдә көч кулланудан зыян күрүчеләрнең 75 проценты – хатын-кызлар. Бөтен дөньяда андый җәберләүгә дучар булучыларның 40 проценттан азрагы гына ярдәм сорап кемгәдер мөрәҗәгать итә. Күпчелек очракта туганнарының һәм дусларының ярдәменә сыеналар. Ә, мәсәлән, полициягә мөрәҗәгать итеп, ярдәм эзләүчеләр нибары 10 процент кына тәшкил итә.

(Чыганак: «Медуза»)

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии