- 12.11.2023
- Автор: Сәйдә ИСМӘГЫЙЛЕВА
- Выпуск: 2023, №44 (8 ноябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Узган атнада Казанның Республика балалар клиник больницасында дәвалану узганнан соң, 16 яшьлек яшүсмернең вафаты турында билгеле булды. Бу вакыйгага бәйле рәвештә, Росздравнадзорның территориаль органы һәм сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү башлады, ә төбәк прокуроры Альберт Суяргулов малайның үлем сәбәпләрен ачыклауны махсус контрольгә алырга кушты.
КЕМ ГАЕПЛЕ?
Яшел Үзән районының Усаклык бистәсендә яшәүче яшүсмернең үлеме турында беренчел мәгълүмат 2нче ноябрь көнне «Baza Телеграм-каналы»нда пәйда булды. Аның буенча, егет кан тамырлары дистониясе һәм тагын берничә хроник авырудан интеккән. Шуңа күрә баш һәм муен авыртулары, көзән җыеру симптомнары белән табибларга күп тапкыр мөрәҗәгать иткән. 27нче октябрьдә малай әнисе белән бергә Республика балалар клиник больницасына бара. Табибларга күренә, тик икенче көнне үлә. Яшүсмернең үлемен табибларның салкын карашларына бәйләп аңлаталар. Табибларга карата «Һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү сәбәпле, саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Яшүсмер үлеменең төгәл сәбәпләре әлегә билгеле түгел һәм нинди дә булса нәтиҗә ясарга иртәрәк. Моны бары тик бер айдан соң гына, патологоанатом үткәргән тикшерү нәтиҗәсе билгеле булгач кына белә алачакбыз. Шулай да малайның гаиләсе табибларны гаепли. «Вечерняя Казань» белән әңгәмәдә яшүсмернең әнисе Рәнизә Заһидуллина гаделлек табу өчен юристларга мөрәҗәгать итәчәкмен, дип белдергән.
– Улымның сәламәтлеге белән проблемалары күптәннән бар. Шуңа да без һәрдаим табибларга йөреп, тикшеренеп тордык. 27се көнне улым муены авыртудан зарланды. Таң атканда, 4.30 сәгатьләр тирәсендә без ДРКБга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Аны берничә табиб тикшерде: хирург, педиатр. Рентген да ясадылар, анализлар алдылар, ләкин белгечләр аны алып калуны кирәк дип тапмады. Неврологка күренерсез дип, язу язып бирделәр, – дип сөйли ана.
– Тикшеренүләр барышында ниндидер критик авыру ачыкланса, әлбәттә, мондый балалар бернинди проблемасыз больницада дәваланырга кала, – ди ДРКБның баш табибы урынбасары Лилия Басанова. – Ә малайда мондый авыру табылмады.
Ул шулай ук белгечләрнең берсе дә яшүсмернең өянәген теркәмәгәнен ассызыклый. Малай бары тик муены авыртуыннан гына зарланды, дип белдерә. Лилия Басанова сүзләренчә, ананың соңгы вакытта улының тәртибендә тайпылышлар күргәнен сөйләгәнлеге турында ассызыклый: малай үз эченә бикләнгән, дуслары белән аралашудан туктаган, шуңа күрә больница белгече психолог яки психоневролог консультациясен тәкъдим иткән.
Хәзер ТР буенча Росздравнадзор Республика балалар клиник больницасында 16 яшьлек яшүсмергә медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын һәм вакытын тикшерә.
– Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы вакыйганың сәбәпләрен ачыклау өчен максималь көч куячак. Әлбәттә, бу хәл малайның туганнары һәм якыннары өчен зур кайгы һәм кире кайтара алмаслык югалту. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән кайгы уртаклашабыз, – дип хәбәр итәләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Күршеләре әйтүенчә, малайның гаиләсе Усаклык бистәсендә 10 еллап яши. Подъезд халкы ниндидер характеристикалардан тыелып кала, чөнки фатир хуҗалары белән кисешми диярлек. Ә менә гаиләнең әтисе турында элекке коллегалары уңай фикерләрен җиткерә. Хәзер ул Украинада хәрби операция зонасында хезмәт куя икән. Моңа кадәр өйләреннән ерак түгел бер бинада компьютер һәм башка техниканы ремонтлау белән шөгыльләнгән. «Бик әдәпле, ярдәмчел. Аның янына пенсионерлар килгәч, бушлай да ярдәм итә алыр иде», – дип сөйли аның турында элеккеге хезмәттәшләре. Ата улын җирләргә кайткан һәм озак та тормый, хәрби операция зонасына киткән.
Баш табиб урынбасары Лилия Басанова малайның чыннан да кабул итүдә булуын раслый. Малайны кабул итәләр һәм тикшерү комплекслары үткәрәләр. Больницада аның хәле начар булмый, шуңа күрә ашыгыч рәвештә аны яткыру өчен сәбәпләр табылмый. Шуңа да карамастан, баш табиб урынбасары сүзләренчә, табибларның берсе дә аңа да, әнисенә дә хастаханәгә ятмагыз, дип әйтмәгән.
– Бала чыннан да Республика балалар клиник больницасына мөрәҗәгать итте. Тик монда килү һәм аның үлеме арасында бәйләнешләр юк. Бу инде пациентның патологоанатомик тикшеренүеннән соң ачыкланачак. Больницага мөрәҗәгать иткән вакытта барлык кирәкле клиник-лаборатор һәм диагностик манипуляцияләр үткәрелгән. Аны педиатр һәм хирург тикшергән. Анализлар алынган, рентген ясалган. Шулай ук невролог консультациясе билгеләнгән, тик алар ни өчендер анда бик соң килгәннәр. Баланы хастаханәгә салудан беркем дә баш тартмаган. Бу очракта үткәрелергә тиешле тикшеренүләр планы билгеләнгән. Бу балага һәм анасына аңлатылды һәм планлы тикшерүләр билгеләнде. Алар безнең стационарда амбулатор этапта яки көндезге стационарда бернинди проблемаларсыз үткәрелә, – дип сөйләде ул «Бизнес Онлайн»га. Тиешле күрсәтмәләр алганнан соң, ана баласы белән өенә кайтып киткән.
Әлеге вакыйганың нечкәлекләре ачыклана. Бер ай көтәргә туры килерме, ярты елмы – тик мәрхүмнең туганнары бу эшне җентекләп тикшерергә тели. «Әгәр алып калган булсалар, ярдәм иткән булырлар иде», – дигән уй яшүсмернең туганнарына тынгы бирмәячәк.
БЕРЕНЧЕСЕ ТҮГЕЛ
Республика өчен генә түгел, илебез өчен дә еш кабатлана торган хәлләр бу. Табибларның салкын карашы, ваемсызлыгы аркасында ничә кешенең инвалид арбасына утыруы, үлүе хакында гел ишетеп-укып кына түгел, күреп тә торабыз. Мондый афәт күршеңә, дустыңа кагылса, «аһ» итәсең, үз гаиләңә килеп керсә, табиб гамәлләрен тикшерүнең төрле юлларын эзли башлыйсың.
Моннан биш ел элек тикшерүчеләр Буа үзәк район больницасы табибларының ваемсызлыгы факты буенча җинаять эше кузгатып, аларны эшләреннән азат иткән иде. Баксаң, табиблар юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче янына барудан баш тартканнар. Нәтиҗәдә, ир-ат вафат булган.
Чүпрәле районында юл-транспорт һәлакәте була, анда ир-ат зыян күрә. Ярдәм итәргә теләүчеләр ашыгып кына телефоннан Буа үзәк район больницасы номерын җыя һәм ярдәмгә дәшә. Тик ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, бу безнең участок түгел дип, трубканы куя. Ә бит тиешле урынга шалтыратып, тиешле хезмәтне чакыртырга да мөмкин иде. Соңрак билгеле булганча, Буа больницасыннан юл һәлакәте булган урынга 15-20 минутта барып җитеп булган.
Шулай ук берничә ел элек Татарстанда табибларның ваемсызлыгы аркасында бер авыру аякларсыз калды. Тикшерү версиясе буенча, исерек реаниматологның гамәлләре аркасында пациентның арка миенә зыян килгән. Аның ялгыш эш итүе нәтиҗәсендә авыруның ике аягын да ампутацияләргә туры килгән.
67 яшьлек травматология бүлеге мөдире, 37 яшьлек травматолог-ортопед һәм 54 яшьлек анестезиолог-реаниматолог җинаять кылуда гаепле дип табылды. Табиблар үзләре гаепләрен танымады, билгеле. Тикшерү версиясе буенча, 2017нче елның гыйнварында Лениногорск шәһәрендә яшәүче Юрий Тимошенко аягы сынгач, больницаның травматология бүлегенә китерелә. Операциягә әзерләнү чорында, исерек хәлдәге анестезиолог-реаниматолог, пациентның арка миенә анестезия ясарга ярамавын ачыкламый. Бу гамәленең коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуына карамастан, табиб авыруга берничә тапкыр укол кадый. Ләкин моны да тиешенчә башкара алмагач, әлеге процедураны аның өчен башка табиб башкара. Аларның гамәлләре аркасында пациентта арка мие некрозы барлыкка килә.
Аннары травматология бүлеге мөдире һәм дәвалаучы табиб, травматолог-ортопед Тимошенкога операция ясый, «Илизарова» аппаратын урнаштыра. Берникадәр вакыттан соң, табиблар пациентта неврологик яктан тайпылышлар барлыгын ачыклый, әмма бүлек мөдире невролог белән бу хакта бер тәүлектән соң гына консультация уздыра, югыйсә, моны кичекмәстән эшләргә кирәк була. Нәтиҗәдә, пациентның арка мие зарарлана, ә бу авыруның аякларын кисәргә мәҗбүр итә.
Табиблар аркасында зыян күргән ир – 90нчы елларда Чечня кампаниясендә катнашкан элеккеге десантчы, төрле бүләкләр иясе. Татарстан тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский һәм ТР Лениногорск районы хакимияте арендага алынган фатирда яшәүче ир-атка торак сатып алу өчен финанс ярдәме күрсәткән. Тикшерү комитеты хезмәткәрләре аның яңа өенә җиһазлар урнаштырган һәм аңа электр инвалид коляскасы сатып алганнар. Тик бу гына «тулы» кеше булып яшәү мөмкинлеген кайтара алмый шул.
Табибларның ваемсызлыгы аркасында кешенең үлеменә китергән очраклар да еш булып тора. Алар турында һәрдаим сөйләп, язып торсалар да, очраклар кимеми. Медицина хезмәткәрләренең хатасы ел саен 70 меңнән артык русияленең үлеменә китерә. Мондый статистиканы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко китерә. Аның фикеренчә, фактлар медицина белеменең түбән дәрәҗәдә булуын күрсәтә һәм югары уку йортлары ректорларыннан медицина ярдәме куркынычсызлыгы һәм аның сыйфаты, шул исәптән, дару препаратлары белән куркынычсыз эш итү мәсьәләләрен уку программаларына кертүләрен сорый.
САННАР
2021нче ел нәтиҗәләре буенча, Русиядә табиб хатасы белән бәйле җинаятьләр факты буенча ике меңнән артык җинаять эше кузгатылган. Бу 2019нчы ел белән чагыштырганда 24 процентка күбрәк. Еш кына хирург, акушер-гинеколог һәм анестезиолог-реаниматологлар ваемсызлыкка юл куя. Табиблар җәмгыятендә, сәламәтлек саклау өлкәсендәге системалы проблемалар аркасында, табиблар хата ясый, дип таныйлар. Шул ук вакытта, белгечләр әйтүенчә, пациентларның табибларга ышаныч дәрәҗәсе дә елдан-ел кими.
2021нче елда 6,6 меңгә якын кеше Тикшерү комитетына сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтүгә яки табиб хаталарына шикаять белән мөрәҗәгать иткән, бу 2019нчы ел нәтиҗәләреннән якынча 9,5 процентка күбрәк (ул вакытта 6 меңнән артык мөрәҗәгать теркәлгән булган). Эшләрнең якынча уннан бер өлеше судка кадәр барып җитә.
БЕЛЕП ТОР!
АКШта медицина хезмәткәрләре хатасыннан ел саен 100-200 меңгә кадәр кеше үлә. Русиядә табибларның хаталары рәсми рәвештә теркәлми. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, илебездә табиб гаебе белән елына 50 меңгә кадәр пациент үлә, ә барлык диагнозларның өчтән бер өлеше хаталы була. Көнбатышта, мәсәлән, АКШта, табиб гаебе белән пациент үлә икән, аның туганнарына компенсация түләнә. Аның күләме гаять зур – дистәләгән, йөзләрчә миллион доллар. Ә Русия Федерациясендә бүгенге көндә иң зур әһлаки зыян суммасы – 15 млн. сум. Суд аны Санкт-Петербург дәүләт медицина университетының Акушерлык һәм гинекология клиникасында сабыен югалткан анага түләгән.
Сәйдә ИСМӘГЫЙЛЕВА
Комментарии